Занятие "Автобуска утырып курчак театрына барабыз"; дошкольники (на татарском языке)


Программа эшчәнлеге:

Тәрбия бурычлары: Балаларда  игътибарлылык, күзәтүчәнлек, сакчыллык сыйфаты тәрбияләү, җәмәгать транспортында, юлда йөргәндә үз үзеңне тоту кагыйдәләрен саклау

Үстерү бурычлары: Балаларның уй-фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү, сүз байлыгын арттыру.

Белем бирү бурычлары: Табышмакларны аңлый, мөстәкыйль рәвештә чишәргә, балаларга куркынычсызлык  кагыйдәләрен истә калдырырга һәм кирәк булган очракларда куллана белергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: Танып белү үсеше

Методик алымнар: әңгәмә,җыр тыңлау, сорауларга җавап, табышмак чишү, уен.

Җиһазлау: мультимедия, рәсемнәр, аудиоязма, презентация.

Сүзлек өстендә эш: җәяүле юлы, һава юлы, тимер юл, тротуар, Ял итү урыны билгесе, “Автобус тукталышы” билгесе, “Коры җир транспорты”, “Су транспорты”, “Һава транспорты”- берләштерүче сүзләр.

Алдан үткәрелгән эш: юл билгеләре белән танышу, юл йөрү кагыйдәләре, коры җир, су, һава транспортлары белән таныштыру, әңгәмәләр үткәрү, шигырьләр уку, тимер юлга экскурсия.

Эшчәнлек барышы

1. Кереш өлеш

- оештыру моменты

-әңгәмә

- максат әйтү

2. Төп өлеш

- җыр тыңлау

- сорауларга җавап

- табышмаклар чишү

- ял минуты

- смешарикларга булышу

3. Эшчәнлеккә анализ

 

Тәрбияче:Балалар, мине игътибар белән тыңлагыз әле, миңа бүген афиша тапшырдылар, сез ничек уйлыйсыз, нәрсә ул афиша?

Тәрбияче: Әйе бик дөрес, безне курчак театрына чакыралар. Ләкин анда баруы җиңел түгел, безгә бик күп каршылыклар үтәргә туры киләчәк. Сез  мин биргән сорауларга дөрес җавап бирсәгез, без анда җиңелгенә барып  җитәрбез.

Тәрбияче:Балалар театрга  нәрсә белән барып була? Менә мин сезгә туп атам, туп кемгә эләгә шул бала җавап бирә.

Балалар: Җәяү барып була, поезд белән барып була, автобус белән барып була.

Тәрбияче:Әйе балалар, бик дөрес әйттегез, без сезнең белән театрга автобус белән барырбыз. Автобуска утырганчы кагыйдәләрне искә төшерик.

Автобуска кергәндә үзеңне ничек тотарга кирәк?

Балалар: Автобуска кергәндә ашыкмыйча, этешмиче керергә кирәк, автобус алдына йөгереп чыгарга ярамый.

Тәрбияче: Әйе балалар бик дөрес әйтегез. Сез әзерме?

Балалар: Әйе без әзер.

Тәрбияче: Балалар бу нинди билге?

Балалар: “Автобус тукталышы” билгесе.

Тәрбияче: Ә сез аны “Автобус тукталышы” билгесе икәнен кайдан белдегез?

Балалар: Ул зәңгәр төстә, турыпочмаклык эченә автобус рәсеме төшкән.

Тәрбияче: Бик дөрес балалар.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар рәхим итегез.

Тәрбияче:Автобуска кереп утыруга без иң беренче нишләргә тиеш.

Балалар: Куркынычсызлык каешларын эләктерәбез.

Тәрбияче: Әйе бик дөрес балалар, без аларны эләктереп куйыйк.

Тәрбияче:Ә, сез автобуска үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләсезме?

Искә төшереп алыйк әле.

Балалар җавабы: Автобус йөртүчегә комачауларга ярамый.

Автобуска утыргач үзеңне тыныч тотасы, кычкырып сөйләшергә, уйнап утырырга ярамый, тәрәзәгә терәлеп барырга ярамый, сикерергә ярамый.

Кузгалдык  (автобус барган тавыш)

Тәрбияче:Балалар вакыт күңелле үтсен өчен без сезнең белән җыр тыңларбыз. Игътибар белән тыңлагыз, аннары миңа җырның нәрсә турында икәнен әйтерсез.

Тагын еракка мин чыгып китәм,

Барган юлымнан нәрсәдер көтәм.

Шатлана күңел юлга чыкканда,

Билгесез шартлар алда булса да.

Ә юллар мине еракка чакыра,

Җитешеп барам йөгерә-йөгерә.

Күңелем юлда канатлана,

Юлчыларга юл да шатлана,

Юлчыларга юл да шатлана.

Тәрбияче:Җыр нәрсә турында?

Балалар: Җыр юл турында булды.

Тәрбияче: Бик дөрес.

Тәрбияче: Ә сез нинди юллар беләсез?

Балалар: Машина юлы.Һава юлы.Тимер юл. Су юлы. Җәяүле юлы. Олы юл.Сикәлтәле юл.Тар, киң юллар.

Тәрбияче: Ләйлә сиңа нинди юл ошый?

Бала: Миңа машина юлы ошый?

Тәрбияче: Ни өчен сиңа машина юлы ошый?

Бала: Чөнки анда машиналар күп йөри (3-4 баладан сорау)

Тәрбияче: Адел сиңа нинди юл ошый? Ни өчен ошый?

Бала: Миңа җәяүле юлы ошый.

Тәрбияче: Ни өчен ошый?

Бала: Чөнки без анда көн саен йөрибез.

Тәрбияче: Җәяүле юлы икенче төрле ничек атала?

Балалар: Ул “Тротуар” дип атала.

Тәрбияче: Балалар игътибар белән экранга карагыз әле. (Тимер юл рәсеме чыга). Сез нәрсә күрәсез?

Балалар: Тимер юл.

Тәрбияче: Сез аның тимер юл икәнен каян белдегез?

Балалар: Аның рельслары бар, шпаллары бар.

Тәрбияче:Анда нинди транспорт йөри?

Балалар: Поезд, электричка, товорный поезд.

Тәрбияче:Ә поезд ни өчен кирәк.

Балалар: Алар кеше һәм йөк ташыйлар.

Тәрбияче: Бер сүз белән болар нинди транспорт дип атала?

Балалар:Тимер юл транспорты.

Тәрбияче: Балалар игътибар белән алдагы рәсемне карыйк әле. (Һава юлының рәсеме чыга).Сез нәрсә күрәсез?

Балалар: Һава.

Тәрбияче: Анда нинди транспорт йөри?

Балалар:Самолет, вертолет.

Тәрбияче: Аның юлын күреп буламы?

Балалар: Була.

Тәрбияче: Ничек күреп була?

Балалар: Аның артында сызыклары кала.

Тәрбияче: Бер сүз белән болар нинди транспорт дип атала?

Балалар:Һава транспорты.

Тәрбияче:(Елга рәсеме чыгы).Сез бу рәсемдә нәрсә күрәсез?

Балалар: Су, елга.

Тәрбияче: Анда нинди транспорт йөри?

Балалар: Параходлар, корабль, көймәләр

Тәрбияче: Бер сүз белән болар нинди транспорт дип атала?

Балалар: Су транспорты.

Тәрбияче:Без нинди юлдан барабыз.

Балалар: Олы юлдан. Машина юлыннан.

Тәрбияче: Олы юлдан нинди транспорт йөри?

Балалар: Машиналар, Камазлар, мотоцикллар, автобуслар.

Тәрбияче:Бер сүз белән болар нинди транспорт дип атала?

Балалар: Коры җир  транспорты.

Тәрбияче:Ә хәзер безнең юлыбыз күңелле һәм файдалы булсын өчен, мин сезгә табышмаклар әйтәм, Игътибар белән тыңлагыз.

1.Нинди гаҗәеп зәңгәр йорт!

Тәрәзәсендә балкый ут.

Резина аяк кием кия,

Бензин белән тамагы туя.

  (Автобус)

Ә хәзер дөреслеген тикшерербез. Дөрестән дә, җавабы нәрсә икән?

Автобус

2.Ике көпчәкле арба

Атсыз да алга чаба. (Велосипед)

Ә хәзер дөреслеген тикшерербез. Дөрестән дә җавабы нәрсә икән?

Велосипед

3.Кечкенә генә өйчекләр

Урам буйлап йөгерә

Кешеләрне һәр көнне

Кирәк җиргә җиткерә

 (Автомобиль)

Ә хәзер дөреслеген тикшерербез. Дөрестән дә җавабы нәрсә икән?

Автомобиль

4. Канаты бар, йоны юк,

Үзе бара юлы юк.(Самолет)

Ә хәзер дөреслеген тикшерербез. Дөрестән дә җавабы нәрсә икән?

Самолет.

5.Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утырып чаба

Теләсә кая. (Трамвай)

Ә хәзер дөреслеген тикшерербез. Дөрестән дә җавабы нәрсә икән? Трамвай.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, сез бик зирәк икәнсез.

Тәрбияче:Менә без килеп тә җиттек. Атобустан төшәр өчен каешларны ычкындырабыз. Автобустан ничек төшәсе?

Балалар:Этешми генә автобустан чыгабыз, чыккач тукталышта көтәбез.

Тәрбияче: Балалар, барыгызда җыелып беттеме?

Тәрбияче:Балалар, карагыз әле, бу нинди билге?

Балалар: “Ял итү урыны” билгесе.

Тәрбияче: Әйе, бу балалар “Ял итү урыны” билгесе, ул зәңгәр турыпочмаклык эченә урнашкан. Әйдәгез балалар хәзер монда без ял итеп, уйнап алабыз. Без сезнең белән “Светофор” уенын уйнап алырбыз. Сез уенның кагыйдәләрен беләсез инде. Сез әзерме? Әйдәгез уйный башлыйбыз.

Менә без сезнең белән ял итеп тә алдык.

Тәрбияче:Ә, хәзер балалар экранга карагыз әле,тукталышта кемнәр басып тора.

Балалар:Смешариклар.

Тәрбияче:Әйдәгез, аларны тыңлыйк. Игътибар белән экранга карагыз.

Смешариклар: Без юл аркылы ничек чыгарга белмибез.

Тәрбияче: Балалар смешарикларга булышабызмы?

Балалар: Әйе булышабыз.

Тәрбияче: Кайсы якка барасы?

Балалар:Сул якка барабыз.

Смешариклар:Менә светофор. Бу багана безгә ничек ярдәм итә алсын инде?

Тәрбияче: Игътибар белән тыңлагыз әле.

Светофор: Кызыл төс туктарга куша, барырга ярамый.

Сары төс әзерлекне аңлата, хәзер яшел яки сары төс яна.

Яшел төс барырга рөхсәт бирә. Шуңа күрә безгә светофорның яшел төс янганын көтәргә кирәк һәм чыксаң була.

Кайсы төскә юлны икенче якка чыгып була?

Балалар: Яшел төскә чыгып була.

Бик дөрес, әфәрин.

Смешариклар: Ә мин юлны “Зебрадан” чыгарга кирәк дип ишеттем.

Бараш кайсы зебра турында сөйли?

Җәяүле чыга торган юл. Дөрес нәкъ шулай билгеләнә, җәяүле чыга торган юл. Чыннанда зебрага охшаган.

Смешариклар:Менә ул зебра безнең каршыда.

Бик әйбәт хәзер яшел төс янганын көтәбездә аннан  чыгабыз. Әйдә тизрәк янып торганда.

Тәрбияче: Балалар, әле без курчак театры бинасына килеп җитмәдек.

Безгә юл арткылы чыгар өчен, башта сул якка карарга, аннан уң якка карап, машиналар юклыгына инангач,  юл арткылы чыгабыз. Әйдәгез балалар чыгабыз.

(Экранда курчак театры бинасы күренә).Менә без килеп тә җиттек.

Аннан администратор килеп каршы ала.

Администратор: Исәнмесез балалар.

Балалар: Исәнмесез.

Администратор:Сез кайсы балалар бакчасыннан килдегез?

Балалар: Исәнмесез. Без “Ләйсән” балалар бакчасыннан килдек.

Администратор:Нинди төркемнән?

Балалар: Зурлар төркеменнән килдек.

Администратор: Юлда нәрсәләр күрдегез?

Балалар: Машиналар, кешеләр, юллар.

Администратор: Килгәндә нәрсә турында сөйләштегез?

Балалар: “Ял итү урыны” юл билгесе белән таныштык. Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттык.

Балалар:Юл турында җыр тыңладык, машиналар турында сөйләштек, уйнадык.

Администратор: Кемгә ярдәм иттегез. Ничек итеп?

Балалар: Без Смешарикларга ярдәм иттек. Без аларга юл арткылы чыгарга булыштык.

Администратор: Балалар сез бик күп беләсез икән. Шуның өчен  мин сезне курчак театры карарга чакырам.


Полный текст материала Занятие "Автобуска утырып курчак театрына барабыз"; дошкольники (на татарском языке) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Сабирова Миляуша Мунировна  милэш
14.12.2015 3636 261

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0