Урок "Г.Ибраһимов-күренекле талант иясе" (10 класс)


10 класс

Тема: Галимҗан Ибраһимов- күренекле талант иясе.

Максат: 1. Дидактик: Г.Ибраһимовның әдип, талантлы тәнкыйтьче һәм әдәбият

теоретигы, Көнчыгышны өйрәнүче олы галим, ару-талуны белмәүче зур дәүләт

һәм җәмәгать эшлеклесе булуын билгеләү.

2. Үстерелешле:Укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, иҗади фикерләү

сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту,

нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.

3. Тәрбияви:Укучыларда коллективлык, ярдәмчеллек сыйфатлары тудыру; татар

әдәбиятына, мәдәниятына хәрмәт, кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Ибраһимов китаплары, портреты, компьютер презентацияләре, колонкалар.

Материал: газета материаллары, китаплар, интернет материаллары.

Тибы: мәгълүмати

План

  1. Уңай психологик атмосфера тудыру.

  2. Уку мәсьәләсен кую.

  3. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрнең проект эшләрен тәкъдим итүләре:

I төркем: Г.Ибраһимовның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеге белән таныштыру. Презентация: “Г.Ибраһимов-татар әдәбияты феномены”( слайдлар ярдәмендә)

II төркем: Г.Ибраһимов-революциягә кадәрге һәм аннан соңгы иҗаты.

Күзләрне ял иттерү.

III төркем: Г.Ибраһимов әсәрләре галереясы.

IV төркем: Г.Ибраһимов-халык хәтерендә.

Кабинетта Г.Ибраһимов турында китап күргәзмәсе, әсәрләренә иллюстрацияләр бар.

  1. Проектны яклау.

Һәр төркем үз эшләрен күрсәтә.

  1. Рефлексия.

Бүген мин белдем.....

Миңа ошады....

Мин аңладым....

Хәзер мин эшли алам....

  1. Йомгаклау

  1. Һәр группа җитәкчесенең үз группасындагы укучыларга билге куюы.

  2. Нәтиҗә.



Дәрес барышы.

  1. Уңай психологик атмосфера тудыру.

-Исәнмесез, кадерле укучылар. Хәерле көн! Ничек кәефләрегез? Бүгенге дәресне башлыйбыз. Проект эшләрен башкарып чыга алдыгызмы? Кыенлыклар булмадымы?

  1. Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар, без сезнең белән Г.Ибраһимов турында өйрәндек. Бүгенге дәресебез өйрәнгәннәрне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтү булыр. Әдәби хәзинәләребезне нәрсәләр белән баеттык икән? Әнә шул хакта сөйләшербез.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

-Ә хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз.

  1. Укытучының кереш сүзе:

-Г.Ибраһимов бөтен көчен, талантын һәм гомерен туган халкына хезмәт итүгә багышлаган, күп гасырлык татар әдәбиятын яңа сәхифәләр белән баеткан, ХХ гасыр башы әдәби-мәдәни хәрәкәтенә яңа рух өстәгән, шулай ук әдәбият белеме, мәгариф, тарих, публицистика, иҗтимагый фикер үсешендә гаять тирән эз калдырган иң күренекле классикларыбызның берсе.

- Бүгенге дәрескә без сезнең белән Г.Ибраһимов буенча төркемнәргә бүлешеп проект эшләре алган идек, хәзер мин сүзне сезгә бирәм.



I төркем: Г.Ибраһимов-татар әдәбияты феномены (укучыларның компьютер презентациясе ярдәмендә чыгышлары).(слайд1)

- Г.Ибраһимовның тормышы үзе яшәгән кырыс дәвердән аерылгысыз булып, язмыш булачак әдипне каршылыклар, аяныч-фаҗигаләр белән тулы юлдан атлата.

Г.Ибраһимов-язучы (слайд 2)

Тормышның киң, тулы панорамасын чагылдыруда, фикер тирәнлегендә, гаҗәеп үзенчәлекле образлар галереясен бирүдә, тематик киңлектә, сюжет-композициядә яңа табышларга омтылуда Г.Ибраһимов белән бик азлар тиңләшә ала.

Г.Ибраһимов-публицист, журналист.(слайд3)

Г.Ибраһимов татар матбугатын ныгыту, үстерү мәсьәләсендә башлап йөрүчеләрнең берсе була. 1913 елда «Аң» (Казан), 1917 елда «Безнең юл» (Уфа), «Ирек» (Уфа), 1918 елда «Чулпан» (Мәскәү) һәм Совет хакимияте урнашкач «Эшче», «Кызыл Армия», «Кызыл яшьләр», «Безнең юл», «Мәгариф» газета-журналларын оештыручы, кайберләренең мөхәррире буларак үзен оста журналист итеп таныта. Гомумән, шул чор әдәби хәрәкәтен, иҗтимагый-мәдәни яшәешне Г.Ибраһимов эшчәнлегеннән башка тулы аңлап та, аңлатып та булмый.

Мәкаләләрендә ул татар әдәбиятының барышына, аерым жанрларның үсешенә, гомумән татар матбугатына, сәнгатькә, милли театрга, әдәби телгә, тарихка бәйләнешле күп төрле актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыга һәм аларны заманның алдынгы идея-эстетик карашлары нигезендә хәл итәргә омтыла.


Г.Ибраһимов - галим, остаз, педагог (слайд 4)

Г.Ибраһимов әдәбият галиме, педагог буларак та бай мирас калдыра. «Борынгы ислам мәдәнияте» (1909), «Татар сарыфы» (1911), «Татар шагыйрьләре» (1913), «Татар имлясы» (1914), «Яңа әдәбият» (1914), «Әдәбият дәресләре» (1914), «Татар телен ничек укытырга?» (1916) һ.б. мәкалә-китаплары, дәреслек-кулланмалары бүген дә кыйммәтен җуймаган хезмәтләр булып тора.

1915 елның көзеннән 1917 елгы Февраль инкыйлабына кадәрге чорда Галимҗан Ибраһимов «Галия» мәдрәсәсендә укытучы булып эшли.



Г.Ибраһимов- тел белгече (слайд 5)

Татар филологиясе һәм лингвистикасы буенча хезмәтләре:

  • Татар грамматикасы” (1911);

  • Татар имлясы”, “Яңа әдәбият”(914)

  • Әдәбият дәресләре”(1914);

  • Татар телен ничек укытырга?”(1916)

Г. Ибраһимовның бу китаплары татар теле һәм әдәбияты буенча беренче җитди теоретик һәм методик хезмәтләр буларак, озак еллар буе мәктәпләрдә дәреслек-кулланма рәвешендә укыла.




Г.Ибраһимов- тәнкыйтьче (слайд 6)



Аның “Борынгы ислам мәдәнияты” исемле китабы, “ Без татарбыз”, “Рус, төрек вә татар тарихыннан”, “Милли тарих” исемле мәкаләләре күренекле мәгърифәтче һәм галим Ш.Мәрҗани турындагы хезмәтләре, Г.Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиевләр иҗатына багышлаган “Татар шагыйрьләре” китабы ХХ йөз башы тәнкыйтенең кыйммәтле сәхифәләрен тәшкил итәләр.



Г.Ибраһимов-тарихчы(слайд 7)



"Борынгы ислам мәдәнияте" (1908-1909) дигән хезмәте языла. "Адәмнәр" (1923) повестенда Идел буендагы коточкыч ачлыкның реаль вакыйгаларын тасвирлый.
Аерым хезмәтләрендә Г. Ибраһимов татар халкы тарихының этапларын, революцион хәрәкәтен һәм татар мәгърифәтчелеген өйрәнә. Алар арасында "Татарлар арасында революция хәрәкәтләре (1905)" (1925, рус телендә 1926) билгеле бер урын алып тора. Ул Ш. Мәрҗани, К. Насыйри турында, "Шәрекъның бөек революционеры Мулланур иптәш Вахитов" (1919), "Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы" (1922), "Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан" (1922), "Урал һәм уралчылар" (1927) һ. б. тарихи һәм тарихи-публицистик хезмәтләр яза.



Г.Ибраһимов- дәүләт эшлеклесе (слайд 8)
Фән, культура өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен Г. Ибраһимов 1928 елда Дәүләт Сәнгать фәннәре академиясенең хукыйкый әгъзасы итеп сайлана һәм шулай ук Көнчыгышны өйрәнү буенча Бөтенроссия гыйльми ассоциациясенең оештыручы әгъзасы була. 1932 елда аңа Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты карары белән Хезмәт Батыры дигән мактаулы исем бирелә.


Дәфтәрләргә язу (слайд 9): Г.Ибраһимов- язучы, галим, остаз, педагог, тәнкыйтьче, тарихчы, тел белгече, сәнгать белгече, дәүләт эшлеклесе, дәреслекләр авторы, публицист, журналист.



(слайд 10) Кулланылган әдәбият:



Укытучының нәтиҗәсе:

-Рәхмәт сезгә, укучылар. Димәк , нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, мулла гаиләсендә туып-үсеп, мәдрәсә гыйлеменә таянып, мөстәкыйль рәвештә дөньяви фән нигезләрен үзләштергән Г.Ибраһимов Октябрь инкыйлабына кадәр үк төрки-татар дөньясында киң танылу ала. ХХ гасырның 30 еллары уртасына кадәрге татар әдәбияты, мәгарифе-фәне, публицистикасы, иҗтимагый-сәяси тормышы күгендә иң якты йолдызларның берсе булып балкый. Кызганыч, бик күп замандашлары кебек үк, әлеге йолдыз вакытсыз сүнә. Әмма ул калдырган әдәби-мәдәни мирас үлемсез.

- Ә хәзер минем сүзне проект эшләрен күрсәтү өчен II төркемгә бирәсем килә.

II төркем: Г.Ибраһимов- революциягә кадәрге һәм аннан соңгы иҗаты.

(укучылар компьютер презентациясе ярдәмендә чыгыш ясыйлар).(слайд1)



Революциягә кадәрге иҗаты(слайд2)

Галимҗан Ибраһимов башлап 1907 нче елда «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» исемендә хикәя язып чыкты. Шуннан ике ел соң, 1909 нчы елда, аның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәре; 1910 нчы елда «Яшьләр хәятыннан бер ләүхә», 1911 нче елда «Йөз ел элек», «Диңгездә», 1912 нче елда «Карт ялчы», «Карак мулла», «Сөю — сәгадәт», «Яшь йөрәкләр» (роман), «Яз башы», 1913 нче елда «Көтүчеләр», 1915 нче елда «Табигать балалары», «Мәрхүмнең дәфтәреннән» әсәрләре чыкты һәм шул ук елда «Безнең көннәр» романы матбугага бирелгән иде. Шулар янына, 1911 нче елларда язылып бетеп тә, вакытында бастырыла алмый калган, тик Октябрьдан соң гына басылган «Казакъ кызы» әсәрен дә китереп ялгарга кирәк.

Менә шушы саналган хикәя, озын хикәя һәм романнар революциягә хәтле Галимҗан Ибраһимовның нинди тематикада язганын, кайсы әдәби юнәлеш йогынтысында иҗат иткәнен күрсәтә алалар.

Бу әсәрләрдә Галимҗан Ибраһимов татар иҗтимагый тормышының шундый катлауларын бирә:

1.    Авыл — күбесенчә аның яңа карашлы муллалары, мулла һәм авыл баеннан чыккан җәдитче укымышлылары, авылда яшәгән мирзалар, авыл байлары, ярлылар.

2.    Шәһәр — шул ук авылдан, мулла һәм авыл байлары эченнән чыгып, мәдрәсәгә килгән шәкертләр, приказчиклар, бай малайлары, мирза яшьләре.

Галимҗан Ибраһимов бу ике катлауның 1905—1914 нче еллар арасындагы тормышларын бирә.

Революциядән соңгы иҗаты(слайд 3)

  • Әдипнең революциядән соңгы иҗаты аеруча каршылыклы булып, укучылар тарафыннан бертөрле генә бәяләнми. Аның әдәби-эстетик эзләнүләрендә үзара каршылыкта булган гуманизм һәм пролетариат диктатурасы, шәхес иреге һәм сыйнфый дошманны юк итү кебек төшенчәләр алга чыга. Әмма Г.Ибраһимовның эстетик идеалын гомумкешелек кыйммәтләрен яклау һәм милли мәнфәгатьләрне кайгырту теләге билгели. Шуңа да ул олы гуманист булып кала.



  • Татар тормышын, аның революциягә килү юлын прозада Г.Ибраһимовтан көчлерәк, тәэсирлерәк итеп гәүдәләндерүче бар микән?! Ул иҗат иткән социаль типлар индивидуаль характеры, үз йөзе белән аерылып тора, чор вакыйгалары белән гаять тыгыз берегеп яшәүләре, шул рәвешле сурәтләнүләре белән әдәбиятта яңа сүз буларак яңгырый «Кызыл чәчәкләр» (1921), «Алмачуар» (1922), «Адәмнәр» (1923), «Казакъ кызы» (1923), «Тирән тамырлар» (1926). Әдип реалистик һәм романтик юнәлешләрдә бердәй көчле иҗат итеп, гаҗәеп тормыш күренешләре тудыра. Иң мөһиме, бөтен барлыгы белән татар җанлы булып, милләтебезнең яшәү рәвешен, хыял-омтылышын ил күләмендә танытуга ирешә.



  • Г. Ибраһимов-драматург. (слайд 4)

Аның бер генә драма әсәре бар - “Яңа кешеләр”(1920) драмасы. Ул революциядән соң языла. Г.Ибраһимов революция тудырган һәм революцияне ясаган көрәшчеләрне “яңа кешеләр” дип атый, яңа дәвернең үзенчәлеген һәм өстенлеген шул каһарманнарда күрә. Драма социалистик революциягә тугрылыклы кешеләрнең гражданнар сугышын үтеп, җиңү алып килүен тасвирлый.



(слайд 5) Дәфтәрләренә яздыру: Г.Ибраһимов- әдәбиятчы, драматург, революционер



(Слайд 6): Кулланылган әдәбият:

Укытучының нәтиҗәсе :

Утызынчы елларда «шәхес культы» корбаны булган әдипнең мирасы бары илленче еллар ахырында кайтарыла һәм халыкның рухи тормышында лаеклы урынын ала башлый. Гомумән, ХХ гасыр татар әдәбияты, фәне, теле, публицистикасы үсеше Г.Ибраһимов эшчәнлеге белән гаять тыгыз бәйле. Шул ук вакытта талантлы шәхеснең бай мирасын барлау, киң катлау укучыларга җиткерү буенча да җитди эш башкарылып килә. Аерым алганда, әдип исемен йөрткән Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан Г.Ибраһимовның 9 томлык «Сайланма әсәрләр»е дөнья күрде, иң яхшы әдәби әсәрләре һәм тел, тарих, сәнгать өлкәсенә караган хезмәтләре аерым китап булып басылып чыкты. Бу өлкәдәге мөһим бурычларның берсе булып әдипнең 12 томлык академик басмасын эшләү тора.

Күзләргә гимнастика.





III төркем проект эшен тәкъдим итә: Г.Ибраһимов әсәрләре галереясы. (слайд1)



(слайд2)

Галимҗан Ибраһимов әсәрләр укучыларга тәэсир итә, аларның күңелләрен били, шатландыра.



    • Г.Ибраһимов үзенең беренче хикәяләрендә үк җәмгыять үсеше өчен мөһим мәсьәләләр күтәрергә, татар дөньясының гаделсезлегенә, иске тәртипләргә каршы чыгучы шәхесләрнең образларын тудырырга омтыла. “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”(1907) хикәясе белән мәдрәсәдәге иске укыту ысулларына, кадимчелеккә каршы чыга.

    • Татар хатыны ниләр күрми” повесты татар хатынының язмышы инкыйлабка кадәрге чордагы татар авылы тормышы, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, гаилә мөнәсәбәтләре, крестьян хезмәте, авылның бай табигате панорамасы сурәтләнә.

    • "Яңа кешеләр”, "Кызыл чәчәкләр” кебек әсәрләрендә әдип революция һәм гражданнар арасындагы сыйнфый көрәшнең, мөнәсәбәтләрнең кискенлеген күрсәтте.

    • "Казакъ кызы” романында Ибраһимов казакъ тормышының эчке, яшерен тенденцияләрен, дала халкының үсеп барган иҗтимагый аңын сурәтли.Төрки язучылардан беренче буларак,гаиләдәге һәм иҗтимагый изүгә каршы күтәрелгән казакъ кызының гүзәл образын бирә.

    • "Тирән тамырлар” романында язучы 1917 ел инкыйлабыннан соң авылдагы социаль үзгәрешләрне сурәтли. Әсәр башыннан ахырыны кадәр сыйнфый көрәш рухы белән сугарылган

    • Яз башы”, “Диңгездә”, “Сөю-сәгадәт”, “Уты сүнгән җәһәннәм” әсәрләрендә иске тормышны кире кага, романтик рәвештә гаделсезлеккә каршы чыга, ирек тели һәм реаль тормыш белән килешми.

    • Яшь йөрәкләр”(1912) романында искелек белән яңалыкның көрәше, аталар белән балалар арасындагы каршылыклар, татар халкының хәле, милләт язмышы, аның киләчәге мәсьәләсе сурәтләнә.

    • Алмачуар”-ХХ йөз башы татар авылы тормышын, аның гүзәл табигатен, хезмәтчел кешеләрен, гореф-гадәтләрен, өмет-хыялларын чагылдыручы классик әсәр.





(слайд 3) Г.Ибраһимов хикәя-повестьларында, романнарында Октябрьгә кадәрге шәкертләр, руханилар тормышы, хатын-кызлар язмышы, инкыйлаб вакыйгалары, гражданнар сугышы фаҗигаләре, әлеге тарихи вакыйгалар уртасында калган татар халкының яшәү рәвеше, теләк-омтылышлары, хыяллары кабатланмас вакыйгалары темаларын күтәрә.



(слайд 4) Кулланылган әдәбият:



Сүзне 4 төркемгә бирәбез:Г.Ибраһимов-халык хәтерендә (слайд 1)



Г.Ибраһимовка бәя:

«Галимҗан Ибраһимов,.. Әдәбиятыбызның тере классигы. Татар культурасының барлык тармакларына диярлек үзенең яхшы зур йогынтысын ясап килүче атаклы галим, зур стажлы коммунист...»

Газиз Иделле.

Әдәбият-сәнгать, халык мәгарифе, гуманитар фәннәр мәсьәләләренә багланышлы кайсы гына тармакка кагылсаң да, Галимҗан Ибраһимовның актив катнашына тукталмыйча, ул тарихны язып булмас иде.”

М.Әмир.



Бу зур әдипнең татар совет әдәбиятында тоткан урыны, бигрәк тә аның бүгенге яшь каләмнәр өчен бөек әһәмияте — аның, башка берәүне дә кабатламыйча, нәкъ үз дөньясында, үз туфрагында торып, тамырларны еракка—аска, ботакларны кояшлы өскә сузып күтәрелә белүе белән билгеләнергә тиеш..”

Фатих Хөсни.

Г. Ибраһимов— халык революциясе, социализм дәверенең гаять киң колачлы, төрле тармакларда югалмаслык эз калдырган, яңа иҗади сукмаклар салган зур әдип.”

Х.Хәйри.

Г.Ибраһимов бүген дә халык хәтерендә:

(слайдлар)

  • . Бакый Урманчы аның бюстын ясады, П.Беньков портретын.

  • Казанда Ибраһимов проспекты бар.

  • 1987 елда туган авылы Солтанморатта язучының музее ачылды.

  • Г. Ибраһимов әсәрләре СССР һәм чит ил халыклары телләренә тәрҗемә ителде.

  • Аның иҗаты казакъ, үзбәк, әзербайҗан, төрекмән, башкорт һ. б. әдәбиятлар үсешенә зур йогынты ясады.

  • ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Г. Ибраһимов исемен йөртә (1967 елдан).

  • Казанда 17 нче номерлы татар гимназиясе Г.Ибраһимов исемен йөртә. Гимназия ишегалдында язучыга бюст куелган.

  • Уфада Г.Ибраһимов бульвары бар.

  • Рәссам Хәниф Хабибрахманов Ибраһимов барельефы тудырган.



  • Без шулай ук китапханәчеләр белән дә әңгәмә оештырган идек. Г.Ибраһимов әсәрләрен укучылар яратып укый микән, хәзер сезгә шуны күрсәтеп үтәбез.

Авыл китапханәчеләрен төшергән видеоязманы карау.



- Әле күптән түгел генә бөтен татар дөньсы зурлап Г.Ибраһимовның 125 еллыгын билгеләп үтте. Безнең лицеебызда да язучыга карата кичә, викториналар, күргәзмәләр үткәрелде.

Г.Ибраһимов юбилее — бөтен татар әдәбияты, татар мәдәнияте, димәк, халкыбыз юбилее. Шуңа да әдип иҗатын милли һәм гомумкешелек идеаллары күзлегеннән тикшерү, әлеге бөек шәхеснең әдәби-эстетик фикергә алып килгән яңалыгын, аның үзеннән соңгы сүз сәнгатенә тәэсирен, милли яңарыштагы урынын заман биеклегеннән торып бәяләү — гаять бай, олы мирасыбызның аерым сәхифәләрен барлау, җәмгыятьтәге урынын билгеләү генә түгел, бәлки милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге турында җитди уйлану да булып тора.

(слайд 5) Кулланылган әдәбият:

Укытучы сүзе: Г. Ибраһимов бөтен гомерен , бөтен әдәби сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәткә багышлаган, аңа биргән язучыларның берсе, Һәм иң күренеклеләренән берсе. Ул Бөек Октябрь революциясенә чаклы ук талантлы каләме белән танылган шәхес. Ул-кабатланмас әдип тә, ялкынлы публицист та, атаклы тәнкыйтче дә, тарихчы да, педагог та, галим дә һәм актив җәмәгать эшлеклесе дә. Әдәби-гыйльми мирасының зурлыгы, күп кырлылыгы, аның әһәмияте, тирәнлеге һәм азатлык көрәше юлындагы онытылмас хезмәтләре белән ул халкыбыз тарихында сүнмәс йолдызларның берсе булып тора.

Г. Ибраһимов-гаҗәеп бай әдәби һәм фәнни мирас калдырган шәхесләрнең берсе. Утыз еллык иҗат гомерендә ул егермеләп хикәя, өч повесть, дүрт роман, бер пьеса, аерым китап булып чыккан унике фәнни хезмәт, биш йөзгә якын тәнкыйди һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек бастырып чыгара.


  • Ә хәзер укучылар бүгенге дәрестән кем үзенә нинди яңалык алды икән, шуны ачыклап китик әле: (слайдта язылган, укучылар дәвам итә).



  1. Рефлексия.

Бүген мин белдем.....

Миңа ошады....

Мин аңладым....

Хәзер мин эшли алам....

  1. Йомгаклау

  1. Һәр группа җитәкчесенең үз группасындагы укучыларга билге куюы.

  2. Укытучының төркем җитәкчеләренә билге куюы.

  3. Нәтиҗә.








9



Полный текст материала Урок "Г.Ибраһимов-күренекле талант иясе" (10 класс) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Фазуллина Лилия Ринатовна  ВОДЯНАЯ
04.09.2012 0 3864 1672

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК