Разработка урока повторения "Сложносочинённые предложения"


Габдинова З.А. 116 нчы лицейның I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау.

Максат: 1. Тезмә кушма җөмләләрне үтелгәннәргә нигезләнеп искә төшерү.

2. Тыныш билгеләрен дөрес куя белүләренә ирешү, сөйләм телләрен үстерү.

4. Укучыларда татар әдәбияты һәм сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: Зиннәтуллина К.З. Татар теле: 9 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек.-Казан:Мәгариф,1999.

Җиһазлау: газета- журналлар, магнитафон, диск, компьютер, презентация.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү.

Төре: әңгәмә.


Дәрес планы.

I. Оештыру.


1. Исәнләшү.

2. Укучыларны дәрескә хәзерләү.

II. Актуальләштерү.

1. Сорауларга җавап бирү.

- Укучылар, без узган дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек, нинди тема үттек, нинди күнегүләр башкардык?

III. Осталык һәм күнекмәләрне формалаштыру.

- Ярый, ә хәзер без сезнең белән үткәннәрне искә төшерү өчен кечкенә генә кроссворд эшләп алабыз.Кроссвордны сез экраннарда да күрә аласыз һәм өстәлләрегезгә дә таратам.


I Слайд. Кроссворд.

т

е

р

к

ә

г

е

ч

с

е

з









2.

т

е

з

м

ә














3.

и

н

т

о

н

а

ц

и

я



4.

т

е

р

к

ә

г

е

ч

л

е










5.

д

а














6.

ө

т

е

р













7.

ь










1. Үзара интонацяләр ярдәмендә бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр ничек атала?

2. Үзара тезү юлы белән бәйләнгән кушма җөмләләр ничек атала?

3. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрнең бәйләүче чаралары нинди?

4. Тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмләләр ничек атала?

5. Җыючы теркәгеч.

6. Тезмә кушма җөмләләрдә күбесенчә нинди тыныш билгеләре куела?

7. Сүз башында язылмый торган хәреф.


  • Димәк укучылар уртада нинди сүз килеп чыкты? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? Әйе, чөнки безнең бүгенге тел дәресебез әдәбият һәм сәнгатькә дә бәйле булачак.

Әйдәгез, хәзер дәфтәрләрне ачып число һәм теманы язып куябыз.Димәк, тема: Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау. Безнең бүгенге дәреснең максаты тезмә кушма җөмләләрне үтелгәннәргә нигезләнеп искә төшерү, тыныш билгеләрен дөрес куя белүгә ирешү, татар әдәбияты һәм сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

- Укучылар, тактада җөмлә бирелгән. Җөмләне дәфтәрләребезгә язып куябыз һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерәбез, телдән синтаксик анализ ясаячакбыз.( Бер укучы такта янына чыгып асларына сыза . Ә икенче укучы телдән синтаксик анализ ясый)


II Слайд. “Сәйяр” труппасы.


III Слайд. Тезмә кушма җөмләгә синтаксик анализ.


Казанда “Сәйяр” труппасы тарафыннан беренче тапкыр спектакль уйнала, тамашачылар спектакльне яратып карыйлар.


1. Бу – теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.Ул ике җөмләдән тора: беренчесе – Казанда “Сәйяр” труппасы тарафыннан беренче спектакль уйнала; икенчесе – тамашачылар спектаклне яратып карыйлар.

2. Гади җөмләләр үзара санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән.

3. Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына өтер куела.

4. Җөмләнең схемасы:

- Укучылар, сез дөрес җавпны экранда күрә һәм чагыштыра аласыз.


  • Укучылар, әйдәгез искә төшерик әле, сезгә өй эшенә тагын нинди эш бирелгән иде? Әйе, татар телендә чыккан газета-журналлардан тезмә кушма җөмләләр эзләп килергә иде.Ә хәзер шул җөмләләрне укыйбыз.

  • Укучылар, экрандагы рәсемнәргә игътибар итик әле.


IVСлайд. Мәңгелек “Зәңгәр шәл”

V Слайд. “Зәңгәр шәл”

-Укучылар, ни өчен Мәңгелек “Зәңгәр шәл” дип язылган?

  • Чөнки Г.Камал театры һәр сезон шушы спектакль белән ачыла.

  • Ярый, ә ул кем исеме белән бәйле?

  • К.Тинчурин . Аңа быел 120 ел тула.

  • Әйе, менә безнең кабинетта аңа багышланган стенд газета. Сез аның турында күбрәк таныша аласыз. Без аның турында сезнең белән узган дәресләрдә сөйләшкән идек инде, әйдәгез искә төшереп алыйк әле.(бер укучы сөйли)

-Ә хәзер җөмләләр тикшерүебезне дәвам итәбез. Мин сезгә карточкалар таратам. Карточкаларда җөмләнең башы бирелгән, ахырын сезгә уйларга.Җөмләләрне экранда да күрәсез.


VI Слайд. Җөмләләр.

1. Быелгы ел Хәйрия елы дип игълан ителде, ә ...

2. Г.Камал театры һәр сезонын “Зәңгәр шәл” спектакле белән ача, ...

3. Телләр белгән - ...

4. Г.Камал театрының баш режиссёры Марсель Сәлимҗанов талантлы җитәкче иде, ...

5. Сөйдергән дә тел, ...

Дәреслек белән эш.

  • Укучылар, хәзер китапларның 23 битен ачабыз һәм 34 күнегүне карыйбыз. Әлеге күнегүләрдәге җөмләләрне игътибар белән укыйбыз һәм җавап кодын әйтәбез.


VII Слайд. Җавап коды -145


  • Укучылар, ә хәзер сорау-җавап уенын уйныйбыз.


IV. Йомгаклау.

1. Дәресне йомгаклап, тест эшләү, нәтиҗә ясау.

Тест эшләү. (Перфокарта ярдәмендә)


Тезмә кушма җөмләләр буенча тест.

1. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара

А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә;

Б) тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

2. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә составындагы җөмләләр үзара

А) теркәгечләр катнашыннан башка гына бәйләнә;

Б)тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә

3. Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән

А) өтер, нокталы өтер белән аерыла;

Б) өтер белән генә аерыла.

4. Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр бер-берсеннән

А) санау, каршы кую, бүлү, җыю интонациясе ярдәмендә теркәлә;

Б) санау яки каршы кую интонациясе ярдәмендә теркәлә.

5. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә санау интонациясе ярдәмендә

А) бер үк вакытта булган күренешләр генә санала;

Б) төрле вакытта булган күренешләр генә санала.

В) берүк яки төрле вакытта булган күренешләр генә саналып күрсәтелә;

6. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә каршы кую интонациясе ярдәмендә

А) бер-берсенә каршы куела торган җөмләләр теркәлә.

Б) берүк яки төрле вакытта булган күренешләр генә саналып күрсәтелә;

VIII Слайд. Перфокартаның җавабы.


2. Актив укучыларны билгеләп, билгеләр кую.


V. Өйгә эш бирү.


1. 24 бит, 35 күнегү. 3 җөмләгә синтаксик анализ ясарга.





Полный текст материала Разработка урока повторения "Сложносочинённые предложения" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Габдинова Зиля Афтаховна  зилечка
24.05.2010 1 6286 588

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 1
avatar
1 K@tti • 10:42, 29.05.2010
Файл заархивирован контент-менеджером.
[Материал]