М.Җәлилнең "Хыял" шигыренә анализ. (8 сыйныф, татар төркемнәре өчен сыйныфтан тыш уку дәресе)


На данном уроке дается анализ стихотворения М. Джалиля " Хыял". В начале урока идет повторение биографии и творчества писателя.Так как урок внеклассного чтения, стихотворение " Хыял" ведется как дополнительный материал. Дается план-конспект и презентация урока.

Максат:
  • Шагыйрьнең күңелен борчыган хисләрен билгеләү.
  • žБалаларда туган илгә тугрылык хисләре тәрбияләү.
  • žТормышта намуслы яшәргә омтылыш тәрбияләү.
  • Сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

Дәрес тибы: сыйныфтан тыш уку дәресе.

Дәрес формасы: төркемнәрдә, индивидуаль эшләү, ИКТ кулланып мөстәкыйль
                            эш башкару.

Методлары: өлешчә эзләнү.


Җиһазлау: ноутбук, проектор, магнитофон .

Тактаны җиһазлау: дәрес темасы, презентация.

Дәрес этаплары:
1.    Оештыру өлеше.
2.    Актуальләштерү.
3.    Яңа тема.
4.    Ныгыту.
5.    Өй эше. 

                                                     Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру – ориентлаштыру.
1. а) Психологик уңай халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар,
Хәерле көн сезгә!
ә) Белемнәрне нигезләү.
Укытучы.Укучылар дәресебез башында бер җыр тыңлап үтик. Ул җырның сүзләрен кем язган?
("Җырларым” җыры тыңланыла.)
Көтелгән җавап:  Җырның сүзләрен Муса Җәлил язган. (слайд)
Укытучы. Муса Җәлил турында ниләр беләсез?
Көтелгән җавап:  Ул халкыбызның бөек улы, Советлар Союзы герое, каһарман шагыйрь, язучы, "Маобит дәфтәрләре” шигырьләр циклының авторы, "Алтынчәч” либреттосының авторы, корреспондент һ.б.
Укытучы. Муса Җәлил кайчан туган?
Көтелгән җавап:  Ул 1906 елның 15 февралендә туган.
Укытучы. Быел аның тууына ничә ел була?
Көтелгән җавап:  .... ел була.
Укытучы.  Сезгә аның тагын нинди шигырьләре таныш?
Көтелгән җавап:  "Кызыл ромашка”, "Җырларым”, "Бүреләр”, "Тик булса иде ирек”, "Сандугач һәм чишмә”, "Соңгы җыр”, "Вәхшәт”, "Серле йомгак”, "Дуска”, "Ышанма”, "Ана бәйрәме” һ.б.


II. Уку максатын кую ситуациясе.
1)    Укытучы. Сез инде Муса Җәлилнең иҗаты  белән таныш, күп әсәрләрен беләсез.  Бүген исә безнең сыйныфтан тыш уку дәресе.  Темабыз: Муса Җәлилнең "Хыял” шигыренә анализ (слайд) Әйдәгез, шигырь белән танышып чыгыйк.
         Хыял
Ялыктырды инде бикле тормыш,
Көне-төне һаман бертөрле.
Ирексезлек, тарлык йөрәктәге
Бар өметне, дәртне үтерде.
Таш диварлар алды шатлыгымны,
Биреп картлык, кайгы, ютәлне.
Ишегемә барсам, ишек бикле,
Тәрәзәмә килсәм — челтәрле.
Һәр таң көтә мине дар агачы,
Кайгы арта кайгы өстенә.
Яшәү миңа татлы хыял гына,
Шатлыкларым авыр төш кенә.
Сирәк-мирәк тимер челтәр аша
Таң нурлары күктән коела.
Ал яулыгын ябынып минем янга
Бәхетем килә төсле тоела.
Сөйгән кызым кебек елмаер да,
Үбәр төсле үрелеп ирнемнән.
Һәм чакырып ирек бәйрәменә
Ул җитәкләр төсле җиңемнән.
Әйтер төсле: «Мине юкка гына
Көтмәдең син көн дә зарыгып.
Килдем сиңа ирек, яшәү алып,
Гомерең таңы булып, кабынып».
Хыял, хыял!.. Нинди ләззәтле син,
Ташламыйсың мине һичкайчан.
Бу тарлыкта ялгыз нишләр идем,
Ярый әле син бар, ичмасам!
Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа,
Бар хыялым шунда табылыр:
Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп,
Җиңү таңы тиздән кабыныр.
1943, ноябрь

2)    Укытучы. Укучылар, шигырьдә сезгә аңлау өчен авыррак булган сүзләр бар. Әйдәгез, аларны карап үтик. (слайд)
Сүзлек өстендә эш.
Ялыктырды – ардырды, туйдырды
                                                Дәртне – теләкне
                                                Диварлар – стеналар
                                                Ютәлне – йөткерүне
                                                 Дар агачы – үлем агачы
                                                 Зарыгып – түземсезлек белән
                                                 Ләззәтле – татлы, рәхәт
3)    Укытучы. Хәзер шигырь юллары чиратлашып укыгыз.
(Шигырь юллары чиратлашып укыла)
III. Уку максатын чишү.
Укытучы. Әйдәгез, укучылар,  шигырьне ике өлешкә бүлик. Шигырьнең беренче өлешендә кайсы тема яктыртыла?
Көтелгән җавап: Төрмә темасы. (слайд)
Укытучы. Әйдәгез, шул өлешне укып китик.
(Бер укучы укый)
Укытучы. Икенче өлешендә нәрсә турында сүз бара?
Көтелгән җавап: Хыял темасы. (слайд)
Укытучы. Әйдәгез, шул өлешне укып китик.
(Икенче укучы укый)
Укытучы. Ике өлеш арасында нинди каршылык бар?
Көтелгән җавап: Төрмә тәрәзәсе. (слайд)
Укытучы.  Төрмә сүзе күңелләрдә нинди хис тудыра?
Көтелгән җавап: Хәсрәт.(слайд)
Укытучы. Ә хыял сүзе нинди хис тудыра?
Көтелгән җавап: Юаныч. (слайд)
Укытучы. Хәзер төркемнәрдә эшлибез. 1 төркемгә бирем: Төрмә авырлыгын шагыйрь нинди сүзләр ярдәмендә сурәтли?
(Укучыларның җаваплары) (слайд)
Нәтиҗә: Бикле тормыш, бертөрле, ирексезлек, тарлык, дәртне үтерде, шатлыгымны алды, картлык, кайгы ютәл.
Укытучы. 2 төркем өчен эш: ә хыялны нинди сүзләр ярдәмендә сурәтли?
(Укучыларның җаваплары) (слайд)
Нәтиҗә: таң нурлары, бәхетем килә, сөйгән кызы кебек елмая, чакыра, җитәкли, ирек, яшәү, гомер таңы, ләззәтле хыял, җиңү таңы.
III. Ныгыту.
1) Укытучы. Лирик герой ни өчен төрмәдә?
Көтелгән җавап: Ул фашистларга әсирлеккә эләккән, туган илен-халкын сатмаган, антына тугрылыклы булып калган.
Укытучы. Үлем көтеп ятканда  нигә хыял турында яза?
Көтелгән җавап: Килгән авырлыкларын онытып торыр, җиңеләйтер өчен, ул ирек турында хыяллана.
Укытучы. Аның хыяллары нинди сүзләргә кайтып кала?
Көтелгән җавап: Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа,
Бар хыялым шунда табылыр:
Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп,
Җиңү таңы тиздән кабыныр.
Укытучы. Әйе, укучылар аның хыяллары тормышка аша. Без тыныч тормышта яшибез.  Без бүгенге көнебез, тыныч тормышыбыз өчен сугышта һәлак булган каһарманнарыбызга рәхмәтле. Муса Җәлилнең батырлыгы алдында баш иябез. Аның истәлегенә шәһәребездә музей эшли, үзәктә һәйкәл бар, опера һәм балет театры аның исемен йөртә. (слайд) Шунысы кызганыч, аның исемен йөртүче урам юк.
2) Укытучы. Укучылар, без -  бүгенге заман кешеләре, яшьләре нинди хыял белән яшибез?  Иң беренче, хыял сүзен ничек аңлыйсыз?
(Укучыларның җаваплары)
Хыял -
Сез нәрсә турында хыялланасыз?
Көтелгән җавап:
- илләр тыныч булсын;
- афәтләр булмасын;
- әти-әни, туганнар исән-сау булсын;
- гаиләм, балаларым булсын;
- мәктәпне уңышлы тәмалау;
- югары уку йортына керү;
- үзем теләгән эштә эшләү;
- сәламәт булу;
- йорт салу;
- машина алу;
- ятимнәргә, авыруларга ярдәм итү;
- намуслы, әхлаклы булу;
- мәчетләр төзетү
- туган илемне саклау;
- халкыма хезмәт итү 
Укытучы. Хыял тормышка ашу нәрсә ул?
Көтелгән җавап: Бәхетле булу.
Укытучы. Бүгенгесе көндә хыялны тормышка ашыру өчен сез үз алдыгызга нинди максат куяр идегез?
Көтелгән җавап: Тырышып уку, әхлаклы, тәрбияле булу.
Укытучы. Бик теләсәң, бөтен хыяллар да тормышка аша. Хыяллар тормышка ашу – бәхет ул. Ә һәр кешенең бәхете үз кулында.
3)    Өй эше бирелә. Хыял, хыял!.. Нинди ләззәтле син.
1)    тезис формасында язарга.
2)    Хикәя итеп язарга.
3)    Презентация формасында проект эше итеп эшләргә.
4)    Шигырь язарга.
IV. Рефлексия. Бәяләү.
1.    Дәрестә нинди уку максатын чиштек? Ниләр башкардык? Нәрсә белдек?
2.    Дәрескә гомуми бәя кую.
3.    Укучыларны бәяләү. Йомгаклау. 

Полный текст материала М.Җәлилнең "Хыял" шигыренә анализ. (8 сыйныф, татар төркемнәре өчен сыйныфтан тыш уку дәресе) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Аппазова Нурания Накиповна  Муршида
07.05.2013 0 6474 3197

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0