План-конспект урока по химии "Оксиды углерода. Угольная кислота" для 9 класса




Шарипова Миннегуль Идрисовна

Учитель химии МОУ «Рыбно-Слободской средней общеобразовательной школы №2» Рыбно-Слободского муниципального района РТ











































Шарипова Миңнегһл Идрисовна

Балык Бистәсе муниципаль районы

2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең

химия укытучысы


Тема: Углерод оксидлары. Карбонат кислотасы.


Дәреснең максаты: укучыларга углерод(//) һәм углерод

(|V) оксидлары һәм карбонат кислотасы-

ның физик һәм химик үзлекләрен

аңлату,лабораториядә һәм промыш-

ленностьта табу ысулларын өйрәтү,

углекислый газны танып белүгә сый-

фат реакциясе уздыру,реакция тигез-

ләмәләре язу, ис газының кеше

организмына тәэсире турында сөй-

ләү, углерод(|V) оксиды һәм карбонат

кислотасының кулланылышын аңлату,

БДИга әзерлек күнегүләре эшләү.



Җиһазлау: лаборатор эш кирәк-яраклары:газүткәргеч көпшәле бөке,акбур,хлорид кислотасы, су, мәрмәр, известь таш, компьютер, экран, проектор, тест сораулары.



Дәрес барышы


1.Организацион өлеш (дежур укучы белән әңгәмә.)

2.Узган дәрес материалын кабатлау.

(дөрес һәм дөрес булмаган фикерләрне ачыклау, бу эш экранда күрсәтелә, укучылар телдән җавап бирәләр.)



Дөрес “ һәм “ дөрес булмаган “ фикерләрне ачыклау



Фикерләр


  1. Углерод ике аллотропик төр барлыкка китерә: алмаз һәм графит


  1. Алмаз һәм графит янганда углерод( || ) оксиды барлыкка килә.


  1. Углерод кислород белән булган реакциядә кайтаручы ролен үти.


  1. Алмаз электр тогын үткәрә.


  1. Углеродның металлар белән булган реакциясе нәтиҗәсендә, карбидлар барлыкка килә.


  1. Углеродның водородлы кушылмасы- метан


  1. Углеродның водородлы кушылмасында оксидлашу дәрәҗәсе -4 кә тигез.





3. Яңа дәрес материалын аңлату.


а)Углерод (//) оксиды, үзлекләре, кулланылышы, әһәмияте.


Углерод(//) оксидының физик үзлекләре- төссез,иссез, һавадан җинелрәк газ,суда эреми,органик эрекчәләрдә яхшы эрүчән,бик агулы газ.


Табу:

Лабораториядә углерод (//) оксидын кырмыска кислотасына суны бәйләүче куертылган сульфат кислотасы белән тәэсир итеп табалар.

НСООН→Н2О+СО↑

Ә промышленностьта мичкә утын якканда, кызган күмер өстендә зәңгәрсу утлар кабынып китә. Бу- мич авызыннан кергән һавада янып киткән углерод(//) оксиды ялкыны.Күмер азрак суынгач, зәңгәр утлар бетә: күмер белән углерод(/V) оксиды барлыкка килми башлый.

Әһәмияте, организмга тәэсире.

Углерод (//) оксиды мичтә һәм эчке янулы двигательләрдә ягулык тулысынча янып бетмәгәндә хасил була. Шуңа күрә мичкә якканда, андагы кызган күмерләрне тартмыйча торып, мичнең төнлеген ябарга ярамый.

Шулай ук,укучылар,машиналар ремонтлый торган гаражларда, вентиляция начар булганда ,углерод (//) оксиды-ис газы җыелырга мөмкин.

Углерод (//) оксиды – көчле агу!Ул кеше организмына, хайваннар организмына көчле тәэсир итә.Ис газы кандагы гемоглобин белән,кислородка караганда тотрыклырак кушылма-карбоксигемоглобин хасил итә.Шуңа күрә кан организмдагы тукыма күзәнәкләренә кислород күчерми башлый.Кешегә кислород җитми,башы авырта,ул көчле агулану нәтиҗәсендә аңын җуя һәм үләргә дә мөмкин.Әгәр мондый хәл була икән, ашыгыч ярдәм күрсәтә максатында,агуланган кешене саф һавага алып чыгарга һәм ясалма сулыш алдырырга кирәк.

Һавада ис газының концентрациясе 20 мг/м3 булырга тиеш.Кеше 6 мг/м3 угарный газ суласа,агулана.Тәмәке төтененең шулай ук 0,5 % СО,ис газы.(видеоролик күрсәтелә)

Химик үзлекләре.

Углерод(//) оксиды- тоз хасил итмәүче оксид. Шуңа күрә ул, су белән дә, селтеләр һәм кислоталар белән дә реакциягә керми. Углерод(//) оксиды кайтаручы ролен үти.


(укытучы аңлата һәм реакция тигезләмәләрен тактада укучылар белән бергә язалар)


1. Ис газы янганда зәңгәр ялкын белән яна, бик күп җылылык аерылып чыга.

СО+О2== СО2


2. Углерод (//) оксиды металл оксидлары белән реагирлашып, металларны кайтарырга мөмкин. Мәсәлән, бакыр (//) оксиды салынган көпшәне җылытып, аның аркылы углерод(//) оксиды уздырганда, кара төстәге бакыр(//) оксиды кызыл төстәге порошоксыман металлик бакырга әйләнә:


1. СuО+СО=СО2u

2. Fе2О3+СО=СО2+Fе

Тимер(///) оксидыннан тимерне кайтару үзлеге металлургия өлкәсендә чуен табуда кулланыла.

б)Углерод (/V) оксиды, табу, физик һәм химик үзлекләре, кулланылышы.


Икенче оксид – углерод (/V) оксиды.(презентация күрсәтелә)

Углерод (/V) оксиды иссез,төссез газ. Һавадан 1,5 тапкырга авыррак. Суда яхшы эрүчән.

Безнең һәрберебезгә дә таныш булган газлы сууглерод (/V) оксидының судагы эремәсе ул. (презентация күрсәтелә)

Гадәттәге температурада һәм чагыштырмача югары басым астында углерод (/V) оксиды сыегая. Ул парга әйләнгәндә шундый күп җылылык йотыла, углерод (/V) оксиды кар сыман массага “коры бозга” әверелә (рәсем күрсәтелә)


Табигатьтә углерод (/V) оксиды үсемлекләр,хайваннар, башка вак микроорганизмнар һәм кеше сулаганда, туфракта органик матдәләрнең калдыклары черегәндә, шулай ук янгын вакытында барлыкка килә. Углерод (/V) оксиды, атмосфера һавасына караганда, авыррак, шуңа күрә базларда һәм коеларда куркыныч концентрациядә җыелырга мөмкин.

Кайбер вулканлы урыннарда углекислый газ җир кабыгындагы ярыклар аша өскә чыга һәм күп микъдарда тау куышлыкларында һәм үзәннәрдә туплана. Италиянең Неаполь шәһәре тирәсендәге”Эт мәгарәсе” һәм ява утравындагы” Үлем үзәне”шуның белән данлыклы. Чөнки бу урыннарда этләр үләләр.Алар анда йөри алмыйлар, ә кеше нормаль халәттә басып тора ала.

Җир ярыкларыннан чыккан газ, һавадан 1,5 тапкырга авыр,үзәннәргә җыйнала,якынча җирдән ярты метр чамасы гына күтәрелә. (бу чама белән эт зурлыгындагы ара була).Мондый һавада 14% углекислый газ була, шуңа күрә этләр сулый алмыйлар, шулай ук башка хайваннар да. Ә кеше нормалҗ халәттә торганда,аның гәдәсе зуррак, ул углекислый газның күп. таймый,югарыга күтәрелгән саен кислород күбрәк,углекислый газ азрак.

Табу.

Углерод (/V) оксидын лабораториядә акбурга хлорид кислотасы белән реагирлашканда табарга мөмкин.(укучылар лаборатор эш эшли)

СаСО3+ 2НСl→CaCl2+H2O+CO2

(укучылар лаборатор эш эшләгәннән соң, реакция тигезләмәләрен тактага чыгып язалар)


Барлыкка килгән углекислый газны известҗле су аша уздырганда, эремә болганчыклана.

Углекислый газ - ул кислота оксиды,тоз хасил итүче оксид. Ул су белән, нигезләр һәм нигез оксидлары белән реагирлаша.


1. Әгәр углерод(/V) оксидын кальций оксиды белән реакциягә кертсәң, нәтиҗәдә кальций карбонаты барлыкка килә.

СО2+СаО=СаСО3


2. Углекислый газ натрий гидроксиды белән реакциягә кергәндә, натрий карбонаты барлыкка килә.

СО2+NаОН=Nа2СО3

3. Югары температурада углекислый металлар белән реакциядә оксидлаучы ролен үти

СО2+Mg→2MgO

Углекислый газ су белән реакциягә кергәндә карбонат кислотасы барлыкка килә.

СО22О↔Н2СО3

(укучылар дәфтәрләрендә реакция тигезләмәләрен дәфтәрләрдә язалар.)

Әйтеп киткәнемчә,укучылар,газландырылган суда “әчкелт” тәмне карбонат кислотасы бирә.Бу шешәләрдәге суның бөкесен ачып газын чыгаргач, баллы тәм кала.

( укытучы газландырылган су шешәсен күрсәтеп аңлата, экранда рәсеме күрсәтелә)

Углекислый газның су белән булган реакциясе газлы су тапканда уза. Табигый шартларда шушы ук процесс нәтиҗәсендә составында углекислый газдан башка төрле тозлар эрегән минераль сулар (нарзан) хасил була.


Физик үзлекләре.

Карбонат кислотасы ирекле хэлдә очрамый, чөнки ул суга һәм углекислый газга таркала таркала.


Химик үзлекләре.


Карбонат кислотасы барлык кислоталарга да хас үзлекләргә ия, ләкин ул ионнарга бик аз диссоциацияләшә һәм шуңа күрә бик көчсез кислота булып санала.



  1. Карбонат кислотасы актив металлар белән реакциягә керә.

Н2СО3ggСО32


  1. Нигез оксидлары белән регирлаша.

Н2СО3+СаО=СаСО32О


  1. Нигезләр белән реагирлаша.

Н2СО3+2NaOH→ Na2CO3+2H2O

Кислота артыгы белән алынганда әче тоз хасил була.

Н2СО3+NaOH→ NaHCO3+H2O

4.Гаять көчсез кислота, чөнки аның молекуласы ионнарга бик аз диссоцияләшә.

Н2СО3↔ Н++НСО3-

НСО3-↔Н++СО3 2-

5.Зәңгәр лакмус кәгазе карбонат кислотасының судагы эремәсендә кызыл төскә тәгел, бәлки алсу төскә керә.

Кулланылышы.

Карбонат кислотасы эремәсе төрле тәмле эчемлекләр составына керә.


Ныгыту өлеше.

БДИга әзерлек күнегүләре.


C1. С → СО → СО2H2CO3

(укучылар тактага чыгып эшли)


2. (укучыларга тест эшләре таратыла (7 минут),экранда тикшерелә.)



Тест сораулары.

1. Водород ионы барлыкка китерепдиссоциацияләнә:

а) кремний аксиды б) карбонат кис-сы

в) аммоний хлориды г) кальций гидроксиды

2. Сульфат кис-сы кайсы матдәлэр белән реагирлашканда газ аерылып чыга?

а) калий гидроксиды б) натрий карбонаты

в) калий оксиды г) кургаш нитраты

3. Fe2O3 + COCo2 + Fe химик тигезләмәсендә ис газының алдына нинди коэффициент куела?

а) 7 б) 2 в) 3 г) 6

4. Известьле су ярдәмендә нинди газ аерылып чыкканны белеп була?

а) аммиак б) водород

в) кислород г) углекислый газ

5. Кайсы рәттә тозлар гына язылган?

а) калий карбонаты, калий гидрокарбонаты

б) натрий сульфаты, су

в) натрий гидроксиды, хлорид кис-сы

г) аммиак һәм аммоний хлориды


Өй эше.


82-86 бит. § 26-27.

Күнегу №10 (91 бит).



Полный текст материала План-конспект урока по химии "Оксиды углерода. Угольная кислота" для 9 класса смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Шарипова Миннегуль Идрисовна  baynur2
22.03.2011 3 8305 1068

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК