"Хатлар яздым утырып"; 8 класс
























Тема: Хатлар яздым утырып.



8нче сыйныфның

рус төркемнәре өчен

ачык дәрес.







Галеева Рушания Сәхап кызы

Казан шәһәре

М. С. Устинова исемендәге

102 нче гимназия

















2013











































Тема: Хатлар яздым утырып





Максат: 1. Г. Тукайның иҗаты турында булган белемнәрне системага салу.

2. Г. Тукай иҗатының тугандаш халыклар әдабиятына йогынтысы.

3. Г. Тукай иҗатының эстетик идеалларын үзләштеру.



Җиһазлау: 1. Г. Тукай портреты.

2. Әсәрләреннән күргәзмә.

3 .Инсцинировка өчен костюмнар һәм декорация элементлары.

4. Ф. Яруллинның “Шүрәле”, Ә.Бакировның “Су анасы”

әсәрләреннән музыкаль язмалар.

Дәрес барышы.

  • Исәнмесез! Утырыгыз.

Бүгенге дәреснең темасы:” Хатлар яздым утырып”.

Ишеккә шакыйлар. Укучы керә.

  • Гафу итегез! Сезгә хат бар.

  • Я, нинди хат. Укып карыйк?!

Лена хатны укый.



Исәнмесез кадерле дуслар!

Без Сезгә ерак Төркиядән сәлам хаты җибәрәбез.

Без сигезенче класста укыйбыз. Класста 25 укучы бар, 15 кыз һәм 10 малай.Без барыбызда яхшы укыйбыз.Дәрестә “ биш” леләр һәм “ дүрт” леләр генә алырга тырышабыз. Тукай турында без 1994 елда чыккан китап белән таныштык. Аны Төркия профессоры Фатма Озкан язган.26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көне. Аны Сез ничек үткәрәсез? Шуның турында безгә языгыз.

Сау булыгыз.

Сездән хат көтәбез.

Укытучы: Хатны аңладыгызмы?

Хат буенча сораулар

  1. Хат кайдан килгән?

  2. Алар ничәнче класста укыйлар?

  3. Класста ничә укучы?

  4. Ничә кыз ?

  5. Ничә малай?

  6. Алар нинди тел өйрәнәләр?

  7. Кемнәр турында кызыксыналар?

-Әйе, Габдулла Тукайның, аның үлемсез шигырьләрен Татарстанда гына түгел, ә чит илләрдә дә беләләр. Бигрәк тә Төрки халыклар яхшы белә. Бүгенге дәрестә без дә Г. Тукай турында сөйләшербез.

-Укучылар, әгәр дә Төркиядән дусларыбыз үзләре килгән булсалар, Тукай турында нәрсәләр сөйләр идегез?



1. Беренче укучы.

Төркиядән дусларыбыз килсәләр, мин аларга Тукайның биографиясен сөйләр идем.

Г.Тукай 26 апрельдә 1886 елда Кушлавыч авылында туган.Аңа дүрт ай булганда әтисе улә, аннан соң, дүрт яшь тулганда әнисе дә үлә.Кечкенә Габдулла ятим кала. Аның тормыш юлы бик авыр була.

Шагыйрь бик каты авырый һәм 1913 елда Казанда Клячкин больницасында туберкулездан үлә.



2. Икенче укучы.

Ә мин Тукайның биографиясеннән әнисе үлгәч, бабасында ничек яшәгәнен сөйләр идем.

Габдулланы үги әбисе бер дә яратмаган. Әбисенең аннан башка тагын алты баласы була.”Алты күгәрчен арасында, мин бер чәүкә баласы идем”- дип яза Габдулла Тукай үзенең китабында.



3. Өченче укучы.

Ә мин Тукайның Казанда яшәгән вакытын сөйләр идем. Авыр вакыт була. Әбисе Габдуллага яңа урын эзли башлый. Аны Казан базарына алып киләләр. Габдулланы Мөхәммәт абзый белән Газизә апа тәрбиягә ала. Казанда Габдулла ике ел яши. Бу гаиләдә ул бик бәхетле була. Яңа әнисе белән әтисе авырып киткәч, Габдулланы тагын бабасы гаиләсенә кайтаралар.



4. Дүртенче укучы.

Ә мин Тукайның Кырлай авылында яшәгән вакытын сөйләр идем.

Казаннан соң Габдулланы Сәгъди абзый тәрбиягә ала. Шулай итеп, Кечкенә Тукай Кырлай Авылында яши башлый. Бу гаиләдә аны бик яраталар. Ул анда әйбәт тормышта яши.



5. Бишенче укучы.

Ә мин Уральск шәһәрендә яшәгән вакытын сөйләр идем.

Сәгъди абзый гаиләсендә Габдулла тугыз яшенә кадәр яши. Шуннан соң аны ерак туганы Уральск шәһәренә чакыра. Монда Тукай мәдрәсәдә укый. Шунда рус телен дә өйрәнә. Уральскида шигырьләр дә яза башлый, типографиядә эшли.



6. Алтынчы укучы.

Ә Мин Казанда яшәгән соңгы елларын сөйләр идем. Уральскидан соң Тукай Казанга кайта. Редакциядә эшли башлый. Татар интеллигентлары белән таныша. Бик күп әсәрләр яза, чыгышлар ясый. Сәламәтлеге начарлана, Һәм 1913 елның 15 апрелендә үлә.



7.Җиденче укучы.

Без Тукай музеенда булдык. Мин аның музее турында сөйләр идем. Тукай музее Казанда 1986 елда ачыла. Тукай музее- шәһәрдә иң матур йортларының берсе. Анда экспонатлар бик күп Һәм кызыклы. Тукай иҗаты турында күп белем алып була.



8.Сигезенче укучы.

Ә мин Тукайга багышланган шигырь бәйрәме турында сөйләр идем. Һәр елны Г. Тукайның һәйкәле янында, аның туган көнендә шигырь бәйрәме үткәрәләр. Бу бәйрәмгә төрле республикадан язучылар, шагыйрьләр килә. Шунда Тукай премиясе Лауреатлары билгеле була.



9.Тугызынчы укучы.

Ә без Тукай әсәрләре буенча концерт күрсәтер идек. Фәрит Яруллин операсыннан музыка яңгырый.(“Шүрәле”)



-Яшь Җегет!

Килче,икәү уйныйк бераз кети-кети!

-Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын

Тик минем бер шартым бар!

-Нәрсә шартың?

Тизүк уйныйк, зинһар, нәрсә кушсаң шуны әшлим.

-Шул агачны арбага салыйк. Бүрәнәнең шул җиреннән тот.

-Ай! Бик авырта кулларым, дустым, җибәр! Зинһар, җибәр! Әйтче, зинһар , кем син? Исемең синең ничек?

- Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым “Былтыр” минем!



Кышлар тавышы”.Музыка яңгырый. “Су анасы”.



-Качма! Качма! Тукта! Тукта,и карак!

Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!

Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! Бая көндез алып качты синең улың карак!

-Ник аласың кеше әйберен?! Менә сиңа! Менә сиңа!

-И орышты, и орышты, иорышты соң мине!

Мин дә шуннан кеше әйберен тими башладым...



10 .Рәхмәт.

Тукай турында белемнәрегезне искә тешердек. Ә хәзер хат языйк. Нәрсә турында язасыз фикерләрегезне әйтегез. Берничә укучы сөйли.

Хат язу. Берничә хатны укыйбыз.



Өй эше : Хатларны язып бетерергә, тулыландырырга.

Билгеләр кую.

Дәрес тәмам, сау булыгыз!
















Полный текст материала "Хатлар яздым утырып"; 8 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Галеева Рушания Сахаповна  Jane_Smith
25.03.2013 1 3545 583

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 1
avatar
1 Гүзәл • 08:53, 08.05.2014
Дәрес методик яктан дөрес. Материал бик бай. Дәрестә кулланырга була.
[Материал]