Праздник "Сабантуй" для начальных классов


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге

Актүбә бистәсе 2 нче урта гомуми урта белем бирү мәктәбе










Сыйныфтан тыш чара







Сабантуй











Актүбә икенче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Латыйпова Рәшидә Әюп кызы




2011 ел

Сабантуй

Соңгы елларда халыкның туган җиренә, милли мәдәниятенә игътибар көчәя бара. Бу исә балаларда кече яшьтән үк ана теленә, үз милләтенең традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү ихтыяҗын да арттыра. Шушы максатта балалар бакчаларында, мәктәпләрдә элек-электән килгән милли бәйрәмнәрне билгеләп үтү дә зур әһәмияткә ия.

Милли бәйрәмнәр халыкны милли итеп берләштерә торган чараларның берсе. Аларда өлкәннәр дә теләп катнаша, алар кеше күңелендә озак саклана.

Сабантуй да әнә шулай хәтергә сеңеп кала торган бәйрәмнәрнең берсе.


С а б а н т у й


1 ай чамасы элек һәр сыйныфка Сабантуй өчен сөлгеләр, кулъяулыклар чигәргә кушыла. Татар милли бизәкләре белән сувенирлар әзерләнә. Бәйрәм үткәрәсе көнне колгага чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар һәм башка әйберләр эленә. Бәйрәм башланганда уртага 1 кыз һәм 1 малай чыга.

Кыз:

Шатлыклар күңелебездә, Ал кояш күгебездә. Килегез, дуслар, кунакка Сабантуй бүген бездә.

Малай:

Җилферди чиккән сөлгеләр, Бүләкләр күбебездә. Көрәшик тә, узышыйк та: Сабантуй бүген бездә.

(Сабантуй җырын башкару.)

Халык көе Мөхәммәт Садри сүзләре


Сабан туе - хезмәт туе, Шатлык һәм бәхет туе, шул, Уйнап, биеп, җырлап, көлеп, Бәйрәм итик көн буе.


Шау - гөр килә киң болыннар, Кырлар һәм су буйлары, шул, Котлы булсын милләттәшләр, Ямьле Сабан туйлары!


Бәйрәм итик шатланышып, Туганнар, бергә – бергә, шул, Безнең бергә булуыбыз Китсен бөтен гомергә.


Алып баручы:

Кадерле, балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме – Сабан туена җыелдык. Сабантуй ул – хезмәт бәйрәме. Сабантуй – ул дуслык бәйрәме. Сабантуй ул – һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме! Котлы булсын Сабантуйлары! Кадерле балалар, кунаклар, сезгә тыныч балачак, ныклы сәламәтлек телим! Ал көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын! Игенчеләр үстергән ипекәйнең кадерен белик!

Э.Мөэминова.

Сабантуй.

Сабантуй бәйрәме

Тора гел алыштан:

Ул көнне теләгән

Һәр кеше ярыша.

Иң элек батырлар

Көчләрен сынаша:

Кем калыр батырга

Бу көрәш-сынашта?!

Яшүсмер малайлар

Көрәшә иң элек.

Бабайлар да хәтта

Алалар җилкенеп.

Судьялар күзәтә,

Җиренә җиткереп.

Кешеләр торалар,

Кул чабып, көч биреп:

- Хәрәмләшмә, егет, алдашма!..

- Хәйләләп егарга маташа!..

- Биленнән урап тот, биленнән!..

Бирешмә!...

Егып сал, егып сал тиз генә!..

Һоп әйдә! Һоп!Һоп! Һоп!

- Молодец икәнсең – булдырдың!

- Ну, малай, шәп аста калдырды!..

- Егетнең асылы икәнсең, асылы!..

- Менә бит кем быел Сабантуй батыры.

Гөр килеп батырны

Чөяләр һавага.

Иң олы бүләкне

Бирәләр аңарга.

Иң матур сөлгене

Бәйлиләр биленә!

Зур, симез тәкәне

Салалар иңенә!

Чәчәккә күмелгәч тугайлар,

Июньнең иң матур көнендә

Болынның иң матур җиренә

Килегез Сабантуй күрергә!


Малай:

Сабан туе, Сабан туе, Шундый кызык, күңелле! Ник чыкмаска көрәшергә. Мин соң егет түгелме?


Егылсам да исем китми. Булыр еккан чаклар да... Бүген бәйрәм – Сабан туе Безнең туган якларда.


Батыр калу өчен әле Миңа бераз иртәрәк. Тик шулай да Сабан туен Үзем башлап җибәрәм.

(Мәйданга Камырша чыга)

Алып баручы:

Камырша, алай булгач, Сабир белән көрәшеп кара. Кайсыгыз җиңәр икән? Карап карыйк.

Камырша:

Яле көрәшик. Хәзер мин сине егып салам. (Көрәшәләр.Ш.Галиевның “Камырша” шигыре сәхнәләштерелә. Ш.Галиевның шигырьләр китабы)

Алып баручы:

Катнашалар: автор исеменнән берәү, Камырша, Сабир

Менә ичмасам, Тимершадан Камырша ясады бу Сабир. Эшләгән бала гына көчле булып үсә, шуны онытмагыз. (Көрәшне дәвам итеп башка укучыларны да көрәштерергә мөмкин. 2-3 пар). Көрәш тәмам. Ә хәзер мәйданны җырчыларга бирәбез.

(“Кояшлы ил” җырын башкару. Л.Батыркаева көе, Ә.Рәшитов шигыре))

(Мәйданга йөгерә-йөгерә Котбетдин белән Хөппетдин керә).

К-н: Минем арттан йөрмә дип әйттем бит инде.

Х- н: Кем кем артыннан йөри бит әле монда?

Алып баручы:

Туктагыз әле, сез кемнәр буласыз? Нигә тарткалашасыз? Бүген бездә Сабантуй, иң яхшысы үзегез белән таныштырыгыз.

Бергә:

Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!

Х-н:

Алайса, таныш булыйк. Бу минем игезәк сыңарым - Котбетдин. Котыгыз алынмасын, үзе бик әйбәт ул. (Башыннан сыйпый.)

К-н:

Ә бу - минем җан дустым Хөппетдин. Хөппетдин, без дә Сабантуй карыйк әле.

Алып баручы:

Карап кына утырмагыз әле. Менә сезгә бау, аркан тартышыгыз.

К-н, Х-н:

Була ул! (Икесе аркан тартышалар.)

Алып баручы:

Әллә сез дә булышасызмы, балалар? (Балалар чыгалар, булышалар. Аннары 2-3 төркемне ярыштырырга мөмкин.)

К-н:

Х-н: Ә хәзер безнең биисе килә.

Алып баручы:

Сабантуй елга бер килә, Күңелле, олы бәйрәм. Нур өстенә нурлар иңсен, Биеп алыйк ичмасам.

(Татар халкының берәр күмәк биюе башкарыла. Х-н белән К-н дә биеп йөриләр. Бию ахырында шаулаша-шаулаша шамакайлар керәләр. Ә балалар үз урыннарына утыралар.)

1 шамакай:

Күршегезне көлдерегез, Үзегез дә көлегез! Көләч кеше озак яши, Таза була белегез.

2 шамакай:

Бүген кайгыру урынсыз Рәхәтләнеп көлегез. Тирә - юньдә уен - көлке, Мәзәк хәлләр күрегез. Көлке хәлдән көлә белү Бик файдалы, белегез!

3 шамакай:

Әйдәгез, бер рәхәтләнеп Шаярыгыз, көлегез. Рәхәтләнеп көлә белү Витамин ул, белегез! Көлегез, көлегез, Файдасы күп, белегез!

Бергә:

Исәнмесез, балалар! Котлы булсын Сабан туйлары!



Алып баручы:

Рәхмәт! Балалар, безнең бәйрәмгә шамакайлар килгәннәр. Әйдәгез әле, сез безгә капчык киеп йөгереп күрсәтегез. (Капчык киеп йөгерү. Башта шамакайлар, аннары балалар ярышалар.)

Шамакайлар:

Ә хәзер безгә балалар үз һөнәрләрен күрсәтсеннәр.(Утыралар)

Алып баручы:

Җыр - биюсез бер бәйрәм дә Узмый, шуны белегез. Балаларыбыз бик уңган, Концерт карап китегез.

( “Әйлән-бәйлән” җыры. Фуат Әбүбакиров музыкасы, Р.Миңнуллин сүзләре.)

Алып баручы:

Челтерәп аккан чишмәгә Суга дип килгән идем. Тиз генә әйләнеп өйгә Кайтырмын дигән идем.

(Бию.”Чишмә юлында”)

Алып баручы:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Сабантуй бәйрәмендә. Җырның ертыгы юк диләр, Бирербез бүләген дә.

(Берәр җыр башкарыла.)

Алып баручы:

Татар халкы киң күңелле, Сый - хөрмәт һәрбер өйдә. Җыр һәм музыка ачыла, Без дә басыйк шул көйгә.

(Бию башкару.)

Алып баручы:

Сабантуй уеннарын дәвам итәбез.

Кашыкка салып күкәйне Йөгерегез тизрәк. Күрик әле, бу ярышта Кайсыгыз җитезрәк.

(Кашыкка күкәй салып йөгерү.Әгәр мөмкин булса, капчык белән сугышу үткәрергә була.)

Алып баручы:

Икегезгә ике капчык, Ягез әле, тотыгыз, Сабан туенда ярышып Сез дә бүләк алыгыз. (Уен.)



Алып баручы:

Менә сиңа сулы чиләк, Көянтә ал иңеңә, Йөгер тизрәк, иң алдан кил, Егыла гына күрмә. (Чиләк белән су ташу.)(Концерт номерлары :бию, җыр.)

Алып баручы:

Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Җырлыйк тагын берәрне. Җырлап искә төшерәбез Бергә булган көннәрне.

Алып баручы:

Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам, Ватып булырмы икән? Бүләккә бер чиккән яулык Алып булырмы икән? (Чүлмәк вату уены.)

Алып баручы:

Бие әле, бие әле, Биегәнең юк әле. Сине матур бии диләр, Биетеп карыйк әле. (Берәр ялгыз бию башкару.Концерт номерлары беткәч, бер укучы “Сабан туе” шигырен укый.)


Сабан туе

Күңелле сабан туйлары, Бүген бәйрәм, зур бәйрәм. Матур җырлар җырлый - җырлый Уйныйбыз әйлән - бәйлән.


Без җырлыйбыз Сабантуйда, Иң матур җырлар сайлап. Безнең җырга зәңгәр күктән Кошлар кушыла сайрап.


Күбәләкләр безнең белән Уйныйлар әйлән - бәйлән. Сабантуй күбәләкләр һәм

Кошлар өчен дә бәйрәм.


Әти - әниләребезгә Җыйдык чәчәк бәйләме. Матур булсын, ямьле булсын Сабан туе бәйрәме. (Бу шигырьне бәйрәм уртасында сөйләргә дә мөмкин.)




Алып баручы:

Менә, дуслар, көтеп алган Сабан туйлары да тәмам. Тагын бер елга сау бул, Сабан туе! Барыгызга да сәламәтлек телим. Киләсе елга да Сабан туйларында очрашырга язсын. Сау булыгыз, дуслар!

( “Матур булсын”җыры белән тәмамлау.)


Син дә җырла, матур егет, Син дә җырла, матур кыз. Матур булсын, матур булсын, Матур булсын бу тормыш.


Илебез кояшы балкый Якты булып көн саен. Якты булсын, якты булсын , Якты булсын көн саен.


Илебезнең халыклары Тыныч тормыш коралар, Тыныч булсын, тыныч булсын, Тыныч булсын дөньялар.



Полный текст материала Праздник "Сабантуй" для начальных классов смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Латыпова Рашида Аюбовна  rashlat11
22.04.2011 2 18397 1525

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК