Гаяз Исхакый әсәрләрендә милләт язмышы

Бүгенге көндә дә татар милләтенең торышы – актуаль мәсьәләләрнең берсе булып санала.
Г. Исхакый милли рух һәм халыкчанлык белән сугарылган әсәрләренең үзәгенә милләт язмышы мәсьәләсен куеп, әлеге проблеманы төрле яссыллыкта яктырта. Бер төркем әсәрләрендә ул, милләтне инкыйраздан саклап калу максатында, укучының игътибарын халыкның милли чшәешенә, милли колоритына, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йоллаларына, нәсел-нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.

Обсудить статью
Опубликовать свой материал
Г. Исхакый әсәрләрендә милләт язмышы

Гаяз Исхакый – тәүге әсәрләреннән үк милләт язмышын алгы планга чыгаручы реалист язучы. Аның һәрбер әсәренең нигезенә милли идея салына. Дине,теле,мәдәнияте,гореф вә гадәтләре бер булган кешеләрдән барлыкка килгән җәмгыяткә (халыкка) милләт диелер. Милләт өчен аеруча әһәмиятле булган мәсьәләр – үз динен һәм мәдәниятен саклаудыр. Бу мәсьәләләргә җитәрлек игътибар бирелмәсә,халык югалыр.

Бүгенге көндә дә татар милләтенең торышы – актуаль мәсьәләләрнең берсе булып санала.

Г. Исхакый милли рух һәм халыкчанлык белән сугарылган әсәрләренең үзәгенә милләт язмышы мәсьәләсен куеп, әлеге проблеманы төрле яссыллыкта яктырта. Бер төркем әсәрләрендә ул, милләтне инкыйраздан саклап калу максатында, укучының игътибарын халыкның милли чшәешенә, милли колоритына, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йоллаларына, нәсел-нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.
Татар халкы тормышының төрле якларын һәм аңа гына хас булган мили традиия һәм гөреф-гадәтләрне, проблемаларны уңышлы чагылдырган "Сөннәтче бабай” һәм "Остазбикә” әсәрләре әдәбиятебезнең гүзәл үрнәкләре булп тора.

Татар халкы тормышының төрле якларын һәм аңа гына хас булган милли традиция һәм гөреф-гатәтләрне,проблемаларны уңышлы чагылдырган "Сөннәтче бабай” һәм "Остазбикә” әсәрләре әдәбиятыбызның гүзәл үрнәкләре булып тора.

"Сөннәтче бабай” хикәясендәге Корбанколый карт образы аша үзәк планга, алгы сызыкка чыгара. Авылда "Сөннәтче бабай” исемле белән мәгълүм булган Корбанколый карт гомер сөрә. Картның төп шөгеле – балаларны сөннәткә утырту. Шул шөгыле аша ул тормышта үз урынын тота. Г. Исхакый "Сөннәтче бабай” әсәре белән әдәбиятта психологизмны яңа төсмерләр белән баета. Хикәядә милли, фәлсәфи проблематикалар чагылыш таба. Әсәрдә мөһим проблема булып Сөннәтче бабай образы аша ачылган милли характерның асылы тора. Хикәягә Сөннәтче бабай персонаңы үзенең формалашкан характеры белән килеп керә. Анда шул характерның тик бер ягы, бер сыйфаты гына күренеп кала, әмма шуңа нигезләнеп, без мәгълүм бер халык иясен чамалый алабыз. Милли характер,милли менталитет проблемалары тыныч тормыш шартларында барлыкка килә һәм чишелә.

Милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр Г. Исхакыйның "Остазбикә” повестенда күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Әсәрдә татар хатын-кыз бәхете мәсъәләсе үзәккә куела. Мәсъәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, Г. Исхакый үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының мохитендә күрсәтә. Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү,никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар

сурәтләнә: милли проблематика белән беррәттән, төп игътибар идея-әхлакый проблематикага бирелә. Г. Исхакый милли характерны ачуда төп рольне Сәгыйдәгә тапшыра. Сәгыйдә образы мисалында татар хатын-кызының җыелма образы иҗат ителә. Әхлакый проблематика Г. Исхакыйның рухи гүзәллекне, әхлакый пакьлекне көндәлек гадилектә сүрәтли алуында күренә. Идея - әхлакый проблематиканың үзәгендә Сәгыйдәнең шәхес буларак тирән асылы, характерының әхлакый тирәнлеге ята. Эчке драматизмы һәм тирән психологизмы белән көчле булган бу Һәр "кечкенә” кешенең күңел фаҗигасен үзенчәлекле рәвештә ача. Хатын кыз бәхете ана булуда дигән фикер үткәрелә.
Халык, милләт язмышы турында уйланганда, Г. Исхакый еш кына хатын-кыз мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә.Татар халкының милли язмышын хатын – кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, ул бу мәсьәләне татар әдәбиятының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп күтәрә. Хатын – кыз бәхете, иреге мәсьәләләрен яктырткан "Кәләпүшче кыз”, "Теләнче кызы”, "Зөләйха” әсәрләрдә төп игътибар идея - әхлакый проблематикага бирелә. Әлеге тип проблематикалы әсәрләрдә язучыны кешенең яшәеш позициясе һәм аның үзгәрүе кызыксындыра.Әсәрләрнең үзәгендә фәлсәфи һәм этик эзләнү, кешенең яшәү мәгънәсе, яхшылык һәм яманлык, дөреслек һәм гаделлек хакында уйланулары тора.
Г. Исхакый татар әдәбиятында беренчеләрдән булып катнаш гаилә проблемасын күтәреп чыга. Катнаш никахның милләт язмышына йогынтысы "Ул икеләнә иде”, "Ул әле өйләнмәгән иде” повестьларында ачык күзәтелә.Повестьларда алгы планга милли проблематика чыга. Әлеге проблематика әсәрләрдә куелган проблема һәм аның чишелеше ягыннан бу ике әсәрне берләштереп тора. Повестьлар өчен уртак проблематика икенче әсәрдә тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла.
Катнаш никах һәм интернациональ мәхәббәт проблемалары төрле яссылыктан чыгып анализлана. Г. Исхакый үз геройларының каршылыклы уй – тойгыларын һәм фикер көрәшен, шәхси драмаларын милләт фаҗигасе дәрәҗәсенә күтәрә. Әсәрләрнең нигезенә милли идея салына. Милли проблематика белән бәйләп милләт язмышы мәсьәләсе дә аңлатыла.

I бүлек. Гаяз Исхакый иҗатында гореф – гадәтләр, милли
традицияләрнең бирелеше

Борынгыдан килгән йолаларыбыз, гореф – гадәтләребез, традицияләребез инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана.

Гаяз Исхакый үз әсәрләрендә укучының игътибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф – гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел – нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.Иң гадәти авыл карты көнкүрүшен, гомер юлын сурәтләгән зур булмаган гади бер "Сөннәтче бабай” хикәясендә автор татар халкының иң түбән катлауларында да гөрләп чәчәк аткан, олы киеренкелегенә җиткән рухи гүзәллек - әхлакый пакьлекне, көндәлек гадилектә, әмма тетрәндерерлек киеренкелектә сурәтли, гәүдәләндерә алган.

Авылда "Сөннәтче бабай”исеме белән мәгълүм булган Корбанколый карт гомер сөрә. Аның яшен белгән кеше юк.Яше югалган кебек, картның исеме дә югалган. Һәммәсе аны Сөннәтче бабай дип йөртәләр.Бу картның үзе өчен бик тә кадерле булган өч әйбере була, шулар арасында иң изгесе – "Мең дә өч йөз ел буена буыннан буынга тапшырылып килгән "Сәлман Фарси пәкесе”.Ислам диненең символы. Картның төп шөгыле – балаларны сөннәткә утырту. Әнә шуның аша ул тормышта үз урынын тота.Сөннәт пычагы булса да, ул ярлы, әмма рухияктан бай, тормыш аны бөкрәйтсә дә, сындыра алмаган.Бу пычакта үткәннәрнең, ислам диненең, татар халкының яшәеш мохиты чагылыш тапкан.Әлеге сөннәт пычагына ия булу белән карт чиксез горурлана.Картның күңеле дә әнә шул җансыз әйбер белән бергә кушылган, матдиләшкән бербөтен тормышка әверелгән.Үзенә бер үзенчәлекле дөньяны хәтерләткән шушы яшәешне Г. Исхакый төрле яклап һәм шактый тәфсилләп сурәтли.

Шулай үз куанычы белән рәхәт кенә гомер кичергәндә кайгы килә: Сөннәтче бабайның бер тән, бер җан булып яшәгән карчыгы үлеп китә. Берара бу югалтудан бик хәсрәтләнеп йөргәч, картның башына өйләнергә кирәк дигән уй килә. Ул аның хәстәренә керешә. Бу юлда карт һәрвакытта уңышсызлыкка ирешә һәм ахыр чиктә бер ялкау затсыз карчыкка тап була.Карчык Сөннәтче бабайның тигез генә бер җайга салынган тормышын тәмам җимереп ташлый.Көннәрдән бер көнне Сөннәтче бабай яңа хатынының сөннәт пәкесе белән бәрәңге әрчеп утырганын күрә.Моны күргәч, ул шашып кала,телдән язып һушсыз кала.Берничә көннән Сөннәтче бабайны үзе казып куйган каберенә илтеп җирлиләр. Беренче карашка бик гади генә эчтәлек.Әмма чынлыкта исә, әсәрдә тормышның вак – төякләреннән туган шәхес трагедиясе ачыла. Сөннәтче бабайның бар юанычы, бар мактанычы – Сәлман Фарси пәкесе булып, ул аның бу дөньяда тереклек итүенең символына әверелгән.

Гап – гади вакыйгада шәхес фаҗигасе күрә алган һәм аның көчле сурәтләнешен биргән Г. Исхакый "Сөннәтче бабай” әсәре белән әдәбиятта психологизмны яңа төсмерләр белән баета.Әсәрдә татар халкының борынгыдан килгән йолаларына, гореф – гадәтләренә киң урын бирелгән.

Милли традицияләр һәм гореф – гадәтләр Г. Исхакыйның "Остазбикә” повестенда күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба.Әсәрдә татар хатын – кызы бәхете мәсәләсе үзәккә куела. Мәсьәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, Г. Исхакый үз героинясы Сәгыйдәне шул вакыттагы татар авылының мохитендә күрсәтә. Башка бик күпләрнеке кебек, Сәгыйдәнең иң зур хыялы – кияүгә чыгу. Әсәрдә шушы гамәл күнегелгән рухта, бөтен йолаларын башкарып, җитдилекне һәм юморны бергә кушып күрсәтелә.Әсәрдә кыз сорау, туйга әзерләнү, никахлашу мәҗлесе, ислам диненә караган традицион йолалар тәфсилләп сурәтләнә.

II бүлек. Гаяз Исхакый иҗатында хатын – кыз язмышының бирелеше

Г.Исхакый әсәрләрен халыкның милли үзаңын уяту һәм шул юл белән аның азатлыгына ирешү максатында яза.Шушындый мәсьәләләр хакында нык уйланып, борчылып һәм шуларны хәл итү идеясе белән язылган булулары сәбәпле, Г. Исхакый әсәрләре үзе яшәгән вакытта ук популярлык казаналар һәм, табигый, алар милләтнең уянуына, милли хисләр үсешенә зур йогынты ясыйлар.

Халык, милләт язмышы турында уйланганда Г. Исхакый еш кына хатын – кыз мәсьәләсенә игътибар итә.Әдип, татар халкының милли язмышын хатын – кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, бу мәсьәләне татар әдәбиятының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп күтәргән.
Гаиләне, җәмгыятьне хатын – кыздан башка күз алдына китереп булмый. Хатын–кызның уңай роленнән башка үсеш–үзгәреш, прогресс була алмас иде.Татар мәгърифәтчеләре, җәдитчеләре моның асылын дөрес тоеп алалар.Шуңа күрә алар иҗатында хатын-кызның ир–ат мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүче курчак ролен башкаруына каршы чыгалар.Г. Исхакый хатын-кызның ир-ат белән тигез хокуклы булмавын инкыйразга алып баручы җитди сәбәпләрнең берсе итеп таный.Хатын-кызны хөрмәт итмәгән, аның шәхес булуын, милләтнең киләчәген – балаларны тәрбияләүче булуын танымаган милләтнең киләчәге өметсез булуын искәртә.

Иҗатының башлангыч чорында язылган һәм татар кызларының язмышына һәм, гомумән, милләткә зур зыян китерә торган яман гадәтләрнең барлыкка килүен сурәтләгән "Кәләпүшче кыз” повесте Г. Исхакыйның иң беренче танылган иҗади казанышларыннан исәпләнә.

"Кәләпүшче кыз” әсәре шул чор татар әдәбиятына хас мәгърифәтчелек реализмы кысаларында язылган. Ул XX гасыр башы татар тормышындагы күптөрле проблемаларга укучыларның күзен ача. "Кәләпүшче кыз”да башкаларга сабак булырлык гыйбрәтле мисал итеп Камәр язмышы алына. Аның язмышы мәгърифәтчеләрчә аңлатыла, ягъни балачакта дөрес тәрбия ала алмавы аркасында, героиня алга таба юньсез кешеләр кулына эләгә һәм нәтиҗәдә гомере фаҗига белән тәмамлана. Г. Исхакый чынбарлыкны кискен, реаль рәвештә тасвирлый, ләкин "мәгърифәтчелек” чоры әсәрләрендә әле ул үгет-нәсихәт бирүдән узмый. Туган проблемаларны мәгърифәт, аң-белем, гаиләдәге дөрес тәрбия ярдәме белән хәл итеп була дип саный.

Әлеге әсәрдә психологик тасвирламаларның тәүге яралгысы күзәтелә.Әдип кешенең психологик үсеш-үзгәреш этапларын оста күрсәтә. Геройларын акыл-хис көрәше, вөҗдан газабы аша үткәрә.
Җәмгыятьтә кешеләрнең әхлаклык ягыннан түбән төшү-төшмәвен дин күзәтеп тора. Г. Исхакый дини моментларны үз әсәре тукымасына кертеп, аның аша укучы акылына тәэсир итәргә тырыша. Дини кануннар кеше тормышына нигез итеп алына. Әдип, беренче чиратта, гади кебек күренгән, ләкин асылында зур мәгънә яткан, әхлаклылыкка өндәгән дини күзәтүләргә битараф булуның нәтиҗәсен күрсәтә. "Авыруын яшергән үлгән” диләр халыкта. Г. Исхакый үз милләтенең "авырулар”ын ачыктан-ачык күрсәтеп, милләттәшләрен шул "авырулар”дан арынырга чакыра. Г. Исхакый гыйбрәтле мисал ярдәмендә халыкның үзаңына тәэсир итеп, анда милләт язмышы өчен борчылу уятырга тели. Милләтнең башка кызларын шундый аяныч хәлләрдән саклау өчен кисәтү рәвешендә язылган "Кәләпүшче кыз” әсәре белән автор һәр мөселманны, бөтен татар дөньясын ямьсезли торган, милләтебезгә зур зыян китерә торган шул яман "авырулар”ны булдырмас өчен кулыннан килгән кадәр тырышырга өнди.Г. Исхакыйның "Кәләпүшче кыз” повесте идеясе ягыннан бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый.
Г. Исхакыйның хатын-кыз мәсьәләсен яктыртуга багышланган икенче бер әсәре – "Теләнче кызы” романы. Романда әсәр идеясе башкачарак яссылыкта ачыла. Г. Исхакый фәкыйрьлекнең иң каты, ачы газапларына дучар ителгән татар хатын-кыз образында югары әхлак, кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек тойгыларының һичбер вакыт сүнмәвен, пычранмавын гаять тормышчан конкрет сурәтләрдә тасвирлый.

Г. Исхакый бу әсәрендә хатын-кыз иреге проблемасын күтәрә һәм аны гади татар кызының гыйбрәтле язмышында яктырта. Шул ук вакытта ул хатын-кыз язмышын җәмгыятьтәге иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе булган милләт язмышы белән бәйли. Романның нигезен әдипнең фәлсәфи, мәгърифәтчелек карашлары тәшкил итә.

"Теләнче кызы” романы өч кисәктән һәм бер кисәге берничә бүлектән тора.Романның беренче кисәгендә Г. Исхакый күп төрле психологик алымнар кулланып төп героиня- Сәгадәтнең бай эчке күңел дөньясын, аң-белемле, инсафлы, ата-анасын зурлый торган кыз икәнлеген тасвирлый. Төп героиняның тышкы һәм эчке матурлыгы гармоник рәвештә җылы буяулар белән бирелә.

Алга таба әсәрнең төп сюжетын Сәгадәткә кагылышлы драматик вакыйгалар һәм кызның рухи дөньясындагы кискен көрәш билгели. Г. Исхакый үзенең игътибарын крестьян кызына, аның эчке дөньясын ачуга, рухи эволюциясен күзәтүгә юнәлтә. Бу образның характеры ачылуда күренә. Героиня яңа сыйфатларга ия була, үсә. Характер процесста, вакыйгалар тезмәсе аша ачыла. Тормыш төбенә төшкән Сәгадәт үз-үзен җиңеп, кешелек сыйфатларын саклап кала ала.

Г. Исхакый милләтнең киләчәген укымышлы хатын-кызда, ә хатын-кызның бәхетен аң-белем алуда саный. "Теләнче кызы” романында бу фикернең эволюциясен күрергә мөмкин. Ул хатын-кыз бәхетен мәгърифәтле булу гына түгел, милли хисләр белән дә бәйләп аңлата.

Бу, әлбәттә, авторның үзенең дә дөньяга карашлары үсү-үзгәрү турында сөйли. Шул рәвешле ул, героинясын тормыш баскычлары буенча һаман югарыга күтәреп, аннан үзенең идеалын – халыкка хезмәт итәрлек татар хатын-кызы образы тудыра.

"Теләнче кызы” романы ХХ гасыр башы татар әдәбиятында хатын-кыз язмышын, башка әсәрләрдән аермалы буларак, романтизм һәм реализм чаралары синтезында, оптимистик планда яктыртуы белән үзенчәлекле урын ала.

1915 елда язылган һәм басылып чыккан "Остазбикә” повестенда Г. Исхакый инсафлы, итагатьле, киң күңелле, олы җанлы хатын-кыз образын тудыра. ”Остазбикә” повесте шәхеснең эчке дөньясын тагын да тирәнрәк итеп ачарга омтылган булуы белән элегрәк язылган әсәрләдән аерылып тора.

Нечкә психологизмга корылган конфликтның чишелеш табып тасвирлануы игътибарны җәлеп итә. Эчке драматизмы һәм тирән психологизмы белән көчле булган бу әсәр "кечкенә” кешенең күңел фаҗигасен үзенчәлекле рәвештә ача.

Г. Исхакый Сәгыйдә образында татар хатын-кызының иң күркәм сыйфатларын туплап биргән. Тыныч холыклы, сабыр, киң күңелле, хезмәт сөючән, олы җанлы, нык рухлы бу хатын тиз арада яхшы остазбикә булып таныла.

Татар хатын-кызының азатлыгы, бәхете өчен көрәш идеясе язучының тулаем иҗаты өчен хас. Г. Исхакыйның прозасында хатын-кыз образы иң калку булып сурәтләнгәне – "Остазбикә” повесте булса, сәхнә әсәрләре арасында беренчелекне, һичшиксез, "Зөләйха” ала.

"Зөләйха” драмасында Г. Исхакый әлегә кадәр күренмәгән көчләп чукындыруны фаш итү темасын күтәрә. Әсәрдә килешмәс капма-каршы көчләр бәрелеше. Татар халкының гасырлар буена формалашкан яшәү рәвеше, традицияләре, иреге, вөҗданы, җаны, дине – бер якта. Икенче якта – патша Россиясенең колониаль-милли сәясәте, шуны гамәлгә ашыручы рәхимсез ялчылары: руханилар, чиновниклар, полиция.Әсәр нигезендә шушы ике як арасында чишелә алмаслык көчле трагик конфликт ята. Беренче як хаклык, азатлык, вөҗдан иреге өчен көрәшә. Икенче як шуны тыя, басарга, изәргә, таптарга бөтен көчен куя. Бу көч татар халкы өчен иң газиз нәрсәләрне – аның вөҗданын, динен, җанын сатуга буйсындырылган. Зөләйха халык язмышын кичергән милләт анасы рәвешендә бирелә.Аның милли вазыйфасы – милли рух һәм әхлакның нигезен тәшкил иткән дини иманны саклау.
Г. Исхакый әсәрләрендә хатын-кыз язмышы мәсьәләсен чишүдә заманның иң әһәмиятле якларын күздә тотуын билгеләп үтәргә кирәк.

III бүлек. Гаяз Исхакый әсәрләрендә катнаш никах мәсьәләсе.

Гаяз Исхакый – беренче әсәрләреннән үк милләт язмышын беренче планга чыгарган реалист язучы. Шул исәптән, ХХ гасырның башында ук инде ул татарның рус милләте тарафыннан йотылу ихтималы хакында чаң суккан әдип. Кеше бәхетен гаилә бәхете белән бәйләп караган Г. Исхакый бу өлкәдә эзләнә, уйлана.Ул татарның рухи бишеге булган традицион авыл җирлегенә дә, шәһәр тормышына да мөрәҗәгать итә. Шәһәр, билгеле булганча, иҗтимагый-рухи яктан авылдан шактый аерыла. Биредә кеше милли мохиттә генә кала алмый, башка төрле әшәеш күренешләре белән дә очраша, заман цивилизациясенең йогынтысын ныграк сизә. Мондый шартларда кешегә шәхси бәхет, гаилә бәхете кебек мәсьәләләрне кайчак авылдагыдан аермалы рәвештә хәл итәргә туры килә. Шәһәр татарлары яшәешен төрле өлкәләрендә рус йогынтасын нык тойдылар. Бу хәл гаилә кору өлкәсендә дә үзен шактый сиздерә. Шунлыктан татар дөньясында катнаш гаилә мәсьәләсе хасил була. Бу мәсьәлә милләтчел рухлы әдип-галимнәрнең игътибарын аеруча җәлеп итә. Г. Исхакый да бу мәсьәләгә битараф булып кала алмый. Ул беренчеләрдән булып бу мөһим проблеманы "Ул икеләнә иде” (1914) һәм "Ул әле өйләнмәгән иде” (1916) повестьларында көн тәртибенә куя һәм ни дәрәҗәдә аның җитди булуын безнең бүгенге тормышыбыз дәлилли.
Повестьләрда татар егетләрен рус хатыннары куенына этәрүче сәбәпләрнең берсе – татарның тәхет әсирлегендә булуы сәбәпле мәдәният, сәнгать һәм көнкүреш яшәешендә рус һәм башка Европа халыкларыннан артта калганлыгы. Г. Исхакый үз геройларының каршылыклы уй-тойгыларын һәм фикер көрәшен, аларның шәхси драмаларын милләт фаҗигасы дәрәҗәсенә күтәрә.
"Ул икеләнә иде” повестеның төп герое Хәмит утыз ике яшькә җитеүнә карамастан, һаман әле өйләнмәгән. Аның өчен яшьли өйләнү ул – үзенең хөррияте шәхсияңне бетерү. Өйләнер өчен ул хезмәтенең алгарак китүен, банкта берәр дәрәҗәгә үрләвен,ңалованиесенең ике йөзгә җитүен көтә.

Гакыл белән өйләнер өчен Хәмит үзенә тиң татар кызын таба алмый. Өйләнергә булгач, өйләнергә. Хәмит дусларына мөрәҗәгать итә, үзенә кыз димләүләрен үтенә. Хәмиткә яңа татар кызы, татар әдәбиятын укыган,татар матбугаты артыннан бара торган кыз кирәк. Танышы Сәгыйтнең киңәше буенча Хәмит бер шәһәргә бай кызын сорарга бара.
Ләкин Нәфисә белән танышу, аралашу Хәмитне бу уеннан кайтара. Татар кызы Нәфисә Хәмиттә бернинди мәхәббәт хисе уята алмый. Бу кызда Хәмит үзенең киләчәк иптәшен,юлдашын күрми. Аның белән үзен бик уңайсыз хис итә. Татар кызына өйләнә алмагач, әсәр ахырында Хәмит элекке якын танышы Мария Ивановна белән кабат очрашу һәм гаилә кору уена якынлаша башлый. Әгәр Хәмит катнаш гаилә кору мәсьәләсен әле ахырына кадәр хәл итеп бетермәгән булса, "Ул әле өйләнмәгән иде” повестеның герое Шәмсетдин иртә тол калган рус хатыны Анна белән катнаш гаилә кора. Әсәр дөнья күргән чор әле татарның татар рухлы, үзен тулы мәгънәдә милләте белән татар икәнен тоеп яшәгән вакыт. Приказчик Шәмсетдиннең күңел газаплары менә шушы хискә бәйле. Ул татар кешесе, шуңа күрә аның хатыны да, балалары да ислам диненә булырга тиешләр. Шәмсетдин үзенең гаилә тормышын башкача күз алдына китерә дә башлый.
Г. Исхакый кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп Шәмсетдиннең ихтыярсыздан марҗа белән яшвен, чукындырган балалар үстерүен, шул ук вакытта, бу хәлләрне йөрәге кабул итә алмыйча, газап чигеп,балаларын Истанбулда укытып,чын мөселман кешесе итеп тәрбияләү хыялы белән өметләнеп яшәвен тасвирлый.
Гади бер приказчик Шәмсетдиннең яшәеше, уй-фкерләре, күңел кичерешләре аша Г.Исхакый үзен борчыган проблеманы үтемле тел белән тасвирлый. Шәмсетдин ХХ йөз башнда татар тормышында яңача яшәргә, рухи офыгын киңәйтүгә, баетуга омтылган яшьләрнең бер вәкиле. Авылдан шәһәргә мәдрәсәдә укырга килү Шәмси тормышында һәм дөньяга карашларын да тора-бара шактый үзгәрешләр кертә, аның яшәешен, рухи дөньясын катлауландырып җибәрә.Чөнки хәзер геройның күңелендә авылдан

килә торган милли-дини рух шәһәре цивилизациясе тудырган уй-хисләр очраша. Шәхәр гомумән, кичәге авыл егетен ничектер рухи яктан уятып җибәрә һәм аның күңелен яулый кебек. Шәмсетдинне үз милләтенең бүгенге яшәеше канәгатьләндерми. Ләкин шул ук вакытта ул үз милләтенә кендеге белән ябышкан бәндә. Татарлык аңа ана сөте, тәрбия белән нык сенгән. Менә шушы ике сыйфат берберсе белән килешә алмау сәбәпле, Шәмсетдиннең күңелендә таркаулык урын ала. Шәмси өчен яңача яшәү көндәлек тормышта марҗа белән яшәү дигән сүз. Шәһәрчә яшәү символына әверелгән Анна Всильевна белән танышу моңа кадәр гадәти авыл егете булган Шәмси өчен гаилә кору мәсьәләсен бермә-бер катлауландырып җибәрә. Чөнки хәзер ул кәләшенең татар кызы булуын,әммә Аннага охшаган булуын тели башлый.

Анна Васильевна тормышы баряктан да Шәмсетдиннең әти-әнисе, абыйсы белән җиңгәсе яшәгән тормыштан өстен. Ә инде Анна Васильевнаның үзенә килсәк, ул бар яктан да булган, уңган, гел уңай персонаж булып тасвирлана. Ул, татар хатын-кызлары белән чагыштырганда, башкача: матур, пөхтә, акыллы, белемле, сәнгатьне тирәннән аңлый белә, зәвыклы, Шәмсине кайгырта, карый, ялын оештыра, хәттә ул авыргач, үзен аямый аны аякка бастыра, үзе ялыга. Аның милләте, тәртибе, әхлагы, кешелек сыйфатлары автор тарафыннан гел сокландыргыч итеп күрсәтелә.

Гадәттә, Г. Исхакый иҗат иткән хатын-кызлар ирләргә караган да активрак, кыюрак. Анна Васильевна да танышуның беренче адымыннан ук инициативаны үз кулына ала. Шул ук вакытта ул, хатын-кызга хас булган. Шәмсинең ирегенә киртә куймый. Хәттә аның татар кызына өйләнү теләгенә дә каршы килми. Ана Васильевна Шәмсетдинне үзенә өйләндерүне максат итеп куймый. Бары тик ул аны ярата һәм аның һәр адымы, кылган эше шушы хискә бәйле. Анна Васильевнаның уңганлыгына, булгнлыгына, кешелек сыйфатларына соклану тора-бара Шәмсетдиндә мәхәббәт хисе уята. Тормышта бер-бер артлы килеп чыккан катлаулы ситуацияләрдә Анна Василҗевнаның үз-үзен тотышы ике арадагы мөнәсәбәтне ныгыта нына бара. Ләкин татар гаиләсе корып яшәү теләге дә Шәмситдиннең күңеленнән китми. Ничек кенә ул ул бу тормышын кабул итмәсен, Анна Васильевна тарафыннан бирелгән тормыш никадәр рәхәт һәм ләззәтле булмасын, Шәмси эчке мөхите белән татар булып кала. Ул татарлыгыннан котыла алмый һәм котылырга теләми дә. Шуңа күрә аның тормышы рәхәт белән михнәткә әверелә. Анна да, Шәмси дә бәхет төшенчәсен һәрберсе үзенчә аңлыйлар. Анна өчен баштарак бәхет-яраткан кешең белән бергә вакыт үткәрү булса, тора бара, ихтыярсыздан уртак балалар үстереп яши башлагач, чын гаилә тормышы белән никахлашып яшәүгә кайтып кала. Шушы бәхеткә ирешә алмау сәбәпле, аның күңеле китек. Күңеленә Шәмсине югалту куркынычы кереп оялый. Анна шул сәбәпле чиркәүгә йөри башлый, балаларын чукындыра. Шәмсинең бар гомере эштә үтү сәбәпле, балаларны тәрбияләү Аннага кала. Үзе марҗа булгач балаларын да рус мохитендә тәрбияли.

Хатынының балаларны чиркәүгә алып барып чукындырганнын белгәч, Шәмси, кызып китеп, аның белән араны өзә. Ниһаять, татар кызына өйләнергә ниятләп авылына кайтып китә. Ләкин янәдән марҗасы янына кайта. Әлбәттә, бу процесс Анна "ярдәменнән” башка узмый.
Бу әсәре аша Г. Исхакый урыс дөньясының катнаш никахлар аша руслаштыруның нечкәртелгән сәясәт алып баруын фаш итеп кенә калмый, башка милли мохитка эләгү татар кешесен үзеннән үзе милли җирлектән һәм яшәү рәвешеннән аеруга һәм аның нәсел тамырлары коруга китерәчәген фаразлый.

"Ул икеләнә иде” повестендә язучы Хәмитнең уй-ниятләрен, эчке кичерешләрен бәйнә-бәйнә сүрәтләп, үзенчәлекле образ иҗат итә. Психологизмга корылган бу әсәрдә, нигездә, җиткән егетнең күҗел дөньясын, кршылыклы хис-кичерешләрен җентекле тасвирлау бара. Геройның күңел дөньясында барган көрәшләр, каршылыклар сюжет киеренкелегенә сизерерлек йогынты ясый. Әсәрдә уй-хисләр, кичерешләр агымы даими бәрелешләр арылы бара. Г. Исхакый рухи хәятне табигый байлыгында күрсәтергә омтыла. Хәмит аңында дөрес фикер, карар шул әзер хәлендә генә килеп чыкмый, бәлки үтә кискен көрәш нәтиҗәсе буларак туа. Бик тиз арада Хәмит күңеленә капма-каршы дәлилләр килеп китә. Аларның берсе-бер якны, ягъни татар кызына өйләнү, икенчесе башка тарафны – Мария Ивановна белән калуны куәтли. Берсе икенчесен кысрыклый, төртеп чыгара, өстенлек ала. Герой шуларны гүя янәшә куеп, үлчәп карый, иң урынлы дигәнен кабул итәргә тырыша. Аның бу хәтле әсәрнең исеменнән үк күренеп тора. Ул икеләнәиде... Әдип фикер белән фикер, хис белән хис, акыл белән тойгы арасында психологик бәрелешләрне яктырта.
Әсәрнең буеннан буена төп герой Хәмитнең уйлануын,икәләнүен күрәбез. Өйләнү мәсьәләсенә караган очсыз-кырыйсыз уйлар, каршылыклы фикерләр Хәмитнең бәгырен бораулый, тынычлыгын ала. Ул татар кызына өйләнү хыялыннан арынырга теләми, шул ук вакыта Мария Ивановна кебек татар кызын таба алмый. Ул үзенә бу рус кызыннан да яхшырак кәләш булмаячагына ышана. Шул фикерне үз күңелендә урнаштыра, шул ниятне үстерә.

Г. Исхакыйның икенче әсәре "Ул әле өйләнмәгән иде” повестена килсәк, шулай ук психологизм белән очрашабыз. Автор әсәрнең төп герое Шәмсинең эшлексезлеген, икеләнүчән табигатен, фәлсәфәсен психологик анализ чаралары аша хөкем итә кебек. "Ул икеләнә иде” әсәрендәге Хәмиттән аермалы буларак Шәмсинең күңелендә барган каршылыклар ул кадәр кискен дип әйтеп булмый. Әгәр Хәмит рус кызына өйләнү мәсьәләсен әле ахырына кадәр хәл итеп бетермәгән булса, Шәмси рус хатыны Анна белән катнаш гаилә кора. Аның өчен марҗа белән яшәү шәһәрчә яшәү символына әверелә. Гәрчә аның күңелендә дә тора бара татар кызына өйләнү теләге булса да. Анна Васильевнага охшаган татар кызын тапканчы дип, Шәмси бу рус хатыны белән яши бирә. Ул тулысы белән үзен Анна кулына тапшырган, тормышын үзгәртергә сәләтсез. Ул туган балаларын мөселман итәргә, мйселманча тәрбияләргә хыяллана, әмма бу юнәлештә бер генә дә эш эшләми. Ир белән хатын уртак тормыш итәләр, уртак балалар үстерәләр, ә үзләре гомер буе рухи яктан, чит кешеләр төсле, бер-берсенең рухи кыйблаларын аңламыйча яшиләр.

Ике әсәр дә милли реализм методы белән иҗат ителгән. Реализм кешеләрне тирәлек, мохит белән бәйләнештә күрсәтә, иҗтимагый шартларның кеше язмышына, әхлагына, рухи дөньясына йогынты ясавын чагылдыра. Тирәлекнең эш-гамәлләргә тәэсирен, яшәештәге сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен детерминизм термины белән атап йөртәләр. Реализм өчен аеруча социаль-психологик детерминизм характерлы, ягъни биредә типның үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре, яшәеш шартлары тормыш логикасы һәм психологик халәт белән дәлилләнә. Монда психологик нигезләүгә шактый зур урын бирелә.Төрле омтылышлар, эчке дәлил белән аклана, персонажларның холкы, карашлары, кичерешләре белән аңлатыла, капма-каршы хисләр көрәшендә теге якибу якның җиңүе, өстенлек алуы нәтиҗәсе итеп бирелә. Рухи дөньяда туган карар кайчак тормыш логикасына да геройның үзенең характер, омтылышына да каршы килә, хәтта үзе өчен үкенечле дә була, ләкин укучы аны барыбер кабул итә, күңелендә ризасызлык калса да, бәхәкә керми.

Психологик аргумент укучы аңына көчле тәэсир итә, аның ярдәмендә әдип безне үз ихтыярына буйсындыра, төрле борылышларга алып кереп китә. Бу ноктада, ягъни күңелдәге процесслар белән нигезләү өлкәсендә реализм белән романтизм позицияләре якынаеп та ала. Әмма романтизмда башлыча эчке халәткә өстенлек бирелә, реализмда тышкы факторлар белән эчке дәлил берлектә яши, ике мөмкинлек бергә кушыла.Шушы хәл әсәрнең мавыктыру, инандыру куәтен, укучының ышанычын арттыра. Чөнки ул тормыш дөреслегенә, реализм юнәлешенә хезмәт итә.

Повестьлар өчен уртак проблематика икенче әсәрдә тулырак һәм эзлеклерәк яктыртыла. Катнаш никах һәм интернациональ мәхәббәт проблемалары төрле яссылыктан чыгып анализлана. Мондый характердагы үзенчәлекле мәхәббәтнең этик, этник, мәдәни, психологик, дини, рухи, милли, фәлсәфи аспектлары тикшерелә, ике милләтнең борынгы гадәтләре белән күпьеллык йолалары арасындагы мөнәсәбәтләргә игътибар ителә.

Бүгенге көндә дә шактый киң таралган катнаш никахлар татар милләтен инкыйраз упкынына иң якын юлдан алып баручы күренеш. Ул күп санлы рус милләте чолганышындә яшәүче татарлар файдасына түгел. Кызганычка каршы, татар егете рус кызына өйләнсә дә руслар саны арта, татар кызы рус егетенә кияүгә чыкса да, татар милләте югалтуларга дучар була.

Хатын-кызга уңай булмаган мөнәсәбәт, гаилә коруда талымсызлык, өлкән буынның яшьләргә тиешенчә тәрбия бирмәве – милли рухның көчсезләнүенә китерүче сәбәпләр.

Г. Исхакый әлеге әсәрләрнең нигезенә бары милли рухта белем, тәрбия алган яшь буын гына татар милләтенең сафлыгын, бөтенлеген, якты киләчәген тәэмин итәргә сәләтле дигән фикер сала.


Комментировать Поделиться Разместить на своем сайте
Вы можете разместить на своём сайте анонс статьи со ссылкой на её полный текст
Ошибка в тексте?
Нашли ошибку в тексте? Выделите её и нажмите Ctrl + Enter

Есть мнение? Оставьте свой комментарий:
avatar

Комментарии: