Татар кызы-гүзәлем; 8-11 класс


Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение»Средняя общеобразовательная школа №1 п.г.т. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района.


Разработала : учитель татарского языка и литературы

Шумилова Алсу Абдулбариевна

«Татар кызы- гүзәлем »


Программа:

1.Кызларның үзләре белән таныштыруы.”Таныш булыйк”

2.”Иң матур бант” конкурсы.

3.Татар җыры конкурсы.

4.”Фикерне дәвам ит” конкурсы

5.Татар халык ашлары белән таныштыру.

6.Татар биюе.

7. “Мин барын да булдырам” конкурсы.

8.Рәсем ясау.


- Исәнмесез, кадерле, кунакларыбыз, дусларыбыз. Без бүген сезнең белән «Татар кызы- гүзәлем» кичәсенә җыелдык. Бүген 8нче, 9нчы, 10нчы, 11нче сыйныфта укучы кызлар катнаша. Әйдәгез,бергәләшеп аларны сәхнәгә чакырыйк. Аларга бүген төрле конкурсларда катнашырга, үзләренең сәләтләрен күрсәтергә туры киләчәк. Шуңа күрә кызларыбызның осталыкларын, уңганлыкларын дөрес бәяләү өчен безнең жюри бар. Алар белән таныштырып китим әле:

1.Загирова Асия Фараховна – татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2.Хәертдинова Гүзәл Зәйнегетдиновна- татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


3.Резеда Зуфаровна – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

- Хәзер башлап җибәрсәк тә була. Кызларыбызны беренче сынау көтә.”Таныш булыйк” дип атала.

Безгә бу матур кызлар белән танышырга кирәк, чөнки без кешенең исеме һәм фамилиясе буенча гына фикер йөртә алмыйбыз,шуңа күрә кызларыбыз үзләре турында кыскача сөйләп китерләр.


Иң матур бант” конкурсы

- Сез, кызлар, кечкенә вакытта һәрберегез курчак белән уйнагансыздыр? Ничек уйныйлар? Чишендереп-киендерәләр, ашаталар, кунакка баралар,төрле прическалар ясыйлар. Хәзер сезне алдагы конкурс көтә. ”Иң матур бант” дип атала. Тамашачылар арасыннан һәр сыйныфтан бер кыз чакырыла. Безнең кызларыбыз матур итеп аларга бант бәйләргә тиеш. Сезгә 3 минут вакыт бирелә. Кем матур итеп, дөрес итеп бәйли.

ТАТАР ҖЫРЫ КОНКУРСЫ.

- Әйдәгез, бераз күңел ачып алыйк әле. Һәрбер кыз бер җыр әзерләп килергә тиеш иде. Шуларны тыңлап китик. Алкышлар белән беренче конкурсантны каршы алабыз.

Фикерне дәвам ит” конкурсы.

Катнашучылар чиратлашып алып баручыдан билетлар алалар.Анда язган фикерне дәвам итәргә тиеш булалар, кем күбрәк һәм дәрес әйтә шуңа балл да югарырак була.

1.Мин борщ пешергәндә........... салам.

2.Мин кунакка җыенганда.............

3.Мин фатирны җыештырганда.......

4.Миг пляжга барганда....

5.Мин күлмәк теккәндә......

6.Мин бәлеш пешергәндә....

7.Мин әнигә булышканда......


ТАТАР ХАЛЫК АШЛАРЫ белән таныштыру

- Кызларыбыз булган, моңлы, талантлы, ләкин без әле белемегезне тикшереп алмакчы булабыз. Һәрбер кыз алдан бер татар халык ашы әзерләп аның турында сөйләргә әзерләнеп килергә тиеш иде.Хәзер әйдәгез бергәләшеп кызларның өй эшен тыңлап үтик әле.сс укучылары татар биюен биерләр.

Татар биюе конкурсы

Тыпыр- тыпыр тыпырдашып
Бергә басаек әле
Уйнап- көлеп, жырлап-биеп
Кунел ачаек эле.
Хәзер кызларыбыз Татр бию конкурсында үзләрнең сәләтләрен күрсәтергә тырышрлар.Әйдәгез каршы алыйк.

.Мин барын да булдырам” конкурсы.

-Мы знаем, что татарские девушки очень скромные, но в следующем конкурсе им наоборот придётся немного похвастаться..Участницы будут выходить по двое и поочерёдно произносить фразу, которая начинается словами « Я умею шить»…….

РӘСЕМ ЯСАУ КОНКУРСЫ.

- Алдагы һәм соңгы конкурсыбыз – кызларның тизлеген, фантазия байлыкларын, бердәмлеген сынау. Һәрбер кызга маркер белән бит бирелә. Сез 5 минут вакыт эчендә жюри өчен Яңа ел темасына карата открытка ясарга тиеш. Нәрсә килеп чыгар икән?

Ә сез рәсем ясаганчы без сәхнәгә........... чакырабыз.Или конкурс среди учаәихся?

- Жюрига сүзне биргәнче, без дигән җырын тыңлыйк.

Җыр

- Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.



Полный текст материала Татар кызы-гүзәлем; 8-11 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Шумилова Алсу Абдулбариевна  Бариевна
27.03.2013 0 3026 527

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК