Роберт Миңнуллинның татар балалар поэзиясенә алып килгән яңалыгы


Роберт Миңнуллинның
татар балалар поэзиясенә алып килгән яңалыгы
Зиятдинова Люция Рафкатовна –
Казан шәһәре Мәскәү районының МАМБУ
314 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе
Роберт Миңнуллинның татар әдәбиятында кабатланмас, үзенчәлекле үз урыны бар. Билгеле булганча, ул олылар өчен дә, балалар өчен дә яза. Әмма аның балалар өчен язган әсәрләре үзе бер олы өлкә, иҗатының төп юнәлеше: Р.Миңнуллин чын мәгънәсендә бүгенге татар балалар әдәбиятын әйдәп баручы, аның алгы сызыгында торучы шагыйрьләрнең берсе.
Р.Миңнуллин татар балалар әдәбиятында Г.Тукай, Б.Рәхмәт, Ә.Фәйзи, Ш.Галиев һ.б. традицияләрен дәвам итә. Бу юнәлештәге уңышы – шагыйрьнең заман сулышын тоеп, традиция һәм яңалыкны бергә туплап, бербөтен итеп бирә алуында. Мондый синтез иҗатны көн яңалыклары, заман темалары белән баета. Яңалыкка омтылыш шагыйрь фантазиясендә балалар өчен "чучкабаш”, "кәштәкә”, "төлкерпе”, "юлбарыслан”, "Күркәҗә” һ.б. серле образлар һәм хыялый вакыйгалар тууга да сәбәпче. ("Әкәмәт җанварлар”, "Ми-8А”, "Алмазның гаражы” һ.б.).

Мәсәлән, "Әкәмәт җанварлар” шигырендә шагыйрь болан белән антилопа, шимпанзе белән зебра кебек җанварларның исемнәреннән бер сүз китереп чыгара һәм нәни геройны шулай юри "буташтыра”. Мондый алым да кызыклы. Ул балаларда бөреләнә башлаган зирәклек, игътибарлылык, зиһен үткенлеге кебек мөһим сыйфатларның ныгып китүенә булыша.

Роберт Миңнуллин, баланың фикерләү дәрәҗәсен үстерү өчен, киек җәнлекләр, йорт хайваннары белән җисемнәрне бер-берсенә җиңелчә итеп, нәниләр аңларлык дәрәҗәдә мөнәсәбәт кылдыра. Бу нәүбәттән, "Югалган хәрефләр” циклына тупланган биш табышмак-шигырь игътибарга лаек. Шагыйрь нәни укучысына күпмедер дәрәҗәдә таныш булган яки көндәлек тормышта очраган кайбер җәнлекләрнең бер үзенчәлеген тотып алган да шуңа игътибарын көчәйткән. Билгеле, бераз зиһен кыймылдатмый торып, мондый характердагы табышмакларны чишү җиңел эш түгел. Ләкин бу әсәрләр дә нәни укучыны битараф калдырмыйлар, аның күңел дөньясын киңәйтеп җибәрәләр, иҗат активлыгын уяталар.

Р.Миңнуллин иҗатында аның үзе уйлап чыгарган жанрлар да бар: сүз кечкенә әкиятләр турында бара. Билгеле, булганча, халык иҗатында әкият жанры һәм аның берничә аерым шактый үзенчәлекле төркемнәре бар. Тик анда кечкенәкият дигән жанр юк, гәрчә күләме ягыннан әллә ни зур булмаган әкиятләр байтак кына булса да. Димәк, әлеге жанр төрен дә, исемен дә Роберт Миңнуллин үзе иҗат иткән. Димәк, шул исем белән билгеләнгән әсәрләрнең үзләренә генә хас әдәби үзенчәлекләре дә булырга тиеш! Һәм бу чыннан да шулай: Р.Миңнуллин иҗатында, башка күп кенә шагыйрь сюжетына нигезләнгән бер генә әсәр дә юк! Дөрес, аның кечкенәкиятләрендә халык әкиятләре һәм фольклорның башка төрләре белән бәйле аерым мотивлар, сүз тезмәләре булырга мөмкин. Тик шулай да кечкенәкиятләр тулысынча аның үз иҗат җимешләре.

Шуның аерым мисалларына тукталып үтик. Барыннан да элек, аларның барысы да төгәл һәм һич тә традицион булмаган, безнең көннәр вакыйгалары-хәлләре белән бәйле сюжетларга нигезләнәләр. Бу яктан Р.Миңнуллинның кечкенәкиятләре татар халык әкиятләренең барысыннан да һәм принципиаль рәвештә аерылып торалар. Әлеге әсәрләрнең төп үзенчәлеге дә шунда ки, алар балалар психологиясен, күңел серләрен бик яхшы белгән безнең заман шагыйре тарафыннан тулысынча мөстәкыйль иҗат ителгәннәр. Мәсьәләнең бу ягын төгәлрәк ачыклау өчен "Туп тибәргә яратучы малай турында кечкенәкият”не күрсәтеп үтәргә мөмкин. Әйе, кайсыбыз гына инде кечкенә вакытта туп тибеп, сугып, бәреп, ыргытып уйнарга яратмаган? Һәр нормаль бала кечкенә вакытта туп белән уйнарга ярата! Хәер, малай-шалай гына түгел, егетләр дә туп тибеп, кызлар күбрәк туп ыргытып уйнарга яратмыймыни? Футбол һәм баскетбол бөтен дөньяда яшьләрнең яң яраткан уены түгелмени? Әйе, бу һичшиксез шулай! Әмма шагыйрь мәсьәләнең бөтенләй икенче ягына игътибар итеп: "туп тибү” һәм "шар сугып йөрү” сүзләренең мәгънәләрен шактый якынайта. Нәтиҗәдә капма-каршы фикер туа:

Бер малай Туймаган!
Туп уйнаган, Үскәчтен
Туп белән Чын футболчы
Күп уйнаган, Булам диеп
Әй уйнаган, Уйлаган.
Ул көн буе уйнаган:
Әнисенең сүзләрен
Колагына
Элмәгән,
Өйгә кайтып
Кермәгән.

Беренче карашка, әлеге малайның нияте бик изге: ул чын футболчы булам дип хыяллана. Тик ул кирәгеннән артыграк мавыгып китә. Көннәр буе туп уйнап, әнисенең сүзен тыңламый, өйгә кайтып керми, бернинди эш эшләми, дәресләренә әзерләнми, укытучы сөйләгәннәренә төшенми... Нишләргә соң инде бу очракта? Ничек туктатырга малайны әлеге "азгынлыктан”? Бу катлаулы сорауларга җавап эзләп, шагыйрь бернинди дидактикага, акыл өйрәтүләргә, киңәш бирүләргә, орышу-кыйнауларга мөрәҗәгать итми! Шагыйрь, халык әкиятләрендә кулланыла торган сюжетка тукталып, тәрбия эшен малай яраткан тупның үзенә тапшыра. Башта туп малайга акыл өйрәтеп карый: гел икеле генә алып йөргән малайга тупның да ачуы килә бит инде! Әмма тупның сүзләре дә ярдәм итмәгәч, ул үзе хәрәкәт итә башлый: малай бер тибүгә туп очып китә дә, әйләнеп төшми. Икенче, өченче һ.б. туплар да шулай очып китеп юкка чыгалар. Кечкенәкият түбәндәге сүзләр белән бетә:

Белмим, хәзер ул малай
Бераз
Үзгәрде микән?
Бераз
Төзәлде микән?
Ләкин ул шул хәлдән соң
Туп тибүдән туктаган.
Хәзер инде күрсә дә
Курка, ди, ул туплардан!

Нәрсә бу? Әкиятме? Чынбарлыкмы? Биредә әкият тә, чынбарлык та бергә укмашкан. Тик анда акыл сату, орышу, тиргәү генә күренми. Һәм моның һич тә кирәге юк! Шигырь-кечкенәкият үзе мөһим тәрбия чарасы булып тора.
"Кояш буласы килгән кызыл шар турында кечкенәкият” әсәре дә аерым бер игътибарга лаек. Жанрның иң борынгы төрләреннән саналган тылсымлы әкиятләрендәге кебек, әсәр тулысынча диярлек һәркемне берсүзсез ышандыра торган уйдырмага нигезләнгән. Әмма аның сюжеты, эчтәлеге барыннан да элек кечкенә балаларга якын. Р.Миңнуллин әсәре нәкъ әнә шул стильдә башлана да:

Яшәгән, ди, Шарны элеп
Кызыл шар, Куйгач та,
Яшәгән, ди, Өскәрәк, биеккәрәк,
Кызык шар... Охшаган, ди, кояшка!

Әлеге шар югарыга күтәрелеп, кояшка да охшап куйгач, табигый, аның горурлыгы арта; өстәвенә, шундагы бала-чага әлеге шарны гел мактап, "Син нәкъ кояш шикелле!” дип, үсендереп тә торгач! Бу мактау шарга бик тә ошый, аның горурлыгы, тәкәбберлеге артканнан-арта бара, аның нәни, тик кояш кебек түгәрәк башына мәкерле бер уй килә: "Миңа һичкичекмәстән кояш булырга кирәк!” дип, ничек кенә ышанса да, аны шикле фикерләр дә борчый. Киңәш өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә инде? Аның өчен иң якын зат - бердәнбер әнисе! Сабый балага әнисеннән дә якын кеше булмый бит! Табигый, ул үз серләрен, "изге хыялын” әнисенә ача:

Әйткән әнисенә дә:
- Мин кояш булам! - дигән, -
Биеккә кунам! - дигән.

Әмма газиз әнкәсе сабый баласының беркайчан да тормышка ашмас хыялына кискен каршы чыккан. Җитмәсә, әнисенең шикләнүләре дә бик нигезле: әгәр ул шар чыннан да кояш булып, югары күккә күтәрелсә, юньсез малайларның аны шартлатып ташлавы да мөмкин бит яки рәхимсез җил очыртып, әллә кая алып китәр... Әгәр шулай булып чыкса, "Без кояшсыз калырбыз, Аннан каян алырбыз?!” - дип, чын күңелдән борчыла шарның әнисе. әнә шундый куркыныч кисәтүләрдән соң шар үзе дә уйга калган:
Ул әнисен Ул бик дөрес

Тыңлаган - Эшләгән,
Кояш булып Әйбәт бер эш
Тормаган. Эшләгән!..
Сезгә дә, дусларым, берүк,
Әйтсәләр дә,
Күнмәгез -
Кояш була
Күрмәгез!

Шагыйрьнең башка кечкенәкиятләре дә шундый ук җиңел, матур, саф татар телендә язылган.
Шушы ук юнәлештә язылган "Ничекнигәниөчен” шигырендә дә ул "Кайчанничеккайда”, "кайчанничекнинди”, "кайчанничекниөчен” кебек "яңа” сүзләр куллана. Алар барысы да татар балалар әдәбиятының бүгенге көндәге оригиналь казанышлары, уңышлары булып санала. Бу әсәрләрнең тәрбияви әһәмияте дә зур: аларда төрле тәрбияви моментлар бергә үрелеп-кушылып, синтезлашып китәләр.
Р.Миңнуллин шигырьләре балалар тарафыннан, һич икеләнүсез, Тукайның балалар өчен язган әсәрләренең бүгенге көндәге дәвамы, яңа шартларда дәвам иттерелеше итеп кабул ителә. Аның әсәрләре бүгенге татар балалары рухи тормышының аерып булмаслык бер өлешенә әверелде: алар мәктәп укучылары тарафыннан өйрәнелә, төрле кичәләрдә, концертларда еш яңгырый.
Гомумән алганда, Р.Миңнуллинның һәр шигыре – үзе бер оригиналь поэтик табыш, үзе бер иҗади ачыш, үзе бер әдәби җәүһәр.

Полный текст материала Роберт Миңнуллинның татар балалар поэзиясенә алып килгән яңалыгы смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Зиятдинова Люция Рафкатовна  люси5
01.09.2013 0 6057 513

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0