“Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” М. Хәсәнов исемендәге тарихи музейда укучылар өчен оештырылган түгәрәкнең программасы. 7-11 сыйныф.


1нче кушымта



7-11 сыйныф укучылары өчен авторлык программасы


Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”

М. Хәсәнов исемендәге тарихи музейда укучылар өчен

оештырылган түгәрәкнең программасы


Автор: Гайнутдинова Р.А. – беренче

категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

Хайрутдинова Э. Р. - татар теле һәм әдәбияты

укытучысы



Аңлатма язуы.

Нәрсә соң ул тарих? Ул - туган илебезнең, халкыбызның борынгы һәм күптән түгел узган тормышын өйрәнә. Халкыбызның борынгы бабалары элек-электән без яшәгән Идел һәм Чулман буйларын үз итеп, яратып гомер кичергәннәр. Шул заманнардан меңнәрчә еллар узган. Бер буын кешеләр икенчесен алмаштырган, һәр буын үзеннән соң эз калдырган.

«Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк» дигән девиз астында без мәктәбебездә тарихи музей оештырдык.

Музей эшчәнлеге өч юнәлештә алып барыла:

  1. «Без - тарихта эзлебез»;

  2. «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл»;

  3. Балаларда, халык педагогикасына таянып, әхлакый һәм рухи культура
    тәрбияләү.

Без - тарихта эзлебезюнәлешендә халкыбызның тарихын, мәдәниятен, рухи мирасын, якташ язучы, шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү максаты куелды һәм балалар тарафыннан музей тарихи экспонатлар, материаллар белән тулыландырылды.

Икенче юнәлешебез - «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дигән тема астында сәламәт тормышка омтылыш тәрбияләү.

Өченче юнәлеш түбәндәге эшчәнлекне күздә тота: әхлакый һәм рухи культура тәрбияләүдә халык педагогикасына, бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддин хезмәтләренә таяну.

Югарыда саналган юнәлешләр буенча эш алып бару, болар барысы да балаларда әхлак сыйфатлары булдыра, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уята, үзара һәм башка кешеләр белән аралаша белү күнекмәләрен үстерә.

Дәресләр атнага ике тапкыр икешәр сәгать үткәрелә. Уку елы дәвамында 144 сәгать тәкъдим ителә.

Түгәрәк әгъзалары: 13-15 яшьтәге мәктәп укучылары.

Эш урыны: мәктәп музее.



Максат.

Туган якны, аның табигатен, халыкны, аның бай тарихын, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын, үзенчәлеген өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.

Бурычлар.

  • иҗади шәхес тәрбияләү өчен тиешле шартлар тудыру (түгәрәкләр эшен оештыру);

  • әхлакый һәм рухи культура тәрбияләүдә халык педагогикасына, Р.Фәхреддин,К.Насыйри хезмәтләренә таяну;

  • милләтара аралашу культурасы тәрбияләү;

  • белем һәм күнекмәләре буенча башкалар белән ярышырлык шәхес
    формалаштыру;

  • әйләнә-тирәгә кешелекле мөнәсәбәт тәрбияләү;

  • көтелмәгән хәлләр, вакыйгалар килеп чыкканда үз-үзеңне дөрес тота белү сәләтен үстерү.

Методик эш.

  1. Музей эшчәнлеге буенча төрле семинарларда, методик оешмаларда,
    педсоветларда катнашу, тәжрибә уртаклашу (1, 2,3,4 нче кушымталарны кара).

  2. М. Хәсәновның 75-85 еллык юбилейларына багышланган методик материал
    әзерләү.

  3. Төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, әзерләнгән материалларны
    газета-журналларда бастыру.

  4. Республика һәм шәһәр музейлары белән элемтәдә тору.

  5. Музейны тарихи экспонатлар белән тулыландыру буенча эзләнү-тикшеренү
    эшен дәвам итү.

Көтелгән нәтиҗә.

«Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк» программасы буенча укучы балалар:

  • татар халкы тарихын, аның күренекле шәхесләрен, язучыларны аларның
    хезмәтләрен танырга һәм белергә;

  • төрле рефератлар, докладлар язу өчен әдәбият белән кулланырга һәм аларны
    дөрес, камил итеп яза белергә;

  • эзләнү эшләре алып барырга, җыелган материалларны анализларга, доклад
    формасында аларны җыерга һәм бу эшнең нәтиҗәсе буларак төрле фәнни-
    гамәли конференцияләрдә катнашырга тиеш;

  • балаларда Ватанга, халыкка, туган телебезгә мәхәббәт, горурлык хисе
    тәрбияләнергә тиеш.

Материаль-техник база.

  1. Музей экспонатлары.

  2. Методик әдәбият.

  3. Видео һәм аудиокассеталар.

  4. Тарихи әсәрләр, материаллар.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү буенча контроль эш төрләре.



Контроль эш төре

1

Викторина

2

Эшлекле уен

3

КВН

4

Театральләштерелгән уен

5

Семинар

6

Конференция

7

Диспут

8

Ток-шоу

9

Экскурсия

Программа

Беренче юнәлеш. " Без — тарихта эзлебез".

1. "Халкым - рухи байлыгым".

Халкыбызның әдәби мирасын өйрәнү. Балаларны әби-бабаларыбыздан килгән

кунакчыллык, юмартлык, шәфкатьлелек, миһербанлык, сабырлык, әхлаклылык кебек сыйфатларга өйрәтү.

Практик эш. 1. мәктәп китапханәсенә экскурсия.

Мәктәп музеенда экскурсия. "Татар халкының тарихы".

2. Милли киемнәребез тарихыннан.

Татар халкының милли киемнәрен генә түгел, тугандаш халыкларның да милли киемнәрен өйрәнү.Әби-бабаларыбыздан истәлеккә калган милли киемнәрне музейда туплау. Аларны тәртипкә салу.

Практик эш. 1. Музейда "Декоративно-прикладное искусство Татарстана" (Казанский Государственный гуманитарный институт, 1999) видеокассета карагач, халкыбызның милли киемнәрен альбом битләренә ясау;

2. М. Хәсәнов музеенда әби-бабаларыбыздан истәлеккә калган милли киемнәрне

музейда туплау.

3.Р.Фәхреддин. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” хезмәте белән танышканнан соң фикер алышу.

3. Халкымның шөгыль-кәсепләре.

Татар халкы шөгыльләре. Болгар чорында болгар бабаларыбыз дөньяга нинди шөгыль-кәсепләре белән танылган. Бу һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләү. Практик эш: 1. шәһәр этнография музеена экскурсия;

2. Татар милли чигү үрнәкләре белән танышу. Кулъяулык чигү.

4. Милли һәм дини бәйрәмнәребез.

Милли һәм дини бәйрәмнәребез белән танышу.

Практик эш. Уку елы дәвамында мәктәптә "Нәүрүз", "Карга боткасы", "Сөмбелә",

"Нардуган", "Сабантуй", Корбан гаете, Ураза бәйрәмнәребезне билгеләп үтү.

5. «Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк».

Татар халкы тарихы буенча сәяхәт. Бөек Болгар чоры, Алтын урда, Казан

ханлыгы, 15-16 гасырларда татар халыкның тарихын өйрәнү.

Практик эш. 1. Татар халкы тарихы турында төрле китаплар уку, укыганга анализ

ясау; 2. "Минем халкым тарихы" рәсемнәр конкурсы.

Мәктәп музеенда экскурсия. 1. "Болгар чоры"; 2. "Алтын Урда чоры"; 3. "Казан ханлыгы".

Мәктәп музеенда ачык дәрес. «Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк».


6. Борынгы Казан.

Казанга нигез салыну. Казан - башкала.

Казанның истәлекле урыннары. Кремль, Сөембикә манарасы, Спас башнясы.

Кремльнең төзелеше, андагы капкалар, аларның исемнәре, урнашкан урыннары.

Казан күлләре: Кабан күле, Аккош күле, Тирән күл, Зәңгәр күл.

Казан мәчетләре: Кабан арты, Галиев, Рәхим бай, Солтан, Мәрҗани һ.б.

Практик эш. семинар "Минем Казаным".

Мәктәп музеенда экскурсия. 1. Казан турында риваятьләр, легендалар;

  1. Казанга нигез салыну. Казан - башкала;

  2. Казанның истәлекле урыннары. Кремль. Сөембикә манарасы. Спас башнясы;

  3. Казан күлләре;

  4. Казан мәчетләре.

7. Казан ханнары.

Олуг Мөхәммәд. Мәхмүд. Илһам. Мөхәммәд һ.б. Ханнарның идарә итү еллары, аларга хас булган сыйфатлар. Казан дәүләтенең дәрәҗәсен арттыру эшләре. Практик эш. музейда 3-6 класслар өчен экскурсияләр әзерләү һәм балаларга казан ханнары турында сөйләү.

Мәктәп музеенда экскурсия. 1. Казан ханнары.

8. Хәзерге Казан.

Яңа Казан. Кол Шәриф мәчете. Метро төзелеше. Хәзерге Казан тормышы. Казан

Кремленең ЮНЭСКОның дөньядагы иң абруйлы истәлекле төзелмәләре

исемлегенә кертелүе һәм ул бөтен дөнья халыкларының кыйммәтле җәүһәренә

әверелүе.

Практик эш. 1. Казанга экскурсия, экскурсиядән кайткач, күргәннәргә анализ

ясау, стен-газета чыгару, презентация ясау;

Викторина. "Борынгы Казан. Хәзерге Казан".

Мәктәп музеенда экскурсия. Яңа Казан. Кол Шәриф мәчете. Метро төзелеше.

9. Киләчәк Казан.

Иҗади эш. "20-30 елдан соң Казан" проект әзерләү һәм яклау. Театралъләштерелгән уен: "Киләчәк Казан".

10. Меңьеллык Казан.

Казанга, чыннан да, 1000 ел икән, археологларның фикерләре газета-журнал

битләрендә.

Практик эш. 1. "Казанга 1000 ел" - ток-шоу.

Мәктәп музеенда экскурсия. "Казанның күренекле шәхесләре (Ризаэтдин Фәхреддин,Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани)".


Икенче юнәлеш. " Сәламәт тәндә - сәламәт акыл".

1. Тарих, сәламәтлек һәм без.

90-100 ел элек табигатьнең экологик халәте. Әби-бабларыбызның 90-100 ел

яшәүләре, сәламәтлекләре нык булуның сәбәпләре: экологик яктан чиста ризык

ашау, ризык әзерләүдә балчык һәм агач савытлар куллану һ.б.

Сәламәтлек төшенчәсе. Сәламәт булу өчен төп шартлар: хезмәтне яратырга, дөрес

тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә һ.б.

Практик эш. 1 . Театралъләштерелгән уен "Тарих табигатебез турында ни

сөйли?";

2. Музейда театралъләштерелгән экскурсия әзерләү һәм 5-6 класслар өчен
күрсәтү.

3. "Тарих, сәламәтлек һәм без" – класс сәгате.

2. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

Сәламәт яшәешнең кагыйдәләре. Начар гадәтләрне булдырмау (тәмәке тарту,

наркотиклар куллану һ.б.).

Практик эш. 1. КВН "Сәламәт тәндә — сәламәт акыл";

2. "Сәламәт яшәешнең кагыйдәләре" дигән темага плакатлар конкурсы уздыру.

3. Дару үләннәре (К. Насыйри хезмәтләре).

К. Насыйриның дару үләннәренә багышланган хезмәтләрен өйрәнү. Дару үләннәрен җыю, әзерләү һәм куллану кагыйдәләре.

Практик эш.1. Мәктәп фитобарында дару үләннәре белән чәй әзерләү ысуллары белән танышу (шәфкать туташлары балаларга чәй әзерләү технологиясен өйрәтә, дару үләннәренең файдалы һәм зарарлы вакытлары турында сөйли).

4. Сәламәтлек һәм Коръән.

Коръәннең сәламәтлек турында язылган сурәләрен уку. Дин әһелләре белән

очрашу.

Практик эш. 1. Мәдрәсәгә экскурсия.

5. Хәрәкәттә - бәрәкәт.

"Хәрәкәттә - бәрәкәт" сүзләренең мәгънәсе.

Практик эш. Уку елы дәвамында әти-әниләр белән берлектә төрле спорт

ярышларында, экскурсияләрдә, походларда катнашу.

6. Тәмәкенең зарары турында.

Никотинның зарары. Тәмәкенең яшь организмга бик зур зыян китерүе.

Практик эш. "Тәмәкегә суд" тамашасын әзерләү һәм һәр класска сыйныф

сәгатендә күрсәтү.



Өченче юнәлеш. "Балаларда әхлакый һәм рухи культура тәрбияләү".

1. Әхлак нормалары, таләпләре белән танышу.

Әхлаклылык һәм әхлаксызлык сыйфатлары. Мәктәптә, өйдә, кунакта, театрда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре.

Практик эш: 1. "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре" викторина; 2. "Мин мәктәптә, өйдә, кунакта, театрда, җәмәгать урыннарында" – эшлекле уен; 3. "Әдәп нормалары" тамашасын әзерләү һәм үткәрү.

2. Иптәшлек-дуслык турында.

Язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең бу темага багышланган әсәрләрен өйрәнү (М.Хәсәнов, А. Вергазов, Ш. Галиев Һ.6.).

Практик эш. "Иптәшлек-дуслык темасына багышланган язучыларыбызның әсәрләре" – конференция.

3. К. Насыйри. "Тәрбия" китабы.

К. Насыйриның "Тәрбия" хезмәте белән танышу. Бу китап буенча әдәплелек дәресләре үткәрү. Әти-әниләрен, олыларны, кечеләрне хөрмәт итү, олыларга, ярдәм итү.

Практик эш. "Тәрбия" китабын уку һәм анализ ясау.

4. Р. Фәхретдин хезмәтләре. "Нәсыйхәт".

Мәгърифәтче Р. Фәхретдиннең хезмәтләре белән танышу. "Нәсыйхәт" әсәрен

өйрәнү.

Практик эш. "Нәсыйхәт" әсәрен өйрәнү, анализ ясау.

5. Оҗмах - ата-ана аягы очында.

Әни, әти, әби, бабай турында мәгълүмат җыю (кемнәр алар, кайда һәм кем булып эшлиләр, аларның туган көннәре, аларны хөрмәтләү, ихтирам итү Һ.6.). М. Гафуриның "Ата-ана" шигыре.

Практик эш. 1. Бишек җырларын өйрәнү;

  1. "Минем гаилә агачы", "Минем гаиләм" рәсемнәр конкурсы;

  2. "Тату гаилә", "Әтием, әнием һөнәрләре" дигән кичәләр уздыру.

6. Халык иҗаты һәм тәрбия.

Татар халык мәкальләрен, табышмакларын өйрәнү, аларның мәгънәсен аңлау. Практик эш. 1. "Халкыбызның зирәклеге – мәкальләрдә" - викторина.

7. Яхшылык эшләргә беркайчан да соң түгел (төрле чаралар).

Яхшы гадәтләр, яхшы эшләр, чисталык һәм пөхтәлек турында белгәннәрен

тулыландыру.

Практик эш. 1. Ш. Галиев "Рәхмәтләр хакында", М.С. Ходанов "Гадәтнең була

төрлесе" һ.б. әсәрләр белән танышу.

8. Мәгърифәтчеләребезнең хезмәтләрендә әхлак темасы.

Риза Фәхретдин, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Утыз Имәни, Кандалый

әсәрләрендә әхлак проблемасы.

Практик эш. Бу теманы яктырткан рефератлар язу һәм яклау.

9. Мәчет - изге урын.

Мәчет - изге урын. Мәчетләр тарихына күз салу. Беренче мәчетләр.

Практик эш. 1. "Беренче мәчетләр"- әңгәмә; 2. Казанның Кол Шәриф мәчетенә

экскурсия.

Ю.Казанның истәлекле урыннарына, театрларга сәяхәт.

Казанның истәлекле урыннары. Кремль, Сөембикә манарасы, Спас башнясы. Кремльнең төзелеше, андагы капкалар, аларның исемнәре, урнашкан урыннары. Сөембикә манарасы. Сөембикә турында легендалар, легендаларның тарихы. Практик эш. Казанның истәлекле урыннарына ел дәвамында экскурсияләргә бару.

11.Күренекле язучылар, шагыйрьләр белән очрашу.

Р. Миңнуллин, Ш. Галиев, Г. Гыйльман, Р. Вәлиева һ.б. язучылар белән мәктәптә

очрашу.

Практик эш. Язучылар, шагыйрьләр белән очрашуларга әзерләнү (мәктәп

китапханәсе).

12."Төбәгемнең сүнмәс иҗат учагы".

М. Хәсәнов, И. Туктар кебек язучыларның иҗатларын өйрәнү. А. Вергазов,

Р. Калимуллин һәм башка якташ иҗат кешеләре белән очрашу.

Практик эш. 1. Иҗат кешеләре белән очрашуларга әзерләнү, М. Хәсәнов

исемендәге мәктәп музеенда бу очрашуларны уздыру; 2. М. Хәсәновның юбилей кичәләрен республика күләмендә билгеләп үтү (3-нче кушымтаны кара).

Мәктәп музеенда экскурсия. 1. М. Хәсәнов Азнакайда. 2. Азнакай - Яшел Үзән - Казан.

Укытучы өчен әдәбият.

  1. Р. Фәхретдин. Казаң ханнары. Татарстан китап нәшрияты, 1995 ел.

  2. М.Лисевич. История Казани глазами эрудитов. Казань, Титул, 2002 г.

  3. Ш. Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвәли Казан вә Болгар. Казан, 1989 ел.

  4. Казан Кремле - борынгы татар ныгытмасы ул. Нияз Халитов. «Мәдәни
    җомга», 2002 ел.

  5. Өстәл календаре, 2003 ел. Казан мәчетләре.

  6. История татарской литературы. Казань, 1984 г.

  7. М. Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1993 г.

  8. Ф.Ш. Хузин, В.И.Пискарев, История Татарстана. Казань, 2004 г.

  9. «Мирас» журналлары.

  10. Кол Шәриф мәчете. «Татарстан яшьләре», 2004 ел.

Укучылар өчен әдәбият һәм әсәрләр.

  1. Мәҗмугыл - хикәят. Борынгы татар прозасы. Казан, Татар китап нәшрияты,
    1994 г.

  2. Н. Фәттах, "Этил суы ака торур" Казан, Татар китап нәшрияты, 1972.

  3. В. Имамов, "Татар тарихы. Сәет батыр".

  4. Г. Гобәйдуллин, "Тарихи сәхифәләр ачылганда".

  5. М. Хәсәнов, "Көн җылынды" (1970).

  6. М. Хәсәнов, "Ике повесть" (1968).

  7. М. Хәсәнов, "Яңа горизонт", Татгосиздат, 1953.

  8. М. Хәсәнов, "Язгы аҗаган" (1987).

  9. М. Хәсәнов, "Саф җилләр" (1986).
    Ю.Казан ханнары.

  10. Ш. Мәрҗани, "Мөстәфадел-әхбар фи әхвэли Казан вә Болгар", Казан, 1989 ел.

  11. "Мәгариф" журналлары, 1994, 1996.

  12. "Сабантуй" газеталары.

























2 нче кушымта


Юл халыкка илтә..." - түгәрәк әстәл артында сөйләшү.


Алып баручы: Мәхмүт аганың китаплары рухи байлыгыбыз булып, инде әллә кайчаннан татар халкының күңеленә теркәлгән. Аларны укып, әле тагын күпме буын үзенә эстетик ләззәт, тормыш сабагы алачак! Чөнки чын әдәбият беркайчан да кыйммәтен югалтмый.

Без сыйныфтан тыш уку дәресләрендә М.Хәсәновның "Шөгеровлар" ро­манын, "Җирән кашка" повестен тәкъдим итәсебез килә.(укытучылар чыгышы)


Алып баручы: Әле дә ярый, хәтер бар.Ул безне кирәк булган саен үткәннәргә алып кайта һәм кайчандыр кичергән хисләребезне яңарта ала. Халкың белән горурлана алу, аның бөек улларын шулай искә алып, хөрмәт итә белү, минемчә, үзе бер бәхет.

Ә хәзер, мин сүзне хөрмәтле кунагыбыз, Мәхмүт аганы якыннан белү­че, галим, академик, тәнкыйтьче, Язучылар берлеге рәисе Фоат ага Галимуллинга бирәм. Рәхим итегез,Фоат Галимуллович!


Алып баручы: Язучы Мәхмүт ага Хәсәнов дөньясының бер читенә генә кереп, күкрәк тутырып андагы һаваны бер генә суласаң да, рухың сафланган, дәртең кө­чәйгән кебек була, яшәү мәгънәсен тирәнрәк аңлый башлыйсың шикелле.

- Роберт әфәнде, сез безнең белән килешәсезме? Балалар шагыйре, Г.Ту­кай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Дәүләт Советы депутаты Роберт әфәнде Миңнуллинга сүз бирәбез. Рәхим итегез!


Алып баручы:

Әй,талантлы,олы,бөек халкым!

Кабул итче тик бер сорауны:

Бирсәнә син безнең сафка тагын,

Бирсәнә бер Мәхмүт сыманны!

Мәхмүт аганың шәкерте, дусты-энекәше, мөхәррире, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Галимҗан әфәнде Гыйльмановка сүз бирәбез. Рәхим итегез!

Алып баручы:

Әле җырлыйм, әле елыйм, әле көләм, Тормыш дигән олы юлдан шулай киләм.

Ялгыз түгел, ләкин кайгы-шатлыкларда: Ни күрсәм дә бергә күрәм халкым белән.




3нче кушымта

Мәхмүт Хәсәнов исемендәге “ Туган якны өйрәнү” музее.


Балаларда әдәплелек, әхлаклылык, әти-әниләргә, туганнарга, кәрдашләргә карата кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү, аларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү – мәктәп алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Бу бурычларны тормышка ашыру өчен “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” дигән девиз астында халкыбызның үткәнен, хәзергесен, гореф-гадәтләрен, йолаларын тирәнрәк өйрәнү максатыннан без мәктәбебездә 1999 елда тарихи музей оештырдык.

Музей эшчәнлеге 3 юнәлештә алып барыла:

  1. Без тарихта эзлебез”

  2. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”

  3. Балаларда, халык педагогикасына таянып, әхлакый һәм рухи культура тәрбияләү.

Без тарихта эзлебез” юнәлешендә халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен, рухи мирасын, якташ язучы, шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү максаты куелды һәм без музеебызны якташ язучы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М.Хәсәнов исеме белән атадык. М.Хәсәновның тормыш иптәше Мәрьям апа Хәсәнова, аларның улы, кызы, оныклары белән элемтәдә торабыз. 2002 елны М.Хәсәнов тууына 75 еллык юбилеен республика күләмендә билгеләп үткән идек. Ә инде быел декабрь аенда аның 80 еллык юбилеен билгеләп үттек.

М.Хәсәнов әсәрләре халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган күренешләргә бик бай булганга, балалар аның әсәрләрен яратып укыйлар. Язучының иҗаты рухи-әхлакый шәхес тәрбияләүдә дә зур роль уйный.

Аның әсәрләре бүгенге көндә дә актуаль. Замана белән бергә мәктәптә уку-укыту системасы да үзгәреш кичерә.

Мәктәпләрдә порфильле укыту буенча эш алып барыла. Аның әсәрләре бүген яңача, яңа мәгънә төсмерләре, яңа эчтәлек белән яңгырыйлар.

Дәүләтебез эшче хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү өчен төрле юнәлешләр, төрле чаралар эзли. Шул юнәлешләрнең берсе кластерлар оештыру юнәлеше. Бу юнәлештә эш алып бару өчен М.Хәсәновның

эшчеләр хезмәтенә багышланган әсәрләре ярдәм итәр дип уйлыйм.

М.Хәсәновны тормышның хуҗалары эшчеләр тормышы күбрәк кызыксындыра. “Шөгеровлар”, “Кама таңнары”, “Юллар, юллар...”, “Яңа горизонт”, “Кыюлар юлы” һ.б. әсәрләрендә эшче, төзүче, нефтьче, юл салучылар, уйлап табучылар һөнәрләренең мактаулы хезмәт ияләре булуын ассызыклый. Экономистлар, юристлар, эшкуарлар, эшмәкәрләр бу һөнәр ияләрен кысрыклап чыгарган заманда, бәлкем балаларда нәкъ менә төзүче, гади эшче, ипи пешерүче кебек һөнәрләргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә кирәктер. Без М.Хәсәновның әсәрләре аша яшь буында бу һөнәрләргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз һәм яшьләр бу һөнәрләрне бик теләп сайларлар дип ышанасыбыз килә.

Музейда үткәрелә торган һәр кичәгә, чарага программаларны,сценарияләрне үзебез төзибез. Аларның һәркайсы халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, буыннан-буынга күчеп килгән гүзәл сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән, сыйныфтан тыш чаралар да әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә, традицияләләренә нигезләнгән.

Быел Р.Фәхретдиннең, К. Насыйриның халкыбызның гореф-гадәтләренә нигезләнеп язылган “Насыйхәт”, “Тәрбияле бала” исемле хезмәтләрен өйрәнә башладык. Музейда бу хезмәтләргә багышланган төрле чаралар: конференцияләр, “Адәмне адәм иткән-әдип” девизы астында ток-шоу үткәрдек. Бу чараларның һәркайсы халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга күчеп килгән сыйфатларны үстерүдә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Икенче юнәлешендә “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” дигән девиз астында сәламәт тормышка омтылыш тәрбияли. Әгәр син сәламәт икәнсең, синең уйларың да, эшләрең дә сәламәт булырга тиеш. Безнең борынгы бабаларыбыз озак яшәгәннәр, гомерләре озын булган. 90-100 яшькә кадәр яшәүчеләр бик күп булган, аның хикмәте нәрсәдә икән? Татар халкы борын-борыннан хезмәт яраткан. Хезмәт яраткан кеше бай да, бәхетле дә һәм сәламәт тә булган. Балалар белән берлектә сәламәтлеккә багышланган “Татар табигатебез турында ни сөйли? “Тарих, сәламәтлек һәм без” исемле театральләштергән уеннар, экскурсияләр, КВН, “Сәламәт яшәешенең кагыйдәләре” дигән темага плакатлар конкурсы, “Сәламәтлек һәм Коръән” дигән девиз астында дин әһелләре белән очрашу, Коръәннең сәламәтлек турында язылган сурәтләрен уку, мәдрәсәдә уку һәм башка чаралар уздырыла.

Эшчәнлегебезне эзлекле рәвештә оештыру өчен максатчан программа төзедек. IX-X сыйныфларда халык һөнәрләрен өйрәнү, аларны кечкенәләргә өйрәтү, альбомнар төзеп, музейга тапшыру кебек эшләр оештырыла. Иҗади сәләт үстерү эшчәнлеге күздә тотыла, ирекле аралашуга, милли үзаң тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Максатчан программаны 3 этапка бүлдек:

I этап- “Минем гаилә”

II этап- “Нәсел шәҗәрәсе”

III этап- “Казанга- 1000 ел”

Югарыда саналган юнәлешләр буенча эш алып бару, болар барысы да балаларда әхлак сыйфатлары булдыра, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уята, үзара һәм башка кешеләр белән аралаша белү күнекмәләрен үстерә.

Җәмгыятебездә бара торган үзгәрешләр урта мәктәптә укытыла торган матур әдәбиятка да тәэсир итми калмый. Татар халкының күп гасырлык бай әдәби мирасы, матур гореф-гадәтләре, йолалары бар. Программа нигезендә 10 нчы сыйныфларда Казан ханлыгы чорының тарихы, мәдәнияты, әдәбияты өйрәнелә. Әлеге тема укучыларда кызыксыну уята, алар тарафыннан бик күп сораулар бирелде, чөнки дәреслекләрдә бу темалар бөтенләй кертелми.

2010-2012 нче уку елында музеебыз эшчәнлегенә нигезләнеп, Казан каласының тарихы белән кызыксынуны үстерү, сөекле халкың белән, аның күркәм шәхесләре,тарихы белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып, лицеебызда “Борынгы Казан, хәзерге Казан, киләчәк Казан” дигән темага проект эше оештырылды.

Һәм шул ук уку елында М.Хәсәнов исемендәге тарихи музейда укучылар өчен оештырылган “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” дип аталган түгәрәкнең программасы белән Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашып “Культрология” номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булдык.

Хәзерге вакытта укучылар белән бергәләп төбәгебезнең әдәбият, сәнгать һәм фән өлкәләрендә танылган күренекле шәхесләребезне барлау, алар турында мәгълүмат туплау эшен дәвам итәбез. Якташларының иҗатлары белән таныш булып, алар белән горурлану хисләрен кичергән укучы үзе дә алар кебек үк иҗади шәхес булырга омтыла, алардан үрнәк ала.

Музей эшчәнлегенең максаты бер генә, ул да булса, халкыбызның бай тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле камил шәхес итеп тәрбияләү.









4 нче кушымта

М. Хәсәновны искә алу кичәсе.

Тема: " Сукмак юлга илтә, юл халыкка илтә".

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, укытучылар,балалар. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташ язучыбыз М.Хәсәновның тууына 85 ел тулуга багышланган кичәне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Безгә бүген Мәхмүт аганы якыннан күреп белгән, аның белән аралаш­кан язучылар, әдипләр – ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев, “ШәҺри Казан” газетасы хезмәткәре, шагыйрь Госман Садә, галим, КДУ доценты, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов, “Сөембикә” журналы баш мөхәррире, язучы Марат Әмирханов, Мәхмүт аганың тормыш иптәше Мәрьям ханым, аның балалары, рәссам, музыкант, педагог Вил Шәрәфетдинов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ветеран журналист Александр Филиппов, аның тормыш иптәше Клара Филиппова килде.

Хәзер мин сүзне мәктәп директоры Светлана Юрьевна Кудрявцевага би­рәм.


Курайда татар халык көе "Таң атканда" яңгырый. "Минем нәсел" - шигыре укыла.

Нәрсә соң ул тарих? Ул - туган илебезнең,халкыбызның борынгы һәм күптән түгел узган тормышын өйрәнә. Борынгы бабаларыбыз злек-электән без яшәгән Идел һәм Кама буйларын үз итеп, яратып гомер кичер­гән. Шул заманнардан меңнәрчә еллар узган.Бер буын кешеләр икенчесен алыштырган, һәр буын үзеннән соң зур эшләр эшләп калдырган.


Бала елаган тавыш ишетелә


Алып баручы: Бала туды! Җир шарында тагын бер йөрәк тибә башлады, яңа бер йол­дыз кабынды.

Ана: "Я Раббым, ошбу баламны изге бала кыл.Бу сабыем акыллы,сәламәт һәм мәрхәмәтле булып үссен. Амин!"

Бишек җыры:

1. Алтыным ла син диеп,

Ялкыным ла син диеп.

Үстерәм бәбкәемне,

Иркәләп сөеп.

Кушымта: Улыкаем син минем. Колынкаем син минем.

Юлыма нур сибүче

Бәхетем минем.

Бәлли бәү, бәлли бәү.

2.Син минем ышанычым,

Бердән-берем дигәнем.

Син бөркетем,лачыным,

Илгә бүләгем.

Кушымта: Матур булып үсәрсең,

Батыр булып үсәрсең.

Аһ,өметем син минем,

Бәхетем минем.

Бәлли бәү,бәлли бәү.


Исем кушу йоласы башкарыла.


Алып баручы: Тарих мең дә тугыз йөз егерме җиденче елның 21нче декабрендә Татарстанның Саба районы, Югары Кибәхуҗа авылында Мәсгуть ага гаиләсен­дә ир бала дөньяга килә.

Тормышның сикәлтәле сукмаклары Мәсгуть ага гаиләсен 1936нчы елда Яшел Үзән шәһәренә алып килә.Мәхмүт Хәсәнов 5нче татар мәктә­бен, аннары һөнәр училищесын тәмамлый.Серго исемендәге заводта слесарь булып эшли.Мәскәүдә Дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС) белем ала.Әмма тиздән радиога,аннары "Совет Татарстаны" газетасына эшкә күчә. 1952нче елда "Беренче хикәяләр" дигән китабы басылып чыга.


"Оялчан Хаҗи" хикәясе укыла.


Алып баручы: Аннары бер-бер артлы башка китаплары дөнья күрә."Бораулау масте­ры", "Яңа горизонт","Сөмбел","Кыюлар юлы","Ике повесть","Урман шаулый" һәм башкалар. Бер үк вакытта язучы драматургия өлкәсендә дә үзен сынап карый.Аның 50-бОнчы елларда язылган "Нурихан", "Рамай", "Көя күбәләге", "Хикмәтле Хикмәтулла" дигән пьесалары республиканың төрле театрларында куела.


"Хикмәтле Хикмәтулла" дигән пьесассыннан өзек уйналына


Алып баручы: М.Хәсәновны әдәбиятта ныклап таныткан төп әсәре исә "Язгы аҗаган" 80 нче елларда дөнья күрә. 1988 елда бу әсәре өчен аңа Татарстаныбызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.


Баянда "Тәфтиләү" көе яңгырый.


Алып баручы: Татар моңы... Ул кемнәрнең генә йөрәкләрен җилкетмәгән,кемнәрне генә сокландырмаган. Мәхмүт ага да халкыбызның борынгы "Рамай","Гөлҗамал", "Уел", "Болын" җырларын аеруча яратып тыңлаган.

Гөлҗамал" драмасыннан өзек уйналына


Алып баручы:

Исләремә алам,

Оныта алмыйм һаман,

Зәңгәр шәлләр бүләк иткәнең.

Шђлләреңә төреп,

Күзләремнән үбеп:

Иркә гөлем,- диеп әйткәнең.

Шәлләреңне алып,

Иңнәремә салып,

Көзгеләргә багам моң гына.

Зәңгәр шәлләреңә

Иркә гөлкәеңнең

Күз яшьләре тама тын гына...

Сүзнең кем турында барганлыгын аңлагансыздыр инде? Әйе, ул - Мәхмүт аганың тормыш иптәше, илһам чыганагы Мәрьям апа.

Рәхим итегез, Мәрьям апа.


Алып баручы: Мәхмүт аганың тууына 80 ел тулу уңаеннан аны искә алу кичәсенә аның ярат­кан балалары да килде.

Исәнме, әткәем,..

Исемең синең

туган җирем белән,

Халкым белән кергән күңелемә.

Халкым белән яшәр мәңге бергә.

Мин аерылмам аннан гомеремә...


Алып баручы: Мансур әфәнде, Әминә ханым, рәхим итегез!...


Алып баручы: Мәхмүт ага балаларын да, оныкларын да бик яраткан. Ә инде иң яраткан оныгы аның безнең мәктәптә укый. Әйдәгез, Алинә Хәсәнованы тыңлыйк әле.

Алинә, рәхим ит.


Алып баручы: Рәхмәт, Алинә! Ә хәзер инде - сүзне якташларыбызга, шәҺәребезнең зыя­лы кешеләренә сүз бирик. Мәхмүт аганың якташы, язучы Азат абый Вергазовка сүз бирик әле. Рәхим итегез,Азат абый!


Алып баручы: Шәһәребезнең күренекле кешеләреннән берсе, рәссам, музыкант, педагог Вил Шәрәфетдинов. Вил абый, рәхим итегез!


Алып баручы: 1999 елның 9 декабрендә "Юллар, юллар..." исеме астында М.Хәсәновның иҗат кичәсен уздырган идек, Халидә апа сыйныфташы буларак кичәдә катнашты, М.Хәсәновның китапларын безгә бүләк иткән иде. Бүген дә ул безнең кадерле кунагыбыз. Сыйныфташы, якташы Халидә апа, рәхим итегез!..,



Алып баручы: Мәхмүт ага гаиләсенең якын дуслары "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Александр Сергеевич Филиппов, аның тормыш иптәше, шәһәре­безнең тынгысыз, зыялы кешеләреннән берсе, бу кичәне оештыруга зур өлеш керткән Клара Мәрдановна да бар! Рәхим итегез.


Алып баручы: Рәхмәт Сезгә барыгызга да: ерак юлны якын итеп килүче Казан кунак­ларыбызга, галимнәргә, шагыйрьләргә, шәһәр кунакларыбызга. Сезгә исән­лек-саулык, имин тормыш теләп калабыз.

Мәхмүт аганы искә алу кичәсен "Рәхмәт Сезгә, Мәхмүт ага! Күңелләребезгә гомеребез буена онытылмаслык ядкарь булып сакланырсыз" дигән сүзләр белән тәмамлыйсым килә.













Полный текст материала “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” М. Хәсәнов исемендәге тарихи музейда укучылар өчен оештырылган түгәрәкнең программасы. 7-11 сыйныф. смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Гайнутдинова Р.А.,Хайрутдинова Э. Р  ElviraZinnurova
09.12.2014 0 3966 695

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК