Милли тәрбия бирүнең үзенчәлекләре


Кешеләр һәрвакыт күмәкләшеп яшәгәннәр. Алар, үзара бәйләнешләрне ныгыту өчен, яшәү кагыйдәләрен булдырганнар. Җир йөзендәге һәр халыкның үзенә генә хас яшәү кануннары барлыкка килгән, милли тәрбиягә нигез салынган. Милли үзенчәлекләр тарихи һәм хрономик ландшафт факторларына бәйле рәвештә формалашкан, дип саный галим Л.Н.Гумилев. 


Обсудить статью
Опубликовать свой материал

Дин барлыкка килгәннән соң, кешеләр дин кануннарына да буйсынган. Дәүләтләр барлыккка килгәч, дәүләтнең рәсми рәвештә каҗул ителгән кануннары нигезендә яшәү тәртибе кергән. Һәр дәүләтнең, халыкның, шул исәптән, татар халкының да, язылган яки язылмаган, рәсми рәвештә кабул ителгән яки ителмәгән яшәү кагыйдәләре булган, алар, еллар узу белән камилләшеп, буыннан буынга тапшырылган, тиңе булмаган кыйммәт мираска – милли тәрбия кануннрына әверелгән. Кешенең табигать биргән мөмкинлекләрен үстерү, теге яки бу җәмгыять үзенчәлекләренә туры килгән шәхес формалаштыру, кешегә үз максатларына ирешүгә ярдәм итү системасы – тәрбия бирү барлыкка килгән. Тәрбия бирү рәсми рәвештә кабул ителгән концепция һәм программа нигезендә алып барыла.

Милли тәрбия бирүнең эчтәлеге, нигездә, өч өлештән тора, дип әйтергә була. Беренчесе – укучыларга гомумкешелек кыйммәтләренең асылын аңлату һәм аларның бу кыйммәтләрне тануына ирешү. Икенчесе – укучыларда гомумкешелек сыйфатларын формалаштыру. Өченчесе – балаларның татар милләтенең төп сыйфатларына ия булуларына ирешү.

Күп төрле чыганакларда күрсәтелгәнчә, нигездә, гомумкешелек кыйммәтләре түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • Тормыш һәм сәламәтлек кыйммәте.
  • Гаилә кыйммәте.
  • Милли кыйммәтләр.
  • Белем һәм бәйсезлек кыйммәте.
  • Талант һәм сәләт кыйммәте.
  • Халыкара һәм милләтара бәйләнешләр кыйммәте.

Җир йөзендәге барлык халыклар өчен уртак гомумкешелек сыйфатлары кабул ителгән:

  • намуслылык, вөҗданлык;
  • кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек;
  • кайгыртучанлылык;
  • хезмәт ярату;
  • милләтара дуслык;
  • милләтпәрвәрлек.

Югарыда санап кителгән тәрбия бирү юнәлешләрен уңай педагокик шартларда гына тормышка ашырыра мөмкин. Уңай педагокик шартларга түбәндәгеләрне кертергә була:

  • Тәрбия бирүдә җәмгыятьтә барган иҗтимагый – икътисадый тормыш үзенчәлекләрен искә алу.
  • Тәрбия бирүгә катнашы булган һәр кешенең бу процессны уңышлы оештыру өчен хәзерлеген тәэмин итү.
  • Балаларны тәрбияләүне бары тик аларның үзләренең актив катнашында, үз – үзен тәрбияләү шартларында алып барырга .
  • Тәрбия эшен алып бару өчен матди база һәм балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алган эш формаларының кулланылуы.
  • Tәрбия эшендәге уңышларга, алга китешкә, тәрбия дәрәҗәсенең чын хәленә даими анализ ясарга, шуннан чыгып киләчәктәге эшчәнлекне билгеләргә.

Милли сыйфатлар формалаштыру – тәрбия бирүнең әһәмиятле өлеше. Милли сыйфатларга түбәндәгеләрне кертергә мөмкин:

1. Үзеңне милләт вәкиле итеп тану. Бу катлаулы психологик тойгыны формалаштыру милли үзаңны тәрбияләүгә бәйле. Милли үзаң милли культураның эчтәлеген белүгә һәм аңлауга нигезләнә. Аның үсеше туган телне үзләштерү белән аерылгысыз бәйләнгән.

2. Милләт тойгысы һәм милли горурлык хисе – беренче сыйфат белән тыгыз бәйләнгән. Милләт һәм милли горурлык хисе беренче чиратта кешеләрнең тарихына, милләтнең үткәндәге уңышына, милли мәдәниятенә, теленә, диненә, милләтнең бөек шәхесләренә хөрмәт рәвешендә чагылыш таба. Горурлык хисе барлыкка килсен өчен, үз милләтеңнең тарихтагы урынын, аның башка милләтләрдән аермасын һәм үзенчәлекле якларын, милләттәшләре тарафыннан дөня күләмендәге фән, сәнгать, мәдәният һәм башка өлкәләргә керткән өлешләрен белү кирәк.

3. Туган телеңне камил белү, бу телдә аралашу, аны пропагандалау, мөмкин булганда, аны башкаларга өйрәтү. Туган тел – милләтнең төп билгеләренең берсе, милли яшәешнең төп шарты. Тел язмышы милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән.Әгәр дә бала туган көненнән башлап гомере буенча ана теле дөньясында булмаса, аның белән бергә яши алмаса, бу әһәмиятле милли сыйфатның көчле уңай йогынтысыннан мәхрүм булачак. Адәм баласын бу әһәмиятле , изге юлга бастыруны укытучылар хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый.
4. Татар халкының гореф – гадәтләрен, йолаларын тану һәм үтәү.
5. Үз милләтеңнең тарихын белү, аны саклау һәм хөрмәт итү.
6. Үз милләтеңнең музыка, рәсем сәнгате, мәдәният казанышлары белән таныш булу.

Милли тәрбия бирүдә татар халкына хас булган уңай сыйфатларны искә алу, аларны тагын да үстерү һәм ныгыту әһәмиятле. Хезмәтне, шул исәптән, сәүдә хезмәтен ихтирам итү, җыр – музыка ярату, ярдәмчел,кунакчыл,чисталык ярату, тырыш булу – татар халкының күркәм сыйфатлары.

Шул ук вакытта милли тәрбия бирүнең эчтәлеген билгеләгәндә, татар халкында очрый торган көнчелек, коллык психологиясе, урынсызга кешегә ярарга тырышу, җитәкчеләрдәге тәккәберлек, таркаулык, үз-үзеңә артык ышаныч кебек сыйфатларның барлыкка килүен кисәтү кирәклеген дә истән чыгарырга ярамый.

Милли тәрбиянең эчтәлеге ачыкланганнан соң аны тормышка ашыру юллары билгеләнә:

  • Милли мохит булдыру.
  • Укыту планына кертелгән барлык фәннәрнең, факультатив дәресләрнең милли тәрбия бирүдәге мөмкинлекләрен ачыклау һәм шул юнәлештә эзлекле эш алып бару.
  • Сыйныфтан тыш чараларны милли тәрбия бирү максатында файдалану.
  • Милли тәрбия бирүнең матди базасын булдыру.
  • Милли тәрбиягә катнашы булган һәр педагогның, әти -әниләрнең белемнәрен даими камилләштерү.
  • Милли тәрбия бирүнең конкрет уку йорты шартларында җайлаштырылган концепциясен һәм программасын булдыру.

Югарыда саналган педагогик шартлар, башка факторлар белән бергә тирән белем һәм күнекмәләргә, милли сыйфатларга ия булган, кызыксынучан, яңялыкка омтылучан, камил шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.



Комментировать Поделиться Разместить на своем сайте
Вы можете разместить на своём сайте анонс статьи со ссылкой на её полный текст
Ошибка в тексте?
Нашли ошибку в тексте? Выделите её и нажмите Ctrl + Enter

Есть мнение? Оставьте свой комментарий:
avatar

Комментарии: