Презентация "Готовимся к ЕРЭ"; 11 класс


Слайд 1
Актюбинская средняя общеобразовательная школа № 2 Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ИМТИХАНЫНА ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ Выполнила работу: учитель татарского языка и литературы Шагалиева Гульназ Назиповна
Слайд 2
Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз һәм хәреф саны туры килә? ______________________ А1 1) ут, ямь, көрт, урман 2) сары, өстәл, бару, тавык 3) куян, тәгам, кәгазь, оя 4) буяу, мәче, машина, авыр
Слайд 3
[ө] сузыгына дөрес билгеләмәне күрсәтегез. ___________________________________________ 1) озын, иренләшмәгән калын сузык аваз 2) озын, иренләшкән калын сузык аваз 3) урта күтәрелешле, иренләшкән алгы рәт сузыгы 4) дөрес билгеләмә юк А2
Слайд 4
А3 [с] тартыгына туры килгән билгеләмәне тап ___________________________________________ 1)тел уртасы, өрелмәле, яңгырау 2) шаулы, өрелмәле, саңгырау, тел-теш авазы 3) ирен-ирен, йомык, яңгырау 4) тел алды, йомык, яңгырау
Слайд 5
А4 Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез ________________________ 1) колын, төлке, көнендә 2) сабый, урман, китү 3) җиһан, риза, машина 4) болынлык, утын
Слайд 6
А5 Татар язуы тарихы кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән __________________________________ 1) рун-гарәп- латин-уйгыр – Кирилл 2) гарәп-латин-Кирилл 3) рун-уйгыр-гарәп- латин – Кирилл 4) уйгыр – гарәп-рус- латин
Слайд 7
о,ө хәрефләренең язылыш кагыйдәсе кайсы рәттә дөрес бирелә ________________________________________ 1) о,ө хәрефләре сүз ахырында гына языла 2) о,ө хәрефләре беренче иҗектә генә языла 3) о,ө хәрефләрен кайда ишетәбез, шунда язабыз 4) о,ө хәрефләренең язылышына карата аерым искәрмәләр юк. А6
Слайд 8
Юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез. ___________________________________ 1)аръ-як, адъ-ю-тант, и-ше-гал-ды 2) аръ-як, адъю-тант, и-ше-гал-ды 3) аръ-як, адъю-тант, ише-гал-ды 4) аръяк, адъю-тант, ише-гал-ды А7
Слайд 9
Боз өстенә балыкчылар сибелгән җөмләсендә балыкчылар сүзенең лексик мәгънәсен күрсәтегез. ___________________________________________ А8 1) исем сүз төркеменә карый; к с., б.к.; җөмләдә ия 2) балык тоту белән шөгыльләнүче кеше(ләр)не атый 3) абстракт мәгънәне белдерә 4) хәрәкәтне белдерә.
Слайд 10
А9 Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланылган: Туган якта һәр тал җырлый... (С.Хәким) _____________ 1)һәр 2) тал 3) җырлый 4) туган як
Слайд 11
А10 Түбәндәге мисалларда синоним сүзләр булган рәтне күрсәтегез. _________________________ 1)көн, төн; иртә, кич 2) бал, бал; карт аю, картаю 3) ирекле, бәйсез, азат, хөр 4) бара-бара, тора-бара, алыш-биреш.
Слайд 12
Түбәндәге мисалларда фразеологик берәмлекләр булган вариантны күрсәтегез. ______________________________________ А11 1) үги ана яфрагы; бүре җиләге; тимер юл; кузы чикләвеге 2) кара-каршы утыру; каты тавыш белән сөйләү; сукмакны югалту 3) салпы якка салам кыстыру; теш кайрау; йөрәк итен ашау; күз буу 4) хәрәкәт башлану; кычкырып елау; кунакка килү; җәй үтү
Слайд 13
А12 Кайсы рәттәге сүзнең тамыры дөрес билгеләнмәгән? __________________ 1) котлау (кот-) 2) ямьле (ямь-) 3) башлангыч (башла-) 4) рухлану (рух-)
Слайд 14
Төрләндергеч кушымчаларны күрсәтегез __________________________________________ 1)–а, -ә, -ган, -гән, -ты, -те, -ачак, -әчәк 2) –чы, -че, -даш, -дәш, -лык, -лек, -ла, -лә 3) –ның,-нең, -га, -гә, -ны,-не, -дан, -дән,-да,-д ә 4) –лы, -ле, -сыз, -сез, -дай, -дәй, -ныкы, -неке. А13
Слайд 15
А14 Көньяк, һәрвакыт, өчпочмак сүзләре сүз ясалышының кайсы юлы белән ясалганнар? ____________________________________ 1)Сүзгә кушымчалар өстәү юлы 2)Сүзләрне кушу юлы 3)Сүзләрне кыскарту юлы 4)Сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы
Слайд 16
А15 Авылдашларга сүзенең морфемаларга дөрес --бүленешен күрсәтегез. _____________________ 1) авыл-да-ш-лар-га 2) авыл-даш-лар-га 3) авыл-даш-ла-рга 4) авыл-да-ш-лар-га
Слайд 17
Билгеләмәне дөрес рәвештә дәвам итегез: Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? кайчан? күпме никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап биргән сүз төркеме ... ____________________ 1)фигыль дип атала 2) рәвеш дип атала 3) сыйфат дип атала 4) алмашлык дип атала А16
Слайд 18
Җөмләдә калын белән бирелгән исемнең килешен дөрес билгеләгез. Мәрьям абыстай улына сыенып, акрын гына елый иде. (Ә.Еники) _____________________ 1)чыгыш килешендә 2) төшем килешендә 3) юнәлеш килешендә 4) урын-вакыт килешендә А17
Слайд 19
А18 Таба, күрә, кадәр, чаклы, тикле, хәтле бәйлекләре үзеннән алда килгән исемнең кайсы килештә булуын таләп итәләр? _______________ 1) баш килештә 2) юнәлеш килешендә 3) чыгыш килешендә 4) иялек килешендә
Слайд 20
Мөмкин, кирәк (кирәкми), ярый (ярамый), бар (юк) сүзләре ... __________________ А19 1) аваз ияртемнәре 2) хәбәрлек сүзләр 3) кисәкчәләр 4) бәйлекләр
Слайд 21
А20 Кемдер, ничектер, берәү, әллә нәрсә алмашлыкларының төркемчәсен күрсәтегез. _____________________________ 1)сорау алмашлыклары 2)билгеләү алмашлыклары 3) билгесезлек алмашлыклары 4) күрсәтү алмашлыклары
Слайд 22
Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсы исем сүзтезмә? __________________ А21 1)ахырдан икенче 2) укудан кайту 3) күп нәрсә 4) чигелгән сөлге
Слайд 23
Җөмләнең төрен әйтелү максаты ягыннан билгеләгез. Нинди саф, нинди матур күңелле егет син! (М.Мәһдиев) ______________________ 1)хикәя җөмлә 2)өндәү җөмлә 3) тойгылы җөмлә 4) боерык җөмлә А22
Слайд 24
Җөмләнең төрен билгеләгез: Дала буш, дала тын, үзе тип-тигез һәм очсыз кырыйсыз.(Ә.Еники) ___________________________________ 1)күп иярченле катлаулы кушма җөмлә 2) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә 3) катнаш кушма җөмлә 4) иярченле кушма җөмлә А23
Слайд 25
Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез: Быел яңгыр аз яуды – игендә өмет зур түгел. (Г.Ибраһимов) __________________ 1)иярчен максат җөмлә 2) иярчен ия җөмлә 3) иярчен сәбәп җөмлә 4) иярчен вакыт җөмлә А24
Слайд 26
Билгеләмәне дөрес тәмамлагыз. Җөмләдә теркәгечләр ... ________________ А25 1)аерым язылалар 2) кушылып язылалар 3)сызыкча аша язылалар 4) дөрес җавап юк
Слайд 27
Җөмләдә тыныш билгесе кайсы очракта дөрес куелган? Сабан туе ул ( ) халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе.(Ә.Еники) _______________________________________ А26 1) ул көчәйтүче сүзе ия янында килгәнлектән, ия белән хәбәр арасына сызык куела 2) тыныш билгесе куелмый 3) өтер куела 4) ике нокта куела
Слайд 28
Җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез. Әйтсен яшьләр (1) менә шулай яшәп (2) шулай үлсәң иде дөньяда. (М.Җәлил) _________________ А27 1) (1) өтер, (2) өтер 2) (1) ике нокта, (2) өтер 3) (1) сызык, (2) өтер 4) (1) ике нокта, (2) сызык
Слайд 29
А28 Кайсы вариантта өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар дөрес күрсәтелгән? Тимер мич шундый кызу итеп ягылган ки (1) ишек янында (2) муенчалап куелган бозау һәм сарык бәтиләре (3) эсселектән әлсерәп (4) сузылып ятканнар. _______________ 1)1, 3, 4 2)1,2,3 3)1,4 4)1,3
Слайд 30
Әдәби сөйләмгә куелган таләпләрне дөрес күрсәтегез: _______________________________________ А29 1) төгәллек, аңлаешлылык, сафлык, җыйнаклык, аһәңлелек 2) төгәллек, кыскалык, гадилек, терминнарны күбрәк куллану 3) төгәллек, әдәбилек, фәннилек 4) төгәллек, синонимнарны, кушма җөмләләрне күбрәк куллану
Слайд 31
Бирелгән өзек нинди стильдә язылган? Республика хөкүмәте һәм театр әһелләре моның белән генә чикләнмичә, 1945 нче елда, сугыш тәмамланган көннәрдә тагы бер театраль уку йорты – Татар Дәүләт театр училищесын ачалар. ______________________ А30 1) матур әдәбият телендә 2) публицистика стилендә 3) рәсми стильдә 4) фәнни стильдә
Слайд 32
В. Текст. Җ 1) Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача-авыл иде. 2) Без- мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, исле сиреньнәр, шомыртлар, алмагачлар, кура җиләкләре – аның ямьле бизәкләре, тәмле җимешләре идек. 3) Менә бу чокыр урынында исә без, мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түгәрәк бер түтәл булып үсеп утыра идек... 4) Безнең нәкъ уртабызга ул, - көнбатыштан килгән ерткыч вәхши, - авыр бомба ташлады. 5) Без янартау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып һавага ыргылдык. 6) Бу күз ачып йомганчы булды... 7) Тетрәп киткәндәй күренгән кояш та яңадан, бернәрсә дә булмагандай, балкый иде. 8) Мин – бердәнбер мәк орлыгы – кире үз урыныма, менә шушы чокыр төбенә очып төшкәнмен. 9) Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туыпүскән урынымда!.. 10) Ком бөртекләре каты дип тормадым мин, суларга дымы юк дип зарланмадым мин – бүрттем, шыттым, тамыр җибәрдем. 11) Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам! 12) Безнең иркә зәгыйфь мәкләрнең дә нәселен корыта алмадылар алар...
Слайд 33
Тексттан синонимнар булган җөмләләрне табып, саннарын күрсәтегез. Т В1
Слайд 34
Җаваплар В1 В2 В3 В4 В5 В6 В7 В8
Слайд 35
В. Текст. 1) Әйе, бу җирдә кечкенә генә, җыйнак кына бер дача-авыл иде. 2) Без- мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, исле сиреньнәр, шомыртлар, алмагачлар, кура җиләкләре – аның ямьле бизәкләре, тәмле җимешләре идек. 3) Менә бу чокыр урынында исә без, мәк чәчәкләре, кайчандыр зур түгәрәк бер түтәл булып үсеп утыра идек... 4) Безнең нәкъ уртабызга ул, - көнбатыштан килгән ерткыч вәхши, - авыр бомба ташлады. 5) Без янартау авызыннан атылган утлы туфрак һәм көл булып һавага ыргылдык. 6) Бу күз ачып йомганчы булды... 7) Тетрәп киткәндәй күренгән кояш та яңадан, бернәрсә дә булмагандай, балкый иде. 8) Мин – бердәнбер мәк орлыгы – кире үз урыныма, менә шушы чокыр төбенә очып төшкәнмен. 9) Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туыпүскән урынымда!.. 10) Ком бөртекләре каты дип тормадым мин, суларга дымы юк дип зарланмадым мин – бүрттем, шыттым, тамыр җибәрдем. 11) Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам! 12) Безнең иркә зәгыйфь мәкләрнең дә нәселен корыта алмадылар алар...
Слайд 36
4-7 нче җөмләләрдән фразеологик әйтелмәләрне язып алыгыз. Т В2
Слайд 37
В2 күз ачып йомганчы
Слайд 38
1-2 нче җөмләләрдән кушма һәм тезмә сүзләрне язып алыгыз. Т В3
Слайд 39
мәк чәчәкләре, гөлчәчәкләр, алмагачлар, кура җиләкләре В3
Слайд 40
6-8 нче җөмләләрдән алмашлыкларны язып алыгыз, мәгънәви төркемнәрен Т билгеләгез. В4
Слайд 41
бу- күрсәтү алмашлыгы, бернәрсә – юклык алмашлыгы, мин – зат алмашлыгы, үз – билгеләү алмашлыгы, менә – күрсәтү алмашлыгы, шушы – күрсәтү алмашлыгы В4
Слайд 42
2, 3 нче җөмләләрдәге мәк чәчәкләре сүзенең синтаксик вазыйфасын билгеләгез. Т В5
Слайд 43
В5 аныклагыч
Слайд 44
8-10 нчы җөмләләрдән тойгылы җөмләне табып, санын күрсәтегез. Т В6
Слайд 45
В6 9
Слайд 46
10 нчы җөмләдәге сызыкның ни өчен куелуын аңлатыгыз. Т В7
Слайд 47
кискен каршы куюны белдергән теркәгечсез тиңдәш кисәкләр арасына куелган В7
Слайд 48
В8 5 нче җөмләнең төрен билгеләгез. Т
Слайд 49
В8 иярченле кушма җөмлә
Слайд 50
С1 Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗадисочинение языгыз. Текст нәрсә турында? Авторның әйтәсе килгән фикере нинди? Өзектә нинди идея үткәрелә? Моңа сезнең мөнәсәбәтегез нинди? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.

Полный текст материала Презентация "Готовимся к ЕРЭ"; 11 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Шагалиева Гульназ Назиповна  gulshak76
12.08.2011 2 4272 775

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК