Пособие для изучения русского языка татароязычными лицами и для изучения татарского языка русскоязычными лицами. Сказка "Федины игрушки"


 


 


 

Переводчик Ягьфарова А.М.

Ягъфарова Аниса Мансафовна – журналист, публицист, прозаик, поэт, переводчик.

Член Союза журналистов РФ и республики Башкортостан, действительный член Международной академии русской словесности


 

 

 


 


 


 


 


 

 

 


 

 

Әкият маҗаралары

 

Федяның уенчыклары

Яшәгән ди Егоров Федя исемле малай. Башка малайларныкы кебек аның да уенчыклары күп булган . Федя үзенең уенчыкларын яраткан, аларның һәрберсе белән бик яратып уйнаган. Әмма бер кимчелеге булган: уйнап туйгач ул аларны җыештырып урыннарына куярга яратмаган. Кайда уйный, шунда ташлап калдыра торган булган. Уенчыклары кайчагында идәндә таралып яткан, һәм башкаларга йөрергә комачаулаган. Барысы да уенчыкларга абынган, хәтта Федя үзе дә аларны атып бәргәләгән.

Һәм бер көнне бу хәл уенчыкларны тәмам туйдырган.

  • - Безне ватып бетергәнче тизрәк Федядан качарга кирәк.

  • Уенчыкларын сак тотып, җыештырып торган балалар янына барырга кирәк, - дигән пластмасс солдат. – Әйе, - дип килешкән Федя әрҗәсен ваткан үзбушаткыч-машина, - Федядан китәргә кирәк.

Уенчыклар үзара озак кына силештеләр дә, тизрәк китәргә булдылар. Солдатлар бер рәткә тезелеп, беренче булып юлга кузгалды, алар артыннан әрҗәләренә вак уенчыклар төягән машиналар, машиналар артыннан плюш аю, йөнтәс эт, ак фил, яшел крокодил, ак тычкан һәм башка уенчыклар тезелеп урамга чыкты. Каршыларына килеп чыккан Мурка исемле мәче уенчыклардан:

  •  

  •  

  •  

 

 

- Мияу, мияу. Сез кая җыендыгыз?- дип сорады. – - - Без яхшы балаларны, уенчыкларын саклап тоткан балаларны эзләп киттек,-дип җавап бирде матрешка Маша.

  • - Безнең белән уйнагач таратып ташламаган, җыештырып куйганнарны, - дип өстәде ак фил.

  • - Мин андый кызны беләм, мияу, мияу, беләм, - диде мәче. – Ул минем хуҗабикәм Люся. Ул уйнагач уенчыкларын җыештырып куя, аларны яхшылап саклый. Ләкин ул әле өйдә юк, балалар бакчасында. Әнә, юлны аркылы чыгасың да, - дип Мурка зур, матур ак йортны күрсәтте.

  • - Безгә нишләргә соң? – диде баш түбәсен кашып маймыл Чи-чи.

  • - Башка берәрсен табарга кирәк, - диде янып торган күзле тел чыккан йөнтәс эт. - Күрәсең, Үз артларыннан уенчыкларын җыештыра торган балалар бардыр ул. Тукта әле, анау әфәндедән барып сорыйм әле, -дип атынгыч янында кояшка кызынып ятучы эткә күрсәтте. Джек исемле эт күрше подъездда гына яши иде.

  •  

  •  

  • - Сезгә мөрәҗагать итәргә мөмкинме? - дип эндәште йөнтәс эт Джекка. - Әйтегез әле, безнең белән тәртипле, уйнап, соңыннан җыештырып куйган тәрбияле балаларны кайдан табып була? - һәм безне ватмаучыны да! - дип өстәде эт янына сыенып башын чыгарган ак тычкан.

  •  

  • - Һау, һау! Мин андый малайны беләм. Саша исемле малай, минем хуҗам. Ул һәрвакыт уенчыклары белән тәртипле уйный, аларга сакчыл карый. Аларны ярата. Һәм мине дә! - дип горурлану катыш өстәде Джек. – Зинһар өчен, безне аның янына алып барыгыз әле! – дип ялварды йөнтәс эт.

  •  

  • - Саша әле өйдә юк шул,- дип җавап бирде Джек. Ул балалар бакчасында. Әнә тегендә,- дип Джек юл аша ак матур йортка төртеп күрсәтте.

Үзара киңәшләшкәннән соң уенчыклар, балалар бакчасына барырга булдылар. Юк читенә барып җиттеләр, ләкин юлны аркылы чыкмый тордылар. Чөнки анда машиналар тыз-быз чабыша.

- Куркыныч түгел, -диде кулына таяк тоткан уенчык милиционер.- Безгә бары светофорда яшел ут янганын гына көтәргә кирәк. Уенчыклар яшел ут янганын көттеләр, җәяүлеләр өчен яшел, ә машиналар өчен кызыл ут кабына икән. Барлык машиналар да туктап калгач уенчыклар юлны аркылы чыкты. Аларны балалар бакчасында тәрбияче каршы алды.

  • Сез кемнәрнеке буласыз?-дип сорады ул гаҗәпләнеп.

- Без, уйнагач артыннан җыештырмаган, безгә сакчыл булмаган малайныкы булабыз. Хәтта ул безне ватарга да күп сорамады! Без аңардан киттек, башка яхшы балалар белән дуслашасыбыз килә, - диде уенчыклар бертавыштан.

Алай булгач сезгә монда инде! – диде тәрбияче. Ул аларны берәм-берәм юып, сөртеп, группага балалар янына алып керде. Барлык балалар да яңа уенчыклар өчен сөенделәр. Кызлар тәрбияче апалары белән аюның яртылаш өзелгән тәпиен тегеп куйды. Малайлар машина әрҗәсен, танкның чылбырын төзәтте. Группада балалар да, уенчыклар да шат иде. Бер малай гына моңсу, уенчыклар янына якын килергә батырчылык итмәде. Бу Егоров Федя иде. Ул үзенең уенчыкларын таныды һәм бик нык борчылды.

  • Федя нигә син яңа уенчыклар белән уйнамысың? –дип сорады тәрбияче.

- Уйныйсым килми,- дип ул борын астыннан җавап бирде. Атылып чыккан күз яшьләрен тәрбияче апасына күрсәтмәскә тырышып, артына борылып басты. Һәм шул арада иң елгыр ак тычкан Федяны күреп алды да: - Чи, чи, чи! – дип чыелдады. – Бу безнең Федя бит! Чи, чи, чи! Барысы да бер читтә утыручы моңсу, ямансу Федяга төбәлде. Тәрбияче:

- Федя сиңа ни булды? – Федя үз гаебен танып:

- Уенчыклар миннән качып киткәннәр, чөнки мин аларны үпкәләттем,-диде.

  • Син ничек аларны үпкәләттең? – дип сорады тәрбияче.

  • - Мин алар белән сакчыл уйнамадым, уйнап туйгач теләсә ничек калдырдым, җыештырмадым. Кайчагында ялгыш кына ваттым да. Юри түгел инде!

- Менә ничек икән, - диде тәрбияче, - син Федя уенчыкларың алдында нык зур хата ясагансың, шуңа алар синең яныңнан качып киткән. Биредә аларга бик яхшы булыр. Балалар, без уенчыкларны сакчыл тотарбызмы? – дип сорады тәрбияче балалардан. – Әйе! – дип дәррәү җавап бирде балалар.

  • Мин дә уенчыкларны саклап тотармын, - дип әйтте Федя.

  • Чынмы? – дип сорады ак тычкан. – Син безне сакларсыңмы, уйнаганнан соң җыештырып куярсыңмы?

  • Әйе, шулай итәчәкмен! – диде Федя.

  • Ватмассың дамы?

  • - Юк, юк. Ватмаячакмын. Аларга сакчыл караячакмын, - җавап бирде Федя. Тәрбияче балалардан:

  • Сез ничек уйлыйсыз, балалар, Федя уенчыкларын саклармы?

  • Мин саклар дип уйлыйм, - диде Люся исемле кыз.

  • Мин дә ышанам! – диде Наташа. Павлик:

  • Федя син сүз бирәсең икән, син аны тотарга тиеш. Һәммәсе: балалар да, тәрбияче дә, уенчыклар да аның сүзенә ышандылар.

  • Алай булгач, әйдәгез Федя янына кайтабыз, - диде ак фил.

  • Әйдәгез, кайтабыз! – диде шатланып уенчык танкист.

  • Ә минем кайтасым килми, - дип каты гына әйтте Оляның учындагы матрешка Маша.

 

  • Сез, уенчыклар, үзегез уйлашыгыз, - диде тәрбияче. – Телисез Федя янына кайтыгыз, телисез монда калыгыз.

Федя бер сүз дә әйтмичә борчылып басып торды. Аңа тәрбияче, балалар, уенчыклары алдында нык оят иде. Һәм аннары уенчыклары да кызганыч. Ул бит аларны нык яратты, алар белән уйнарга яратты.

  • Сездә ничек кенә яхшы булса да, мин Федя янына кайтам, - диде уенчык милиционер.

  • Мин дә, - диде ак фил.

  • Мин дә, мин дә, - дип кабатлады уенчыклар. Матрешка Машаның гына Федя янына кайтасы килмәде. Федя аның белән бервакытта да уйнамады. Монда Оля исемле кыз белән дуслашып алды да, аның белән генә уйныйсы килде.

 

  • Уенчыклар, - диде тәрбияче,- Федя янына әле түгел, кичкә табан, Федя өенә кайтканда кайтырсыз. Менә матрешка Маша гына балалар бакчасында калачак.

Уенчык агач курчак, Оля  урнаштырган  катырга өй эчендә үзен шундый яхшы хис итте, шатлыгы эченә сыймады. Кич җитте. Әти-әниләр балаларын алырга бакчага килде. Федя артыннан әтисе килде. Федя әтисенә, уенчыкларының аны ташлап китүен, барысының да бакчага килүен сөйләп бирде. Уенчыкларын башкача кыерсытмаска сүз бирүен, аларның кире өйләренә кайтырга ризалык бирүен дә әйтергә онытмады. Ә менә бары тик уенчык агач курчак кына балалар бакчасын калырга теләк белдерде. 
- Үз хатаңны тану нык әйбәт булган, - диде әтисе. – Уенчыкларыңның кире кайтуы тагын да яхшы. Исеңнән чыгарма, Федя, үзеңнең тирә-ягыңдагы бар әйберне дә сакларга кирәк. Әтисе, Федя, уенчыклар барсы бергә өйгә кайтып китте. Ә матрешка Маша тәрәзә аша кулъяулыгын болгап калды.

 

 

 

 

 

 

Автор Копейкина Н.Г.

 

Копейкина Нелли Григорьевна –

прозаик, поэт, сценарист. Член МГО Союза писателей России; член Российского Союза писателей; член Интернационального Союза писателей, драматургов и журналистов; член региональной общественной организации «Клуб писателей» ЦДЛ; резидент Национального агентства по печати и СМИ «Русский литературный центр», член Союза писателей XXI века; действительный член Академии российской литературы и Международной академии русской словесности

 

 

 

 

 

 

 

Сказочные приключения

 

 

Федины игрушки

Жил-был мальчик Федя Егоров. Как и у всех ребят, было у него много игрушек. Федя любил свои игрушки, с удовольствием играл ими, но одна беда – не любил он убирать их за собой. Поиграет и бросит там, где играл. Лежали игрушки в беспорядке на полу и мешали всем. Все запинались за них, даже Федя сам их отшвыривал.

 

 

 

 

 

 

 

И вот однажды надоело это игрушкам.

 

Нам надо бежать от Феди, пока нас совсем не переломали. Надо идти к хорошим ребятам, которые берегут свои игрушки и убирают их, – сказал пластмассовый солдатик. – Да, – согласилась машина-самосвал, у которой Федя сломал кузов, – надо нам уйти от Феди.

Посовещались игрушки, посовещались и решили немедленно уйти. Солдатики выстроились в ряд и первыми двинулись в путь, за ними поехали машинки, нагруженные разными мелкими игрушками, за машинками пошли плюшевый медведь, лохматая собачка, белый слон, зелёный крокодил, белая мышка и все остальные игрушки. Вышли игрушки на улицу. Навстречу им рыжая кошка Мурка. Спрашивает она игрушки:

Мурр, мурр. Вы куда собрались?

Мы пошли искать хороших ребяток, – ответила матрёшка Маша, – которые берегли бы нас.

Играли бы нами, и не раскидывали, а убирали за собой после игры, – добавил белый слоник.

Знаю я такую девочку, муррр, муррр, знаю, – ответила кошка. – Это моя хозяйка Люся. Она всегда убирает свои игрушки и бережёт их. Но сейчас её нет дома, она в садике. Вон там, через дорогу. – И Мурка указала на большой, красивый белый дом.

 

Что же нам делать? – спросила обезьянка Чи-Чи, почёсывая макушку.

Надо найти кого-нибудь другого, – сказала лохматая собачка с блестящими глазками и с красным высунутым языком. – Наверное, есть и другие ребята, которые убирают за собой игрушки. Пойду-ка я спрошу вон того господина, – сказала она, указывая на пёсика, пригревшегося на солнышке у качелей. Пёсика звали Джеком, он жил в соседнем подъезде.

Позвольте вас побеспокоить, – обратилась лохматая собачка к Джеку. – Будьте любезны, подскажите, где нам найти хороших ребяток, которые играли бы нами и убирали бы нас? – И не ломали бы нас! – добавила белая мышка, высунувшись из-за спины собачки.

Тяф, тяф! Знаю я такого мальчика. Это Саша, у которого я живу. Он всегда бережно играет своими игрушками. Любит их. Он и меня любит! – гордо добавил Джек. – Проводите нас, пожалуйста, к нему! – попросила лохматая собачка.

 

 

 

Сейчас Саши нет дома, – ответил Джек. Он в садике. Вон там, – указал Джек на белый, красивый дом через дорогу.

Посовещавшись, игрушки и решили идти в садик. Дошли они до дороги, а перейти дорогу не могут, ездят по ней машины.

 

 

Не беда, сказал игрушечный милиционер с жезлом. Нам просто надо дождаться, когда на светофоре загорится зелёный свет. Дождались игрушки, загорелся зелёный свет для пеше- ходов, а для машин красный. Все машины встали, а игрушки перешли дорогу. В садике игрушки встретила няня.

 

 

Вы чьих же будете? – спросила она.

 

Мы были у мальчика, который нас не убирал, не берёг. Даже ломал. Мы ушли от него и хотим дружить с хорошими ребятами.

 

 

 

 

Ну, значит, вам сюда! – сказала няня. Она помыла, обтёрла игрушки и пригласила их на группу к ребятам. Все ребята очень обрадовались новым игрушкам. Девочки вместе с воспитателем пришили медведю лапу, которая наполовину уже была оторвана. Мальчики приладили самосвалу кузов, танку – колёса. Все в группе – и дети, и игрушки – были радостны и веселы. Только один мальчик был грустный и не подходил к игрушкам. Это был Федя Егоров. Он узнал свои игрушки и очень расстроился.

Что же ты не играешь, Федя, новыми игрушками? – спросила воспитатель Федю.

Не хочу, – буркнул он и отвернулся. Он боялся, что воспитатель заметит навернувшиеся на глаза слёзы. Вдруг самая шустрая игрушка – белая мышка – увидела Федю. – Пи, пи, пи! – запищала она. – Это наш Федя! Пи, пи, пи! Все посмотрели на грустного, хмурого Федю, сидящего в сторонке. Воспитатель спросила:

 

Что с тобой, Федя? Федя признался:

Это от меня сбежали игрушки, это я их обидел.

 

Как ты их обидел? – спросила воспитатель.

 

Я не берёг их как следует, не всегда убирал за собой. Иногда даже ломал, но нечаянно. Я не нарочно!

 

 

Ну вот, – сказала воспитатель, – провинился ты, Федя, перед ними, вот они и убежали от тебя. А здесь им хорошо будет. Ребята, мы будем беречь игрушки? – спросила воспитатель у всех ребят.

 

Будем! – ответили дети.

 

 

Я тоже буду беречь игрушки! – заявил Федя.

 

Правда? – спросила белая мышка. – Ты будешь нас беречь, убирать всегда после игры?

 

Буду! – ответил Федя.

 

И не будешь ломать?

- Нет, нет. Ломать не буду. Буду очень бережно к вам относиться, – ответил Федя. Воспитатель спросила детей: – Как вы думаете, ребята, будет Федя беречь свои игрушки?

Я думаю, будет! – сказала девочка Люся.

Я тоже ему верю! – сказала Наташа. Павлик добавил:

Раз Федя дал слово, он должен его сдержать. И все: и дети, и воспитатель, и игрушки поверили Феде.

Тогда давайте вернёмся к Феде, – предложил белый слон.

Давайте вернёмся! – обрадовался игрушечный танкист.

А я не хочу возвращаться, – робко сказала матрёшка Маша, уютно пристроившаяся на ладошке девочки Оли.

Вы, игрушки, решайте сами, – сказала воспитатель. – Можете вернуться к Феде, а можете и остаться тут.

 

Федя стоял и очень переживал. Ему было стыдно перед игрушками, перед ребятами, перед воспитателем. И было жалко терять свои игрушки. Ведь он любил их, ему нравилось играть ими.

У вас хорошо, – сказал ребятам игрушечный милиционер, но я вернусь к Феде.

Я тоже вернусь, – заявил белый слон.

И я вернусь к Феде, и я, – затараторили все игрушки. Только матрёшка Маша не хотела возвращаться к Феде. Он ею почти никогда не играл. А тут она подружилась с девочкой Олей, и ей хотелось с ней играть.

Ну, что ж, игрушки, – сказала воспитатель, – вы вернётесь к Феде, но не сейчас, а вечером, когда Федя пойдёт домой. А ты, матрёшка Маша, если хочешь, оставайся.

Матрёшка обрадовалась и ещё уютнее устроилась в картонном домике, в который её посадила Оля. Когда наступил вечер, за всеми детьми пришли родители. За Федей тоже пришёл его папа. Федя рассказал папе о том, что от него ушли игрушки и пришли в сад, рассказал, что дал слово беречь свои игрушки, и они согласились вернуться к нему. Вот только матрёшка Маша решила остаться в саду.

 

 

Это хорошо, что ты понял свою ошибку, – сказал папа. – Хорошо, что игрушки решили вернуться к тебе. Помни, Федя, всё вокруг надо беречь. Все вместе – папа, Федя и игрушки пошли домой. А матрёшка Маша помахала им через окно платочком.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 


Полный текст материала Пособие для изучения русского языка татароязычными лицами и для изучения татарского языка русскоязычными лицами. Сказка "Федины игрушки" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Копейкина Найля Гумяровна  Публикатор
22.11.2019 0 43 5

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



Хотите лучше владеть компьютером?
Читайте новые статьи
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0