Рабочая программа Татарский язык. 2 класс


Автор: Сафина Гелюся Султановна


Название ОУ: МОУ Салаусская СОШ Балтасинского района.



Аңлатма язуы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

  1. РФ ның «Мәгариф турында» законы

  2. ТР ның «Мәгариф турында» законы

  3. ТРсы Мәгариф министрлыгының 478номерлы боерыгы. 05.07.2000.

  4. З.И Җамалетдинова татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан. «Мәгариф» нәшрияты, 2008.

Милли мәктәптә укыту-тәрбияләү процессын оештыру укытыла торган фәннәр системасына нигезләнгән. Аларны үзләштерүче укучылар хәзерге белем бирү нигезләрен өйрәнәләр, шулай ук тиешле дәрәҗәдәге психик үсешкә ия булалар.

Укытыла торган фәннең үзәге булып программа тора. Ә программа – үзләштерергә тиешле белем һәм куллана белү тасвирламасы. Аның буенча уку сроклары һәм уку процессының башка моментлары билгеләнә. Программага карап билгеле бер типтагы фикерләү проектлаша. Ә фикерләү тибы укучыларның тәкъдим ителгән уку материалын үзләштергәндә формалаша.Шуңа күрә программа төзү мәсьәләсе методик тәрбияләү системасында тамырдан һәм комплекслы программа итеп каралырга тиеш.

Бу программа психология фәннәре докторы Ә.З.Рәхимовның психодидактика фәнни концепциясенең иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп язылды һәм А.Ш.Нурмөхәммәтовның әлифба дәреслегенең дәвамы күздә тотылды. Программа үсешне булдырып укыту өчен әһәмиятле булган мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән.

Татар теле курсының бурычы – аңлап һәм дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм китап өстендә эшләргә өйрәтү.


Бәйләнешле сөйләм.

Текст. Текстны логик тәмамланган кисәкләргә (өлешләргә) бүлү, аларга исем кую, бирелгән исемнән туры килгәнен сайлап алу. Текстагы җөмләләр эзлеклелеге. Бәйләнешле сөйләмдә алмашлыкларның роле.

Текстның төзелеш схемасы(башы, төп өлеш, ахрыры).

Сюжетлы рәсемнәр буенча, күзәтүләргә нигезләнеп, хикәялэү һәм сурәтләү характерындагы текстлар иҗат итү. Үз эшең турында кыска хикәяләр язу.


Матур язу.

Язу гигиенасы күнекмәләрен ныгыту. Бер сызыклы дәфтәргә язарга күнектерү (хәрефләрнең яңа биеклеген, киңлеген үзләштерү). Сүз һәм җөмләләрне тоташтыру.


Сүзлек өстендә эш.

Язылышын истә калдырырга тиешле сүзләр: аваз, авыз, авыл, акыллы, алдынгы, әкият, бәрәңге, болыт, бозау, болын, борчак, бөек, бөтен, бөре, бөртек, Вакыт, ватан, васыять, вәгъдә, варис, гади, гадәт, гадел, гаҗәп, гүзәл, диңгез, дымлы, дөнья, дәү, елга, ефәк, егет, җиңү, җиһан, җиңел, зәңгәр,



завод, июнь, июль, йолдыз, йозак, йомшак, йөкләмә, йөри, йөгерә,йөзә, каеш, кәгазь, колхозчы, коры, милләт, мәңге, моңлы, мөгез, өлгер, сәлам, сәламәтлек, савыт, соры, сөенеч, Татарстан, төз, төрле, уңыш, уңай, хезмәт, хикәя, һава, һич, һәр, һөнәр, шәһәр, юеш, юньле, яхшы, ямьле, яшь.


Төшенчәләр.

Сүз төркемнәре:исем (ялгызлык һәм уртаклык исемнәр), сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, антоним, синоним, омоним, тамыр, кушымча, (сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымча) , тамырдаш сүзләр.

Программа атнага 3 сәгать исәбеннән тѳзелгән һәм елга 102 сәгать тәшкил итә. Ә программа гамәлдәге базис план буенча атнага 4 сәгать исәбеннән төзелә. Һәм мин балаларның мѳмкинлекләрен күзаллап I бүлеккә 3 сәгать, II бүлеккә 2 сәгать, IVбүлеккә 5 сәг., Vбүлеккә 1сәг., VIбүлеккә 2 сәг., VIII бүлеккә 2сәг., IXбүлеккә 6 сәг., X бүлеккә 13 сәгать дәрес артык бирдем.


Төп эчтәлек./программа/

Тема

Сәгать саны

1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау. [к], [г]авазларының калынлыгын-нечкәлеген язуда күрсәтү.

[ң]авазын [к],[г] авазлары алдында килгәндә хәрефләр белән тамгалау ысулы.

15

Язуда авазларның калынлыгын-нечкәлеген ъ.ь хәрефләре ярдәмендә күрсәтү. Аеру билгеләре (ъ,ь).

6

Сүз төркемнәре турында төшенчә. Аларны аеру ысулы.

2

Исем. Исемнәрне лексик мәгънәлэре буенча классификацияләү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең сан белән төрләнеше. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Сораулар ярдәмендә исемнәрнең килешен билгеләү. Җөмләдә исемнәрне тиешле килешкә кую.

15

Сыйфат. Сыйфатларның җөмләдәге роле. Аларны лексик мәгънәләре буенча классификацияләү.

9

Фигыльнең мәгънәсе һәм сораулары. Фигыльнең сан һәм заман белән төрләнүе. Фигыльнең заманын билгеләү ысуллары.

14

Зат алмашлыгы турында тошенчә. Берлек һәм күплек сандагы зат алмашлыклары. Зат алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

8

Сүзнең лексик мәгънәсе. Аңлатмалы сүзлек белән эшләү. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Аларны сөйләмдә дөрес куллану.

13

Сүзнең грамматик мәгънәсе. Сүз төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчалар. Тамырдаш сүзләр. Тамырдаш сүзләрне тану ысулы.

17

Уку елында өйрәнелгән материалны кабатлау.

37







Укучыларның белем һәм күнекмәләренә карата төп таләпләр.

2 нче сыйныфны тәмамлаганда, укучылар түбәндәгеләрне

белергә тиеш:

үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру билгеләре, тамырда авазлар чиратлашуы) кергән 40-50 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен (нокта, сорау, өндәү билгеләре) куеп, күчереп язу; 30-40 сүзле текстны диктант итеп язу; текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес итеп күчереп язу;

сүзгә тулы фонетик анализ ясау;

сүзне төзелеше буенча тикшерү (тамыр һәм кушымчаларны аеру; кушымчаларның төрен билгеләү);

сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен таный, аера белү (исемнең санын, килешен; фигыльнең санын, заманын).

Укучылар башкара (үти) белергә тиеш:

хатасыз һәм каллиграфик итеп күчереп язу;

көньяк, болытлы тибындагы сүзләргә фонетик анализ ясау;

сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү;

сүзләрне сүз төркеме ягыннан тикшерү;

күмәк яки мөстәкыйль төзелгән план буенча 50-60 сүзле текстны изложение итеп язу; 30-40 сүзле сочинение язу.














Полный текст материала Рабочая программа Татарский язык. 2 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Сафина Гелюся Султановна  сафгуль
25.02.2011 5 23766 2206

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК