Урок по татарскому языку в русской группе на тему "Татарстан-мөстәкыйль дәүләт" , 6 класс


Разработка открытого урока по татарскому языку на тему: “Татарстан-мөстәкыйль дәүләт”

Учитель татарского языка и литературы

МАОУ “Базарно-Матакская средняя общеобразовательная школа” Галиева Ильсина Анасовна


Максат.1)Укучыларның Татарстан Республикасы буенча алган белемнәрен ныгыту.

2) Сорауларга дөрес итеп җавап бирә белүләренә ирешү.

3)Туган якка ихтирам,кызыксыну уяту.

Җиһазлау.Дәреслек,гимн,план,карточкалар,кроссворд,җыр белән диск.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

2.Өй эшен тикшерү.

Өйдә”Татарстан минем республикам” дигән темага язган доклад эшләрен барлап чыгу.

3.Актуальләштерү.

Сорауларга телдән җавап бирү.

-Синең исемең ничек?

-Синең фамилияң ничек?

-Синең милләтең нинди?

-Син кайда яшисең?

-Әлмәт районы нинди республикага керә?

4.Яна белемнәр бирү.

1.Укучыларга дәреснең темасы һәм максаты җиткерелә.Бер минут Татарстан гимны тыңлатыла.

-Укучылар,бүгенге дәреснең темасы да:”Татарстан мөстәкыйль дәүләт”.Без бүген үтелгәннәрне йомгаклап,Татарстан Республикасы турында төрле күнегүләр эшләрбез.

2.План буенча һәрбер пункта укучылардан сөйләтү.

а)Татарстан мөстәкыйль дәүләт.

б)Татарстан халкы.

в)Татарстан Республикасырың символлары.

г)Татарстанның беренче Президенты.

3.Өйдә әзерләнгән рефератларын укыту.

4.Сүзләр белән бирелгән карточкаларны дөрес тәртипкә куеп җөмләләрне төзү.Укучылар чылбырлап тактада,ә калганнар дәфтәрләрдә эшлиләр.

Татарстан,дәүләт,мөстәкыйль.

Беренче,Татарстанның,президенты,М.Ш.Шәймиев.

Татарстанның,Казан,башкаласы.

Казанда,театрлар,бар.

Татар,һәм,рус,Татарстанда,дәүләт,телләре.

5.Ял итү.

6.Күнекмәләр булдыру.

1.Кроссворд чишү.

1.ТАТАР

2.ЧУЛПАН

3.САБАНТУЙ

4.БАРС

5.РУС

6.РӨСТӘМ ЯХИН

7.ӘЛМӘТ

8.КАЗАН

9.НОКРАТ

Сораулары:

1.Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре?

2.Татарстандагы елга

3.Татарстандагы милли бәйрәм.

4.Гербта нәрсә сурәтләнгән?

5.Сез нинди милләт вәкилләре?

6.Татарстан гимнын кем язган?

7.Татарстандагы шәһәр.

8.Татарстанның башкаласы.

9.Вятка елгасының татарча атамасы.

2.Группалап эшләү.Сорауларга дөрес җавапны туры китереп куярга кирәк.(Җаваплар да карточкаларда).

Татарстан нинди Республика?

Аның башкаласы нинди шәһәр?

Казанда нинди урыннар бар?

Татарстанда иң зур елга нинди елга?

Татарстанның нинди символлары бар?

Татарстанрың флагы ничә төстә?

Гербта нәрсә сурәтләнгән?

Татарстанның гимнын кем язган?

Җаваплар:Зур.Казан.Тарихи һәм истәлекле.Идел.Герб.флаг,гимн.Өч.Ак барс.Рөстәм Яхин.

3.Җавапларны тикшерү.Дөрес җавап биргән очракта,җавапларны кире әйләндереп куйгач,Татарстан картасы килеп чыгарга тиеш.

4.Карточкалардагы сорауларга җавапларны тулы итеп дәфтәргә язу.

Татарстан зур республика.Аның башкаласы Казан шәһәре.Казанда тарихи һәм истәлекле урыннар бар.Татарстанда иң зур елга –Идел елгасы.Татарстанның гимны,гербы,флагы бар.Флаг өч төстә.Гербта Ак барс сурәтләнгән.Гимны Рөстәм Яхин язган.

7.Өй эше бирү.

Җавапларны ятларга.

8.Билгеләр кую.

9.Йомгаклау.

С.Фәтхетдинов башкаруында”Мин яратам сине Татарстан” җырын тыңлау.


Полный текст материала Урок по татарскому языку в русской группе на тему "Татарстан-мөстәкыйль дәүләт" , 6 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Галиева Ильсина Анасовна  dila
16.02.2011 7 15770 782

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК