Казанның тархи һәм истәлекле урыннары. Йогаклау дәресе


Тема: Казанның тархи һәм истәлекле урыннары. Йогаклау дәресе.
Максат: Укучыларның Казан турындагы белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү.
Баларның тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.
Укучыларда туган илгә, туган якка мәхәббәт уяту, горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, карточкалар, презентация
Дәрес барышы.
1. Оештыру өлеше
- Исәнләшү
-Сыйныфта кем дежур?
- Дәрестә кем юк?
- Дәрестә Максим юк
-Ул кайда?
- Бүген Максим олимпиадада.
-Нинди фәннән олимпиада?
- Экономикадан.
-Бүген безнең дәрескә кунаклар килде. Дәрестә барыгыз да актив булырсыз дип ышанам.
2. Бүген безнең “Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары” дигән теманы йомгаклау дәресе. Дәрестә без Казан турында сөйләшербез, сезнең чыгышларыгызны тыңларбыз, мәкальләр өйрәнербез, күнегүләр эшләрбез.
3. Әңгәмә оештыру.
-Казан нинди шәһәр?
- Казан зур, бик борынгы шәһәр.
- Казанда ничә район бар?
- Җиде район.
- Казанда нинди истәлекле урыннар бар?
- Анда бик күп истәлекле урыннар. Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, КДУ һәм башка тарихи урыннар.
- Син Казанда булганың бармы?
- Әйе, бар.
- Син Казан Кремлендә булдыңмы?
- Булдым. Без анда экскурсиягә бардык.
- Сиңа Казан ошадымы?
- О. Миңа Казан бик тә ошады.
4. Ә хәзер без өй эшен тикшерәбез. Мин сезгә иҗади эш биргән идем. Өч төркемгә бүленеп, “Хәзерге Казан”, “Казан урамнары”, “Сөембикә манарасы” дигән темаларга презентация һәм чыгыш ясарга.
Һәр презентацияне игътибарлап карыйбыз, сорауларыгыз булса сораулар бирәбез
1. Хәзерге Казан. (Черёмухина А. Һәм Марьина М. чыгыш ясыйлар)
2. Казан урамнары. (Чыгыш ясый Вахитова И. Һәм Хасанбаева Р.)
3. Сөембикә манарасы (чыгыш ясый Савинова О., Сахапова Л.)
5. Менә без сезнең белән Казан турында белемнәребезне тагында тулыландырдык, презентация һәм чыгыш ясаган укучыларыбызга зур рәхмәт.
Ә хәзер парлы эш эшләп алабыз. Мин сезгә карточкалар таратам, анда диалог язылган, сез алган белемнәрегезгә таянып, төшеп калган репликаларны өстәгез. Аннары укырбыз һәм тәрҗемә итәрбез. (ике минут вакыт бирелә).
1. Төшеп калган репликаларны куеп, диалогны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
- Син Казанда тугансыңмы?
-.............................................. .
-Синеңчә, хәзерге Казан нинди?
-................................................. .
-Әйе, мин дә синең белән килешәм.
2. - Син Казанның истәлекле урыннары белән танышмы?
- ..................................................... .
- Син ничек уйлыйсың, хәзерге Казан борынгы Казаннан нык аерыламы?
- ......................................
3. - ........................................?
- Миңа аеруча шәһәрнең үзәге ошый.
- .........................................................
- Мин Бауман урамында, Ирек мәйданында булырга яратам.
- ..................................?
- Анда тарихи биналарга сокланырга, кечкенә кафеларда ял итеп утырырга мөмкин.
4. -Казанның 1000 еллык уңаеннан нәрсәләр төзелде?
-............................................ .
-Казан урамнары үзгәрдеме?
- ................................................. .
-Синеңчә, шәһәребез туристларга ошыймы?
- ...................... .
5. -Россиянең иң зур шәһәрләре ниндиләр?
-Минемчә,..............
-Ә Казан ничәнче урында тора дип уйлыйсыз?
-.............................................................................
-Казан башка шәһәрләрдән кайсы яклары белән аерылып тора?
-......................................... .
6. -Сиңа шәһәрдә яшәү күбрәк ошыймы, әллә авылдамы?
-........................................
-Ни өчен?
-...................................
7. - Син Казанның нинди тарихи урыннарын беләсең?
-.............................................................. .
- Син шул урыннарга экскурсиягә барырга телисеңме?
-............................................................
8.- Кышкы каникулда мин Казанга экскурсиягә барам. Син минем белән барасыңмы?
- ..................................... . ....................................?
- Без Казан Кремленә, милли музейга барырга телибез.
- ....................................................... .

6. Казан ул Татарстанның башкаласы. Без Татарстанда яшибез. Татарстан безнең туган илебез, туган җиребез.
-Ә сезнең туган шәһәрегез нинди шәһәр?
- Туган шәһәрем Бөгелмә.
- Ә туган ил кайдан башлана?
- Туган ил әни белән әтидән, өйдән, мәктәптән башлана.
– Дөрес балалар. Туган ил ул-туган өй, туган мәктәп, туган авыл, син беренче тәпи басып атлап киткән җир ул. Менә шуннан башлана туган ил.
Менә сезгә үз әти-әниегез, туганнарыгыз кадерлеме?
-Әйе, минем өчен әти-әнием бик кадерле.
Шулай булгач, үзебезнең туган илебез, җиребез дә кадерле. Чөнки без шунда туган, безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз шунда туган.
Шуңа күрә без балалар, туган җирнең ышанычлы уллары, кызлары булып үсәргә тиеш. Туган илнең, туган җирнең кадерен белеп, аңа кирәкле кешеләр булып үсегез.
Туган ил турында бик күп җырлар җырлана,шигырьләр языла, әсәрләр иҗат ителә. Б
- Сез рус телендә туган ил турында нинди мәкальләр беләсез?(Рус телендә 3-4 мәкаль әйтәләр)
- Ә без дәрестә татар телендә мәкальләр укыйбыз.
(тактага мәкальләр язылган)
-Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас. (Не будет земли как Родина, не будет страны как Родина).
- Дустыңнан аерылган җиде елар, иленнән аерылган гомер буе елар.( Тот, кто расстанется с другом будет плакать семь лет, тот кто расстанется с Родиной, будет плакать всю жизнь.)
- Эш сөйгәнне ил сөйгән.( Кто любит труд, того любит Родина).
- Ата-ананы тыңлаган- адәм булган, тыңламаган – әрәм булган. Тот, кто слушался родителей, стал человеком, а тот, кто не слушал- пропал.
7. Мәкальләр өстендә эш.
1. уку
2. тәрҗемә итү
3. мәкальләрне бутап, дөрес язу.
8. 4нче күнегү.
Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзергә.
Биек биналар, киң урамнар, тарихи урыннар, истәлекле йортлар, яңа корылмалар, заманча кибетләр, борынгы мәйданнар, таш күперләр.
8.Мөстәкыйль эш. Тест эшләү.
1. Сөембикә манарасы җиде катлы
а). Дөрес б). Дөрес түгел
2. Казанда биш театр эшли.
а). Дөрес б). Дөрес түгел
3. Опера һәм балет театры Г.Тукай исемен йөртә.
а). Дөрес б). Дөрес түгел
4. Сөембикә манарасы 1549-1551нче еллар арасында салынган.
а). Дөрес б). Дөрес түгел
5. 2013елда дөнья футбол чемпионаты була.
а). Дөрес б). Дөрес түгел
6. Казанны 4 елга порты дип йөртәләр.
а). Дөрес б). Дөрес түгел
7. Казан дәүләт университеты 1804нче елда ачылган.
а). Дөрес б). Дөрес түгел
8. Татарстанның беренче президенты Минниханов Рөстәм Нургали улы.
а). Дөрес б). Дөрес түгел
9. Петропавловск соборы Казанның Муса Җәлил урамында урнашкан.Әлеге чиркәүнең 52 метр.
а). Дөрес б). Дөрес түгел

9. Йомгаклау өлеше.
10. Өй эше.
96 бит, 7күнегү. Сүзтезмәләрне сүзлек ярдәмендә татар теленә тәрҗемә итәргә.
Полный текст материала Казанның тархи һәм истәлекле урыннары. Йогаклау дәресе смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Мамыкина Зульфия Дамировна  школа№50547
25.01.2013 0 9342 670

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК