Урок по информатике - Обучалка редактора Paint


Тема: Рәсемнәрне үзгәртү.

Максат: 1. Кисеп алу, күчерү, күбәйтү, бару операцияләре белән таныштыру.

2. Paint та эшләү күнекмәләрен үстерү.

3. Рәсем сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: карточкалар, компьютерлар.

Дәрес төре: Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Метод: Күрсәтмәле аңлату методы.


Дәрес барышы.

  1. Өйгә эшне тикшерү.

    • Укучылар мин сезгә карточкалар бирәм, ә сез һәр берегез үзегезнең карточкада язылган эшне үти.

  1. Яңа материалны аңлату.

Без үткән дәрестә Paint график редакторы белән таныштык. Танышу өчен “ Нәни рәссам” тәкъдир итүеннән ( презентациясе) файдаландык. Бүген дә без бу эшне дәвам итәрбез. Хәзер F5 клавишысына басып бу презентацияне эшләтеп җибәрәбез. Бүген без кисеп алу, күчерү, күбәйтү һәм бору операцияләре белән танышырбыз. Сез үзегезгә кирәк булган сүзләрне язып алырсыз.

( Презентация буенча эшләү )

  1. Кисеп алу, күчерү, күбәйтү операцияләре блән танышу.

  2. Урман үстерү.

  3. Физкульт пауза.

И. п. — о. с. 1 — 2 — встать на носки, руки вверх — наружу, потянуться вверх за руками. 3 — 4 — дугами в стороны руки вниз и расслабленно скрестить перед грудью, голову наклонить вперед. Повторить 6 — 8 раз.

  1. Бору операциясе белән танышу.

  2. Мозайка җыю.

  3. Күзләрне ял иттерү.

Күзләреңне чытырдатып бөтен көчең белән йом, ә аннан ач.

Моны 4 – 6 мәртәбә кабатла.

Күз кабакларын бармак бите белән 20 секунд сыйпа.


III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Рәсем барлыкка китерү. (Шарлар бәйләме ясау.)

  2. Билгеләр кую.

  3. Өйгә эш.

- Укучылар без киләсе дәрестә “төзүчеләр” булабыз һәм бер шәһәр төзербез. Берегез өйләрне, икенчегез машина һ.б. ясар, ә дәрес ахырында бу рәсемнәрне бер компьютерга җыербыз һәм үзебезнең шәһәрне төзербез. Шуның өчен сез өйдә булачак шәһәрне күз алдына китерегез. Шәһәр рәсемнәре табып алып килегез.


Слайд 1
НӘНИ РӘССАМ Төзеде: Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Гиниятуллин И.М. Графика редакторы PAINTта рәсем ясарга өйрәнү
Слайд 2
Графика редакторы Paint Рәсемнәр белән эшләргә ярдәм итүче программаларны график редакторлар дип атыйлар. Безнең максатыбыз: Paint та рәсемнәр ясарга, аларны үзгәртергә өйрәнү. 1. Paint белән танышу. 2. Кисеп алу, күчереп басу операциясе. 4. Бору, әйләндерү операцияләре.
Слайд 3
Графика редакторы Paint Windows операцион системасында Paint график редакторы бар. Аның ярдәмендә рәсемнәр ясарга, аларны үзгәртергә мөмкин. Шулай ук, башка программалар белән эшләгәндә дә рәсемнәрне үзгәртергә кирәк булганда Paint редакторы ярдәмгә килә.
Слайд 4
Графика редакторы Paint Графика редакторы Paint ны Пуск > Программы > Стандартные > Paint командасы белән эшләтеп җибәрәләр. Шуннан соң Paintның эш тәрәзәсе ачыла. Ул берничә өлкәдән тора. Төп өлкә ак төстә. Рәсем шул өлештә ясала.
Слайд 5
Графика редакторы Paint Төп өлкәдән сул якта инструментлар панеле урнашкан. Ул рәсем ясау өчен кирәк булган инструментларның кнопкаларын үз эченә ала. Инструментны сайлаганда панельнең аскы өлешендә, бу инструментны
Слайд 6
Инструментлар панеле Ирекле урынны билгеләү Бөтергеч Төсне билгеләү Карандаш Сиптергеч Туры сызу Турыпочмаклык ясау Эллипс ясау Турыпочмаклы урынны билгеләү Урынны буяу Масштаб Кисть Язу Кәкре сызу Күппочмак сызу Читләре түгәрәкләнгән дүртпочмак сызу Инструментны үзгәртү тәрәзәсе
Слайд 7
Графика редакторы Paint Төп өлкәдән түбәндә палитра урнаша. Ул төсләрне үз эченә ала. Әгәр кирәк төс палитрада булмаса, аны барлыкка китерергә мөмкин.
Слайд 8
Туры сызык сызу Туры сызык сызу өчен: 1.Инструментлар наборында кнопкасын сайлап алабыз. 2. Ярдәмче тәрәзәдә сызыкның калынлыгын билгеләгез. 3. Сызыкның төсен билгеләгез. 4. “Тычкан”ның сул кнопкасына басып башлангыч ноктадан
Слайд 9
Турыпочмаклык сызу Турыпочмаклык ясау өчен: 1. Инструментлар җыелмасында кнопкасын сайлагыз. 2. Турыпочмаклыкның төсен сайлагыз. 3. Ярдәмче тәрәзәдә, турыпочмаклыкның эчен буярга кирәк булса, аны үзгәртегез. 4. Курсорны фигура кирәк урынга куеп,
Слайд 10
Эллипс һәм әйләнә сызу Әйләнә яки элллипс ясау өчен 1. Инструментлар җыелмасында кнопкасын сайлагыз. 2. Әйләнәнең төсен сайлагыз. 3. Ярдәмче тәрәзәдә, әйләнәнең эчен буярга кирәк булса, аны үзгәртегез. 4. Курсорны әйләнә кирәк урынга куеп,
Слайд 11
Рәсемне бер урыннан икенче урынга күчерергә, тагын бер шундый ук рәсем кирәк булганда, кабатлап чыгарырга мөмкин. Моның өчен билгеләү, күчерү, кабатлау операцияләреннән файдаланалар. Мәсәлән, бер агач ярдәмендә урман үстерергә мөмкин. Моның өчен бу агачны күбәйтеп басып узеңә ошаган урынга куярга кирәк
Слайд 12
Урман үбәндәге үстероперацияләрне файдалан: Билгелә ү Күчерү Кабатла у Өйрәнгәнеңн е тикшер
Слайд 13
Билгеләү Кирәк өлкәне билгеләү өчен: 1. Инструментлар җыелмасында кнопкасын сайлагыз. 2. Кирәк өлкәне билгеләгез.
Слайд 14
Күчерү Билгеләнгән өлкәне күчерү өчен: 1. “Тычканны” билгеләнгән өлкәгә куярга. 2. Сул кнопкага басып кирәк урынга күчереп куярга.
Слайд 15
Кабатлау Билгеләнгән өлкәне кабатлау өчен: 1. “Тычканны” билгеләнгән өлкәгә куярга. 2. Меню>Правка>Копиров ать> командасын үтәргә. 3. Меню>Правка>Вставить > командасын үтәгәннән соң рәсемне кирәк урынга күчереп
Слайд 16
Шарлар бәйләме Түбәндәге яса операцияләрне файдалан: Әйләнә Урынны буяу Карандаш Кабатлау Күчерү Ныгыту өчен
Слайд 17
Рәсемнәрне үзгәрткәндә бору, әйләндерү операцияләреннән файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, мазаика төзү өчен бору Бору операциясеннән файдаланалар. Мозаиканы төзе Өйрәнгәнеңне тикшер
Слайд 18
Бору Билгеләнгән өлкәне бору 1. Кирәк өлкәне өчен: билгеләргә. 2. Меню>Рисунок> Отобразить/повернуть командасын үтәргә. 3. Килеп чыккан тәрәзәдә кирәк булган бору ысулын сайлап алырга.

Полный текст материала Урок по информатике - Обучалка редактора Paint смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Илдар Гиниятуллин  ILDAR
12.01.2009 1 10183 2691

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК