Доклад на тему "История развития татарского языка"
Туган ил, туган тел. Бу ике сүзне һәркем хөрмәт белән әйтә, алар бер-берсенә аваздаш булып ишетелә.Үз туган теленә, тарихына хөрмәте булмаган кешенең башка телләргә дә, үз ата-анасына, үз Ватанына үз халыкның мәдәниятенә һәм сәнгатенә, тарихына да хөрмәте булмый.
Татар теле - татар халкы өчен уртак милли тел, бу телдә миллионлаган татар халкы үзара аңлаша, аралаша ала, үзенең тарихын өйрәнә, төрле фәннәрне үзләштерә, мәдәни байлыгы белән таныша, үз эшендә алардан иҗади файдалана ала.
Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте. Халык күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.
Телне укытуга карата булган уңай тәҗрибәләрне гомумиләштерү, халыкка җиткерү буенча күренекле мәгърифәтчеләребез К.Насыйри, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, М.Корбангалиев, Г.Алпаров, М.Фазлуллин, М.Галлямова һәм башка бик күпләрне күрсәтергә мөмкин. Алар тарафыннан тәкъдим ителгән метод һәм алымнарның күпчелеге хәзерге көндә дә тел укытканда уңышлы кулланыла һәм, бүгенге таләпләргә туры китереп, иҗади үстерелә.
Татар теленең үсешендә К. Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге зур урынны алып тора. Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә үзенә күрә бер мәктәп, университет булды. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Каюм Насыйриның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул шәрык, рус, Европа казанышларын һәм тәҗрибәсен күрде, алардан иҗади файдалануның матур үрнәкләрен бирде. Әмма К. Насыйри өчен барыннан да элек татарның үз җирлегендә, үзенең рухи мирасына таянып үсүе кыйммәт иде. Һәм шуңа күрә дә ул төп игътибарын татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәтүгә юнәлтте, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерде.
Каюм Насыйри татар теленең әдәбият һәм фән теле була алуын һәм шуңа хаклы икәнлеген исбат итә. Каюм Насыйри татар теле гыйлемен үстерүдә һәм сүзлекләр төзүдә әһәмиятле эшләр башкара.Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча, татарча- русча сүзлекләр бастырып чыгара.Матемематика, география,грамматика фәннәреннән аңлаешлы терминнар булдыру өчен тырыша.Татар теленең фәнни-терминологик эшенә күп хезмәт куя.Ул татар теленең үз җирлегенә нигезләнгән терминнарны булдыру белән беррәттән, халыкара гомуми терминнарны русча кулланылганча алу ягында була.
Каюм Насыйриның эшчәнлеге – милләткә фидакарьләрчә хәзмәт итүнең бөек үрнәге. Аның китаплары – хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.
К. Насыйриның гаять күпкырлы эшчәнлеге төп ике зур тармакка бүленә: гыйльми – мәгърифәтчелек һәм әдәби – тәрҗемәчелек юнәлешләре. Шуңа күрә без аны зур галим генә түгел, зур әдип дип тә атыйбыз.
Каюм Насыйри бөтен гомерен безнең халкыбызны агартып, аңа культура хезмәте, әдәби хезмәт күрсәтүгә багышлаган .Бөек рус халкы ярдәмендә татар халкының да бәхетле тормышка ирешүенә чын күңелдән ышанган, татар балаларын, беренче буларак, русча укыту эшенә җиң сызганып керешеп, кагылу- сүгелүләргә, эзәрлекләүләргә карамастан, армый – талмый эшләгән К. Насыйринең хезмәтләре зур игътибар белән өйрәнелә, хөрмәт белән искә алына. Аның халыкларыбыз арасында дуслык, туганлык тойгыларын тәрбияләү өчен гади генә итеп әйткән сүзләре бүген дә көчле яңгырыйлар. Капитализмның авыр шартларында татарлар арасында прогресс һәм демократия өчен көрәш башлаган К. Насыйри исеме – бүген илебезнең иң күренекле кешеләре рәтендә урын алды.
Тел турында яңадан–яңа китаплар чыгып тора, радиодан, телевидениедән тел турында кызыклы тапшырулар алып барыла. Болар барысы да халыкта телнең тарих, үсеше, яшәеше, төзелеше һәм башкалар турында күп санлы сораулар тууга сәбәп була. Шушы сорауларга җавап эзләүчеләр татар теленең нинди бай булуына төшенәләр, халкыбызның тарихын өйрәнәләр. Чөнки татар халкының мең елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре, йолалары, кешене шәхес итүче сыйфатлары аның телендә, образлы сөйләмнәрендә, мәкаль-әйтемнәрендә, җыр һәм әкиятләрендә чагылыш тапкан.
Безнең көннәрдә татар телен укыту методикасына зур өлеш керткән телче галим һәм методистлардан М.Мәхмүтов, М.Зәкиев,Ф.Сафиуллина, Д.Тумашева, В.Хаков, С.Исмәгыйлева, Г.Саттаров, Ф.Йосыповларның хезмәтләре игътибарга лаек.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Шарафетдинова Назлия Васимовна
→ Назлия75 12.05.2011 4 5767 655 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.
А вы знали?
Инструкции по ПК