Обзор литературы на тему "Хәсән Туфан иҗатына китап күзәтү"



Автор: Набиуллина Резида Миргасимовна, зав. библиотеки (высшей квалификационной категории) МОУ-СОШ №1 г.Альметьевск РТ.


Хәсән Туфан иҗатына китап күзәтү.


Хәсән Туфан – татар әдәбиятының классигы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлилләр белән бер рәттә торган шагыйрь. Шулай булуына карамастан, баксаң аның нибары унлап китабы басылып чыккан булып чыкты. Ләкин Хәсән Туфан аз иҗат итмәгән. Сәбәбе шунда: ул үзе исән чакта әсәрләрен бастыруга артык әһәмият бирмәгән шул. Туфанның барлык иҗат җимешләрен без белмибез дә икән әле. Бары быел, 2010 нчы елда гына Хәсән Туфанның күпчелек әсәрләрен туплаган биш томлык китабы татарстан китап нәшриятендә бастырылып чыккан. Әлегә җыентык безнең китапханәдә юк. Ләкин эчтәлеге белән шушы елның 1 нче санында язылган мәкаләдән укып белә алырсыз.

Әлегә сезнең игътибарга шагыйрьнең алты шигырь җыентыгы тәкъдим итәр идем.


  1. Хәсән Туфан. Җырлар, шигырьләр. Татар китап нәшрияте, 1958 ел.


  1. Хәсән Туфан. Сайланма әсәрләр, 1964 ел. Әлеге китапта шигырьләре хронологик тәртиптә бирелгән. Кереш сүзе бар.



  1. Хәсән Туфан. Давыллы еллар лирикасы, 1970 ел.

Әлеге китапның форзацында менә нинди юллар язылган:


Ничек икән синең йөрәк? дисәң.

Ничек икән гомер көннәрең?

Кулымдагы китабымда, чордаш.

Шигырьләрдә - минем йөрәгем”.


  1. Хәсән Туфан. Сайланма әсәрләр. 2 томда. 1974 ел.


  1. Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” җыентыгында (2000 ел) шагыйрьнең иң яхшы шигырьләре, поэмалары тупланган.


  1. Хәсән Туфан. Сайланма әсәрләр. Хәтер китап нәшрияте, 2004 ел. “Мәктәп китапханәсе” сериясеннән. Бу китапта шагыйрьнең төрле чорда иҗат иткән әсәрләре урын алган: 20 чне, 30 нчы еллар, тоткынлык чоры, мәхәббәт, тормыш, милли темалар, каләмдәшләренә багышланган шигырьләр. Шулай ук биографик белешмәләр, кайбер әсәрләрнең кыскача анализын да табырга була.


Ак чәчәк атар иде” – шагыйрь турындагы якыннан белгән, аның белән аралашып яшәгән танылган кешеләрнең хатирәләре, истәлекләре. Китап Туфанның “Бәлки, шагыйрь булмас идем” исемле кызыклы автобиографик әсәре белән башланып китә. “Туфан- һәркайсының күңелендә тирән эз калдырган, зур, якты шәхес”. “Хәсән ага кешеләргә карата игътибарлы, кече күңелле” иде дип искә алалар аны якыннары.Ул язучылар белән генә түгел, артистлар белән, художниклар һ б. Һәнәр ияләре белән гел аралашып яшәгән. Бу аның күп яктан талантлы, ярьдәмчел икәнен тагын бер тапкыр дәлилли. Хаттә аның шулай балаларча беркатлылыгыннан, кайберәүләр файдаланалар да иде дип искә төшерә аны якыннары.


Шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан “Туфан” исеме белән бик матур, фотосүрәтләргә бай, эчтәлекле китап чыгарылган. Бу китап Туфан белән кызыксынучы һәркайсыбызның күңелен җәлеп итәрлек. Шушы китапны актарып укып чыксаң, Туфанның катлаулы, каршылыклы тормышы күз алдына килеп баса. Менә шушы китаптан “Югалту” исемле сөйләкне укыйк әле:

Югалту

«Хәсән Туфан нахакка гаепленеп, улемгә хөкем ителә. Ялгыз камерала ул үлемен көтеп ята. Көннәр уза, атналар утә, айлар сыза. Ялгызлык. Нахак гаеп. Андашылмаучылык. Зиһендә чуалыш та чуалыш. Һичнинди жан иясе юк янда.

Шул вакыт камерада тычкан баласы пәйда була. Бу тычкан камера тишегеннән чыгып, булмәдә йөренә, нидер эзленә. Туфан тычкан-кусе хал кыннан жирәнә торган була. Шулай да ( бәләкәй тычкан — жан иясе Туфанньщ иң кадерле, иң көтеп алынган дустына әверелә. Тычкан төп-төгәл бер вакьгга тишектән чыга. Тоткын шагыйрь узенә бирелгән бер сынык икмәктән тычканга да өлеш чыгара, кунакны яхшылап сыйлый. Тычкан Туфанга ияләшеп китә. Курыкмый, качмый. Тамак ялгагач, тычкан оясына төшеп китә. Икенче көнне дустын зарыгып көтә башлый,

Көннәрдән бер көнне фажига була. Туфан иртән нидер дөмбердәгәнгә уяна. Ишек янына куйган кирпеч авып, тычкан баласын сытып утергән булып чыга. Кайгысыннан Туфан уксеп жылый.»

Әлбәттә шагыйрь халыкка әйләнеп кайтты. Аның туры үткен сүзе күпләргә үрнәк. Аны халык ярата, аның шигырьләре мәңге яшәр. Хәсән Туфанның 110 еллыгы уңаеннан 250 миллион чакрым ераклыкиагы бер планетага Туфан исеме бирелде. Менә шул хакта “Мәгърифәт” гәҗитенең беренче битендә язылган. Хәзер Туфан йолдызы галәмгә нур сибә.


Полный текст материала Обзор литературы на тему "Хәсән Туфан иҗатына китап күзәтү" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Набиуллина Резида Миргасимовна  rezi
25.02.2011 1 4500 603

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК