Й хәрефе


Максатлар:
1) Йо,йө кушылмалары кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәтү;
2) Җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү;
3) Татарча дөрес сөйләшү теләген арттыру.

Җиһазлау: дәреслек, йозак, йомгак, йолдыз,йөзек рәсемнәре, чыршы сурәтләгән рәсем, кәрзин, кроссворд.

Материал: А.Х.Нуриева”2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек”, 80 нче бит.
Дәрес планы:

I. Оештыру өлеше.
1.Укучыларның дәрескә әзерлекләрен барлау.
-Балалар, дәресебезгә кунаклар килде.”Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач” дигән әйтем бар.Без дә, елмаеп, кунакларны сәламлик.
Дәресебезне башлыйбыз. Бүген гади дәрес кенә түгел, бик кызыклы дәрес булачак. Мин йөзләрегездә гаҗәпләнү күрәм.
-Укучылар, безнең кичә искечә яңа ел иде. Әле безнең чыршыбызның уенчыклары җыелмаган.Мин аларны җыеп карадым ләкин җыя алмадым.Миңа сезнең ярдәмегез кирәк.Хәзер мин тылсымлы чыршыдан үтенеп сорыйм әле:
Әй,чыршым,чыршым,
Синең дә бар аягың.
Алып бар "Белем иле”нә-
Кер "Хәрефләр бакчасы”на,
Танышыйк яңа хәреф белән,
Һәркем салыр букчасына.
2. Дәресең темасы һәм максатлары белән таныштыру.
- Безнең бүгенге дәресебезнең темасы Й хәрефе.
Максатыбыз: йо,йө кушылмалары кергән сүзләрне дөрес укырга һәм язарга өйрәнү.
3.Матур язу күнегүләре
II. Укучыларның алдагы дәресләрдә алган белемнәрен һәм күнекмәләрен актуальләштерү.
1.Табышмаклар әйтү.
-Укучылар, мин сезгә өйгә эш итеп табышмаклар биреп җибәрдем. Сез җавапларын белергә тиеш идегез. Әйдәгез шул табышмакларны тыңлап үтик.(Дөрес җавапны әйткән укучы чыршыдан рәсемне ала һәм кәрзингә сала)

Төнлә баксам-күк тулган,
Иртән баксам –юк булган.( йолдыз)

Кечкенә генә эт,-
Өрми дә, җибәрми дә.(йозак)

Әйләнгән саен калыная.(йомгак)

(Иң ахырдан телевизор кала.Укытучы чыршыдан телевизорны ала һәм компьютерны кабыза.)

III.Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
1. йо һәм йө кушылмалары язылган сүзләргә күзәтү.(Экранда йо-йө кушылмалары белән сүзләр чыга)
Йорт Йөз
Йомры Йөзә
Йокы Йөри
Йозак Йөрәк
Йомшак Йөзем
Йолдыз Йөгерә
- Сүзләрне укыгыз. Сүз башында нинди хәреф язылган?(Й хәрефе)
- Й хәрефе нинди хәрефләр алдыннан язылган?(О һәм ө хәрефләре алдыннан)
- Уйлап карагыз:йо кушылмасы нинди сүзләрдә язылган? ( Калын әйтелешле сүзләрдә.) Йө кушылмасы?( Нечкә әйтелешле сүзләрдә.)

2. Дәфтәрләрдә эш: таралган сүзләрдән җөмләләр төзеп язарга.
а) бәйләде,йомшак,Наиләгә,оекбашлар,әбисе;
б) түгәрәгенә,Марат,йөри,йөзү;
в) йокы,теләде,тыныч,миңа,әнием.

3. Ял итү:”Әтәч канат кагынып...”
Әтәч канат кагынып
Кычкырды инде күптән.
Киерелдек, сузылдык та( киереләләр)
Сикереп тордык иртән.(торып басалар).

Урыннарны җыештырдык,
Кулларны, битне юдык,
Физзарядка ясарга дип,
Тышка йөгереп чыктык.( төрле хәрәкәтләр ясыйлар)

Җилкә өчен, куллар өчен
Ясадык күнегүләр
Һәм саф һавада йөгердек,
Күтәрелде күңелләр.(йөгерү хәрәкәте ясыйлар)

4"Буш шакмакларны тутыр” уены.

Й
Й
Й
Й
Й

Йомырка, йозак, йөзем, йокы, йорт, йомшак, йөз, йолдыз, йөк

5 Нокталар урынына о,ө хәрефләренең тиешлесен куеп язарга.

Й...рәк, й...мырка, й...ри, й...лдыз, й...герә,й...нлач, й...злек.


4. Дәфтәрләрдә 144 нче күнегүне эшләү(күп нокталар урынына тиешле сүзләрне куеп күчереп язарга)
III Йомгаклау.
-Без дәрестә нәрсәләр өйрәндек?Нинди максатларга ирештек?
1. Өй эше бирү.Дәрестә язган өч мәкальне яттан өйрәнергә.
2. Саубуллашу.

Полный текст материала Й хәрефе смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Ахметзянова Альбина Зуфаровна  Аля5403
07.02.2013 0 6106 790

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0