Открытый урок по татарскому языку на тему: "Иҗек һәм басым" ("Слог и ударение"); 5 класс


Открытый урок по татарскому языку на тему: «Иҗек һәм басым”, 5 класс

Шарафетдинова Назлия Васимовна

Учительница родного  языка и литературы

Кузякинской основной общеобразовательной школы

Актанышского муниципального района

Республики Татарстан


Тема:Иҗек һәм басым.

Максат: Иҗек һәм басым төшенчәләрен актуальләштерү ,ачык һәм ябык иҗекләр турында белешмә бирү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы; Яңа материал үзләштерү

Җиһазлау: Дәреслек, “Туган як- кадерле төбәк”, “Туган ягым- яшел бишек” дигән сүзләр язылган плакатлар, Туган як турында язылган китаплардан күргәзмә.


Дәрес барышы.

I.Мотивлаштыру- ориентлашу

1) а) Уңай психологик халәт тудыру;

б) белемнәрне тигезләү.

-Укытучы: Укучылар ,без сезнең белән узган дәрестә “Тартык авазлар таблицасы”н өйрәндек. Әйдәгез әле, нәрсәләр исегездә калды тикшереп китик әле.

Тартык авазлар таблицасы төзеп күрсәтелә.

- Тартыклар таблицасын төзү нигә кирәк? (мондый таблица ярдәмендә тартык авазлар турында белгәннәрне гомумиләштерергә һәм системага салырга мөмкинлек туа)

2) Өй эшләрен тикшерү

II.Яңа теманы аңлату.

Укытучы. Укучылар әйтегез әле, сүзләр нәрсәләрдән тора? (сүзләр иҗекләрдән тора) Дөрес, димәк иҗек - әйтелешнең иң кечкенә кисәге, һәр иҗек бер сузык авазга нигезләнә.Иҗекләр ике төркемгә бүленәләр. Сузык аваздан гына торган яки сузык авазга тәмамланган иҗекләр – ачык иҗекләр дип, ә тартыкка тәмамланганнары ябык иҗекләр дип йөртеләләр.Ә хәзер әйдәгез, дәреслектәге 19 нчы биремне карыйк.

Бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүләргә, басымны билгеләргә. Дәрескә УМ куярга.

Көтелгән җавап: Ты-ры-ша, дус, ал-маш-лык, кул-баш, о-я, И-дел.

Укучылар, димәк, без бүген иҗек һәм басым турында сөйләшербез.

Дәфтәргә тема языла.

III.Белемнәрне ныгыту.

1.142 нче күнегү. Бирелгән җөмләнең сүзләрен иҗекләргә бүлеп язарга. Иҗек булсын өчен кирәкле булган шартны әйтергә.

Китә башлады инде бездән кошлар. (Г.Тукай)

Җавап: Ки-тә баш-ла-ды ин-де без-дән кош-лар. Иҗек булсын өчен, сузык аваз булырга тиеш.

*Физкультминут.

2.143 нче күнегү.Бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүлеп, аның нинди авазга бетүен күрсәтергә.

Җавап: О-я-ла, ки-лә, күр-мим, сар-гай.Беренче 2 сүздә иҗекләр -сузык авазга, икенче төркемдәге 2 сүздә тартык авазга тәмамланалар. Шуннан чыгып иҗекләрне ике төркемгә : ябык һәм ачык иҗекләргә бүләбез.

3. 145 нче күнегү. Сүзләрне юлдан-юлга күчерерлек итеп, иҗекләргә таркатырга. Сүзләрнең барысын да юлдан-юлга күчереп буламы? Булмаган сүзләрнең асларына сызарга.

Җавап: Аң,ыша-ныч; умар-та-чылык, умарта-чылык, умартачы-лык; иләк, егет, дус , ант.

V.Йомгаклау.

Карточкалар белән эш


Яратыгыз, киткәннәр, нәрсә, кайта, авылдашлар, ишеткәнчә, көткәнсездер,соңлама, әнә. язамы.


1.Иҗекләргә таркатырга.

2.Сүз басымын билгеләргә.(бергәләп тикшерү)



Укучылар. димәк без бүген иҗек һәм басымны карадык.Сезнең нәрсәләр исегездә калды?

-Без иҗек дип нәрсәгә әйтәбез?

-Иҗекләрнең нинди төрләре бар?

-Сүз басымы дип нәрсәгә әйтәләр?

-Татар телендә басым гадәттә, кайсы иҗеккә төшә?


VI. Укучыларга билгеләр кую.

VII. Өй эше.

А)147 нче күнегү.

Б)148 нче күнегү.






Полный текст материала Открытый урок по татарскому языку на тему: "Иҗек һәм басым" ("Слог и ударение"); 5 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Шарафетдинова Назлия Васимовна  Назлия75
06.05.2011 3 19620 966

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК