Дәрес эшкәртмәсе "Китап-белем чишмәсе"; 5 сыйныф


Т атарстан Республикасы Казан шәһәре Киров районы

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

70 нче гомуми белем бирү мәктәбе









Китап – белем чишмәсе.

(5нче сыйныф, рус төркеме өчен

дәрес эшкәртмәсе)















I категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Сәйфетдинова Эльмира Мансур кызы









30 нчы гыйнвар , 2012 нче ел.

К улланылган әдәбият һәм интернет сайтлар

  1. http://halik-ishati.ucoz.ru/index/tatar_khalyk_tabyshmaklary/0-7

  2. http://ru.wikipedia.org

  3. Татар халык иҗаты. Мәкальләр.

  4. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. II том, Л.Т. Мәхмүтова, М.Г. Мөхәммәдиев, К.С. Сабиров, Ш.С. Ханбикова , 1977-81























































Т ема: Китап – белем чишмәсе.

Максат: 1. “Китаплар...” тексты буенча укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, китап турындагы белемнәрен тулыландыру, ныгыту.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, укыганнардан һәм сөйләгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясарга өйрәтү.

3. Шигъри юллар, мәкальләр аша туган телебезгә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, аның белән горурлану хисләре тудыру.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Методлар: укытучы сүзе, , әңгәмә, иҗади эш, сүзлек эше.

Җиһазлау: Китапларның үткәне, бүгенгесе турында рәсемнәр, компьютер, проектор, презентация, интерактив такта.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Татар телен өйрәнүне дәвам итәбез. Хәзер безнең уку дәресе.

Укытучы. Әйдәгез әле дәресебезне “Менә мин нинди!” уены белән башлап җибәрик. (Укучы үзенең исеме башланган хәрефтән уңай сыйфатын әйтә. Мәсәлән, мин-Анджелла, акыллы, мин-Мария, матур һ.б.)

Укытучы. Балалар, сез бу сүзләрне әйткәндә нинди хисләр кичердегез?

Укучы. Горурлану, канәгатьләнү хисләре.

Укытучы. Ә хәзер шундый күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.

2.Актуальләштерү.

Укытучы. Ә хәзер экранга карагыз. Биредә матур шигырь юллары язылган.(Экранда Татарстан турында шигырь юллары язылган).

1 укучы укый. (слайд)

Татарстан - үз илебез,

Б езнең туган җиребез,

Укытучы. Бу шигъри юллар нәрсә турында?

Укучы. Татарстан турында.

Укытучы. Татарстан нинди республика?

( Укучыларның җаваплары тыңлана, нәтиҗә ясала)

Укытучы. Үткән дәрестә без Татарстан турында өйрәнгән идек.

Укытучы. Ә хәзер Татарстан турында белгәннәребезне тест биремнәренә җавап биреп тикшерербез.

а)Тест биремнәре. (слайд)

Татарстанның башкаласы кайсы шәһәр?

  1. Мәскәү;

  2. Казан;

  3. Пермь;

И.Шишкин Татарстанның кайсы шәһәрендә туган?

  1. Алабуга;

  2. Казан;

  3. Чистай;

Г.Тукай музее кайсы районда?

  1. Баулы;

  2. Яшел Үзән;

  3. Арча;

Татарстанның иң тирән күле кайсы районда?

  1. Сарман;

  2. Тәтеш;

  3. Әлмәт;

КаМаз машиналары кайсы шәһәрдә чыгарыла?

  1. Түбән Кама;

  2. Я р Чаллы;

Укытучы. Тест биремнәренә үзбәя бирегез. Кемнең ничә дөрес җавап?

3. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы. Укучылар, мин сезгә табышмак әйтәм. Тыңлагыз һәм җавабын табыгыз.

Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә?

Укучылар. Китап.

Укытучы. Әйе,дөрес. Бу китап. Ә нәрсә соң ул китап? Китап дигән сүз нәрсәне аңлата? Әйдәгез, бу сорауларга җавпны аңлатмалы сүзлектән һәм интернеттан эзлик.

(Сүзлек һәм интернет челтәрендә эш.)

(Укучылар җавапларны табып укыйлар.)

Укытучы. Китап нинди өлешләрдән тора?

(Укучылар җавабы.)

Укытучы. Яхшы, рәхмәт. Ә элек китаплар нинди булган икән? Экранга карыйк әле. (Презентация карау).

Сүзлек эше.

Интерактив тактада язылган сүзләрнең тәрҗемәләрен укыйбыз, сүзлек дәфтәрләрен язабыз.

дан җырлаган

җан

сердәш

юлдаш

зурларга

Укытучы. Ә хәзер балалар, дәреслектәге текстны укыйбыз. Анда китап турында нәрсәләр язылган икән.



(Текстны уку, тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү).

Укытучы. Ә сез китаплар укыйсызмы? Китапларны зурлыйсызмы? Китапка язмыйсызмы? Китапларны тышлыйсызмы?

(Укучыларның җаваплары.)

Укытучы. Хәзер экранга карыйбыз һәм бирелгән җөмләләрне укыйбыз. Тексттан тәрҗемәсен табабыз.

Строит мосты между эпохами.

Молодые люди книгу считают близким другом.

Да, книга- спутник человека.

Взрослые люди ищут в книге духовную пищу.

Поэтому восхваляют книгу.

Поэты, писатели воспевали книгу.

Ребенок в книге ищет ответы на тысячи вопросов.

Она знакомят народы.

4. Белемнәрне ныгыту.

Укытучы. Ә хәзер балалар, яңадан интернетка мөрәҗәгать итик әле. Укучылар интернеттан китап турында табышмаклар һәм мәкальләр эзләгез.

(Укучылар җавапларны табып укыйлар.)

5. Йомгаклау.

Укытучы. Яхшы. Менә дәресебез ахырына якынлашты. Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Китап ни өчен кирәк? Китап ул (мәгълүмат) информация чыганагы. Текстны укыганнан соң без китаплардан мәгълүмат табарга була икәнлекне тагын бер кат белдек. Ә китап турында –интернеттан табып укыдык. Димәк, мәгълүматны интернеттан һәм китаплардан табып була икән. Ә сез ничек уйлыйсыз: китап яхшымы, интернетмы?

6. Өй эше.

Өйдә “Китап яки интернет” (“Книга или интернет”) дигән статья язып килергә. Бу материалны сез үзебезнең мәктәп газетасыннан да таба аласыз.

7. Билгеләр кую.

8. Саубуллашу.


Полный текст материала Дәрес эшкәртмәсе "Китап-белем чишмәсе"; 5 сыйныф смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Сайфутдинова Эльмира Мансуровна  тюльпан4194
14.10.2013 1 9254 886

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК