Сценарий "Режим дня", 3 класс


Автор: Латыйпова Сания Рашатовна

Название ОУ: МОУ Салаусская СОШ Балтасинского района Республики Татарстан


Тема: Көнне үткәрү тәртибе.

Көндәлек режим.

Максат: Укучыларны көнне дөрес итеп

бүлергә өйрәтү. Барысына да

өлгерер өчен көндәлек режимны

төгәл итеп үтәү кирәклеген искәртү.

Вакытка сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа белем һәм күнекмәләрне

Формалаштыру.

Методлар: Энергизатор, акыл штурмы, төркемле

дискуссия, кооператив белем бирү

группаларында эш.

Материал: Л. Ихсанова «Очты, очты…» хикәясе,

С. П. Кожин «Укучы балаларның

көндәлек режимы».

Өстәмә материаллар: «Сәламәтлеккә өйрәтү»

проекты материаллары,

«Әдәплелек дәресләре» китабы.

Җиһазлау: Ватман, маркерлар, кагыйдәләр

язылган таблицалар.

Дәрес барышы.

I. Уңай психологик халәт тудыру. Энергизатор «Исәнме, дустым!»

Бер зур түгәрәк ясала. Бер Кеше алып баручы. Түгәрәкнең тышкы ягыннан йөри, 1 иптәшенә кагылып үтә. Икесе ике якка йөгерәләр, исәнләшәләр. Буш урынны кайсы тизрәк ала. Урынсыз калганы алып баручы була.

II. Актуальләштерү.

1) «Акыл штурмы».

- Нинди кеше сәламәт булла?

а) Кагыйдәне искә төшерү.

б) Укучылар һәрберсе үз фикерен әйтә.

Укучыларның фикерләре тактага язып барыла.

2) Төркемле дискуссия.

Һәр язылган фикерне анализлау.

Нәтиҗә чыгару.

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру. Яңа информация бирү.

  1. Мини – лекция.

Нәрсә ул көндәлек режим?

Режим – чит тел сүзе; ул тормыш, көн тәртибен белдерә. Көндәлек режим - димәк, көнне үткәрү тәртибе була. Дөрес оештырылган көндәлек режимның әһәмияте бик зур. Бу һәрберебезнең сәламәтлеген саклап калу өчен зур өлеш уйный. Дөрес көн режимы сезнең эш сәләтегезне арттыра. Йокыдан тору. Гимнастика. Су процедурасы. Урын җыю. Иртәнге аш. Мәктәпкә китү. Дәресләр уку. Көндезге аш. Дәрес әзерләү. Өйгә кайту. Саф һавада булу. Кичке аш. Өй эшен әзерләү. Телевизор карау. Йокларга яту – болар барысы көндәлек режимга керә. Шушы аралыкта сез өйдә йорт эшләрендә булышырга тиешле.

  1. Кооператив белем бирү төркемнәрендә эш.

3 төркемгә бүленү. ( Һава, кояш, су.)

Л. Ихсанованың «Очты, очты» хикәясен уку, анализлау.

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

- Нинди кыз ул Кәримә?

- Ни өчен ул гел ашыккан?

- Ни өчен ул гел җитешмәгән?

- Ни өчен ул кием – салымнарын таба алмаган?

Төркемнәрдә тикшереп, уртак нәтиҗә чыгару.

IV. Күнекмәләрне практикада куллану.

  1. Кооператив белем бирү төркемнәрендә эш.

Төркемнәргә бүленү. ( Чаңгы, чана, тимераяк.)

Эш бүленеше:

- Иң озын чәчле кеше – лаборант.

- Иң матур елмаючы - сөйләүче.

- Иң озын бармаклы кеше – хронометрист.

- Иң зур аяк киемле кеше - әйдәүче.

- Зәңгәр күзле кеше – директор.

Һәр төркем үзләре өчен көндәлек режим иҗат итә. Моның өчен 5 минут вакыт бирелә.

Проектларны презентацияләү.

V. Нәтиҗә чыгарү.

  1. Юрий Гагарин сүзләрен уку.

( Дөньяда беренче космонавт Юрий Гагарин укучыларга язган хатында болай ди! «Кадерле дусларым! Үз – үзең кулда тота белүче һәм кечкенәдән үк үзенең җитешсезлекләрен бетерүче Кеше генә зур җиңүләргә ирешә ала. Футбол уйнагыз, тугәрәкләргә йөрегез, кечкенәләргә ярдәм итегез. Бер сүз белән әйткәндә, үзләрегезнең көндәлек эшләрегезне эшли белегез. Һәрвакыт һәм һәр эшегездә зур максатка омтылышлы булыгыз, ихтыярыгызны күнектерегез, авыр булып күренгән эштән курыкмагыз…»)

Энергизатор: «Яфрак, яңгыр, кояш».


Полный текст материала Сценарий "Режим дня", 3 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Латыйпова Сания Рашатовна  сафгуль
29.01.2011 3 6274 630

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК