Пособие для изучения русского языка татароязычными лицами и для изучения татарского языка русскоязычными лицами. Сказка "Пищуха-нервотрёпка"


 


 


 

Переводчик Ягьфарова А.М.

Ягъфарова Аниса Мансафовна – журналист, публицист, прозаик, поэт, переводчик.

Член Союза журналистов РФ и республики Башкортостан, действительный член Международной академии русской словесности


 

 

 


 


 


 


 


 

 

 


 

 

Әкият маҗаралары

 

Нервыбозгыч Чыелдык яки Егор Кузмичның тылсымлы китабы турында әкият

 

Яшәгәннәр ди ике бертуган Егоровлар – Федя белән Вася. Алар һәрвакыт үзара сугышканда, юктан гына сүзгә килеп, нәрсәнедер бүлешкәндә, кече малай Вася гел чыелдый торган була. Кайвакыт олы малай – Федя да чыелдап куя. Бу чыелдашу аларның әти-әнисен борчыта, бигрәк тә әниләрен ярсыта. Ә болай борчылу кешене еш чирләтә. Малайларның да әниләре нык авырый, хәтта иртәнге, көндезге, кичке ашка да урыннан тора алмый башлый. Әниләренең хәлен белергә килгән врач, аңа кирәкле дарулар язып биргәч, әни кешегә тынычлык һәм бары тик тынычлык кирәклеген аңлата. Үзе эшкә киткәндә әтиләре, улларына шауламаска куша. Аларга китап бирә дә:

 

  • Китапны укыгыз. Кызыклы китап, сезгә ошарга тиеш, - ди.

Малайлар әтиләре эшкә киткәч үз бүлмәләрендә китап укый башлыйлар. Алар аны ипләп кенә өстәл өстенә куялар. Ялтыравык тышлы китап, өр-яңа була. Тышлыкны алгы ягында тәрәзә капкачлары, нәкъ борынгы авыл өйләренеке кебек сурәтләнгән. Ә ул сурәттән тәрәзә төбенә таянып, йөзенә шат елмаю чаткыларын балкытып, бер кеше карап тора. Ул бөдрәләнгән чал чәчле, кабарып торган ак сакаллы. Өйнең бүрәнә дивары янәшәсендә үскән чынагач чәчәкләрендә төрле төстәге күбәләкләр очып йөри. Ачык тәрәзә төбенә чыпчыклар, песнәкләр янына, малайлар белмәгән тагын ниндидер кош килеп кунаклаган. Тәрәзә астыннан бераз астарак “Егор Кузмичның тылсымлы китабы” дип язылган. Федя китапның исемен укыды, ә Васяның тизрәк китапның битләрен ачасы килсә дә, Федяның бу акрын кыланышын аңлап, сабыр гына түзде. Югыйсә, үзара ызгыш чыгачагын көт тә тор. Федя җай гына китапның беренче битен ачкан иде, анда тәрәзә аша карап торган кешене күрделәр. Ул бу юлы болынлыкта аягүрә басып тора, ә ерактарак тышлыктагы сурәттә ул тәрәзәсеннән карап торган өй күренә. Ул кеше янә елмаеп җибәрде. Алдагы биттә нәрсәдер язылган иде.

 

 

 

- Укы тизрәк! – дип сабырсызланды, әле үзе ныклап укый алмаган биш яшьлек Федя.

Федя: “Исәнмесез, кадерле балалар!...” дип укый гына башлаган иде, төртелеп калды. Аңа бу сүзләрне үзе түгел, ә кемдер берәү әйтеп торган кебек булды. Ул шаккатып Васяга карады, Вася да гаҗәпләнгән кыяфәттә тора иде. Малайлар карашларын беренче биттәге сурәткә күчерделәр. Һәм үз-үзләренә ышанмыйча, малайларның исәнләшүенә сурәттәге кеше башын чайкап, кулын болгады, гүя малайлар караган китап битендәге сурәт түгел, хас телевизор экранындагы җан сурәт инде. Җитмәсә, теге кеше җиңел генә сикереп менде дә, китап битендә урын алды. Чын тере кеше кебек буйдагы кеше шариклы ручка кадәр генә калды. Ул борынгыча: өстенә кыек якалы, биленә чигүле билбау буган кызыл күлмәк, кызыл ыштан кигән. Аягында чын чабаталар. Ул йомшак кына атлап өстәл өстенә басты да:

 

 

  • Мине Егор Кузьмич дип йөртәләр. Мин бу китапта яшим. Мин беләм, син – Федя, - дип Егор Кузьмич, Федяга табан борылды, - ә син - Вася. Сезнең минем китабыма сакчыл карашыгыз миңем күңелемә сары май кебек булды.

  • Ә Сез чынмы? – дип сорады Вася аптырап.

  • Әйе, - диде кеше.

  • Ә Сез китапта яшисезме? – дип сорады Федя.

  • Мин бераз гына тылсымчы да.

  • Тылсымчы! - дип гаҗәпләнде балалар.

  • Сез бар нәрсәне дә булдырасыз? - дип сорады Федя.

  • Юк, - дип җавап бирде Егор Кузьмич, - мин кешеләргә яхшы киңәш бирәм. Сезнең миннән нәрсә дә булса сорасыгыз киләме?

  • Әйе. Әниебезне терелтә аласызмы икән? Ул бервакытта да авырмасын иде, - дип сорады Федя.

  • Син дә, әниеңнең терелүен телисеңме? - сорады ул Васядан.

  • Әйе, - диде Вася.

  • Гм, - дип тамагын кырды Егор Кузьмич.- Анысын мин түгел, үзегез дә эшли аласыз. Сезнең өйгә юри генә килеп кергән, үзе белән дусты Сырхауны да иярткән Нервыбозгыч Чыелдык белән дуслыкны өзәргә кирәк.

  • Нинди Нервыбозгыч Чыелдык, - дип аптырады бертуганнар, - без андыйны кешене белмибез.

  • Аның белән аралашкан барсы да шулай дип уйлый, - моңсу гына җавап бирде Егор Кузьмич. - Ул бик мәкерле явыз җан иясе. Бүген ничә тапкыр чыелдаштыгыз, хәтерегезгә төшерегез әле.

  • Без бүген чыелдашмадык, - каршы әйтте Вася.

  • Иртән һәркайсыгызның да беренче юынасы килде. Һәм сез шау-шу оештырдыгыз. Нервыбозгыч Чыелдык кушуы буенча ничә кабат чыелдаштыгыз. Ярты сәгат элек Нервыбозгыч Чыелдык Федя синең колагыңа Васядан машинасын тартып алырга котыртты. Ә сиңа, Вася, бертуктаусыз чыелдарга кушты. Нервыбозгыч Чыелдыкның дусты бер Сырхау гына түгел, Ялкаулык та аның дусты.

  • Ул Нервыбозгыч Чыелдыкны моннан ничек куарга соң?- ди сорады малайлар.

  • Гади генә. Бары чыелдаудан гына туктарга кирәк һәм Нервыбозгыч Чыелдык үзе үк сезнең өйдән чыгып сызачак.

  • Без аны шаулатып куачакбыз! – дип шатланды малайлар.

  • Менә сез егетләр икәнсез! Башкача беркайчан да чыелдашмагыз, сугыш-ызгыш оештырмагыз, менә шул вакытта гына Нервыбозгыч Чыелдык сезнең яннан мәңгелеккә китәчәк, һәм дусты Сырхауны да үзе белән алачак. Әлегә без китап белән таныша торыйк. Бу китап гади түгел. Әгәр сурәтләрен тылсымлы каләмнәр белән буясаң, сурәтләр җанланачак.

Сүзләрен бетергәч Егор Кузьмич куеннан бер тартмачык чыгарып ипләп кенә өстәл өстенә куюы булды, тармачык төсле каләмнәр салынган зур тартмага әверелде. Малайлар берүк вакытта икесе дә каләм тартмасына үрелде.

 

 

  • Вася, миңа бир, мин беренче! – дип тавышын күтәрде Федя.

Юк, - Мин беренче! – дип Вася тартманы үзенә ныграк тартты.

  • - Э! Юк, малайлар, болай булмый. Мин күрәм, сез, һаман Нервыбозгыч Чыелдык белән бер сүздә торасыз икән.

Малайлар тартманы өстәлгә куйгач, оялып кына Егор Кузьмичтан гафу үтенделәр.

  • Алай икән, - дип хәйләкәр елмайды Егор Кузьмич, - мин китим инде, бераз ял итим, сез сурәтләрне буягыз. Ашыкмыйча, пөхтә итеп буягыз, югыйсә сурәтләр җанланмас. Шушы сүзләр белән Егор Кузьмич үз битенә керде дә өенә кайтып китте.

Бу бит тынып калгач, малайлар китапны әйләндереп куйганнар иде, Куш биттә зур рәсем күрделәр. Анда подъезд төбендәге утыргычта утыручы өч хатын белән ике кызның берсе велосипедта йөрүе сурәтләнгән. Федя белән Вася күрше подъездда яшәүче хатыннарны, кызларны шунда ук таныдылар. Кызлар: аларның ахирәтләре Оля белән Наташа иде.

Туганнар башта монда нәрсәне буярга кирәклеген аңламадылар, ныклабрак карагач кына күкнең, комлыктагы кечкенә ком өеменең буялмаганлыгын күрделәр. Федя – зәңгәр, Вася сары каләм алды, алар пөхтә итеп күкне, комны буядылар. Сурәт шунда ук җанланды да, шул минутта малайлар ишегалдында иде.

 

Утыргычтагы хатыннар нәрсә хакындадыр каты итеп сөйләшәләр. Оля велоспипедта йөри, калын итеп маңгай чәчен кистергән, ике якка үрелгән толымнарына кызыл бант таккан зәңгәр күзле Наташа чәчәк түтәле янында Оляны күзәтә иде. Оля яныннан үткәндә, аңа кычкырып туктарга кушты.Оля туктагач, Наташа белән исәнләште. Наташа Оляның сәламенә җавап та бирмичә:

 

 

 

  • Велосипедыңны йөреп торырга бир әле, - диде.

  • Ә мин нишлим? Син бар, Наташа үзеңнекен алып чык. Бергәләп йөрербез, - дип җаваплады Оля, велосипедыннан төшмичә генә.

  • Алай мәшәкатьләнәсе килмәгән иде шул. Бир әле, синекендә йөреп килим.

Оляның аңа бер генә дә велосипедын бирәсе килми, үзенең йөрисе килде. Һәм ул шулай диде:

  • Гафу ит, Наташа, минем үземнең йөрисем килә. Алып чык үзеңнекен, бергәләп йөрербез. Бергә-бергә күңелле дә булыр. Кинт кенә кайдандыр килеп чыккан Нервыбозгыч Чыелдык Наташаның колагына: “ Ә син, чыелда да, чыелда ”. Наташа шыңшый ук башлады. Хатыннарның берсе – Наташаның әбисе, кычкырып:

  • Наташа, ни булды сиңа? Кем сине кыерсыта?

  • Олька – саран миңа велосипедын бирми.

Хатын Оляга шелтәле карап:

 

  • Оля, саранлашу, яхшы түгел. Нигә син ахирәтеңне кыерсытасың? Наташага велосипедыңны биреп тор, йөреп килсен!

Оля кашларын җыерып, велосипедыннан төште дә, Наташага бирде. Наташа

рәхмәт” тә әйтмичә, күңелле итеп сикереп утырды да, йөри башлады. Оля Наташаны көтеп ихатада басып торды. Ә Наташа аны көтеп торганын онытып җибәрде. Ул тиз генә бирергә дә уйламады. Оля көтте-көтте дә комлык янына килеп басты. Шул вакыт аның янына бертуган Егоровлар килеп җитте. Оля белән исәнләшкәч бергәләп комнан шәһәрчек төзергә булдылар. Оля риза булды. Ком шәһәрчеге күз алдында төзелеп бетте. Малайлар тешле манаралар төзеделәр, җир асты юллары чокыдылар, терема ( манара рәвешендәге салынган аерым йорт) төзеделәр. Наташа үтеп барышлый аларның эшенә кызыксынучан караш ташлады. Һәм нәтиҗәдә комлык янына туктап:

 

  • Оля, велосипедыңны ал, үзең йөре.

Оля бу вакытта күңелен биреп комнан египет пирамидасы төзи иде. Наташа да, алар арасына кысылып, нәрсә дә булса төзергә ниятләсә дә, килеп чыкмады. Кулына алган комы коелып бетте, ябештерергә уйласа, үзе теләгәнчә килеп чыкмады. Наташаның моңа бик нык ачуы кабарды. Балалар үзләренә яхшы комны алган да, ә аңа начары калган кебек тоелды. Нервыбозгыч Чыелдык янә аңа пышылдап: “Ә син чыелда”. Һәм Наташа шыңшый башлады. Наташаның әбисе:

  • Кем сине кыерсыта? - дип кычкырды.

  • Әбием, алар бөтен яхшы комны үзләренә алганнар, - дип әләкләде.

  • Ә син алар белән уйнама. Һәм сиңа ни өчен кулларыңны пычратырга. Әйдә, өйгә керәбез.

Наташа әбисе белән өйләренә кереп китте. Калган ике хатын балалар янына комлыкка, алар төзегән ком шәһәрчеген күрергә килделәр. Шәһәр матур, әкияттәге кебек килеп чыккан.

  • Кара әле, нинди осталар! - диде берсе.

  • Булдырганнар! - дип мактады икенчесе.

- Безгә керергә вакыт, - кинәт кенә исенә төшереп, Федя өстендәге комнарын кага башлады. Васяның бер генә дә керәсе килми, шулай да абыйсы артыннан өстен сыпырды. Малайлар Оля белән саубуллаштылар да, китап битендәге сурәттән өйләренә чыктылар.

  • Менә кызык! - дип гаҗәпләнде Вася. - Без нинди шәһәрчек төзедек! Без кире анда барачакбызмы? – дип сорады Федядан.

  • Белмим, - дип аңлаешсыз гына әйтте абыйсы. – Әйдә, китапның башка битләрендә тагын ниләр бар икәнен карыйк.

Малайлар китапның битләрен ача башладылар. Алдагы куш биттә агачка үрмәләгән Вова исемле малайның сурәтенә тап булдылар. Яхшылап карагач менәргәме, төшәргәме азапланган мәче баласын да күреп калдылар.

 

 

 

Төсле сурәтнең бер почмагындагы үскән түтәлләрдә ак чәчәкләрнең кыяклары да, яфраклары да ак иде. Балалар тату гына итеп чәчәкләрне буяганнар иде, сурәт җанланды. Мәче баласы ярдәм көтеп агач ботагында асылынып тора, үзе зарланып мияулый. Вова җәһәт кенә агач башына үрмәләп, бер кулы белән мәчене алды да, тиз генә кәүсә буйлап аска төште. Мәче баласы куркудан коткаручысының кулын тырнап алды. Якында гына балчык күреп, арт аяклары белән этеп, тыпырчынып Вованың учыннан ычкынды. Вованың учында, мәче тырнаклары тырнаганнан соң канлы яра барлыкка килде.

Авыртудан Вова бер секундка чыраен сытты, яралы кулын икенчесе белән кысты, әмма бер ничә секундтан елмаюлы карашы белән куаклар арасына кереп киткән мәче баласын озатып куйды.

Шул вакытта кайдандыр Вова янында Нервыбозгыч Чыелдык пәйда булды да һәм аңа пышылдады:

Вова яраң нык авыртадыр. Син чыелда да, чыелда, авыртуы басылыр”. Әмма Вова аны ишетмәде дә. Ул янында сусипкеч торган кран янына килде дә, тәүдә краннан агызып ярасын юды, аннары сусипкеч белән чәчәкләргә су сибә башлады. Аны ачуланып, читтән генә күзәтеп торган Нервыбозгыч Чыелдык үзалдына: “Нинди әшәке малай! Ул мине санламый. Ярый, аның белән булашырга Сырхауга кушармын”, диде. Шушы сүзләрне әйткәч Нервыбозгыч Чыелдык кинәт кенә күз алдыннан югалды. Ә Вова тырышып чәчәкләрне су белән коендырды. Бу хәлләрне Федя белән Вася, сурәт эченә кермичә читтән генә күзәттеләр. Нервыбозгыч Чыелдыкның кайда киткәнен уйлап янә борчылдылар.

  • Әйдә, башка битләрен ачыйк, - дип тәкъдим итте Федя. – Бәлки аны табарбыз. Һәм алар шулай эшләделәр дә. Алдагы битләрен актарганда яңа сурәт күреп алдылар. Анда сурәтләнгән бүлмәдә ике кеше: муенына сөлге уралган малай кроватьта ята, аның янында Нервыбозгыч Чыелдыкка охшаган бер ханым бөтерелеп йөри. Алар малайны шунда ук таныды. Бу алар йортында яшәгән Дима иде. Кичә ул әти-әнисенең сүзенә колак салмыйча озак итеп су коенды, кичкә авырый башлады. Федя белән Вася бу сурәттә буялмыйча калган тәрәзә пәрдәләренә игътибар иттеләр. Аны тиз генә буяп куйгач сурәт җанланды. Нервыбозгыч Чыелдыкка охшаган, Диманың баш очында утыручы, үзен хуҗаларча тоткан ханым, аның колагына пышылдап:

  • Син әти-әниеңне тыңламыйча дөрес эшләдең. Син инде зур үскәнсең, алардан башка да барсын да үзең хәл итә аласың. Аның каравы, кызлар сиңа ничек итеп карыйлар!

Шул вакыт кайдандыр Нервыбозгыч Чыелдык пәйда булды. Малайга игътибар да итми, ханыма төбәлеп:

 

  • Кадерле дустым, Сырхау, миңа ярдәм ит әле. Әнә ишегалдында миңа буйсынмый торган бер малай бар. Шуны үзеңнең кул астына ал әле, авырсын, менә шунда бәлки чыелды башлар.

  • Нинди малай? – дип сорады Сырхау, тәрәзә янына якын килеп. Ләкин анда Вованы күреп алды да, дустына ярдәм итүне кырт кисте.

  • Юк, юк. Мин аның белән ничәмә мәртәбә дуслашырга тырышып карадым, юкка гына. Ул һәркөнне зарядка ясый, миңа аны җиңә алмыйм. Бәлки Ялкаулык күндерә алыр. Малай ялкауланса, берәр нәрсә китереп чыгарып булыр.

Нервыбозгыч Чыелдык борынын тартты да, саубуллашып та тормыйча биттән чыгып югалды.

  • Нервыбозгыч Чыелдык Ялкаулык янына киткәндер, - диде Вася. - Әйдә, тизрәк алдагы битләрне дә ачып карыйк, анда нәрсә бар икән?

Һәм балалар битләрне актара башлады. Куш биткә төшерелгән сурәттә алар таныш кешене күреп калдылар. Бу, бишенче подездның беренче этаж балконында бик еш күренгән абый иде. Ул гадәттә, тузылган юылмаган чәчле, буйлы пижамада иде. Бу сурәттә дә чәчләре коелган шул пижамада. Баш астына кулларын куеп диванда ята иде. Идәндә тәмәке төпчекләре тулы савыт. Бүлмәдә балта эләрлек төтен күтәрелгән.

 

 

Җыештырылмаган. Креслога сыенып Нервыбозгыч Чыелдык белән Сырхауга охшаган ханым утыра иде. Сурәт төсле иде. Ныгытып карагач малайлар ирнең чалбарында буялып бетмәгән урыннарны күреп калдылар. Тиз генә кирәкле төс табып буясалар да, сурәт җанланмады. Бернәрсә дә кыймылдамады. Малайлар бары тик сөйләшү ишеттеләр. Алар сурәтнең җанланганын сизмәделәр, чөнки телевизор кабынган иде. Ир белән хатын кыймылдамады.

 

 

 

 

 

 

Бүлмәдәге тынлыкны кайдандыр пәйда булган Нервыбозгыч Чыелдык бозды. Исәнләшми дә, иргә игътибар да итмичә, ул ханыма төбәлеп:

  • Ялк

  •  

  •  

  • Ялкаулык, кадерле дускаем минем, сиңа ялкаулану җитәр инде, эш белән шөгельлән. Вова исемле малай белән шөгельлән, үтенеп сорыйм. Ул Сырхауга да, миңа да бирешми. Син ярдәм итә алыр идең. Әгәр ул ялкауланса, үзенең кирәкмәгән зарядкасын да эшләмәс иде. Сырхау аны үз кулына алгач миңа да җайлы булыр иде.

  • Вова? - дип ялкау гына сорады Ялкаулык. - Әнә теге тәрәзә астында үскән чәчәкләрне су белән коендыра торган малайны әйтәсеңме?

  • Әйе, әйе, - баш какты Нервыбозгыч Чыелдык . – Нәкъ үзе.

  • О, юк, мин аның белән көрәшә алмыйм. Ул нык эш ярата.

Ялкаулык шушы сүзләрне әйтеп, Нервыбозгыч Чыелдыктан борылды да диванда яткан иргә эндәште:

 

 

  • Син кая җыенасың? Бүген бит ял. Көн шундый озын. Тагын бераз ятып тор.

Ир аны тыңлап диванга кире ятты. Ә Нервыбозгыч Чыелдык үпкәләп мыгырданды да, биттән югалды.

 

  • Ура! - дип кычкырды Вася.

  • Аңа шул кирәк! – дип сөенеченнән эләктереп алды Федя.

  • Булдырдың Вова! – дип бертавыштан кычкырды малайлар.

  • Ә, әйдә хәзер Вова янына барыйк, - дип әйтте абыйсына Вася, урындыктан сикереп төшеп.- Аңа ниләр күргәнебезне сөйләрбез.

  • Ярамас, - дип каршы килде Федя. – Авыру әнине берүзен өйдә калдырабызмыни? Без бит әле бу китапны карап та бетерә алмадык. Ике дәлил дә Васяга ышандырырлык иде. Ул абыйсының сүзен тыңлап, аның янәшәсенә урындыкка утырды да, китапны актара башладылар.

Бу куш биттә бертуганнар бер баскыч астында яшәүче күршеләре Надя белән Боря Кузиннарны, Надяның дусты Асяны танып алдылар. Нервыбозгыч Чыелдык та алар янында иде. Боря артына басып нәрсәдер пышылдады.

  • Боряны котырта!- диде Вася.

  • Әйе, әйе, Борьканы, кара әле, чыелдый, - дип искә алды Федя.

Дөрестән дә сурәттә Боряның йөзе сытылган кыяфәттә иде.

- Эх, бигрәк елак та инде Борька! – дип дәвам итте сүзен Федя.

  • Әйдә, тиз генә сурәтне җанландырыйк! - диде ашыгып Вася.

  • Менә аның кулындагы түгәрәк буялып бетмәгән.

Боря кулында дөрестән дә буялып бетмәгән суда батучыны коткаручы түгәрәк иде. Вася белән Федя тиз генә түгәрәкне буяп бетергәннәр иде, сурәт җанланды. Нервыбозгыч Чыелдык Боряның колагына: “Син чыелда, чыелда”! Ә Боря елак тавыш белән кызларга үзен көймәдә йөзәргә алуларын сорады. Кызлар аңа, сигез яшькә кадәр көймәдә йөзәргә ярамаганын, аның йөзә белмәгәнен, шуңа суга батарга мөмкин булуын әйттеләр. Ә Боря киресенчә, кызларга ялваруын дәвам итте, имеш ул ничек батсын ди, кулында бит коткаручы түгәрәк бар бит.

  • Ярый инде, алыйк аны, - дип әйтте Ася. Һәм Надя да ризалашты.

  • Менә бит ярдәм итте! - дип Нервыбозгыч Чыелдык канәгатьлек хисе кичереп, учларын учка ышкыды, һәм нигәдер сикерә-сикерә тиз арада сурәттән юкка чыкты. Надя, Ася, Боря бүлмәдән ишек аша чыгып китте.

  • Хәзер нәрсә? Буш бүлмә, - диде Вася.

  • Әйдә, тагы битләрен актарыйк!

Федя бер битне ачкан иде, малайлар көймә станциясен, елгада йөзүче көймәләрне күреп калдылар. Бер көймәгә Ася, Надя, Боря утырды. Надяның кулында ишкәкләр. Ася белән Боря аңа каршы утырган.

 

  • Нәрсәне буярга кирәк? – дип сорады Вася.

  • Белмим, болай бар урыны да буялган төсле, -дип әйтте Федя ныклап сурәтне карагач.

  • Менә бер кош буялмаган!

Сурәттә куактагы ботакта кечкенә бер ак кош утыра иде.- Бу бит чыпчык!-диде Вася көрән төстәге каләмне алып. – Ныклабрак кара әле, бу бит песнәк! Мин сыртын буярмын, син түшен сарыга буя. Вася тыңлап сары каләм алды. Малайлар шул чаклы тиз буядылар, кошчык күз ачып йомганчы очып та китте. Ярдан ерак түгел Боря кызлар белән көймәдә йөзә иде. Надя ишкәкләрне дөрес итеп ишә белми иде.

Кинәт алар яныннан моторлы көймә узып китте дә зур дулкыннар күтәрелде.

Надя. Ася, Боря утырган көймә шундый итеп чайкалды, суга капланудан чак калды.

 

 

 

 

 

- Тизрәк дулкынга борының белән борыл!- дип команда бирде Боря, Надяга ярдәм итәм дип аңа табан үрелде. Шул вакыт көймә сулякка авышып дулкынга күтәрелде. Һәм Боря ялгыш кулларын болгап суга очты. Куркудан кызлар кычкырдылар. Ася коткару түгәрәген алып Боряга ыргытты. Ул тотып алам гына дигәндә, чираттагы дулкын аны читкә алып атты. Боря суда бер батты, бер калыкты. Дулкыннар башыннан суга коендырды.

 

 

  • Әйдә, тизрәк аны коткарырга! –дип кычкырды Федя һәм сурәткә керде. Аяк киемнәрен салып, суга сикерде. Вася сурәт эченә кергәндә, Федя инде билдән суда, Боряны күлмәгеннән үзенә тарта иде. Боря куркышыннан мыгырданып, куллары белән су чәчрәтә иде.

  • Боря тор, монда бит тирән түгел!- дип кычкырды абыйсы артыннан киеме белән суга кергән Вася. Федя белән Васяның суда басып торганын күреп, Боря да аякларын су төбенә төшерде. Вася суда йөзеп батучы коткаручы түгәрәкне тотынып алды да, бергәләп алар ярга чыкты. Боряның кызлар белән көймәдә аз булса да, йөзә алганнарын белә алмадылар. Калтыранган Боряны яр буендагы кызлар янында калдырып, алар тизрәк өйләрен ашыктылар.

 

Өйләрендә карасалар, киемнәре коп-коры. Ә китапның бер бите генә ачылмый калган. Битне ачканнар иде, гаҗәпләнеп киттеләр, анда малайларның бүлмәсе сурәтләнгән иде. Анда беркем дә юк иде.

 

 

  • Һәм нәрсә? – дип сорады Вася.

  • Белмим, - уйга бирелеп әйтте Федя. – әйдә, сурәтне җанландырыйк.

  • Әйдә,- ризалашты Вася. – Но монда бар җире дә буялган бит.

Малайлар шул минутта ук сурәтне караштырып, үз бүлмәләре белән чагыштырды. Барысы да планлаштырылган. Китаптагы сурәттә бүлмәнең тәрәзәсе артында ак болыт һәм ак каен ботаклары күрделәр. Боларны буяп бетергәннән соң балалар буялган бүлмәгә керделәр. Кинәт кенә кайдандыр Нервыбозгыч Чыелдык пәйдә булды. Ул телгә килде:

  • Нәрсә сез бүген бик тыныч утырасыз? Шаулашмыйсыз, сугышмыйсыз. Ниндидер начар китап укыйлар! Бу- малайлар эше түгел бит!

  • Безнең яннан китегез! - дип акырды бертавыштан малайлар Нервыбозгыч Чыелдыкка. Без башкача сезнең белән йөрмибез.

 

  • Ничек минем белән йөрмисез? Миннән башка нишлисез? Бу кем китабы? Федя, синекеме? Васяга бирмә син аны, ул аны ертыр!

  • Кит, Нервыбозгыч Чыелдык, - дип каты гына әйтте Федя. - Кемнең китабы икәне әһәмиятле түгел. Без башкача бервакытта да Вася белән ызгышмаячакбыз.

  • Әйе, - ныгытып әйтте Вася, - Без ызгышмаячакбыз, чыелдамаячакбыз. Китегез!

Нервыбозгыч Чыелдык куркып, шаккатып малайларга карап торды да, күздән югалды. Һәм бүлмәдә Егор Кузьмич пәйдә булды:

- Мин сезнең барлык сурәтләрне дә буяп бетергәнегезне күрдем. Булдыргансыз! Иң мөһиме сез минем китаптан барысын да дөрес аңлагансыз. Бу әкиятне барлык балаларга да сөйләгез. Ул аларга кирәк булачак.

  • Рәхмәт, Егор Кузмич, - дип әйтте Федя.

  • Без чыелдамаячакбыз. Һәм Сырхау - Нервыбозгыч Чыелдык дусты әни яныннан китәчәк.

  • Ой, - дип гаепле итеп әйтте Вася, без сүзгә мавыгып, аның янына барып, хәлен белмәдек.

  • Ә сезнең әниегезгә йокы, тынычлык кирәк. Хәзер сез Нервыбозгыч Чыелдыктан котылгансыз икән, әниегез бик тиз савыгачак. Әйдәгез, балалар, саубуллашыйк.

  • Сезнең китабыгыз нык мавыктыргыч, - диде Федя. – Сез, Егор Кузьмич, безгә нык ярдәм иттегез.

  • Әйе, Сезгә зур рәхмәт, - дип эләктереп алды Вася.

  • Сезгә ошавыма мин бик шатмын. Ә хәзер әниегез янына өегезгә керегез. Миңа да вакыт. Шушы сүзләрне әйтеп бетергәч Егор Кузьмич китап эченә кереп үз өенә кайтып китте. Малайлар ипләп кенә китапны яптылар да, әниләре янына бүлмәгә керделәр. Аларны әниләре елмаеп каршы алды.

  • Сез бүген нәрсә белән шөгельләндегез? Мин сезне өйдә юк дип торам.

  • Әнием! Без шундый яхшы китап укыдык.! – диде каудырланып Вася. Ә син башкача бервакытта да авырмаячаксың?

  • Юк - Юк, юк, - диде әниләре, урыныннан торып. Дөрестән дә, кичкә таба ул тәмам терелеп аякка басты, кичке табынга алар һәммәсе бергә җыелды.

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор Копейкина Н.Г.

 

Копейкина Нелли Григорьевна –

прозаик, поэт, сценарист. Член МГО Союза писателей России; член Российского Союза писателей; член Интернационального Союза писателей, драматургов и журналистов; член региональной общественной организации «Клуб писателей» ЦДЛ; резидент Национального агентства по печати и СМИ «Русский литературный центр», член Союза писателей XXI века; действительный член Академии российской литературы и Международной академии русской словесности

 

 

 

 

 

 

 

 

Сказочные приключения

 

 

Сказка о Пищухе-нервотрёпке или волшебная книга Егора Кузьмича

 

Жили два брата – Федя и Вася Егоровы. Постоянно они затевали драки, своры, что-то делили между собой, ссорились, спорили по пустякам, и при этом младший из братьев – Вася – всегда пищал. Иногда пищал и старший из братьев – Федя. Писк детей очень раздражал и огорчал родителей, а особенно маму. А от огорчения люди часто заболевают. Вот и мама мальчиков этих заболела, да так, что даже к завтраку, обеду и ужину перестала вставать. Врач, который приходил лечить маму, выписал ей лекарства и сказал, что маме нужны тишина и покой. Папа, уходя на работу, просил сыновей не шуметь. Он дал им книгу и сказал:

 

 

Почитайте книгу. Книга интересная, думаю, она понравится вам.

Папа ушёл на работу, а мальчики с книгой расположились в своей комнате. Они осторожно положили книгу на стол. Книга была новая, в глянцевой обложке. На лицевой стороне обложки было нарисовано окно с резными ставнями, как в деревнях в старину, а из окна, опёршись на подоконник, выглядывал человек с доброй улыбкой на лице. У него были вьющиеся седые волосы и пышная седая борода. На фоне бревенчатой стены домика росли мальвы, порхали разноцветные бабочки. На открытых ставнях окна сидели воробей, синичка и ещё какая-то птичка, название которой мальчики не знали. Чуть ниже под окном было написано «Волшебная книга Егора Кузьмича». Федя прочитал название книги, а Вася, которому давно уже хотелось открыть книгу, терпеливо ждал, когда это сделает Федя, смутно догадываясь, что иначе между ними может завязаться ссора. Федя бережно открыл книгу, и мальчики вновь увидели того человека, который на обложке выглядывал из окна. Теперь этот человек стоял на лужайке во весь рост, а вдали за ним виднелся тот дом, из окна которого он выглядывал на обложке. И вновь этот человек улыбался. На следующей странице уже было что-то написано.

Читай скорее! – попросил нетерпеливо Федя, которому было пять лет, и сам читать хорошо он пока не умел.

Федя начал: «Здравствуйте, дорогие ребята! …» и тут же споткнулся в чтении. Ему показалось, что это не он сказал, а кто-то другой. Он удивлённо посмотрел на Васю, а Вася сам был изумлён. Мальчики перевели взгляд на картинку на первой странице и, не веря себе, увидели, что нарисованный человек в знак их приветствия качнул головой, потёр руки, как если бы перед ребятами была не книга, а экран телевизора, и по нему шёл мультфильм. Но, мало того, человек как-то ловко подскочил и оказался на странице книги. Он был настоящим живым человечком ростом чуть меньше шариковой ручки. Одет он был по-старинному: в красную рубаху-косоворотку, подпоясанную вышитым поясом, в красные портки, а обут был в настоящие лапти. Мягко ступая, человек перешёл со страницы книги на стол и представился:

Меня зовут Егор Кузьмич. Я живу в этой книге. Я знаю, ты – Федя, – обратился Егор Кузьмич к Феде, – а тебя, мальчик, зовут Вася. Мне приятно, что вы так бережно относитесь к моей книге.

 

 

 

А вы настоящий? – спросил изумлённый Вася.

Да, – ответил человек.

А как Вы живёте в книге? – спросил Федя.

 

Так я же немного волшебник.

Волшебник! – изумились дети.

И Вы всё можете? – спросил Федя.

 

Нет, – ответил Егор Кузьмич, но я умею помогать людям советом. А вы о чём-то хотели просить меня?

Да. Не могли бы Вы сделать так, чтоб наша мама не болела? – попросил Федя.

 

И ты того же хочешь? – спросил Егор Кузьмич Васю.

 

Да, – ответил Вася.

Гм, – Егор Кузьмич. – Сделать этого я не смогу, но вы можете это сделать сами. Вам надо перестать дружить с Пищухой-нервотрёпкой, которая напрочно поселилась в вашем доме и даже привела к вам свою подружку Хворь.

Какая ещё Пищуха-нервотрёпка, – удивились братья, – не знаем мы такую.

 

Так думают все, кто с ней общается, – грустно ответил Егор Кузьмич. - Это коварная злодейка. Вы вспомните, сколько раз вы сегодня пищали.

 

 

Мы не пищали сегодня, – возразил Вася.

 

Утром, каждый из вас желал умыться первым. И вы устроили гвалт. Несколько раз вы сегодня уже по указке Пищухи-нервотрёпки пищали. Полчаса назад тебе, Федя, Пищуха-нервотрёпка нашептала о том, что ты должен отнять у Васи машинку, ты и отнял. А тебе, Вася, она нашептала о том, чтоб ты запищал, и ты запищал. Хворь - не единственная подружка Пищухи-нервотрёпки, ещё у неё есть подруга Лень.

 

Как же нам прогнать Пищуху-нервотрёпку от нас? – спросили мальчики.

 

Просто. Надо просто перестать пищать, и тогда Пищуха-нервотрёпка сама уйдёт из вашего дома.

 

Тогда мы запросто прогоним её! – обрадовались мальчики.

Вот и молодцы! Больше никогда не пищите, не устраивайте ссор, драк, и Пищуха-нервотрёпка уйдёт от вас навсегда вместе со своей подругой Хворью. Ну, а мы давайте продолжим знакомиться с книгой. Книга эта не простая. Картинки в ней оживают, если их покрасить этими волшебными карандашами.

 

 

 

С этими словами Егор Кузьмич достал из-за пазухи коробочку, положил бережно её на стол, и в тот же миг малюсенькая коробочка обратилась в нормальную коробку с карандашами. Мальчики одновременно протянули руки за коробкой, и каждый потянул её к себе.

Вася, дай, я первый! – поднял голос Федя.

 

Нет, я сначала! – Вася потянул коробку сильнее.

 

Э! Нет, ребята, так не пойдёт. Я вижу, вы всё ещё в сговоре с Пищухой-нервотрёпкой.

Ребята пристыженно положили коробку на стол и извинились перед Егором Кузьмичом.

Так-то лучше, – лукаво улыбаясь, сказал Егор Кузьмич. – Я пойду, отдохну, а вы раскрашивайте картинки. Да не торопитесь, красьте аккуратно, а то картинки не оживут. С этими словами Егор Кузьмич прошёл на свою страницу и ушёл к себе домой.

 

Как только его страничка затихла, ребята перевернули её и на развороте двух других страниц увидели рисунок. На рисунке были изображены три сидящие на лавочке у подъезда женщины и две девочки, одна из которых каталась на велосипеде. Федя с Васей сразу узнали и женщин из соседнего подъезда, и девочек. Девочки были их приятельницами: Оля и Наташа. Братья не сразу поняли, что же тут раскрашивать, но приглядевшись внимательнее, поняли, что нераскрашенными были небо и куча песка в песочнице. Федя взял голубой карандаш, Вася жёлтый, и ребята аккуратно раскрасили небо и песок. Рисунок вмиг ожил, а ребята оказались там, во дворе. Женщины сидели и оживлённо о чём-то разговаривали. Оля каталась на велосипеде, а Наташа – голубоглазая девочка с густой светлой чёлкой, с красными бантами, вплетёнными в короткие торчащие в разные стороны косички, – стояла у клумбы и следила за Олей. Когда Оля проезжала мимо, Наташа окликнула её и попросила остановиться. Оля остановилась, поздоровалась с Наташей. Наташа же, не отвечая на приветствие Оли, попросила:

Дай велосипед покататься.

 

А я что буду делать? Ты, Наташ, вынеси свой, мы вместе покатаемся, – ответила Оля, не слезая с седла велосипеда.

 

Не охота возиться с ним. Дай, я на твоём покатаюсь.

Оле очень не хотелось давать свой велосипед, она сама хотела кататься. Она так и сказала:

 

Извини, Наташа, но я сама хочу кататься. Вынеси свой, будем вместе кататься. Вместе веселей.

Вдруг, откуда ни возьмись, появилась Пищуха-нервотрёпка и стала шептать на ухо Наташе: «А ты попищи, попищи». Наташа захныкала. Одна из женщин – бабушка Наташи, её окликнула:

 

Ната, что с тобой? Кто тебя обидел?

Олька-жадина не даёт мне велосипед покататься.

Женщина укоризненно посмотрела на Олю и сказала ей:

Нехорошо, Оля, жадничать. Что ты обижаешь подружку? Дай Наташе велосипед, пусть покатается!

Оля, насупившись, сошла с велосипеда и передала его Наташе. Наташа, даже не сказав «спасибо», весело вскочила на велосипед и покатила по двору. Оля же осталась стоять среди двора в ожидании Наташи. Но Наташа, казалось, и забыла о том, что её ждут. Она вовсе не спешила возвращать Оле велосипед. Оля постояла-постояла и печальная пошла к песочнице. Тут к ней подошли братья Егоровы. Поздоровавшись с Олей, они предложили ей построить с ними из песка городок. Оля согласилась, и втроём они принялись за дело. Песочный городок рос прямо на глазах. Ребята умело лепили зубчатые башни, рыли подземные ходы, строили терема. Наташа, проезжая мимо, несколько раз бросала на ребят и их постройки заинтересованные взгляды. Наконец, она остановилась у песочницы и сказала:

Забирай, Оля, свой велосипед. Катайся.

Оля же с увлечением строила египетскую пирамиду. Наташа пристроилась рядом с ребятами строить, но у неё ничего не получалось. Песок у неё почему-то сыпался, а если и лепился, то как-то не так. Наташа начала сердиться. Ей стало казаться, что весь хороший песок заняли ребята, а ей достался плохой. Тут Пищуха-нервотрёпка снова стала ей нашёптывать: «А ты попищи». И Наташа захныкала. Бабушка Наташи, окликнула её:

 

 

Кто тебя?

 

Они заняли весь хороший песок, бабулечка, – пожаловалась Наташа.

А ты не водись с ними. И вообще, незачем тебе руки марать, пойдём домой.

Наташа с бабушкой ушли, а две другие женщины подошли к песочнице, чтоб получше рассмотреть песочный городок. Городок получился очень красивым, просто даже сказочным.

 

 

Гляди, какие мастера! – сказала одна из них.

Молодцы! – похвалила вторая.

Нам пора, – спохватился Федя, отряхиваясь от песка. Вася, которому вовсе не хотелось уходить, последовал примеру брата. Мальчики простились с Олей и вернулись со страницы книги в комнату.

 

 

Вот здорово! – Удивлялся Вася. – А какой здоровский город мы построили! Мы вернёмся туда? – спросил он Федю.

Не знаю, – как-то неопределённо ответил брат. – Давай посмотрим, что дальше.

 

И мальчики перевернули страницу. На развороте двух страниц они увидели картинку, где был изображён мальчик Вова, взбирающийся на дерево. Хорошо присмотревшись, братья заметили на стволе этого дерева маленького котёнка, который, то ли лез на дерево, то ли спускался с него.

Картинка была цветная, но в углу её была расположена клумба с белыми цветами на белых стеблях с белыми листьями. Ребята дружно раскрасили цветы, и картинка ожила. Ребята увидели, что котёнок беспомощно висит на стволе дерева и жалобно мяукает. Вова ловко вскарабкался на ствол, достал одной рукой котёнка и быстро съехал по стволу вниз. При этом котёнок с испугу сильно вцепился в руку своего спасителя. Увидев поблизости почву, он стремительно оттолкнулся задними лапками от ладони Вовы. Когти свои при этом котёнок забыл убрать, и на руке Вовы появилась кровоточащая рана. От боли Вова на секунду сморщился, зажал рану другой рукой, но уже в следующую секунду он весёлым взглядом провожал котёнка, несущегося к кустам.

 

 

Откуда ни возьмись, рядом с Вовой появилась Пищуха-нервотрёпка и стала ему нашёптывать: «Тебе, Вова, так больно. Ты попищи, попищи, легче будет». Но Вова, казалось, её и не слышал. Он подошёл к крану, рядом с которым стояла его лейка, обмыл рану водой из крана, наполнил лейку и пошёл поливать цветы. Пищуха-нервотрёпка стояла в стороне, зло глядя на него, и говорила сама себе: «Какой гадкий мальчишка! Он не признаёт меня. Ладно, я попрошу Хворь, она займётся им». Сказав это, Пищуха-нервотрёпка куда-то исчезла. А Вова старательно поливал цветы. Федя с Васей, которые в этот раз, не заходя в рисунок, оставались сторонними наблюдателями, забеспокоились – куда же она пошла, что она задумала.

 

 

 

 

Давай перевернём страницу, – предложил Федя. – Может, мы её найдём. Так они и поступили. Перелистнули страницу и на развороте увидели новую картинку. Тут была изображена комната, а в комнате находились двое: мальчик в постели с обмотанным горлом и дама, очень похожая внешне на Пищуху-нервотрёпку. Мальчика братья сразу узнали. Это был Дима из их двора. Вчера он не послушался родителей и очень долго купался, а к вечеру заболел. Федя с Васей заметили, что нераскрашенными на этой картинке оставались шторы. Они быстро раскрасили их, и картинка ожила. Дама, походившая на Пищуху-нервотрёпку, по-хозяйски сидела в изголовье кровати и нашёптывала Диме:

 

Правильно ты не послушал родителей. Ты же уже большой, сам и без них всё можешь решить. Зато как на тебя смотрели девочки!

 

 

В это время, откуда ни возьмись, появилась Пищуха-нервотрёпка. Не обращая внимания на мальчика, она обратилась к даме:

Дорогая моя подружка Хворь, помоги мне. Вон во дворе негодный мальчишка, который неподвластен мне. Возьми ты его под свою власть, пусть он заболеет, вот уж тогда он, пожалуй, попищит.

Какой мальчишка? – спросила Хворь, подходя к окну. Но, увидев во дворе Вову, она напрочь отказалась помогать подружке.

Нет, нет. Я уже пыталась не раз с ним сдружиться, но он не поддаётся мне. Каждый день он делает зарядку, и мне его никак не одолеть. Вот если бы ты сумела уговорить Лень, если бы мальчишка заленился, тогда бы что-нибудь и вышло.

Раздосадованная Пищуха-нервотрёпка шмыгнула носом и, не прощаясь, исчезла со странички.

Наверное, Пищуха-нервотрёпка понеслась к Лени, – предположил Вася. – Давай, скорее, посмотрим, что дальше.

И ребята перелистнули страницу. На развороте двух страниц была картинка с изображением тоже знакомого ребятам человека. То был мужчина, которого они часто видели на балконе первого этажа пятого подъезда. Он обыкновенно был в полосатой пижаме с немытой головой. Тут он так же был одет в пижаму, и у него, как всегда, лоснились немытые волосы. Мужчина лежал на диване, заложив за голову руки. Рядом на полу стояла переполненная окурками пепельница. В комнате витало облако дыма, было не убрано. В кресле, откинувшись на спинку, сидела дама, внешне схожая с Пищухой-нервотрёпкой и Хворью. Картинка была цветная, но внимательно приглядевшись к деталям, ребята заметили, что нераскрашенными оставались пижамные брюки на мужчине. Быстро подобрав нужный цвет, ребята раскрасили их, но картинка, казалось, не ожила. Всё оставалось неподвижным. Единственно, мальчики услышали в комнате разговор. Не сразу они поняли, что это в комнате у мужчины включен телевизор, значит, картинка ожила, просто и мужчина, и дама оставались неподвижными.

Покой в комнате нарушила неожиданно появившаяся Пищуха-нервотрёпка. Без всякого приветствия, не обращая внимания на мужчину, Пищуха-нервотрёпка затараторила, обращаясь к даме:

Лень, подруженька милая, хватит тебе лениться, займись делом. Прошу тебя, займись мальчиком Вовой. Он не поддаётся ни Хвори, ни мне. Ты могла бы нам помочь. Если бы он стал лентяем, он перестал бы делать свою дурацкую зарядку, Хворь прибрала бы вмиг его к своим рукам, а там бы уж и мне он подчинился.

 

Вова? – лениво спросила Лень. – Это не тот ли мальчик, который постоянно поливает под окнами цветы?

 

 

Да, да, – закивала Пищуха-нервотрёпка. – Он самый.

 

О, нет, с ним мне не справиться, он слишком трудолюбивый.

С этими словами Лень отвернулась от Пищухи-нервотрёпки и обратилась к мужчине, который уже собирался встать с дивана и куда-то идти.

Куда ты собрался? Сегодня же выходной. День такой длинный. Полежи ещё немного.

Мужчина послушно вновь улёгся на диван. А Пищуха-нервотрёпка, обиженно фыркнув, исчезла со страницы.

Ура! – воскликнул Вася.

 

Так ей и надо! – обрадованно подхватил Федя.

Молодец Вова! – почти хором сказали ребята.

 

А давай сейчас сходим к Вове, – предложил брату Вася, вскакивая со стула, – и расскажем всё ему, что мы видели.

Не стоит, – возразил Федя. – Ты что, хочешь маму больную одну дома оставить? Да и книгу мы ещё не досмотрели. Оба аргумента показались Васе убедительными. Он послушно сел на свой стул рядом с братом, и они перелистнули страницу.

 

На этом развороте братья сразу узнали своих соседей по лестничной площадке Надю и Борю Кузиных и подружку Нади Асю. Тут же была и Пищуха-нервотрёпка. Она стояла за спиной Бори и что-то ему нашёптывала.

 

Борю подговаривает! – сказал Вася.

Да, а Борька, смотри, смотри, пищит, – заметил Федя.

У Бори, действительно, на картинке было лицо с плаксивым выражением.

Ну, Борька и пискля! – продолжил Федя.

 

Давай оживим скорее картинку! – торопливо предложил Вася.

Вот, круг у него в руках незакрашенный.

Боря держал в руках спасательный круг, который действительно не был покрашен. Вася с Федей быстро раскрасили круг, и картинка ожила. Пищуха-нервотрёпка действительно нашёптывала на ухо Боре: – «Ты попищи, попищи!» А Боря просил плаксивым голосом девочек взять его с собой покататься на лодке. Девочки отвечали ему, что детям до восьми лет кататься на лодке запрещено, что он не умеет плавать, и может утонуть. Но Боря по-прежнему продолжал увещевать девочек и утверждал, что не утонет, так как у него есть спасательный круг.

Надь, ну, давай возьмём его, – предложила Ася, и Надя согласилась.

Вот видишь, как это помогает! – довольно потирая ладони и почему-то подскакивая, сказала Пищуха-нервотрёпка и удалилась с картинки. Надя, Ася и Боря покинули комнату через дверь.

Что теперь? Просто пустая комната, – сказал Вася.

Давай перелистнём!

 

Федя перелистнул страницу, и мальчики увидели лодочную станцию и плавающие по реке лодки. В одной из лодок сидели Боря, Надя и Ася. Надя была на вёслах, а Ася с Борей сидели на задке лодки к Наде лицом.

Что тут надо красить? – спросил Вася.

Не знаю, вроде бы всё покрашено, – внимательно вглядываясь в картинку, ответил Федя.

А, вот, смотри, птичка!

На картинке на ветке куста сидела маленькая совсем белая птичка. – Это воробей! – сказал Вася, хватаясь за коричневый карандаш. – Посмотри внимательнее, это синичка! Я покрашу спинку, а ты раскрась жёлтым брюшко. Вася послушно взял жёлтый карандаш. Ребята живо раскрасили птичку, так, что она буквально из-под карандаша вспорхнула с куста и понеслась куда-то. Недалеко от берега проплывала лодка с девочками и Борей. Надя гребла, неумело шлёпая по воде вёслами. Вдруг совсем близко пронеслась моторная лодка и образовала большие волны.

Лодка, в которой сидели Боря, Надя и Ася, закачалась на волнах, готовая перевернуться.

Поворачивай скорее к волнам носом! – скомандовал Боря и, желая помочь Наде, сделал к ней рывок. При этом лодка в очередной раз накренилась влево, поднявшись на волне, и Боря неожиданно, нелепо помахав в воздухе руками, вывалился за борт. Перепуганные девочки завизжали. Ася схватила Борин круг и бросила его Боре. Но Боря не успел ухватиться за круг, так как очередная волна отбросила круг от него. Боря отчаянно барахтался в воде. Волны захлёстывали его с головой.

Бежим скорее спасать его! – крикнул Федя и ринулся в картинку. На ходу сбросив с себя сандалии, он кинулся в воду. Когда Вася вбежал в рисунок, Федя был уже в воде выше пояса и тянул Борю к себе за рубашку. Боря фыркал и испуганно шлёпал руками по воде.

Вставай, Боря, тут же мелко! – крикнул Вася, вбежавший по примеру брата в воду во всей одежде. Поняв, что и Федя, и Вася стоят, Боря опустил ноги на дно и тоже встал. Вася пой- мал скачущий по волнам спасательный круг, и все вместе ребята вышли на берег. Покатались ли в этот раз на лодке девочки с Борей, ребята так и не узнали. Они передали перепуганного Борю на попечение девочкам, причалившим к берегу, а сами скорее вернулись в свою комнату.

Вернувшись, они обнаружили, что одежда на них полностью сухая. В книге же оставалась всего одна страница. Ребята перевернули листок и к своему удивлению увидели картинку, на которой была изображена их комната. В ней никого не было.

И что? – спросил Вася.

 

Не знаю, – задумчиво ответил Федя. – Давай оживим картинку.

Давай, – согласился Вася. – Но, тут же всё раскрашено.

Мальчики с минуту рассматривали картинку, сравнивая со своей комнатой. Всё было расцвечено. Наконец они заметили за окном комнаты в книжке белое небо и белые ветки берёзы. Раскрасив всё это, ребята смогли войти в нарисованную комнату.

 

Вдруг откуда ни возьмись перед ними возникла Пищуха-нервотрёпка. Она заговорила:

Что это вы сегодня такие тихие? Не шумите, не дерётесь. Ой, да они книгу какую-то глупую читают! Да разве это занятие для мальчишек!

Уходите от нас! – в один голос сказали мальчики Пищухе-нервотрёпке. Мы больше никогда не будем с вами водиться!

 

Как это не будете со мной водиться? Куда же вы без меня денетесь! Это чья книга? Федя, твоя? Вот и не давай её Васе, а то он порвёт!

Уходите, Пищуха-нервотрёпка, – строго сказал Федя. – Не важно, чья это книга. Мы с Васей больше никогда не будем ссориться.

 

Да, – подтвердил Вася. – Мы не будем ссориться и не будем пищать. Уходите!

 

 

Пищуха-нервотрёпка испуганно и удивлённо посмотрела на ребят и исчезла. В комнате появился Егор Кузьмич и заговорил:

 

Я вижу, вы все картинки раскрасили. Молодцы! И, главное, вы всё правильно поняли из моей книжки. Расскажите эту сказку всем своим друзьям, им это тоже может пригодиться.

 

 

 

 

Спасибо, Егор Кузьмич, – сказал Федя.

Мы не будем теперь пищать, и Хворь – подружка Пищухи-нервотрёпки уйдёт от мамы.

Ой, – виновато заметил Вася, – мы увлеклись и даже ни разу не заглянули к ней.

 

А маме вашей как раз был очень необходим спокойный сон. Теперь, когда вы справились с Пищухой-нервотрёпкой, она быстро пойдёт на поправку. Давайте, ребята, прощаться.

У вас очень интересная книга, – сказал Федя. – Вы, Егор Кузьмич, очень помогли нам.

Да, большое Вам спасибо, – подхватил Вася.

Что ж, я рад, что вам понравилось. А теперь возвращайтесь домой, к маме. И мне пора.

С этими словами Егор Кузьмич снова вошёл в книгу и ушёл в свой дом. Мальчики бережно закрыли книгу и пошли в комнату к маме. Мама встретила сыновей радостной улыбкой.

Чем вы занимались? Я думала, вас нет дома.

 

Мамочка, мы читали очень хорошую книгу! – выпалил Вася. А ты уже не болеешь?

 

 

Кажется, нет, – сказала мама, приподнимаясь с постели. И действительно, к вечеру мама совсем выздоровела, и за ужином семья их была в полном сборе.

 

 

 

 


 


Полный текст материала Пособие для изучения русского языка татароязычными лицами и для изучения татарского языка русскоязычными лицами. Сказка "Пищуха-нервотрёпка" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Копейкина Найля Гумяровна  Публикатор
22.11.2019 0 38 6

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



Хотите лучше владеть компьютером?
Читайте новые статьи
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0