Урок по татарскому языку в татарской группе на тему "Җ хәрефе", 2 класс


Разработка открытого урока по татарскому языку на тему:

Җ хәрефе”

Учитель татарского языка и литературы

МАОУ “Базарно-Матакская средняя общеобразовательная школа” Галиева Ильсина Анасовна

Тема: Җ авазы һәм хәрефе.

(2нче сыйныфның татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе)

Максат: 1)Җ хәрефенең дөрес әйтелешенә һәм язылышына ирешү;

2)Фонематик ишетү сәләтен,сөйләм сәнгатьлелеген үстерү;

3)Игътибарлылык,табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Җ хәрефе таблицасы,”Җәй” картинасы ,курчак,уен моментлары,табышмаклар,шигырьләр,тизәйткечләр,мәкальләр.

Дәрес барышы

1.Дәресне оештыру

-Исәнмесез,укучылар!Бүген бездә кунаклар бар.Без килгән кунакларга үзебезнең осталыгыбызны күрсәтербез.Дәрестә уйнарбыз,уйларбыз,күңелле әдипле итеп сөйләшербез.Менә шушы зур эшләрне башкару өчен бүген безгә тагын да активрак,тәртиплерәк булырга кирәк булачак.

2.Фонетик зарядка.

-Укучылар,әйдәгез әле,(дәресне башлагач) Яңа темага керешкәнче,фонетик зарядка ясап алыйк.Укучылар,тактада бирелгән сүзләрне хор белән дөрес итеп укып чыгарга кирәк(слайд)

Карга кыш агач

Гөмбә кәбестә гүзәл

Дөге кош яңгыр

-Молодцы,авазларны дөрес итеп әйтеп сүзләрне укып чыктык.

-Укучылар,әйдәгез әле,телдән генә сүзләрне тәрҗемә итик.(слайд шоу) һәр сүз аерым ачылып бара

Карга -ворона

Гөмбә -грибы

Дөге -рис

Кыш -зима

Кәбестә - капуста

Кош -птица

Агач - дерево

Гүзәл - красивый

Яңгыр - дождь

-Молодцы,бик яхшы итеп җавап бирдегез.

3.Үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

-Укучылар,яхшы гына итеп фонетик зарядканы уздырып алдык.Ә хәзер бераз ял итеп алыйк.Безнең ялыбыз пассив түгел,ә актив булачак.Шуның өчен мин сезгә табышмаклар тәкъдим итәчәкмен,сез аларның җавапларын табарга тиеш булачаксыз.

1*Мәскәүдә бер дә юк

Казанда икәү.

2*Казанның уртасында ни бар?

3*Җирнең уртасында ни бар?

4*Безнең хокукларыбызны

Шулкадәрле кысканнар,

Беренче иҗектә генә

Язылырга гына кушканнар. (ө,о)

5*Алфавитта алты хәреф

Иң дуслар һәм туганнар.

Татар сүзләрендә генә

Кулланыла торганнар. (ө,ң,һ,җ,ү,ә)

-Молодцы,укучылар.Ә хәзер карыйк әле тактада бер нинди хәрефләрне язып алдык.Укып чыгыйк әле.

Ә А О Ө Ң Һ

-Молодцы.

-УКучылар,әйдәгез әле, Ә,А,О,Ө,Ү нинди авазлар?(сузык авазлар)



-Сузык авазлар безнең нинди төркемнәргә бүленә?(калын –нечкә)



-Калын сузык авазларны санап чыгыйк әле: а,у,о,ы.



-Нечкә сузык авазларны да искә төшерик инде.Аларга ниндиләр керә:ү,и,ө,ә,э.



-Яхшы,бик яхшы укучылар.

-Тактада нинди хәрефләр игътибарсыз калды,кайсыларын без карамадык,укучылар?

Ң,Һ,Җ

-Болар нинди авазлар?(тартык)

-Тартыклар үзләре нинди авазларга бүленәләр?



-Укучылар,Җ, Ң нинди авазлар?(яңгырау)



Һ- саңгырау тартык аваз.

-Яхшы,молодцы!

4.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

-Балалар,без бүген Җ авазы һәм хәрефе белән танышабыз,дөрес язырга һәм укырга өйрәнәбез.

-Балалар,менә безгә Җәмилә күчтәнәч итеп җиләк калдырып киткән.Каян алган соң ул җиләкне?Тышта елның кайсы вакыты?(көз)

-Әйе,көз көне җиләкләр юк.

-Ә кайчан соң урманнарга барып чиләкләрне тутырып җиләк җыеп кайтабыз?(җәй)

-Бик дөрес,укучылар.

-Укучылар,әйдәгез тактадагы рәсемгә карыйк

Сорауларга җавап бирү,әңгәмә кору:

1.Рәсемдә елның кайсы вакыты сурәтләнгән?

2.Табигать нинди?

3.Нинди агачлар сурәтләнгән?

4.Сез нинди үсемлекләрне беләсез?

5.Малайлар нишлиләр?

6.Кызлар нишлиләр?

7.Җәй көне нинди кошлар тавышын ишетәбез без?

8.Рәсемдә тагын нәрсәләр күрсәтелгән?

-Укучылар,ә хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм мин әйткәннәрне күз алдына китерегез.

Җәй.Кояш кыздыра.Табигать йокысыннан уянып,яшел киемгә киенгән.Болын.Болында чәчәкләр үсә.Чәчәкләрне бөҗәкләр ярата.Бөҗәкләр “җ-җ-җ” дип җырлыйлар.

-Укучылар,без дә бөҗәкләрнең җырларын җырлап карыйк әле.(җ-кабатлау).

-Бөҗәкләр җырлаганда тел алга килә,ә тешләр ябыла.Тел күренми,аны тешләр каплый.Телне тешләр арасында хәрәкәтләндерәбез.

-Балалар,Җ хәрефенә башланган яки ул кергән сүзләрне беләсезме?(сүзләр әйттерелә)

-Яхшы,молодцы!

-Укучылар,әйдәгез без сезнең белән дәфтәрләрне ачыйк та,бүгенге числоны язып куйыйк.Языйк теманы”Җ хәрефе”.Шулай ук матур язу күнекмәләре өчен Җ,җ хәрефләрен языйк.

5.Физкультминутка.Җә-җә-җә-җә!

Бакчада йори кәҗә!

Җә-җә-җә-җә!

Кәбестә ашый кәҗә!



Җи-җи-җи-җи!

Кызарып пеште җиләк!

Җи-җи-җи-җи!

Җый син аны бер чиләк!



Җы-җы-җы-җы!

Җәйге көн бигрәк җылы!

Җы-җы-җы-җы!

Бу сандугач җыры!

4.Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Балалар,әйдәгез әле,Җәмилә җиләк җыйган урман аланына барыйк.Ул җиләкне кайдан җыйган дидек әле?(урманнан)

-Киттек,Җәмиләнең юлы буйлап сәяхәткә!!!

-Укучылар,аңа беренче карама агачы очраган.Агач куышында ниндидер бирем бар,әйдәгез укыйк әле.

1* “Җ” хәрефеннән башланган сүзләрне табу.

-Киемнең бер өлеше (җиң)

-Көйгә салынган шигырь(җыр)

-Атнаның бишенче көне (җомга)

-Кошларга җим салу урыны (җимлек)

Урманда күл очраган.Биремне үтәмичә күл аша чыга алмыйбыз.

1*Җөмләләрдә төшеп калган хәрефләрне кую.

Казан шәһәре зоопаркында ...ираф яши. ...әмилә бер ...иләк ...иләк ...ыйды.Урамда ...ылы ...ил исә. ...иләк ...әе тәмле була.

-Молодцы,укучылар!Менә без җиләкле аланга килеп җиттек.Матур мы соң алан?

-Җәй фасылын сагынып алдыгызмы?

-Яхшы

-Укучылар,экранда бер төзелмә бирелгән?Укып чыгыгыз .

Бу нәрсә? (мәкаль)

Җәй эшләсән,кыш ашарсың?

-Мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?

6.Йомгаклау

-Укучылар,без бүген дәрестә нинди хәрефне әйтергә һәм язырга өйрәндек?(Җ)

- Җ яңгыраумы - саңгыраумы?

-Рус телендә бу хәреф бармы?

7.Өй эше бирү 133нче күнегү

8.Укучыларның белемнәрен бәяләү.

-Укучылар,бүген дәрестә бик актив катнаштыгыз.Молодцы!Барыгызга да яхшы билгеләр булыр.Дәрес тәмам,чыгарга мөмкин.Саубулыгыз!


Полный текст материала Урок по татарскому языку в татарской группе на тему "Җ хәрефе", 2 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Галиева Ильсина Анасовна  dila
16.02.2011 5 7564 581

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК