Мастер-класс “Проблемалы укыту”


Мастер класс “Проблемалы укыту”

Укытучы: Мифтахова Эльмира Флүр кызы

Укытучы. Күпме мәгънә салынган бу сүзгә. У- укымышлы, К – кызыксынучан, Ы – ышанучан, Т-тынгысыз, У- уйланучан, Ч –чыдам, Ы - ....... .Бу һәрбер укытучыга хас сыйфатлар.

Укытучы һөнәре авыр хезмәт дигән сүзләргә 2 дистә елдан артык эшләү дәверендә инде ничә тапкырлар инадым, ләкин бу авыр хезмәтнең ниндидер сихри көче бар, ул мине үзенә тарта.

Минем мәктәптәге көнем нәрсәдән башлана һәм нәрсә белән тәмамлана? Әлбәттә, Дәресләр белән. Беренче карашка бу йомык түгәрәк, әммабу түгәрәк эче төрле кызыклы вакыйгалар белән тутырылган. Очрашулар, киңәшләр, ачышлар, шау-шулы тәнәфесләр, киңәшмәләр, җыелышлар… Сынауларга сыгылып, боегып утырырга вакытым юк, мин һәр көн алга атлыйм...

Сезне дә бер гади эш көнем белән танышырга чакырам. Минем иҗади остаханәмә рәхим итегез.

(Укучылар кереп утыралар һәм карточкалар буенча биремнәрне эшли башлыйлар: 1 өстәл – татар теле, 2 өстәл - әдәбият, 3 өстәл – дәрестән тыш эшчәнлек. 1 өстәлдә 3 карточка бирелә. 5 класс – ребус буенча савыт, ваза сүзләрен табып, дәрес темасын ачыклыйлар һәм кагыйдә чыгаралар; 6 класс – табышмак аша лимон сүзен табып нинди? соравына җавап булган сүзләр язалар һәм дәрес темасын, кагыйдәсен ачыклыйлар; 7 класс – бирелгән күнегүләр буенча хәл фигыльгә хас үзенчәлекләрне барлый һәм моделен төзи.)

Укытучының иҗади остаханәсе бүгенге тормышта яңа технологияләргә бай. Саный китсәң бик күп алар, ләкин аларны дөрес, урынлы итеп файдаланып әхлаклы, һәр эшкә иҗади якын килә белгән, белемле шәхес тәрбияләү минем төп бурычым.

Укучыларда бу сыйфатларны тәрбияләүдәуку-укытуымда Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе белән берлектә проблемалы укыту алымын да кулланам. ФДББстандартларының да төп таләбе максатка ирешү өчен җавабы күренмәгән сорау куюдан гыйбәрәт бит.

Проблемалы укыту төшенчәсенә бүгенге көндә бердәм билгеләмә юк. Төрле галимнәрнең фикере төрлечә. (Бер төркем эзләнүче галимнәр ( М. И. Мәхмүтов, В. Оконь)- проблемалы укытуны яңа система, ә икенче төркеме (И. Я. Лернер) – гадәттән тыш укыту методы, өченчеләре (Ю К. Бабанский)- укуның эффектлыгын күтәрү чарасы итеп, дүртенчеләре (М. Н. Скаткин) - укытуны оештыруга үзенчәлекле якын килү, бишенчеләре (Мельникова Е. Л). - иҗади якын килү итеп карый.) Ләкин барлык авторларны да бернәрсә берләштерә:проблемалы укыту ­– укучының укытучы белән системалы рәвештә яңа проблемаларны чишү юлларын эзләүне оештыручы педагогик процесс.

Һәр галимнең үз фикере булган кебек минем дә проблемалы укытуны куззаллауда үз фикерләрем бар. Ә хәзер менә шуларның берничәсен сезгә тәкъдим итәрмен.

1 өстәл – татар теле дәресе. Бу группада безнең 5 нче, 6 нчы, 7 нче сыйныф укучылары эшли. Аларга карточкалар тәкъдим ителде, бу биремнәрдә укытучы укучыга нәрсә җиткерергә теләгәнлеген алар хәзер безгә аңлатып үтәрләр.

Көтелгән нәтиҗә (5 класс) – ребусны чишкәннән соң савыт һәм ваза сүзләре килеп чыкты, бу ике сүздәдә в авазы ике төрле әйтелә. Татар сүзләрендә в хәрефе ирен-ирен тартыгы w булып укыла, ә алынма сүзләрдә в хәрефе ирен-теш тартыгы в булып укыла, әйтелеше төрле булса да язуда бер үк в хәрефе белән күрсәтелә.

Күргәнебезчә, 5 сыйныф өчен проблемалы ситуация яңа материалны аңлатканда традицион алым аша кулланылды, монда укытучы тарафыннан куелган проблеманы чишү анализ ясаудан торган «ачышлар»га таянып алып барылды.

Көтелгән нәтиҗә (6 класс) – бу ак һәм кара төсләргә карап мин көн-төн, җылы-салкын, кыш-җәй, авыр – җиңел кебек сүзләр яздым. Бу капма-каршы мәгънәле сүзләр. Димәк дәресебезнең темасы антонимнар.

Исем

Кыш

Җәй

2 сыйфат

Салкын, карлы.

Чәчәкле, җиләкле

3 фигыль

Туңдыра, шатландыра, бүләкитә.

Кыздыра, шатландыра, уйный

Фраза

Кыш бабай бүләкләр алып килә.

Бик күңелле вакыт

Төп фикер

Яңа ел. 

Каникуллар



6 нчы сыйныф өчен проблема критик фикерләү һәм синквейн аша чишелде, бу алымнар укучыларның иҗади фикер йөртүен үстерә. Укучы бирелгән теманы ачыклап, үзлектән нәтиҗә чыгара.

Көтелгән нәтиҗә (7 класс) барлык карточкалардагы биремнәрне караганнан соң хәл фигыль турында модель төзедем.Хәл фигыль эш яки хәлнең үтәлү рәвешен белдерә, 4 төре бар, ып/еп/п формалы хәл фигыль, рәвеш кебек чагыштыру яки артыклык дәрәҗәсендә кулланыла; юклык формасы –мыйча/-мичә; II төр барлык формасының кушымчалары- а/-ә, -ый/-и; юклык формасының –мыйча/-мичә, - мый/-ми; III төр барлык формасының кушымчалары – гач/-гәч, - кач/-кәч , -еп/-ып; юклык формасының –ма/-мә; IV төр барлыкта гына килә. Барлык формасының кушымчалары- ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче; юклык формасы юк дигән нәтиҗә ясадым.

7 сыйныф өчен проблема укумәсьәләсен адымлап чишү этабы - иҗади үсеш технологиясенә корылды.


2 өстәл – дәрестән тыш эшчәнлек. Бу группадагы укучылар проблемалы укытуның мөстәкыйль тикшеренү, эзләнүэшчәнлеген аңлатып үтәрләр.

Укучыларга карточкаларда “Өстәл календаре” һәм “Исеменә күрә җисеме” дигән сүзләр бирелә, ул үзе теләгәнчә бу сүзләрне кулланып нинди дә булса проект яки фәнни эш башкаруны күрсәтергә тиеш.

Көтелгән нәтиҗә (8 класс) –Өстәл календаре. Бу бирем безнең класска сыйныф җитәкчебез Эльмира Флуровна алып барган түгәрәктә бирелде. Татарча өстәл календаре бармы?Шинный һәм Химия заводлары өстәл календаре чыгара бит, ә ни өчен шәһәребез турында татарча календарь чыгармыйлар икән? дигән сорауларга җавап эзли башладык һәм “Түбән Каманың ял итү урыннары турында календарь ясау теләге туды. Моның өчен эшебезнең максатын, бурычларын билгеләдек һәм эш планын төзедек. Җыелган мәгълүматларны туплап менә шушындый календарь ясадык. Без үз эшебездән зур канәгатьләнү алдык.

Күргәнебезчә, проблемалы укытуда мөстәкыйль тикшеренү эшчәнлеге проектлар эшчәнлеге белән охшаш дип әйтер идем. Бу алым дәрестә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә дә уңай нәтиҗәләр бирә.

Көтелгән нәтиҗә (9 класс- Түгәрәктә “Исеменә күрә җисеме” дигән тема өстендә эшчәнлек тәкъдим ителгәч мин бик озак уйландым һәм Мөхәммәт ага Мәһдиев әсәрләрендәге исемнәрне тикшерү теләге уянды, чөнкиязучы үз иҗатында исем-характеристика, “сөйләүче исем”нәрне бик күп файдаланган.Шулай итеп, “Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә исемнәр бакчасы” темасы буенча эшли башладым, эш барышында максатлар куелды.Эшемнең объекты булып, язучының «Без кырык беренче ел балалары», «Фронтовиклар», «Кеше китә – җыры кала» әсәрләре алынды, предметы булып, шушы әсәрләрендә кулланылган исемнәрнең үзенчәлекләрен билгеләү алынды. Шулай итеп мин 4 бүлектән торган фәнни эш язып чыктым. Бүгенге көндә уңышларыбыз да бар. Сез аны слайдта күрәсез.



Ә хәзер ял итү моментына тукталыйк.

Укучылар түгәрәккә баса, салмак кына көй уйный, түгәрәктә әйләнәләр, көй туктап сорау ишетүгә, пралашып басалар.

  • Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)

  • Затланышлы фигыльләр?(4)

  • Күплек сан кушымчасы ничә төрле?(4)

  • Фигыльләр төркемчәләре? (7)

  • Сан төркемчәләре (5)



Күргәнебезчә, проблемалы укыту алымын укытучы эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә кулланырга мөмкин. Аны дөрес оештырганда ул укучыларның акыл көче үсешенә ярдәм итә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә, аналитик-логик фикерләүне үстерә, иҗади фикерләүне үстерә.

СҮЗЕМНЕ Бөек педагог К.Д.Ушинский ФИКЕРЕ БЕЛӘН тәмамлыйсым килә:

Укытуны шундый итеп оештырырга кирәк ки, балалар мөмкин кадәр мөстәкыйль хезмәт куйсыннар, ә укытучы шул мөстәкыйль хезмәткә җитәкчелек итеп, аңа материал биреп торсын.”Барысы да безнең кулда!


Полный текст материала Мастер-класс “Проблемалы укыту” смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Мифтахова Эльмира Флуровна  Аминова
05.01.2018 0 6044 172

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.


Смотрите похожие материалы


А вы знали?

Инструкции по ПК