Сценарий "Әниләр бәйрәме"; 9 класс


Күшәр төп белем бирү мәктәбе

Әниләр көненә багышланган кичә.
Сыйныф җитәкчесе: Галиева З.И.

" Әнием –кадерлем!”-әдәби-музыкаль кичә.

Бәйрәм үтәчәк зал матур итеп бизәлә,плакатлар эленә.

1а.б. Әни, әнием,әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз,һәрвакыт яныбызда булган,уңышларыбыз өчен шатланып,кайгыларыбызны уртакла-
шып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли.Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк:
"Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да,бурычыңны үтәп җиткерә алмассың.Анаң өчен уч төбеңдә тәбә куырсаң да,хакын хаклап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәт
ле ,канатлы фразаларны җаныбызга,аңыбызга сеңдерү зарур.

Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез,
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар,сез батырлар
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.

2 а.б. Хәерле көн,безнең өчен иң кадерле кунакларыбыз-әниләре-
без! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм- Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез!

1 а.б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,рәхәтлек,җанга ял бирә.
Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык,тәнегезгә сихәтлек, өе-
гезгә иминлек алып килсен.

2 а.б. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз,җылылык
һәм күңел тойгысы! Әни... һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

1 а.б. Әни... Аның күзләре шундый мөләем һәм ягымлы.Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә Әнкәй-
нең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр мөгаен.
2 а.б Әйе шул,Гөлинә, бик дөрес әйтәсең. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга,бөтен кайгыларың югала.Ә "балам” дип аркаңнан сыйпаса,сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы,туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

1 а.б. Ә авырсаң... Авырсаң,төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан
да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле,шәфкатьледер ул Нияз.

2 а.б. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә,җитмәс төсле.Әниләребез, сезгә саулык- сәламәтлек,кайгысыз- хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

1 а.б. Бүгенге бәйрәмне әкияттән килгән дусларыбыз—Мальвина
белән Буратино алып барачак. Рәхим итегез, кадерле дусларыбыз.

Мальвина – Исәнмесез.
Буратино--- Соңга кала яздым бит,ник мине көтеп тормадың Мальвина. Ә-ә-ә...Исәнмесез.

Мальвина--- Син беләсеңме, без синең белән Әниләр бәйрәмен
алып барачакбыз .

Буратино--- Әниләр бәйрәме? Әни... Әти диген.Минем Карло әти
бәйрәмемени? Мин тагын белми торам.

Мальвина - Юк инде.Әниләр бәйрәме.Менә тыңлап кара әле син
балаларны, хәзер аңларсың.

( 1 нче сыйныф укучылары чыгышы)

Мальвина чыга.- Аңладыңмы инде?

Буратино—Аңладым да шикелле үзе. Ләкин... "Әти” сүзе дә бит өч хәрефтән тора, ул да иң кадерле ,сөйкемле кеше,ул да безнең өчен
гел кайгырып тора.

Мальвина—Димәк әле син аңлап бетермәгәнсең. Әйдә ,тагын тыңлап карыйк әле.
1 а.б. Ана-бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга!
Шуңа күрә зур горурлык белән
Без сөйлибез ана турында.

2 а.б. Ана!
Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,
Күңелнең ул иң-иң түрендә.
Ул-салкында сине җылутычың,
Юанычың авыр көнеңдә.

1а.б. Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул! Кечкенә чагыңда
татлы йокыларын калдырып сине кем караган?

2 а.б. Әнием!

1 а.б. Елаганда кочагына алып сине кем юаткан?

2 а.б. Әнием!

1 а.б. Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән?

2 а.б. Әнием!

1 а.б. Беренче тапкыр сине мәктәпкә кем алып килгән?

2 а.б. Әнием!
Тик син генә ,әнкәй, тик син генә
Сабый чакта мине бакансың.
Төн йокыңны бүлеп уянгансың
Юрганымны килеп япкансың.

Буратино—Менә аңлашылды. Зур рәхмәт сезгә дусларым! Әниләр
Турында җыр,шигырь бик күп инде алайса?

Мальвина—Син әйтәсең әни,күз нурым дип
Хәтеремдә калыр бу сүзең
Гомер буе якты маяк булып
Нур сибәрмен сиңа мин үзем.

Буратино --Әйдә,Мальвина,әниләр турында язылган иң матур җырларның берсен тыңлап үтик.

(концерт номерлары башлана)

Ахыры.

1 а.б. Бер ягымда -әтием
Бер ягымда -әнием.
Уңымда да,сулымда да
Таянычым бар минем.

2 а.б. Канатлар кирәк түгел
Пар атлар кирәк түгел.
Аякларым җиргә тими
Очар кош минем күңел.

1 а.б. Бала гына димәгез
Сүзләремнән көлмәгез.
Күз яшенә,кайгыларга
Берүк мине бирмәгез.

2 а.б. Бер ягымда-әтием
Бер ягымда- әнием.
Уңымда да, сулымда да
Яклар кешем бар минем.

1а.б. Әниемнең ал күлмәген киеп
Бөтереләм көзге каршында.
Нинди хатирәләр саклыйсың син
Сер булмаса сөйлә барсын да.

Сабыем дип һаман эндәшсәң дә
Үсте инде әни кошчыгың.
Гомер уза диеп уфтанмале
Мин ул әни синең яшь чагың!

2 а.б. Бүгенге бәйрәмдә әниләрне мактадык та, аларга карап сокландык та, шигырьләр дә сөйләдек җырлап-биедек.
Кыскасы, Әниләргә мәдхия җырладык .

1 а.б. Бәйрәмебез үтеп тә киткән. Сөйләгән сүзләребезне тормышка ашырырга язсын . Безнең өчен кайгыртучы әниләребез
булу-нинди зур бәхет ул. Аларны ярату гына җитми, алрның кадерен белергә,сүзләрен тыңларга,яхшы укуыбыз белән,үзебезне
үрнәк тотуыбыз белән,эшкә өйрәнеп үсүебез белән аларны шатлан-
дырып яшик.

Бәйрәмебез тәмам! Килгәнегез өчен зууур рәхмәт!
Сау булыгыз!

Полный текст материала Сценарий "Әниләр бәйрәме"; 9 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Галиева Зульфия Ильясовна  zuzu1805
21.03.2013 0 16871 870

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК