Разработка урока по теме "Омонимы" в 3 классе


ФИО: Закирова Гульшат Камиловна
Полное название ОУ, в котором работает автор: МБОУ «АНОШ №3» г.Арск, Республика Татарстан
Название должности полностью: учитель татарского языка и литературы
Квалификационная категория (по желанию): высшая квалификационная категория

Наличие наград/званий (по желанию): Почетная грамота Министерства образования и науки РТ, 2011

Email : gulshat_rafikova@mail.ru



Источники

1.Урок по татарскому языку на тему «Омонимы», по учебнику для 3 класса четырехлетней начальной школы с русским языком обучения (для учащихся татар), авторы Ф.Ф.Харисов, Ф.М. Хисамова, Ч.М.Харисова. Казань. Издательство “Магариф” 2009 год.

2.Методическая разработка для учителя. Авторы Ф.Ф.Харисов, Ф.М. Хисамова, Ч.М.Харисова. Казань. Издательство “Магариф” 2009 год.

3.http://yandex.ru/

4. http://www.openclass.ru/





























Тема: Омонимнар.

Максат: 1. Укучыларны омоним турында төшенчә белән таныштыру; аларны җөмләдә дөрес итеп табарга һәм мәгнәләрен аңлатырга, синоним, антоним сүзләрдән аерырга өйрәтү; укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.

2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, монологик сөйләмне үстерү.

3. Туган як табигатенә сак караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.

Җиһазлау: Дәреслек, проектор, экран, тема буенча презентация.


Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

  • Бүген сыйныфта кем кизү?

  • Укучылар, бүген көн нинди?

  • Көз көне тагын нинди көннәр була?

  • Көз айларын санагыз әле.

  • Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

2.Актуальләштерү.

- Алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп китик әле. Нинди сүзләр белән таныштык?

( Туры һәм күчерелмә, бер һәм күп мәгънәле, синоним һәм антоним сүзләр белән таныштык.) Мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз.(слайд №1)

-Дөрес, укучылар. Ә хәзер ,әйдәгез синоним һәм антонимнарның кагыйдәләрен искә төшереп китик әле.

- Булдырдыгыз, укучылар.Үткән дәрес темаларын яхшы үзләштергәнсез.

3.Уку мәсьәләсен кую.

- Ә хәзер игътибар белән тактага карадык. Сүзләрне укыгыз һәм рус теленә тәрҗемә итегез, мәгънәләрен аңлатыгыз. (слайд №2)

- Сораулар куеп сүз төркемнәрен билгеләгез.(слайд№3)

- Бу сүзләр ничек языла? ( Бер төсле языла, ләкин мәгънәләре төрле).

- Дәвам итәбез, тактада бирелгән рәсемнәргә карагыз, язылышын һәм мәгънәләрен аңлатыгыз. (4-14 слайдлар)

- Бу нинди сүзләр? Рус телендә сез мондый сүзләрне ничек атадыгыз? Рус телендә өйрәнгән кагыйдәне искә төшерегез. (Омонимы)

-Димәк, без бүген әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр белән танышырбыз.

( слайд №15) Бүгенге темабыз “Омонимнар” дип атала.(слайд №16)

- Дәфтәрләргә число, теманы һәм тактада бирелгән матур язу күнекмәләрен язып куегыз.

4.Ныгыту.

- Ә хәзер дәреслекләрдә бирелгән кагыйдәне укыгыз.(32 бит)

- Тактада бирелгән ребусны чишеп карыйк. Нинди сүз яшерелгән икән? (слайд №17)

- Дәреслекләрдә бирелгән 66 нчы күнегүне таптык. Биремне укыгыз.

- Мин дә күнегүдә бирелгән рәсемнәр белән җөмләләр төзедем. Игътибар белән тактага карадык. ( слайд №18, 19)

- Ничек уйлыйсыз алдагы дәресләрдә үткән нинди сүзләр белән омонимнарны бутап була? (куп мәгънәле). (слайд №20-22)

-Дәфтәрләргә экранда сүзтезмәләрне беренче баганага күп мәгънәле, икенче баганага омоним сүзләрне аерып языгыз. (слайд №23)

- Хәзер дәреслекнең 32 нче битендә бирелгән 67нче күнегүнетелдән эшлибез. Шигырьне укыйбыз һәм омоним сүзләрне табып мәгънәләрен аңлатабыз.

- 68 нче күнегүне бирем буенча язып эшлибез. Омоним сүзләрнең мәгънәләрен аңлатып, җөмләләр уйлап язарга. Күнегүне мөстәкыйль эшлибез.

- Тактада бирелгән кроссвордны чишү.(слайд №24,25)

5. Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек? Ничек эшләдек?

6. Өй эше. 33 нче бит, 69 нчы күнегү бирем буенча эшләргә.


























Слайд 1
     1.Балалар әкият укыганда көләләр. Күктә кояш көлә. 2. Бу өстәл имән агачыннан ясалган. Аның битеннән елмаю качты. Тау битендә чырышы үсеп утыра. 3. Аның бу кадәр матур, чибәр, сылу кызны күргәне юк иде әле. 4.Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
Слайд 2
Сораулар куеп, нинди сүз төркеменнән булуын билгеләгез. КӨЗГЕ – КӨЗГЕ АТ – АТ КӨТҮ – КӨТҮ ЙӨЗ – ЙӨЗ БАСМА - БАСМА
Слайд 3
 КӨЗГЕ(нәрсә?), исем – КӨЗГЕ (нинди?), сыйфат .  АТ(нәрсә?), исем – АТ(нишлә?), фигыль.  КӨТҮ(нәрсә?), исем – КӨТҮ(нишләү?), фигыль.  ЙӨЗ(нәрсә?) ,исем – ЙӨЗ (ничә?), сан ЙӨЗ(нишлә?), фигыль.  БАСМА (нәрсә?), исем – БАСМА(нинди?), сыйфат - БАСМА (нишләмә?), фигыль.
Слайд 4
Слайд 5
Слайд 6
Слайд 7
100
Слайд 8
АЙ - АЙ
Слайд 9
кыңгырау
Слайд 10
тиен
Слайд 11
Казан
Слайд 12
яз
Слайд 13
чаба
Слайд 14
юл
Слайд 15
Бер итеп күрсә дә күзләр, бу – төрле Туп Яз сүзләр. Бүлмә Казан (уен(исем) (исем) (ялчык) Яз Бүлмә гызлык исем) – Туп (боеры (бо(ату к фиерык казан корагыль) фи(исем) гыль) лы)
Слайд 16
Бер төрле яңгырашлы, әйтелешле, ләкин бернинди дә мәгънә уртаклыгы булмаган сүзләр -
Слайд 17
Омонимнар + , , , , , , Күпле к сан кушымч а-сы
Слайд 18
белән икмәк ашадым. МАЙ чәчәкләр ае. Май сүзе ничә төрле әйбергә исем итеп бирелгән?
Слайд 19
  Ишегалдында күркә йоннарын кабартты. Бу – чыршы күркәсе.
Слайд 20
Омонимнарны күп мәгънәле сүзләр белән бутарга ярамый: Күп мәгънәле сүзнең мәгънәләре үзара бәйләнгән була: кәгазь – акча, документ һ.б., ә омоним сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш булмый: кара (төс) – кара (игътибар ит) һ.б.
Слайд 21
куян
Слайд 22
без
Слайд 23
Омоним һәм күп мәгънәле сүзләр беррәттән бирелгән.Шуларның кайсылары күп мәгънәле, ә кайсылыры омоним икәнен әйтегез. Матур йөз – җир йөзе, елга яры – утын яр, йөз сум акча – суда йөз, кәгазь акча – кәгазь документ, бала төше - алма төше, агач мичкә- мичкә ягу. Күп мәгънәле сүзләр Омоним сүзләр
Слайд 24
О  М  О  Н   И  М Утта янмый,суда батмый. Кечкенә инеш аша чыгу өчен салынган такта. Яшелчә. Җәнлек оясы. Чикләвек ярата, сызгырса урманны яңгырата. Абзардагы терлекләр.
Слайд 25
Б А Б О З С М А Т О Р М Ө Н Т И Е Н М А Л А

Полный текст материала Разработка урока по теме "Омонимы" в 3 классе смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Закирова Гулҗшат Камиловна  Zoker
17.11.2011 0 9518 1025

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК