Без – 41 нче ел балалары оныкчыклары
Төхбәтуллина Р.Г.,
Алабуга шәһәренең 6 нчы урта мәктәбе
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Без – 41 нче ел балалары оныкчыклары
(Ш.Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасы буенча төзелгән 8 нче сыйныф укучылары өчен
әдәби кичә үрнәге)
Максат: балаларда Бөек Ватан сугышы хатирәләрен чагылдырган әсәрләргә кызыксыну уяту; сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен ныгыту; тарихыбызга, өлкән буынга хөрмәт хисләре һәм патриотик рух тәрбияләү.
Җиһазлау:
1.эпиграф-плакат “Атадан бала яшь кала
Бик күп эшләр башкара.” (Татар халык җыры);
2. Китап күргәзмәсе, ноутбук, проектор, презентацияләр, слайдлар;
3.“Бишек” җыры Г.Тукай шигыре, татар халык көе; “Священная война” җыры - В.Лебедев-Кумач сүзләре, А.В.Александров көе (аудиодисклар).
Кичәнең барышы
(Кичә “Бишек” җыры белән башлана. Слайдта бишектәге бала сурәте чагыла).
Атадан бала яшь кала
Бик күп эшләр башкара.
Татар халык җыры
Алып баручы: Адәм баласы дөньяга тәүге авазын салуга, үз бәхете белән тусын, диләр. Һәрбер ана әнә шулай сабыена матур теләкләр, бәхетле киләчәк тели.
Безнең дәү әбиләребез дә кырыгынчы еллар башында үз нарасыйларын бәхетле балачакта үстерербез, дип уйлаганнардыр. Ләкин ни кызганыч: ил өстенә зур афәт – сугыш килә. Әтиләр, өлкән абыйлар фронтка китә. Барлык эш аналар һәм ун яшьтән өлкәнрәкләр җилкәсенә кала. Безгә яхшы таныш балалар шагыйре Шәүкәт ага Галиев тә сугыш башланганда унике яшьлек малай булган. Фронттагы әтисен сагынуларын, аңа әйтәсе килгән сүзләрен, күргән авырлыкларын “Әткәйгә хат” поэмасында тасвирлый. Бу кичерешләр күп ятимнәргә хас. Кичәбездә шул поэмадан өзекләр дә, килгән кунакның чыгышын да тыңларбыз.
(Слайдта: шагыйрь Ш.Галиев портреты)
(“Священная война” җыры яңгырый. 1 укучы поэмадан өзекне сәнгатьле итеп укый. “Тастымалга төргән өч... “[1: 29 нчы бит].
(Ралиянең, Наилнең сугыш чорында дәү әти, дәү әниләре кичергән авыр балачак хатирәләре турында чыгышлары).
(Динар Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” повестеннан өзек укый. [3: 375 нче бит]).
(Алия поэмадан өзекне сәнгатьле итеп укый. [1:30-31 нче битләр]. “Сәнәк каерылса да билләр түзде” бүлегеннән).
(Илмәт авылында туып-яшәүче, сугыш чорында 5-6 яшьлек кызчык булган Мәдинә апа Хайруллина чыгышы).
Кунак: Сугышны ач-ялангачлык белән кичердек. Без дүрт бала, кечкенәбез әтиебез – Юныс сугышка киткәч кенә туды, әтине үз гомерендә күрмәде дә. Ачлык, ялангачлык, суык теңкәгә тия. Әниләр сөткә умач уып пешереп ашаталар иде. Балаларны җыеп, көнгә ике тапкыр “америка паегы” дип, безне аш белән тукландырдылар. Гаиләләре белән ачлыктан үлгәннәр дә күп булды.
Безне 1 нче класска мәктәпкә укырга алырга килгәч, күрше кызы Әнисә белән бәрәңге сабаклары арасында качып калдык, качуыбызның сәбәбе – кияргә киемебез юк. Укытучы Нурания апа әниләребез белән сөйләште дә, борылып кайтып китте. Укырга икебез дә бер елга соң кердек.
Яшебез кечкенә булганлыктан, җәй көне басуда утау эшләрендә генә катнаша идек. Өлкәнрәкләр ат, сыер-үгез җигеп басуда, ындыр табагында, фермаларда эшләде, урман кисүдә катнашты. Равил исемле күрше малае, ат җигеп, хәле мөшкелләргә урманнан чыбык-чабык ташый иде. Маһиҗамалларны урман кисәргә, окоп казырга җибәрделәр.
Әтиебез сугыштан кайтмады. Әниебез аны гомер буе көтте. Дүртебезне дә аякка бастырды.
Сезгә, укучылар, хәзерге мөмкинлекләрнең кадерен белергә, яхшы укырга, әти-әниләрегезне хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын!
(Слайдта:
Мин укыйсы китапны шул фашист
Сугыш ялкынында көйрәтте.
Буразнада, арбаларда тормыш
Нужа әлифбасын өйрәтте...
Ш.Галиев “Әткәйгә хат” поэмасыннан өзек)
(Алсу “Ятимлекнең беләм ни икәнен” өзеген укый. [1: 33 нче бит]).
Аяз: Бабама нибары 3 яшь булганда, сугышның беренче көннәрендә үк Әхмәтгали исемле карт бабамны фронтка алганнар. Бабамның бертуган энесе Гарифабану әбиемне өч кечкенә баласы белән туган авылларына алып кайткан, үз гаиләсе янына кушкан. Үзен Мәскәүгә заводка җибәрәләр. Ишле гаиләнең ачлыгы да, ялангачлыгы да уртак үтә. Балалар туңмасыннар, дип, келәтне дә сүтеп ягарга куша ул хатында.
1942 нче елның февралендә Әхмәтгали бабам Белоруссиянең Лоссоне шәһәрендә мәңгелеккә ятып калган. Ә бабам үлгәндә, бер тапкыр да кулына тотып сөелмәгән төпчек улы (Фирдәвес абыебыз) нибары ике атналык кына була.
Карт бабам турында мәгълүматларны, гаиләбез белән Казан шәһәренә сәяхәт кылганда, Казан Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышы даны музееннан алып тупладык.
Алып баручы: Юк шул. Күбесенең әтисе кайтмаган. Әтиләре янында бөтерелеп йөрүче күрше балаларына күпме моңсу күзләр мөлдерәп карыйлар?!...
Аяз: Ботинкасы, әткәй, ялт-йолт килә,
Күзем алалмадым Назардан;
Чиккән кәләпүше белән бергә
Әтисе алып кайткан базардан.
Кәләпүше миңа таман икән,
Сорагач бер киеп каратты.
...Минем чәчнең төсен кояш алды,
Аякларны “чеби” канатты...
Ә кыш җиткәч, төннәр утырып мин
Олтан салып кидем итегең.
Буран көнне сары туныңның да
Бөкләп бирде әнкәй итәген.
Менә шулай иртә олыгайдым,
Тормыш дилбегәсен тоттым мин.
Синең адым белән юлны башлап,
Зур сәфәргә яшьләй чыктым мин...
(Слайдта Муса Җәлилнең кызы Әминә белән төшкән фотосурәте).
Алып баручы: Безнең халыкның көче нәрсәдә булган соң? Ир-атларның рухи ныклыгында, аналарның, үсмерләрнең авыр хезмәтендә, Бөек җиңүгә ышануда, балаларның көчле мәхәббәтендәдер.
Татар халкының герой әдибе Муса Җәлилнең тоткынлыкта кызы Әминәгә багышлап язган “Төрмәдә төш” шигыре - моның ачык мисалы.
(Эльвина М.Җәлилнең “Төрмәдә төш” шигырен укый [2: 139 нчы бит]).
Алып баручы: Без сугыш чоры балаларының оныкчыклары булабыз. Әлеге кырыс көннәр турында бары тик төрле сәнгать әсәрләре (кинолар, китаплар, рәсемнәр) аша гына, өлкәннәр сөйләвеннән генә беләбез. (Проектор ярдәмендә “Бәхетле балачак” темасы буенча укучылар тарафыннан төзелгән презентацияләр чагыла).
Татар әдипләре, язучылары арасыннан М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары”, “Фронтовиклар” повестьләре, А.Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар”повестьлары, Ш.Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмалары (бу, диңгездәге суның бер тамчысы кебек, аз өлеше генә ) – искиткеч авыр балачакның мисаллары. (Кичәдәгеләрнең игътибарын китап күргәзмәсенә юнәлтә).
Мөхәммәт ага Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары” повестеның кереш өлешендә болай дип яза:” Безнең балачак еллары дәһшәтле Ватан сугышынатуры килде. Ватан язмышы дигән олы хис безнең күңелләргә әнә шул елларда кереп урнашты. Без балалык чорыбызда таякны ат итеп уйный алмадык, бәлки чын атлар җигеп колхоз басуында эшләдек... Атлар азайгач, үгез җиктек, сыер җиктек. Ни эшләсәк, эшләсәк тә: мәктәптә пионер сборы уздырабызмы, җилкәгә сәнәк салып иген басуына чыгып китәбезме – без моны явыз дошманны җиңү сәгатен якынайту өчен чын күңелдән ышанып эшли идек.
Еллар үтте, безне инде хәзер “урта буын” кешеләре дип атыйлар. Үткән гомерне искә төшерү, аны анализлау әнә шул “урта буын”га җиткәч башлана, күрәсең. Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны,үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Безнең шул елларыбызны билгели торган бер нәрсә булган икән: ул – сугыш, изге сугышның дәһшәте, Бөек җиңү көнен якынайту теләге, фашизмга нәфрәт, героик Армиябезгә чиксез мәхәббәт. Безнең дөньяга карашыбызны әнә шул хисләр формалаштырган икән.” [4:11 бит].
Е.Линд үз мәкаләсендә [5: 309 нчы бит]) “На войне детей не бывает”мәкален куллана. Дөрес, олысы-кечесе бу газаплар, хәсрәтләр аша җиңүгә ышаныч белән яшәгән, үлем белән күзгә-күз очрашкан, ятимнәр гомер буе әтиләрен, тол хатыннар ирләрен көткән.
(Альбина “Син күрмәдең, әткәй, бу көннәрне” Ш.Галиев “Әткәйгә хат” поэмасыннан өзек. [1:35 нче бит].
Алып баручы: Корыч кебек чыныккан буын вәкилләре – “кырык беренче ел балалары” инде сирәгәеп бара. Ә без, аларның оныкчыклары, татар милләтеннән булуыбыз белән горурланып, чал тарихыбызга хөрмәт белән әйләнеп карарга һәм киләчәккә горур атларга тиеш.
(Кичә тәмамлана).
Кулланылган әдәбият
Сайланма әсәрләр.5 томда. Ш.Галиев. –Казан: Татар.кит.нәшр., 2002. – 480 б. (27,29, 30-31, 33, 35 нче битләр).
Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: Ике томда.I том: Урта һәм югары педагогия уку йортлары өчен уку ярдәмлеге / Төз. Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. – 383б. (139 нчы бит).
Әсәрләр, дүрт томда / Аяз Гыйләҗев. 2 том: Повестьлар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1994. – 504 б. (374 нче бит).
Сайланма әсәрләр: 5 томда /Мөхәммәт Мәһдиев; төз. Г.Хәсәнова; кереш сүз авт. Р.Зәйдулла. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 2009. – 480 б.(11 нче бит).
Дети военной поры / сост.Э.Максимова. – 2-е изд., доп. - М.: Политиздат, 1988. – 320 с.
Ночевала тучка золотая: Повесть /Анатолий Приставкин; – Ижевск: Удмуртия, 1992. – 240 с.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Тухбатуллина Раушания Габделбаровна
→ RaushaniyaT 28.04.2014 2 8512 401 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.