Пособие для изучения русского языка татароязычными лицами и для изучения татарского языка русскоязычными лицами


 


 

Переводчик Ягьфарова А.М.

Ягъфарова Аниса Мансафовна – журналист, публицист, прозаик, поэт, переводчик. Член Союза журналистов РФ и республики Башкортстан, действительный член Академии российской литературы.


 

 

 


 


 


 


 


 

 

 


 

 


 

Әкият маҗаралары

Федяның Итекле Мәче белән очрашуы яки Федяның тычканга яңача әверелүе

 

 

Ялгыш кына Федя рогаткадан мәчегә аткан. Ә ул гади генә мәче түгел, ә әкияттән әкияткә күчеп йөрүче Итекле Мәче булып чыккан.

Мәче Федяның мондый кылыгы өчен җәза бирсә дә, әкият ахыры яхшы тәмамланган.

 

 

 

Күптәннән бертуган Федя һәм Вася Егоровларның чын рогаткалы буласылары килә иде. Федя үзенә дә, энесенә дә алюмин чыбыктан эшләгән рогаткаларыннан кәгазь “пулялар” белән атышып уйныйлар. Әмма аларга агачтан чын рогатка кирәк.

 

 

Малайларның шушы мавыгулары берчә барлыкка килде, берчә югалды. Әмма соңгы тапкыр рогаткадан атышу үзе бер маҗаралы вакыйга булды. Ул вакытта малайлар чын рогаткалы иде инде.

Тополь агачы ботакларына медицина жгуты беркетелгән рогаткаларны әтиләре белән бергәләп эшләделәр. Әтиләренең таләбе катгый иде: таш белән атып була торган рогаткалардан бары тик сарай стенасындагы беркетелгән мишеньга гына атарга ярый.

 

Улларының сүзен алып, өчәүләшеп якындагы урманга киттеләр. Үзләре белән пычак, Васяның иске ботинкасыннан ике күн кисәге, медицина жгуты алдылар.

 

 

 

 

 

Көн төш якка авышуга өйләренә кайтып та җиттеләр. Малайларның авызы ерык. Чөнки кулларында әниләренә дип атап җыелган чәчәк гөлләмәсе, бераз гына урман җиләге белән бергә әзер ике рогатка да бар иде.

Федя белән Вася бер-берсен уздырып әниләренә рогаткалары белән мактаныштылар. Урманда ераккарак ата алганнарын да әйтергә онытмадылар. Сарай стенасындагы мишеньга кемнең ничек тидерә алачагын да фаразладылар.

Федя ашык-пошык капкалады да, энесен дә көтеп тормыйча рогаткасын эләктереп ихатага ашыкты.

 

  • Вась, син чәеңне эчеп бетер, мин сарай стенасына мишень ясый торам.

Һәм ул шулай итте дә. Федя акбур белән сарай стенасына берничә түгәрәк сызды. Уртадагы алма зурлыгындагы түгәрәкне буяды. Һәр түгәрәккә саннар да язып чыккач карап тормалы мишень булды да куйды. Малай читкәрәк китеп, мишеньга ташлар атып карады. Нәтиҗә төрлечә килеп чыкты. Атылган ташлар түгәрәкләргә төрлечә тиде. Хәтта сарай түбәсенә үк очып киткәннәре булды. Федя ике мәртәбә ун санына тидердем дип тә уйлады.

 

 

Нәкъ шул вакыт кайдандыр бер мәче килеп чыкты. Ул, койрыгын өскә күтәреп, кояшка күзен кыса төшеп, сарай ягына бара торган сукмактан атлый иде.

Федя җәһәт кенә балконнарына карап алды да, рогаткасын мәчегә төбәде. “Шәп бит ә, тере мишень! - дип уйлады ул. Федя рогаткасын төбәгән килеш мәче артыннан атлады, ләкин һич тә атарга уйламады. Ул үзен чын аучы, ә мәчене – урман барсы итеп хис итте.

Һәм кинәт... Бах! Федяның рогаткасындагы таш ычкынып, мәче ягына очып китте. Федяның мәчегә ату турында уенда да юк иде. Юк, бу ташны ул атмады, ә аучы барска атты. Тик менә бәла: таш мәченең тәпиенә эләкте. Ул ачынып кычкырып җибәрде һәм читкә сикереп, яраланган тәпиен селеккәндәй итте.

Бу гади генә мәче түгел, ә әкияттәге мәче иде. Аның хакындагы әкиятне барысы да белә, ярата. Әйе, әйе, бу Итекле Мәче иде. Ул озын-озак еллар яши, аның оста сәяхәт итүче булуын барысы да белә. Аның хәйләкәр дә, тапкыр да икәнлеген, Кеше ашаучы - явыз сихерчене җиңеп, үзенең хуҗасы - тегермәнче улына ярдәм иткәнлеген белмәгәннәр юктыр да әле.

Әйе, Итекле Мәче үзенең хуҗасы, аның чибәр хатыны белән зәвыклы сарайда яшәвен күпләр белә. Ләкин аның Кеше ашаучы - явыз сихерчене тычканга әверелдереп кабып йотканын, Итекле Мәченең төрле җәнлек кыяфәтенә керә алганын белүчеләр аз. Мәче хәтта кешегә дә әверелә ала. Болардан тыш, ул Кеше ашаучы - явыз сихерчедән калган өч томлы китаптан өйрәнеп, кемне нәрсәгә әверелдерергә тели, шулай итә ала. Әле күптән түгел генә Мәче тылсымлы китапның соңгы бүлегеннән тагын да бер тылсымга өйрәнеп алды. Бернинди авырлыксыз үз әкиятеннән башка әкияткә күчәргә һәм дә киресенчә үз әкиятенә күчәргә.

Итекле Мәче нәкъ менә шул ял көнне башка әкияткә сәяхәт кылмакчы булып уйланып китеп бара иде. Идел буенда урнашкан кечкенә шәһәрдә мәчеләр күргәзмәсе оештырылды. Ул бу күргәзмәдән бик нык кәефсезләнеп кайтты. Анда ул үзенең мәче туганнарын, маркиз хуҗасы Карабас үткәргән балга күпме кунак килгәнен күрде. Төрле нәселле, төрле төстәге мәчеләр арасында беренче тапкыр йонсызларын да күреп, Итекле Мәче шаккатты. Чөнки ул андый кыяфәттәге мәчеләр булганын белми дә иде.

Аңа барысыннан да бигрәк ак төстәге Мурка ошады. Аңа бернинди дә урын бирелмәвенә Итекле Мәче борчылды да инде.

Мурка моның өчен артык көяләнмәде, ә менә хуҗасы Толя исемле малайның дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Толяның мәчесен яратуы ап-ачык күренеп тора. Мурка аның өчен дөньядагы иң яхшы мәче. Итекле Мәченең Мурка белән бик танышасы килсә дә, күргәзмәдә хыялын тормышка ашыра алмады. Күргәзмәдән соң Итекле Мәче Мурканы иярткән Толя артыннан бер тотам да калмады. Исәбе: Мурканың кайда яшәгәнлеген белү иде.

Ә алар бертуган Егоровлар белән бер тирәдә яшиләр икән. Мурка белән нык танышасы килгәнлектән, Итекле Мәче аны ихатада көтеп калды. Мурка урамга чыкса, ул аның белән һичшиксез танышачак дип уйлады. Шулай да, аны кем дә булса, Мурка белән таныштырса яхшырак булыр иде дә бит. Ләкин ул үзе генә дә танышырга әзер иде. Танышу хакына Итекле Мәче көндәлек кагыйдәне бозып, төшке аштан да ваз кичте. Мурканы очрата алмаудан куркып, ул төшке ашны бөтенләй ашамаска булды. Аның инде ашыйсы да килми иде. Толя белән Мурка кергән подьезд ишеген ныграк күзәтү өчен ул сарай ягын сайлады. Сарай түбәсеннән барсы да ялт итеп күренеп тора. Дөрес, сарай янында кулына рогатка тоткан бер малай арлы-бирле йөренә, әмма ул аңа һич кенә дә комачауламый. Якты хыялларга чумып, сарайга таба атлаганда менә шушы хәл булды. Мәчегә юри генә төбәлгән рогатка, чынлап торып атып җибәрде. Мәче авыртуга түзде, әмма нык хәтере калды. Ниндидер бер юньсез малай, бернинди сәбәпсез таш атар дип уйламады да. Бу бит әшәкелек! Итекле Мәченең шушы минутта ук малайдан үч аласы килде. Ярсуыннан ул арысланга әверелде. Ләкин сез барыгыз да беләсез, Итекле Мәче аңлы мәче, аның башына мондый уй төште, болай итәргә ярамый, арыслан нык зур гәүдәле булгач, әллә кайдан күренеп тора. Һәм дөрестән дә, якында гына уйнап йөргән балалар аны күреп тә алдылар булса кирәк. Катя исемле кызчык кычкырып та җибәрде: - “Арыслан!” Мәчегә яңадан үз халәтенә кайтудан башка чара калмады. Арысланны карарга борылган балалар, арыслан урынына мәчене күрделәр. Барысы да Катя юри әйтте дип уйлады. Дима аны алдакчы дип атады. Катя: - “Мин дөрестән дә арыслан күрдем. Ул Федяны алып китте бугай”, - дип акланды. Әйе, Федя беркайда да күренмәде.

Арысланнан янә үз кыяфәтенә кайткан Итекле Мәче, Федяны тычканга әверелдерде. Тычканга әверелгән Федя, нык курыкты. Рогаткасын шулкадәр кысып тоткан, менә-менә сынып чыгар диярсең. Берни аңламыйча, куркуыннан дер-дер калтыранып утырган Федя-тычканга мыскыллы караш ташлап, яраланган мәче аны читтән генә күзәтте. Федя-тычканны бераз гына акылга утыртыр өчен “Тычканлы-мәчеле” уенын уйныйсы килде. Ул, ерткыч табышына ташлангандай, качып кына Федя-тычкан янына якынлашты.

 

 

 

Шулчак әллә кайдан Васяның килеп чыгуы, Итекле Мәчегә нык комачаулады. Вася сарайга таба йөгереп кычкыра-кычкыра абыйсын эзләде. Абыйсын күрмәде дә, күрсә дә танымады. Итекле Мәче пошкырды һәм йөгереп китте. Ул сарай башына менеп утырды да, Мурканың прогулкага чыкканын көтә башлады.

Вася сарай янында Федяның җирдә аунаган рогаткасын, аның янәшәсендә дерелдәп яткан тычканны күрде. Ул тычканны, рогатканы кулына алып янә сарайны әйләнеп чыкты. Абыйсы Федяны таба алмагач балалардан:

  • Федяны күрмәдегезме? - дип сорады.

Катя:

-Аны арыслан алып китте. Үзем күрдем!- дигәч балалар кычкырып көлде. Аның сүзенә берсе дә ышанмады. Вася исә кызның сүзенә игътибар да итмичә, кулындагы тычканны балаларга күрсәтеп:

  • Карагыз әле, мин нинди тычкан таптым, - диде.

Балаларның игътибары тычканга күчте. Һәркайсының тычканны сыйпыйсы килде. Сережа исемле юньсез малай тычканны Вася кулыннан алып, кызларны куркыта башлады. Таня белән Зоя чыелдады, ә куркусыз Катя Сережадан тычканны алып учына утыртты. “ Мине кыскаларга шул кызлар гына җитмәгән иде”,- дип уйлады Федя - тычкан һәм кычкырып җибәрде:

  • Мине җибәрегез! Мин -Федя! Мин тычкан түгел!

Ләкин аның чыелдавын, беркем дә аңламады.

-Аның ашыйсы килгән. Хәзер мин аңа ипи китерәм, - дип Нина өйләренә таба йөгерде.

- Ә миндә борчак бар! - дип Дима, чалбар кесәсеннән яшел борчак чыгарды.

- Ә миндә көнбагыш бар, - дип Таня ике бөртек көнбагыш сузды.

Балалар Федя-тычканга борчак, көнбагыш, тагын ниндидер ризык калдыгы, үлән дә биреп карадылар. Ләкин Федя-тычканның ашыйсы килмәде. Аның болар яныннан тизрәк качасы гына килде.

Ул барсына да ачулы, бигрәк тә туганы Васяга.”Үзең энекәшсең, - дип уйлады Федя-тычкан, - үзең мине газаплыйсың.”

Вася, тычканга балалар янында кыен икәнен аңлап алды да:

- Бирегез миңа минем тычканны. Аны иреккә җибәрергә кирәк.

-Тиле! –дип кычкырды Сережа. - Тычканнар бит зыян китерүче. Аны банка эченә салырга яки мәчегә бирергә кирәк. Әйдәгез, без аны сезнең Прошкага бирик.

Прошка - Егоровларның гаиләсендә яшәгән бишенче җан иясе. Ул мәчене малайларга ике ел элек әти-әниләре, тышына зур кызыл хәрефләр белән “ПРОШКА” дип язылып, тасма белән бәйләнгән тартмачыкка салып алып кайтканнар иде.

Әниләре үзе язган шигырь юлларын укыды да, әтиләре кулындагы тартманы ачып җибәрде. Аннан “кечкенә, мыеклы, матур, буй-буй йонлач” әниләре укыган шигырь юлларындагы кебек мәче баласы башын чыгарды. Арытабан шигырь болайрак яңгырады “бераз гына шаянрак, бу мәче Прошка”. Барысы да туры килеп тора, тик “бераз”дигән сүзне “күбрәк” дип алмаштырырга кирәк.

 

Прошка нык шаян, шук, күңелчәк мәче баласы иде. Ул бик тиз үсте. Хәзер инде ихатада зур мәче – тирә-юньдәге тычканнарның иң куркыныч дошманы.

Вася, мине ашарга бирмәс”, - дип уйлады Федя-тычкан. Чынлап та Вася Сережага каршы килде:

- Юк, ул әле бик бәләкәй. Аны иреккә җибәрергә кирәк. Мин аны Федяга гына күрсәтеп кенә киләм.

Нинди акылсызлык, Вася мине үземә күрсәтергә тели. Ничек тә болардан ычкынырга кирәк”, - дип уйлады Федя – тычкан.

Шул вакыт өенә ипи алырга кереп киткән Нина:

 

 

- Менә, тычканны эченә тык,- дип кулындагы банканы Васяга сузды. Вася банканы алырга ашыкмагач Сережа уйларыннан айнып:

- Дөрес, тычканны банкага салырга кирәк. Китер монда аны!

 

Шушы сүзләр белән Сережа Вася кулыннан тычканны тартып алмакчы булды.

- Юк, кирәкми! – дип Лена бу ыгы-зыгыга килеп кушылды. - Иреккә җибәрегез, аны әнисе көтә торгандыр.

- Менә исәр! – сөрән салды Сережа. – Тычканнар бит - зарарлы кимерүчеләр. Син безнең йортны тычканнар кимереп бетерсеннәр дип телисеңмени?

Бу бәхәсләшү озак дәвам итәр иде...әгәр Федя-тычкан сикерергә уйламаса. Вася учындагы Федя-тычкан, Васяның бармаклары арасыннан шуып чыгып үлән арасына сикерде.

 

 

- Тотыгыз! - дип кычкырып җибәрде Сережа. Таня белән Нина чыелдашып читкә сикерделәр. Федя-тычкан шушы шау-шудан файдаланып, бар көченә өйләре ягына атылды, капка астындагы ярыктан кереп тә китте. Ялт кына баскыч астындагы чокырга посты.

Балалар җыелышып килеп, баскыч астын карарга уйладылар.

 

Сережа ярыкка таяк тыгып, төрлечә бутап та карады, ләкин нәтиҗәсе генә булмады. Менә барсы да баскыч яныннан киткәч Федя-тычкан берүзе калды. Салкын чокырда утырып нык дерелдәде.

Ул берни аңламый, аның белән ни булды, ни өчен тычканга әверелде. Бераз тынычлангач Федя-тычкан, нидер эшләргә уйлый башлады. Аның беренче уе: ничек тә әнисе янына өйләренә кайту иде. Ул баскыч астыннан башын тыгып карады да, кире алды. Бу – начар идея. Баскычлар биек, аңа – тычканга бишенче этажга кадәр менәргә кыен булачак. Кем ишектәге кыңгырауга басар? Өйләренә керә алган очракта аны әнисе тынырмы? Федя-тычкан үзе хәленең нәтиҗәсе ышанычсыз булуын аңлап, чактан кына елап җибәрмәде. Башка малайлар кебек ул сытык түгел. Күз яше белән берни дә эшли алмыйсың.

 

 

 

 

 

Шулвакыт Федя-тычкан артында чыелдау тавышы ишетте:

  • Ник калтыранасың??

Әйе, әйе бу чын тычкан чыелдавы иде. Федя-тычкан аны аңлады. Артына әйләнеп карагач, кечкенә соры тычканны күрде. Үзеннән дә зур булып күренгән соры тычкан Федяга нык таныш тоелды. Шушы тычкан баласы аны сарай подвалындагы макулатура өеме янында һәрвакыт үчекли торган иде.

 

 

 

 

Федя-тычканның:

- Әйе, калтыранам шул,- дип әйткәнен соры тычкан аңлап алды да:

 

 

- Ә мин калтырап утырмыйм, йөгерергә генә яратам. Теләсәң, бергәләп йөгерәбез?

Тычкан баласы җавапны да көтмичә борылып йөгереп китте.

Федя-тычканга: - Куып җит! – дип кычкырды да, Федя-тычкан әлегәчә игътибар итмәгән ярыкка кереп тә югалды. Федя-тычкан аның артыннан, икәүләшеп ниндидер подвалга төшеп, аллы-артлы йөгерделәр.

Федя-тычкан соры тычкан артыннан көчкә җитеште. Ниндидер тартма, яшиклар өстеннән җәһәт кенә йөгергән соры тычкан, гел генә артына әйләнеп Федя-тычканга карап, шатлыклы кыяфәт белән койрыгын селкеде. Федя-тычканның бер генә дә соры тычкан белән куышлы уйныйсы килмәде. Аның ничек тә, кире малайга әвереләсе килде. Ул тизлеген арттырып югарыдагы тартмага үрмәләде. Ләкин өлгерә алмады. Көтмәгәндә аны арттан очлы тырнаклары белән кемдер эләктереп алды.

Бу аларның Прошка исемле мәчеләре иде. Ул күптәннән тартма артына посып, соры тычканны ничек тә эләктерергә уйлап утыра иде. Куркудан җаны табан астына төшкән Федя-тычкан берничә секунд эчендә берни эндәшә алмады, әмма үзен тиз генә кулга алып, мәзәк тавыш белән акырып җибәрде. Ә сез нинди тавыш белән дип уйлыйсыз? Дөрес, тычкан чыелдавы белән:

- Прошка, җибәр мине, мин - Федя! Җибәр мине! Мин-тычкан түгел! Дөрес, әле мин тычкан, ләкин тычканга әверелдерелгән малай, Федя мин.

Прошка нык акыллы мәче булганлыктан, монда ниндидер сәер хәл барлыгын аңлады. Беразга гына йомшарып китсә дә, Федя-тычканны ычкындырмады.

- Федя, ничек инде бу син? – аптырады ул. – кем сине тычканга әверелдерде?

- Белмим, - диде Федя һәм Прошкага нәрсә булганын сөйләп бирде.

Сарай янында рогаткадан атып бер мәчегә тидергәнен сөйләде. Ул үзе арысланга әверелде, аннары яңадан мәчегә, ә мине көтмәгәндә тычканга әверелдерде, - дип өстәде.

Кызык, - дип уйлады Прошка, - инде ничек Федяга яңадан малайга әверелергә булышырга”.

 

 

Прошка Федя-тычканнан:

  • Ә ул мәче кайда соң? - дип сорады.

Федя мәченең сарай янында йөргәнен, итекле булганын да әйтергә онытмады.

Прошка Федяны, аның энесен дә нык ярата иде. Алар өчәүләшеп уйныйлар, чын-чынлап аерылмас дус булып туганлашып беткәннәр иде!

- Әйдә, вакытны юкка әрәм итмик. Минем җилкәгә менеп утыр! Йөгердек! -дип Прошка Федя-тычканга әмер бирде. Алар икәүләшеп урамга атылып чыкты, сарайга юл алды. Сарай янында Федя-тычканны төшереп калдырды да, әрекмән яфрагы астында аны көтеп торырга кушты. Үзе Федя сурәтләгән мәчене эзләп китте. Тирә-якны карап чыкса да, ул мәчене тапмады. Прошка сарай түбәсенә менгәч кенә таныш түгел мәчене күреп алды, шунда инде аның гади генә мәче түгеллеген аңлады. Прошкага тирә-яктагы мәчеләр таныш, һәммәсе хакында белә иде.

 

- Хәерле көн! – дип исәнләште Прошка таныш түгел мәче белән. – рөхсәт итегез, Сезнең белән танышырга. Минем исемем Прошка, мин бу йортта яшим.

Мәче Прошкага сынаулы караш ташлап сәламен алды:

- Исәнмесез! Мин – Итекле Мәче булам!

- Мин дөрес ишеттемме? Сез Итекле Мәче?

- Әйе, мин әкияттәге мәче. Минем исемем Итекле Мәче.

 

- Сезнең гади мәче булмаганыгыз билгеле дә булсын ди. Әмма ни өчен итекле? Сезнең итегегез юк бит.

- Әйе, бу озын тарих. Җае чыккач мин сезгә бу хакта җентекләбрәк сөйләрмен әле.

- Сөекле Итекле Мәче, сез бүген минем хуҗа дустымны тычканга әверелдердегезмени?

- Әйе, мин ул юньсез малайны тычканга әверелдердем!-дип горур гына җаваплады Итекле Мәче.- Ул сезнең хуҗагыз мыни? Ул сезгә дә зыян саламы?

- Сез нәрсә! – дип каршы чыкты Прошка, - бер генә дә алай түгел, ул шундый яхшы, тәрбияле малай. Ул мине кыерсытмый, киресенчә һәрчак яклап чыга. Үткән ел яңа ел чыршысын уенчыклары белән бергә аударгач әниләре колагымны бормакчы иде, Федя энесе Вася белән яклап чыкты. Шуңа әниләре дә гафу итте. Аннары Федя рогаткадан таш аткан Сережадан ихатадагы мәчеләрне һәрчак яклап чыга.

 

 

- Шулаймыни? –дип аптыраган Итеклек Мәче – Ә бүген миңа нигә таш белән атты.

- Бу хәлне миңа сөйләде. Ялгыш аткан. Аның сиңа атарга уенда да булмаган. Гомумән, ул берсенә дә атарга уйламаган. Аңлагыз, бу хәл очраклы гына килеп чыккан!

 

- Туктагыз әле, - дип Итекле Мәче Прошканы туктатты да, кинәт кенә урыныннан кыймылдады. Шулчак ул, подъезддан боргаланып атлап чыгып килгән Мурканы күреп алды.

- Сез бу гүзәл туташ белән таныш түгелме? – дип сорады Итекле Мәче Муркага төртеп күрсәтеп.

- Әйе, бу Мурка,- дип җавап бирде Прошка. – Ул бит Федяны ярата, аның белән нык дус. Федя балыктан кайткач аны да, мине дә балык белән сыйлый.

- Менә ничек! Алай булгач мин Федяны янә малайга әверелдерәм.

Мәче мыегын гына селкетте, Федя-тычкан, Федя-малайга әверелде дә куйды. Куанычыннан Федя урынында сикергәләде.

- Проша, Проша, - дип кычкырды ул,- мин яңадан малай! Мин беләм, синең ярдәмең белән, Син кайда Прошка? Сиңа зур итеп рәхмәт!

Ике мәче дә сарай түбәсенең кырыена басып Федяны күзәтте. Федя Прошка янында үзе яралаган мәчене күрде һәм, гаеплелеген тоеп күзләрен аска төшерде:

- Мәчекәем, гафу ит. Мин бит чынлап түгел. Мин һич кенә дә атарга теләмәгән идем.

- Әйе, ул начар малай түгел, - диде Итекле Мәче Прошкага. - Ә хәзер син мине Мурка белән таныштыр.

Прошка аның теләген үтәде. Минем белүемчә, Итекле Мәче Мурканы әкият иленә яшәргә чакыргандыр. Ул аны зиннәтле сарайда яшәрсең, йомшак йонлы атлас мендәрдә йокларсың, сөтне алтын савыттан эчәрсең, мәчеләр конкурсында беренчелекне алырсың дип ышандыра.

 

Мурка гына хуҗасы Толяны ташлап зиннәтле сарайда яшәргә күчәр микән? Без аны әлегә белмибез. Бу хакта башка әкияттә сурәтләнәчәк. Ә бу әкияттә яңадан малайга әверелгән Федя, юкка гына хайваннарны, безнең кече туганнарыбыз дип аталганын, аларны кыерсытмаска, ә сакларга кирәк икәнлеген белде.

 

 

Автор Копейкина Н.Г.

 

Копейкина Нелли Григорьевна –

прозаик, поэт, сценарист. Член МГО Союза писателей России; член Российского Союза писателей; член Интернационального Союза писателей, драматургов и журналистов; член региональной общественной организации «Клуб писателей» ЦДЛ; резидент Национального агентства по печати и СМИ «Русский литературный центр», действительный член Академии российской литературы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сказочные приключения

 

Встреча Феди с Котом в сапогах или новое превращение Феди в мышонка

 

 

Федя по ошибке попал из рогатки в кота, а кот тот – непростой кот, а Кот в сапогах, умеющий переходить из сказки в сказку. Кот наказал Федю, но всё кончилось хорошо.

 

 

 

 

 

Братья Федя и Вася Егоровы давно хотели иметь настоящие рогатки. Иногда Федя мастерил себе и брату Васе рогатки из алюминиевой проволоки. Из этих рогаток мальчики стреляли по мишеням бумажными пульками, но им хотелось иметь большие рогатки из деревянных рогатин.

Увлечение рогаткой у братьев то появлялось, то пропадало. Но на этот раз оно было точно последним, потому что события, связанные со стрельбой из рогатки, были необыкновенными, это были не просто события, а настоящие приключения. И рогатки на этот раз у ребят были не из проволоки, а настоящие из рогатых веток тополя с кожаным прицелом на широкой медицинской жгутовой резинке. Из этих рогаток можно было стрелять настоящими камнями. Эти рогатки сыновьям смастерил папа. Взяв с сыновей слово, что из рогаток они будут стрелять только по неживой мишени, обозначенной на стене сарая, папа с сыновьями пошёл в ближний лес. С собой они взяли всё необходимое для изготовления рогаток: нож, два кожаных язычка от старых ботинок Васи и медицинский резиновый жгут.

К обеду все трое вернулись с букетиком цветов для мамы, с банкой ароматной земляники к чаю и с двумя большими пахнущими лесом рогатками. Федя с Васей были в весёлом возбуждении.

 

Они наперебой расхваливали свои рогатки, рассказывали маме, как далеко им удалось стрелять из них в лесу, и даже высказывали предположения, кто сколько раз попадёт в мишень на стене сарая.

 

Наскоро пообедав, Федя схватил свою рогатку и побежал во двор, даже не подождав брата. Васе он пообещал:

Вась, пока ты допиваешь чай, я нарисую на стене мишень.

Так он и поступил. Мелом, заготовленным им заранее, Федя нарисовал на стене сарая несколько концентрических кружков, а срединный круг, размером с яблоко, закрасил. Каждый из кругов он обозначил цифрами, и получилась замечательная мишень. Отойдя подальше, Федя стал обстреливать мишень камешками. Получалось по-разному. Иногда он попадал в какой-нибудь из кругов мишени, а иногда камень почему-то улетал под самую крышу сарая. Два раза Феде показалось, что он попал прямо в десятку.

Вдруг откуда-то вышел полосатый кот. Он шёл по тропинке в сторону сарая с поднятым вверх хвост и щурился от солнца. Федя, украдкой взглянув на свой балкон, нацелил рогатку на кота. «Вот здорово, – подумал он, – живая мишень!» Целясь в кота, Федя медленно отводил рогатку в вытянутых руках вслед за котом, но стрелять он вовсе не собирался. Он просто представлял себя настоящим охотником, а кота – лесным барсом. И вдруг… Бац! Это из рогатки Феди вырвался камень и полетел в сторону кота. Федя, правда, совсем не хотел стрелять в кота, это не он стрельнул, это охотник стрельнул в барса, но, вот беда: камень попал коту в лапу. Кот немного подскочил, взвизгнул и затряс раненой лапой.

 

А надо было отметить, то был не простой кот, а сказочный. Все знают и любят сказку о нём. Да, да, это был Кот в сапогах. Вот уже много-много лет он живёт, и все знают о его похождениях. Знают, какой он храбрый и находчивый, как победил злого Людоеда-колдуна, как помог своему хозяину – сыну мельника. Все знают, что со своим хозяином и его красавицей женой Кот в сапогах живёт в прекрасном замке, но немногие знают, что, проглотив Людоеда-колдуна в образе мыши, Кот в сапогах приобрёл способность превращаться в любого животного. Кот умел превращаться даже в человека. Но, кроме того, что Кот умел превращаться в кого угодно сам, он по оставленной Людоедом-колдуном трёхтомной книге научился превращать в кого угодно всех, кого пожелает. А совсем недавно Кот освоил последнюю главу волшебной книги и научился без всякого ущерба из своей сказки переходить в другую и с лёгкостью возвращаться назад.

 

 

В этот же воскресный день Кот в сапогах решил прогуляться в эту сказку. Сегодня в этом маленьком волжском городке проводилась выставка кошек, Кот в сапогах посетил её и был чрезвычайно взволнован. Там он увидел столько своих собратьев, сколько гостей бывает на балах у его хозяина – маркиза Карабаса. Коты и кошки были разных пород, разных окрасов и даже бесшёрстные коты, о существовании которых Кот в сапогах и не знал.

 

 

Но больше всех Коту в сапогах понравилась белая кошечка Мурка, которой не присудили никакого места.

 

Мурка совершенно не расстроилась оттого, что ей ничего не присудили, но очень расстроился её хозяин – мальчик Толя. По всему было видно, что Толя очень любит Мурку, для него она самая хорошая. Коту в сапогах очень хотелось познакомиться с Муркой, но на выставке ему это сделать не удалось. Тогда Кот в сапогах проследовал после выставки за Толей и Муркой и узнал, где они живут.

 

А жили они в том же доме, где жили братья Егоровы. Желая познакомиться с Муркой, Кот в сапогах решил поджидать её во дворе. Он мечтал, что когда она выйдет погулять, они непременно познакомятся. Конечно, было бы лучше, если б его кто-нибудь представил Мурке, но он уж был готов представиться и сам. Ради знакомства с Муркой Кот в сапогах даже нарушил свою давнюю привычку, являться к обеду вовремя. Боясь упустить Мурку, Кот в сапогах решил не обедать, да он и не хотел вовсе кушать. Для наблюдения за дверью подъезда, куда вошли Толя с Муркой, Кот в сапогах выбрал сарай. С высоты сарая подъездная дверь должна была хорошо просматриваться. Правда, у сарая возился какой-то мальчишка с рогаткой, но Кот решил, что мальчик ему не помешает. И вот, когда он весь в мечтах подходил к сараю, случилось то, что случилось: Федя, целившийся в Кота в сапогах понарошку, выстрелил в него по-настоящему. Коту в сапогах было больно, но больше всего было обидно. Он негодовал – какой-то гадкий мальчишка ни с того, ни с сего, взял, и стрельнул в него. Это же подло! Кот в сапогах решил тут же отомстить обидчику. В порыве гнева он превратился во льва. Но вы-то знаете, Кот в сапогах был умным котом, а потому он сразу сообразил, что так не годится: лев очень большое и заметное животное, вон, кажется, его уже заметили. И действительно, чуть подальше играли дети, и девочка Катя сразу его увидела и закричала: «Лев!». Кот вмиг превратился снова в кота, и дети, обернувшиеся посмотреть на льва, увидели простого кота. Все подумали, что Катя выдумала это, а мальчик Дима даже назвал её врушей. Катя оправдывалась: «Я, правда, видела льва. Кажется, он утащил Федю». А Феди, действительно, нигде не было.

 

 

Превращаясь изо льва снова в кота, Кот в сапогах превратил Федю в мышонка. Федя, превращённый в мышонка, как и ожидал Кот в сапогах, очень испугался. Рогатка, которую он держал в руках, его чуть не придавила. Да ещё совсем недалеко, всего в нескольких прыжках от него, стоял ушибленный им из рогатки кот и поглядывал на него с ухмылкой. Федя-мышонок сидел, беспомощно прижавшись к своей рогатке, и не понимал, что происходит. Кот же в сапогах решил позабавить себя и попугать Федю-мышонка – поиграть с ним в игру «Кошки-мышки». Он медленно, крадучись, пошёл на Федю-мышонка, как хищник на добычу. Но тут появился Вася и помешал Коту в сапогах. Вася со своей рогаткой в руке бежал к сараю и на ходу звал брата, которого он не видел.

Федя!

Кот в сапогах фыркнул и убежал. Он, как и хотел, влез на крышу сарая и стал ждать, когда же выйдет на прогулку Мурка.

 

Вася подбежал к сараю, увидел на земле Федину рогатку, а рядом с ней дрожащего мышонка. Он поднял мышонка и рогатку, обошёл сарай и, не найдя Феди, пошёл к ребятам.

 

 

Вы не видели Федю? – обратился он к ним с вопросом.

Его лев утащил. Я сама видела! – заявила Катя. Ребята дружно засмеялись. Никто не поверил ей, не поверил и Вася. Не придавая значения её словам, он показал детям мышонка.

 

Смотрите, какого я мышонка нашёл.

Всё внимание детей переключилось на мышонка. Всем хотелось потрогать его, погладить. Серёжа – вредный мальчик – выхватил мышонка у Васи из рук и стал пугать им девочек. Таня и Нина завизжали, а бесстрашная Катя выхватила мышонка у Серёжи и посадила его к себе на ладошку. «Не хватало ещё, чтоб меня тискали девчонки», – подумал Федя-мышонок и закричал: – Отпустите меня! Я – Федя! Я – не мышонок! Но крик его был просто мышиным писком и никто его не понял. – Он хочет есть. Сейчас я принесу ему хлеба, – сказала Нина и побежала домой.

 

А у меня есть горох! – радостно сообщил Дима, доставая из кармана зелёные, чуть подсохшие горошины.

У меня семечки, – сказала Таня, протягивая два подсолнечных семечка.

Ребята подсовывали Феде-мышонку горох, семечки, какие-то крошки, траву, но Федя-мышонок не хотел есть. Ему хотелось поскорее убежать от ребят. Он злился на всех, а больше всего злился на брата Васю. «Ещё братом называется, – думал Федя-мышонок о Васе, – мучает меня». Вася, почувствовав, что мышонку не нравится быть во внимании детей, сказал:

 

 

Давайте мне моего мышонка. Его надо отпустить.

– Дурак! – закричал Серёжа. – Мыши же вредные! Его надо посадить в банку или отдать коту. Давайте, отдадим его вашему Прошке!

Прошка – это пятый член семьи Егоровых. Два года назад родители принесли его детям в небольшой картонной коробке, перевязанной ленточкой, на которой большими красными буквами было написано «ПРОШКА».

 

Папа держал коробку, а мама со стихами, которые сочинила сама, открыла крышку коробки, и оттуда высунулся маленький, усатенький, красивый, полосатенький котёночек. Ну, совсем такой, как в стишке мамы. Дальше стишок мамы гласил: «Шаловливый он немножко, а зовётся котик Прошка». Всё так и было, только слово «немножко» правильнее было бы заменить словом «очень».

Прошка был очень шаловливым, озорным, весёлым котёнком. Рос он очень быстро, и сейчас стал настоящим большим котом – грозой местных мышей.

«Вася не позволит меня съесть», – подумал Федя-мышонок. И действительно Вася возразил Серёже:

Нет, он ещё маленький совсем. Его надо отпустить. Я только покажу его Феде.

 

«Как глупо, меня хотят мне же и показать. Надо скорее как-нибудь вырваться от них», – думал Федя-мышонок.

Тем временем выбежала Нина, убегавшая домой за хлебом. Кроме хлеба она несла ещё и банку.

Вот, – протянула Нина Васе банку. – Посади его в банку. Но Вася не торопился принимать банку. Тут оживился Серёжа:

– Правильно, его надо посадить в банку. Давай его сюда!

 

С этими словами Серёжа попытался выхватить мышонка у Васи.

Ой, не надо! – вмешалась Лена. – Отпустите его, его же где-то ждёт мама.

 

 

Вот глупая! – негодовал Серёжа. – Мыши же – вредные грызуны. Ты хочешь, чтоб они весь дом у нас прогрызли.

 

Наверное, спор продолжался бы долго, если б Федя-мышонок не отважился на прыжок. Несмотря на то, что от ладони Васи до земли было очень высоко для мышонка, Федя-мышонок выскользнул из-под пальцев Васи и прыгнул в траву.

Держите его! – закричал Серёжа.

Таня с Ниной снова завизжали, отпрыгивая от мышонка. Федя-мышонок воспользовался суматохой, помчался во весь дух к дому и юркнул в щель под крыльцом. Он залез поглубже под лестницу и спустился там в рытвину. Он слышал шум у лестницы. Ребята галдели, пытались заглянуть под лестницу, а Серёжа просунул в щель прутик и долго шарил им, пытаясь достать из-под лестницы мышонка, но ничего у него не получилось. Наконец-то, все ушли от лестницы, и Федя-мышонок остался один. Он сидел в рытвинке под лестницей и дрожал. Он никак не понимал, что же произошло с ним, почему он превратился в мышонка. Немного успокоившись, Федя-мышонок стал думать, что же ему делать. Первой его мыслью было бежать домой к маме. Он даже высунулся немного из-под лестницы, но тут же понял, что это плохая идея. Ступеньки высокие, ему – мышонку – их не одолеть, а ведь подняться надо на пятый этаж. К тому же надо будет как-то позвонить в звонок у двери. Да ведь мама просто не узнает его, если он даже попадёт домой. Федя-мышонок понял безнадёжность своего положения и чуть не заплакал. Но не заплакал. Он никогда не плакал, как некоторые другие мальчики, к тому же он понимал, что слезами горю не поможешь.

Вдруг за спиной Федя-мышонок услышал писк:

 

Дрожишь?

Да, да, это был настоящий мышиный писк, и Федя-мышонок его понял. Федя-мышонок оглянулся и увидел у себя за спиной маленького серенького мышонка. Нет, сейчас-то он Феде-мышонку не показался маленьким, пожалуй, он даже был больше Феди-мышонка. Этого серого мышонка Федя знал. Мышонок часто дразнил Федю-мальчика, шмыгая у него на виду в подвальном сарае между сложенными кипами макулатуры.

– Дрожу, – ответил Федя-мышонок, по-видимому, на мышином языке, так как серый мышонок его понял.

А я не люблю дрожать, я люблю бегать. Хочешь, побегаем вместе?

Не дожидаясь ответа, серый мышонок развернулся и побежал.

 

Догоняй! – крикнул он Феде-мышонку и юркнул в щель, которую Федя-мышонок раньше и не замечал. Федя-мышонок последовал за ним. Оба они пролезли каким-то лазом в подвал и понеслись друг за другом.

Федя-мышонок едва успевал за сереньким мышонком, а тот уже нёсся по каким-то коробкам, по ящикам. При этом он постоянно оглядывался на Федю-мышонка и весело помахивал хвостиком. У Феди-мышонка не было намеренья гоняться за серым мышонком, ему надо было придумать, как снова стать мальчиком. Он сбавил скорость для того, чтоб вскарабкаться на самую высокую коробку, но вскарабкаться не успел. Сзади неожиданно кто-то схватил его острыми когтями. То был кот Прошка. Он давно уже терпеливо сидел за коробкой и выслеживал серого мышонка, которого давно мечтал поймать. Напуганный до смерти Федя-мышонок несколько секунд не мог ничего вымолвить, но, немного придя в себя, он заорал нечеловеческим, а как вы думаете, каким? Правильно, ну, конечно, он заорал мышиным голосом:

 

Прошка, пусти, я – Федя! Я – не мышь! То есть сейчас-то я мышь, но я мальчик Федя, превращённый в мышь.

 

 

Прошка был умным котом. Он сразу сообразил, что что-то тут не так. На всякий случай он ослабил хватку, но всё же Федю-мышонка не отпускал.

 

Как это ты Федя? – недоумённо спросил он. – Кто тебя обратил в мышь?

Не знаю, – сказал Федя и рассказал Прошке всё, что с ним приключилось. Рассказал, что он стрелял у сарая из рогатки и нечаянно стрельнул в кота. Кот неожиданно превратился во льва, а потом снова стал котом, а он – Федя – стал неожиданно мышью. «Странно, – подумал Прошка, но, тут же, решил, – всякое может быть. Надо помочь Феде снова стать мальчиком». Он спросил Федю-мышонка:

 

А где тот кот?

Федя сказал, что кот гулял рядом с сараем. И описал по просьбе Прошки Кота в сапогах.

Прошка очень любил Федю и его брата Васю. Все трое они были друзьями, да что там друзьями, братьями!

 

 

Не будем терять время, влезай мне на холку! Бежим! – скомандовал Прошка Феде-мышонку. Федя-мышонок послушно влез на холку Прошки, и Прошка побежал на улицу к сараю. Рядом с сараем он бережно ссадил Федю-мышонка и попросил подождать его под большим листом лопуха. Сам он пустился на поиски описанного Федей кота. Обойдя окрестности и не найдя кота, Прошка взобрался на крышу сарая и тут увидел незнакомца. Прошка сразу понял, что это и есть тот самый кот, так как всех других местных котов и кошек Прошка хорошо знал.

Добрый день! – поздоровался Прошка с незнакомцем. – Позвольте представиться. Меня зовут Прошка, я живу в этом доме.

Кот с интересом взглянул на Прошку и ответил ему приветствием:

 

 

 

 

 

Здравствуйте! Я – Кот в сапогах!

Может, я ослышался? Вы сказали Кот в сапогах?

– Да, я сказочный кот. Зовут меня все Кот в сапогах.

То, что вы кот непростой, это понятно. Но почему в сапогах? На вас же нет сапог.

 

О, это длинная история, я обязательно при случае расскажу её вам.

 

Скажите, любезный Кот в сапогах, не вы ли сегодня превратили моего друга-хозяина в мышонка?

Я превратил сегодня одного скверного мальчишку в мышонка! – гордо заявил Кот в сапогах. – Он ваш хозяин? Ох, и достаётся же, наверное, вам от него!

 

Что Вы! – возразил Прошка, – вовсе нет, наоборот, он очень хороший, воспитанный мальчик. Он не только не обижает меня, а, наоборот, всегда защищает. Когда я в прошлом году уронил новогоднюю ёлку с гирляндами, мама его хотела оттрепать меня за уши, но Федя и его брат Вася заступились за меня, и мама мне всё простила. А ещё Федя вступился за всех нас – котов и кошек нашего двора, когда Серёжа, вот уж прескверный тип, стрелял в нас камнями из рогатки.

 

Да? – удивился Кот в сапогах. А в меня он сегодня сам стрелял.

 

Он рассказал мне. Выстрел был случайным, он вовсе не хотел стрелять в вас, он просто метился понарошку. Он вообще ни в кого не хотел стрелять. Правда, всё произошло случайно! – сказал кот Прошка.

Погодите, – остановил Прошку Кот в сапогах и резко приподнялся с места. Он увидел Мурку, которая легко подпрыгивая, выбежала из подъезда.

 

Вы знакомы с этой очаровательной барышней? – спросил Кот в сапогах Прошку, указывая на Мурку.

Да, это Мурочка, – ответил Прошка. – Она тоже очень любит Федю, они дружат. Федя всегда после рыбалки угощает меня и Мурку рыбкой.

Вот как! Тогда я превращу вашего Федю снова в мальчика. Кот пошевелил усами, и Федя-мышонок превратился в Федю-мальчика. От неожиданности и от радости Федя даже запрыгал на месте.

Проша, Проша, – закричал он, – я снова мальчик! Я знаю, это ты мне помог. Где ты, Проша? Спасибо тебе большое!

 

Оба кота подошли к кромке крыши, чтобы увидеть Федю. Федя, увидев рядом с Прошкой зашибленного им кота, виновато опустил глаза со словами:

 

Котик, прости. Я не нарочно. Я не хотел.

 

 

Да, вижу, он неплохой мальчик, – сказал Кот в сапогах Прошке. – А теперь познакомь меня скорее с Муркой.

Прошка познакомил Кота в сапогах с Муркой. И, как мне известно, Кот в сапогах уговаривает Мурку перейти жить в его сказку. Он обещает, что она будет придворной дамой, будет спать на пуховых атласных подушках, есть взбитые сливки из золотой посуды, и непременно, на конкурсе кошек займёт первое место.

Согласится ли Мурка оставить своего хозяина Толю и перейти жить в дворцовый замок в другую сказку, мы пока не знаем, об этом уже другая сказка. А в этой сказке Федя, вновь ставший мальчиком, понял, что неслучайно животных называют нашими братьями меньшими. Их нельзя обижать, а наоборот, надо оберегать.

 

 

 

 

 


Полный текст материала Пособие для изучения русского языка татароязычными лицами и для изучения татарского языка русскоязычными лицами смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Копейкина Найля Гумяровна  Публикатор
22.11.2019 0 37 2

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



Хотите лучше владеть компьютером?
Читайте новые статьи
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0