Урок-диспут по произведению Шарифа Хусаина "Әни килде" ("Пришла мама") в 11 классе


Исмәгыйлева Нурҗиһан Әхәт кызы. Балык Бистәсе муниципаль районы 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдә- бияты укытучысы.

Ана кадерен беләбезме?


Әхлаксызлык күренешенең тормышыбызда көннән-көн ныграк чагылыш

табуы бик аянычлы хәл. Мондый шартларда әдәби әсәрләрнең һәм бу әсәр- ләрне укучыларга җиткерүдә әдәбият дәресләренең яшь буынга әхлак тәрби- ясе бирүдә әһәмияте гаять зур . Шуңа күрә әдәби әсәрләргә анализ ясаганда, гомумән , әдәбият дәресләрендә әхлак сыйфатларын формалаштыруга әһә -мият бирергә кирәк .

Кешенең тәрбиялелеген һәм әхлагын аның тәртибенә карап бәялиләр .Лә- кин тәртип - гаять киң төшенчә . Шуңа күрә әхлакның асылын билгеләгәндә, кылган гамәлләргә карап шәхеснең әхлаклылык дәрәҗәсе билгеләнә . Әхлак тәрбиясе - тәрбия эше системасының иң мөһим юнәлеше.Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында, дөньяга,кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигез-ләрен туплый.Әхлак мәсьәләсе нәкъ менә аралашу дәвамында чагылыш таба.

Укучыда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә гаиләдә әхлакый мөнәсәбәтләр тәрбияләү әһәмиятле,чөнки гаиләдәге мөнәсәбәтләр кеше күңеленә гомерлек эз калдыра, алар даими һәм артык нечкә була; киләчәктә әлеге мөнәсәбәтләр барлык әхлакый мөнәсәбәтләрнең нигезенә әверелә.

Мәхәббәт дигән олы , бөек хис иң беренче чиратта гаиләдә барлыкка ки -лә.Ата-анага мәхәббәт,туганнарны ярату,хөрмәт итү хисе бала тормышының киләчәгендә дә мөһим роль уйный.

Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре : намус , гаделлек,җирдә дөрес итеп яшәү,әти-әни алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр - мәңгелек һәм һәркем өчен уртак.Шуңа күрә дә бу мәңгелек те- маларны ,кабатланудан курыкмыйча ,яшь үзенчәлекләренә карап , эш алым - нарын төрләндереп үткәрү әһәмиятле. ”Хакыйкать бәхәстә ачыла” дигәндәй, укучы бәхәс барышында үз фикеренең дөрес яки дөрес түгеллегенә ышана, уйлана,нәтиҗәләр ясый.Бу җәһәттән 11 нче сыйныфта дәрестән тыш укыл – ган Ш. Хөсәеновның ” Әни килде” әсәре буенча үткәрелгән бәхәс - дәрестә кулланылган эш төрләрен тәкъдим итәм.

Максат.Әсәргә нигезләнеп,кешеләрнең кылган гамәлләренә бәя бирергә ,

нәтиҗәләр ясарга өйрәнү ;газиз әнкәйләрен , туганнарын олылый ,хөрмәтли белүче шәхес тәрбияләү;уй-хисләрен матур,аңлаешлы итеп җиткерә белергә өйрәтү.

Җиһазлау. Ш.Хөсәеновның портреты,”Татар драматургиясе” җыентыгы ,

ана образын чагылдырган әсәрләрдән күргәзмә , рәсем- иллюстрацияләр, ”Әни килде”спектакленнән күренешләр, экран.

Экранда түбәндәге шигырь юллары язылган: Иң изге кешең- әни икән,

Ул синең өчен генә яши икән.

Тик шуны син аңлап җитмисең икән,

Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм.

С.Кудаш.

I .Дәрес укытучының кереш фикере,әңгәмә һәм китап күргәзмәсе белән таныштырудан башлана:

- Әниләр бәхетле булсын өчен,баланың да бәхетле булуы кирәк . Без әни-

ләргә кайгы-хәсрәт китермичә,әниләрне рәнҗетмичә яшәргә тиешбез .

-Сәйфи Кудашның шигъри юлларын сез ничек аңлыйсыз? ( Укучыларның фикерләрен тыңлагач,укытучы нәтиҗә ясый):

- Әниләрне кадерләп,хөрмәтләп, үкенмәслек итеп яшәргә кирәк.Укылган әдә-би әсәрләрдәге гыйбрәтле мисаллар безне шуңа инандыра.Хәзер ана образын чагылдырган әсәрләрне искә төшереп китик (Ә.Еникинең”Матурлык”, Ш.Ка-малның ”Буранда”, А.Гыйләҗевнең ”Җомга көн кич белән”, Э.Касыймовның “Җомга көн кич белән” һ.б. әсәрләр искә төшерелә, соңыннан укытучы, күр-гәзмәдән файдаланып, яңа яки укылмаган әсәрләргә күзәтү ясый (Укытучы шәхси һәм мәктәп китапханәсендәге китапларны файдалана).

II .Әсәрнең сюжет-композициясе турында сөйләшү:

1.Әсәрнең сюжетын искә төшерү( 1 укучы таныштыра)

2.Композицияне билгеләүче экспозиция (персонажлар белән танышу), вакыйгалар үстерелеше (Инсафның өйләнүе,ананың килүе һ.б.),

каршылыклар (Максудларның фатирсыз калуы,ананың авырып китүе һ.б.)

төенләнеш (ананы кая куярга ?), кульминация (ана мәсьләсендә чыккан тавыш-гауга) һәм чишелеш (ананың үлеме) өлешләрен ачыклау.


III .Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә тукталу : 1 .Ана-бала мөнәсәбәтләре . 2. Яшәү мәгънәсе.3. Өлкән буын кешеләренә мөнәсәбәт. 4.Туганлык мөнәсә - бәтләре. 5.Сәламәтлекнең кадере һ.б.(Укучылар билгели,укытучы төзәтмәләр кертә)


IV. Автор Ш.Хөсәенов турында ниләр беләсез? (Укучыларның фикерләрен тыңлаганнан соң, укытучы тулыландырып сөйли):

Язучы - драматург буларак табиб Ш.Хөсәенов 1952 нче елда язылган “Про - фессор кияве” комедиясе белән таныла.”Бирнәле кыз”,”Зөбәйдә -адәм бала- сы” , ”Егерме ел үткәч” һ.б. әсәрләре аша драматург яшьләр тормышына , аларны борчыган мәсьәләләргә басым ясап , буыннар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне дә яктыртуга ирешә.

Әни килде”(“Әниемнең ак күлмәге”) драмасы –үз чорында илнең кырык- тан артык театры сәхнәсендә уңыш белән барган әсәр һәм ул бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.(Экранда спектакльдән күренешләр күрсәтелә)

V.Әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе – ана белән бала мөнәсәбәтлә- ре. Ана балаларны ничек үстергән,тәрбияләгән?Ананың балаларына мөнәсә- бәте нинди? (фикер алышу). Укытучы , укучыларның җавапларын тулылан- дырып, балаларның исемнәренә аңлатма бирә: Максуд-теләп,көтеп алынган; Ислам- буйсынучан,күндәм;Инсаф-тәртипле,намуслы;Гөлчирә-гөл йөзле һ.б. Ана балаларына матур һәм мәгънәле исемнәр кушкан.

VI.Ә хәзер әсәрдә урын алган бәхәсле мәсьәләләргә тукталыйк. Иң элек бәхәсләшү кагыйдәләрен искә төшерик.(укытучы экранннан укырга

тәкъдим итә.Дискуссиядә катнашу кагыйдәләре :

-Башкаларның фикерен тыңлый бел, аларны бүлдермә.Бәхәстә һәр катнашучының тигез хокуклы икәнен исеңдә тот.

-Сөйләгәндә,фикереңне кыска ,аңлаешлы һәм төгәл әйт.

-Темадан читкә китмичә,тикшерелгән мәсьәлә турында гына сөйлә.

-Фикерләрең һәм карашларың нигезле булсын.

-Җөмләләреңне кыска һәм дөрес итеп төзе.

-Сөйләмеңнең интонациясенә,эмоциональ төсмеренә игътибар ит.

-Алда әйтелгән,дәлилләнгән фикер кабатланмасын.

Бәхәс өчен түбәндәге сорауларны файдаланырга мөмкин:

1.Сәярнең “гомеренең иң бәхетле мизгеле”н үзенчә,туганнарсыз гына үткә-рергә җыенуын хуплыйсызмы?

2.Ана, 7 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстерүгә карамастан, ялгыз яши .Сезнеңчә, авыру ананы кем карарга тиеш? Ни өчен бу мәсьәләдә туганнар арасында бәхәс туа?

3.Әби яшереп кенә оныгы Альфредка акча бирә? Сез аның бу гамәлен хуп-лыйсызмы?

4.Инсаф тәнендәге җәрәхәт эзләрен кешегә күрсәтүдән ояла? Ул хаклымы?

5.Сәяр,әнисен ышандырыр өчен:”Ялганламыйм,икмәкнең чыраен күрмим” дип ант итә.Бу очракта сез нишләр идегез?

6.Ислам : ” Акча белән барысын да эшләп була!-”ди. Сез ничек уйлыйсыз?

7.Ислам:”Юк ул дөньяда дөреслек,эзләмәгез сез аны,”-ди..Сезнеңчә ,дөнья -да дөреслек бармы?

8.Рәйханга әбисенә якын бармаска кушалар.Бу мәсьәләгә карашыгыз нинди?

Укучылар фикерләрен укыган китапларына,газета-журнал язмаларына, тормышта күргән һәм ишеткән вакыйгаларга нигезләнеп дәлиллиләр. (Укытучы аларга юнәлеш бирә,бәхәсле мәсьәлә белән бәйле өстәмә сораулар белән ярдәм итә.)

Әлбәттә,бу сорауларның һәммәсен бер дәрестә тикшереп бетерү мөмкин түгел. Вакытка ,дәрестәге эш төрләренә карап,укытучы бәхәс өчен 2-3 сорау гына да алырга мөмкин.Алар бер юнәлештәрәк булса , тагын да яхшырак.

VI . Сөйләшү ахырында укучыларның бәхәс барышында туган мөһим нә-тиҗәләре тыңлана һәм өйдә дәфтәрләргә нәтиҗәләрне тулырак итеп язып куярга тәкъдим ителә.

Укучылардан,әхлак мәсьәләләренә кагылышлы сорауларны тикшергәндә : “Хәзер заманасы шундый инде” фикерен ишетергә туры килә..Укытучы , бу мәсьәләгә фикерен әйтеп,Р.Фәйзуллинның “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга” шигырендәге фикерләр белән нәтиҗә ясап куя ала.

Ә дәресне, нәтиҗә ясап,Ананың әсәр финалында балаларына әйтеп калдырган васыяте һәр укучыга тормыш кагыйдәсе булырлык сүзләр белән төгәлләргә мөмкин:

Кеше булыгыз!Куркак җан булудан сакланыгыз! Кеше куркак бул-са,үзенең җанын саклап калу өчен,теләсә нинди түбәнлеккә бара. Ата -сын да,анасын да ,хәтта Ватанын да сата!..”


Полный текст материала Урок-диспут по произведению Шарифа Хусаина "Әни килде" ("Пришла мама") в 11 классе смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Исмагилова Нурзиган Ахатовна  Зиган
18.10.2011 1 12303 773

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК