Разработка "Чишмәләр саекмасын"; 9 класс


Мифтахова Эльмира Флуровна

Учитель татарского языка и литературы

МБОУ “Лицей №14”


Чишмәләр саекмасын

(Аксакаллар белән очрашу )

1 нче алып баручы 1 нче слайд: Түбән Кама шәһәре күренеше

Чулман буендагы текә ярдан,

Әкрен генә кояш күренә.

Язгы матур көнне теләгәндәй

Нур чәчә ул туган җиренә.

2 нче алып баручы

Кояш йомшак, җылы нурларын

Тыныч кына җиргә озата.

Безнең гүзәл кала халкына ул

Әйтерсең лә моңын тарата.

2нче слайд: Түбән Кама шәһәре күренеше видеоязма

Сәхнәдә “Түбән Кама” җыры башкарыла.

1 нче алып баручы

- Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар, хөрмәтле укытучылар, кадерле балалар.

3 нче слайд: Түбән Кама шәһәре күренеше

2 нче алып баручы

Түбән Кама - Татарстанның иң яшел, иң төзек шәһәре, Татарстанда иң эре промышленность һәм мәдәният үзәге. Шәһәребезнең йөрәге аның куәтле промышленносте икән, аның җаны – кешеләр.

1 нче алып баручы

-Сандугачсыз – болын, тургайсыз иген басуы булмаган кебек, шагыйрьсез, җырчысыз шәһәрне дә күз алдына китереп булмый. Безнең гүзәл калабызда беренче нигез ташы салынганда ук төзүчеләр белән янәшә әдипләр, музыкантлар һәм рәссамнар булуында ниндидер бер сихри хикмәт бардыр.

4нче слайд: Түбән Кама шәһәре күренешләре

2 нче алып баручы

Безнең бүгенге кунакларыбыз да – үз төбәгебездән илһам алып иҗат итүче якташ язучыларыбыз, каламның олуг затлары аксакалларыбыз.

1 нче алып баручы

Ә хәзер сезне алар белән таныштырып үтәргә рөхсәт итегез:

- “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең җитәкчесе, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәтхулла абый Абдуллин;

- Аксакаллар шурасы әгъзасы Минһаҗев Суфьян абый һәм Ягъфаров Миннегаян абый.

5нче слайд: балалар елмаюы

2 нче алып баручы

Чын язучылар күрәбез,

Без нинди бәхетлеләр.

Алар белән очрашуны

Балалар да көттеләр.



1 нче алып баручы

Сәхнәгә укучыларыбызны чакырабыз. Аларның Сезгә әйтер сүзләре бар. (Әхмәтова Рената- Р. Миңнуллинның “Әнкәйне сайлап алмыйлар”; Җиһаншина Аделя- Ә. Фәтхетдинова “Рәхмәт Тукай”; Хасанова Рүфинә – И. Вәлиуллина “Җылы сүз”; Батырова Җәмилә – Г. Ибатуллина “Билгесез солдат кабере” Хәйдәрова Динара – Ә. Фәтхетдинова “Җырлы тарих”)

6-10 нчы слайдлар шигырь сүзләренә бәйле

11 нче слайд: шәһәр төзелешеннән күренешләр

2 нче алып баручы

Үткән гасырның алтмышынчы еллары.. Кая карама – экскаваторлар, краннар... Алар шәһәр буласы урында – басу киңлегендә дә, нефтехимия комплексы корпуслары калкачак тау башында да колач җәйгән.

12 нче слайд: берләшмәнең оешу тарихы

1 нче алып баручы

1965 нче елда Түбән Кама районы оеша, рус һәм татар телләрендә “Ленин нурлары” газетасы чыга башлый, шулай ук газета каршында әдәби түгәрәк оештырыла.

2 нче алып баручы

Тынгысыз һәм ярсу җаннар

Безнең шагыйрь абыйлар.

Сихри, гүзәл шәһәремә

Алар нигез салганнар.

(“Туган як” җыры- Хәйретдинова Эльвина)

1 нче алып баручы

Әйе, безнең әдипләребезнең күбесе шәһәр төзелешендә эшләүче гап – гади хезмәт кешеләре булган. “Кама таңнары” иҗади берләшмәсе төзелгәннән соң, күпме сулар аккан. Шушы чор эчендә әдәби берләшмәдә 200 якын иҗат кешесе – эш кешесе каләм тибрәткән. (“Йолдызлар яңгыры” җыры- Гыйлметдинова Диләрә)

13 нче слайд

2 нче алып баручы

Ул елларның сихри моңы,

Җыр – биюле кичләре,

Эх, бар иде егет чаклар!”-дип

Яңартыйкчы хисләрне.

Сәхнәдә татар биюе башкарыла (8г сыйныфы укучылары)

1нче алып баручы

Ә хәзер инде кунакларыбыз белән якыннанрак танышырга да вакыт җиткәндер дип уйлыйбыз.

14 нче слайд

2 нче алып баручы

- Түбән Кама җырга-моңга, шигърияткә гашыйк кешеләргә бай төбәк ул. Ә иҗат дөньясында кайнаучыларның мөлдерәмә тулы күңелләре изгелеккә, матурлыкка тартылучан була. Газиз халкына хезмәт итүне гомер юлының маягы итеп сайлаган шундыйларның берсе, “Кама таңнары” берләшмәсенең җитәкчесе , язучы, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы – Фәтхулла абый Абдуллин. Күпләргә ул “Җан җылысы”, “Тормышка юл ярганда” исемле китаплары аша да яхшы таныш.

Фәтхулла абыйның сәләте тумыштан ук килә торгандыр инде, шулай булмаса аның әсәрләре йөрәгеңә үтеп керә торган итеп язылмаган булыр иде. Фәтхулла абыйның әсәрләрен укучылар гына түгел, укытучы апаларыбыз да бик яратып укыйлар икән. Рәхим итеп, тыңлагыз!

15 нче слайд

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насырова Миләүшә Сәлмән кызының чыгышы (“Очланмый калган кибәннәр”- Ф. Абдуллин)

16 нчы слайд

2 нче алып баручы

- Фәтхулла абый, чын язучы белән күрешү бәхетенә ирешкәнбез икән, инде берничә сорау да биреп китәргә рөхсәт итегез.

1 нче алып баручы

-Берләшмәдә ничә кеше теркәлгән? Шуларның ничәсе-хатын-кыз, ничәсе-ир-ат? “Кама таңнары” берләшмәсенең ничә җитәкчесе булган? Шул еллар белән бәйле кызыклырак берәр вакыйга исегездә калмадымы?

- Фәтхулла абыйның җавабы тыңлана

17 нче слайд

2 нче алып баручы Әдәби берләшмә әгъзалары шигырь, хикәяләр генә язып калмыйлар, алар мәктәптә укучы балалар белән очрашалар; халкыбызның тарихы белән кызыксыналар – изге Болгарга, Биләргә сәяхәт оештыралар; шәһәребездә татар телен, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен тырышалар. Кыскасы бүгенге көн мәшәкатьләре белән янып-көеп яшиләр.

1 нче алып баручы Ә хәзер бәйрәмебез кунагы Суфьян абый Минһаҗевка сүз бирәбез. Сез бүгенге көн балаларына нинди теләкләрегез бар?

Суфьян абый Минһаҗевның җавабы тыңлана

2 нче алып баручы Бәйрәмебезнең тагын бер олуг кунагы - Мингаян абый Гаянов. Мингаян абый үзегез турында сөйләп китегез әле. Укчыларга җиткерергә теләгән теләкләрегез нинди?

Мингаян абый Гаяновның җавабы тыңлана

18 нче слайд:

1 нче алып баручы Табигать тарафынан салынган сәләтләр һәр кешедә бердәй булмый. Кайберәүләр, инде мәктәптә укыганда ук, рәсемгә осталыгы, артистлар дәрәҗәсендә җырлавы-бию, шагыйрьләр игътибарын алырлык шигырь язуы белән шаккатыра. Еллар уза. Шундыйларның берсе чын талант иясе буларак бәяләнә, икенчесен илдә дә белмиләр. Шул ук вакытта өченче берәү көтелмәгән яклары белән ачылып китеп, хезмәтендә таныла һәм зур дәрәҗәләргә ирешә.

2 нче алып баручы ... Ямьле Зәй буйларында туып үскәнгәме, аның күңеле сихри, җаны тынгысыз, сүзе үтемле, кешеләргә карашы игътибарлы, сизгер. Үзенең 20 елдан артык гомерен Түбән Камада балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган, милли мәгариф буенча 14 нче лицей директоры урынбасары Габидуллина Нуралия Имами кызы хезмәтеннән зур һөнәри канәгатьләнү алып яши. Буш вакытларында үзе дә шигырьләр яза.

Бу шигырьләрне укыгын саен укыйсы гына килеп тора. Аларда ниндидер бер саф мөлаемлек, сихри көч, рухи сафлык бар сыман. Аның юморестик хикәясе белән шигырьләре “Кама таңнары” альманахының 2011 нче елның 3 нче санында да урын алган.

1 нче алып баручы Ә хәзер Павлова Ирина укуында “Еш керәсең әнкәй төшләремә” шигырен тыңлыйк.

19 нчы слайд

2 нче алып баручы Рүзилә турында Укытучы апаларыбыз да шигърият һәм җыр-моңга гашыйк безнең. Менә татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Абдушева Рүзилә .... кызы да күңеленең җылысын шигырь юлларына сала... Хәзер аның энесе Төхвәтуллин Марсель укуында “......” шигырен тыңлыйк.

20 нче слайд:

1 нче алып баручы

Һич шикләнмичә әйтә алабыз, безнең лицейның белем алучы яшь буын вәкилләре - сәләтле һәм булганнар. Шәһәр күләмендә үткәрелә торган төрле бәйгеләрдә ел саен актив катнашалар. Кешенең сәләте тумыштан ук килә торгандыр инде ул. Менә безнең бүгенге укучыларыбыз да балалар бакчасыннан ук шигърияткә гашыйклар икән ич. Шәһәребездә ел саен Г. Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйгесе уздырыла. Безнең укучыларыбызда бу бәйгедә бик теләп катнашалар. Шуларның берничәсен тыңлап китик әле.

21-24 нче слайдлар

(Әхмәтова Рената- “Карлыгач”; Җиһаншина Аделя- “Бичара куян”; Батырова Җәмилә – “Бәхетле бала” Хәйдәрова Динара – “Кышкы кич”)

25 нче слайд

2нче алып баручы

Менә шулай дус яшибез

Җырлыйбыз һәм биибез.

Сезнең белән очрашуны

Истә калдырырбыз без.

1нче алып баручы

Рәхмәт килгән кунакларга

Язучы абыйларга,

Тагын очрашырбыз әле,

Без киләсе елларда.

Директорга сүз бирелә

Милли эшләр өчен җаваплы директор урынбасары сөйли

- Очрашуны башладык,

Матур татар җырыннан.

Тәмамлыйкчы бу бәйрәмне

Тукаебыз моңыннан.

Бәйрәм ахырында “И туган тел” җыры башкарыла.

















































6



Полный текст материала Разработка "Чишмәләр саекмасын"; 9 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Мифтахова Эльмира Флуровна  Аминова
13.05.2013 0 2630 626

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК