Викторина по татарскому литературе, посвященная жизни и творчеству Каюма Насыри. 9 класс


Викторина. Каюм Насыйри.”Бөек мәгърифәтче”

Шарафетдинова Назлия Васимовна

Учительница родного  языка и литературы

Кузякинской основной общеобразовательной школы

Актанышского муниципального района

Республики Татарстан

К.Насыйри “Бөек мәгърифәтче”

Әдәби викторина


Җиһазлау: К.Насыйри портреты, китапларыннан күргәзмә,


1.Татар халкының бөек мәгърифәтчесе К.Насыйри ничәнче елда һәм кайда туган? (1825 елның 14 (2) февралендә элекке Казан губернасы, Зөя өязе, Югары Шырдан авылында мулла гаиләсендә туган).


2.Мәгърифәтче булуын дәлилләгез. (Балалар укыта, китаплар яза, аларны үзе үк бастырып тарата, календарьлар чыгара)


3.Халык авыз иҗатына карашы. (Борынгы кабер ташларындагы язуларны укый, авыл тарихларын язып ала, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә, җырлар, бәетләр, әкиятләр җыя. Тарихның Болгар тарихына бәйле булуын ачыклый)


4.Фәнгә карашы. (Ш.Мәрҗани, Г. Ильяси кебек укымышлылар белән Казан университеты каршындагы Археология, тарих, этнография җәмгыяте утырышына йөри, докладлар ясый. Дәреслекләр, китаплар яза. Гаризалар язып бирә, тәрҗемә итә, китаплар сата.)


5.Нинди акыл һәм кул эше башкарган? (Дәреслекләренә карталар сыза, басылган китапларны төпли, рәсемнәр төшерә, агачтан төрле әйберләр ясарга яраткан.)


6. Халык медицинасына мөнәсәбәте.( Төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. Ятып авырмаган, Гомеренең соңгы елларында аякларын җиңелчә паралич суга. Үзен-үзе электр белән дәвалый, аяклары языла, йөрерлек хәлгә килә.)


7. К.Насыйриның “Кырык вәзир кыйссасы” нинди җыентыкка барып тоташа? (“Мең дә бер кичә” җыентыгына барып тоташа) (1868 елда)


8.К.Насыйриның иң күренекле һәм киң таралган әсәре нинди? “Әбугалисина кыйссасы”)


9.”Кырык вәзир кыйссасы “ кайсы язучының әсәренә нигезләнеп языла? (Төрек язучысы Шәехзадә Әхмәт Мисрыйның “Кырык вәзир”ен тәрҗемә итә)


10. Кем ул Әбугалисина? (Бу төрекчәдән тәрҗемә. Әбугалисина (Ибне Сина) таҗик галиме.Төрле фәннәрне яхшы белә, могҗизалар тудыру сәләте бар. Әсәр, фантастик нигездә иҗат ителгән)


11.”Кырык бакча” ничә бүлектән тора һәм кешенең нинди яклары турында сүз бара? (40 бүлектән тора. Кешенең яхшы һәм яман яклары турында сүз бара. Бу “Фәвакиһел җөләсә” дигән җыентыкның кыскартылган варианты)


Әсәрләрне беләсезме?” уены.


1.”Әбугалисина” әсәрендә Хәлвәфруш белән патша кызы бергә калалармы? (Әйе, әсәр ахырында бергә булалар)


2. “Кая барсаң да үз күләгәң үзеңнән калмый” дигән әйтем кайсы хикәяткә туры килә? (“Бала белән күләгә”)


3.”Хәйлә - акыллы кешеләр кулында көчле корал” дигән әйтем кайсы хикәяткә туры килә? (Хәйлә һәм тапкырлык)


4. “Аты югалгач, абзарын бикләгән” дигән әйтем кайсы хикәяткә туры килә? (“Аңгыралык бәласе”)










Полный текст материала Викторина по татарскому литературе, посвященная жизни и творчеству Каюма Насыри. 9 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Шарафетдинова Назлия Васимовна  Назлия75
11.04.2011 5 8561 589

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК