“Сүз басымы” темасын өйрәнү үзенчәлекләре


Замана укытучы алдына һәрьяктан үскән камил шәхес тәрбияләү бурычын куя икән, димәк, аның укучысы матур, эзлекле итеп сөйләшә, аралаша да белергә, кыскасы, сөйләм культурасына ия булырга тиеш.
Сөйләм аһәңле, үтемле һәм аңлашлы булсын өчен, һәр сүздә куелырга тиешле басым үз урынында булырга тиеш. Бары тик шул очракта гына сөйләм яңгырашына ирешеп була.
Беркемгә дә сер түгел: замана укучысының күп өлеше китап укымый, татар телендәге тапшыруларны карамый, милли матбугат белән кызыксынмый. Ә гаиләдә әби – бабасы, әти – әнисе, туган – тумачалары белән “вата – җимерә” татарча сөйләшүчеләрне һич аңлап булмый.Мондый шартларда, табигый, укучыны матур итеп сөйләшергә, фикер төгәллегенә, басымны дөрес итеп куярга өйрәтү эше укытучы җилкәсенә төшә. Рус телендә белем бирүче мәктәп шартларында татар теле фәненә бирелгән сәгатьләрнең аз булуын исәпкә алсаң, укытучыга җиң сызганып эшләргә һәм дәрестә һәр минутны рациональ кулланырга тиешлеге көн кебек ачык була.
“Басым – сүзнең җаны ул”,- дигән б.э.к. IV гасырда яшәүче бөек рим грамматигы Диомед. Бу фикер белән килешми һич мөмкин түгел, чөнки басымын югалткан сүз үзенең мөстәкыйльлеген югалта һәм, теге яки бу сүзгә ияреп, кушымчага әйләнә. Мәсәлән, төрки телләрдәге торур фигыле,әкренләп –дыр кушымчасына әйләнеп, соңыннан бөтенләй юкка чыга.
Полный текст материала “Сүз басымы” темасын өйрәнү үзенчәлекләре смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Закирова Гулия Нургаязовна  татарскийязык
13.01.2013 0 6543 1155

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК