Татар театры тарихы


Слайд 1
Эшләде: Яр Чаллы шәһәре 76 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймәрдәнова Гөлфинур Ризовна
Слайд 2
Татар театры
Слайд 3
“Театр — безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы һәм өмидле бер нәрсә”. Г.Тукай, 1906 ел
Слайд 4
“Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр”. Г.Кариев, 1908 ел
Слайд 5
1887 елда Габдрахман Ильяси тарафыннан “Бичара кыз” исемле беренче пьеса языла һәм өй шартларында куела. Бер елдан соң Фатих Халиди “Рәдде бичара кыз” драмасы белән бу өлкәдә икенче адымны ясый. Габдрахман Ильяси
Слайд 6
1899 елда булачак мәшһүр драматург Галиәсгар Камалның беренче әсәре булган “Бәхетсез егет” драмасын һәм бер үк вакытта Гаяз Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш” пьессаларын гаиләләрдә өй шартларында уйный башлыйлар. Галиә сгар Камал Гаяз Исхакый
Слайд 7
1905 елгы Беренче рус революциясе мәгърифәтк ә, мәдәнияткә, Тукай сүзләре белән әйтсәк, күңелләрдә йоклаган дәртне уятучы, яктылыкка, нурга илтүче зур этәргеч була. Милли матбугатка юл ачыла, татарча әдәби-музыкаль кичәләр ешая.
Слайд 8
1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр тамашачылар өчен татарча спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.
Слайд 9
1906 елның 22 нче декабретатар театры туган көне.
Слайд 10
БЕРЕНЧЕ ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ АРТИСТЫ СӘХИПҖАМАЛ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА-ВОЛЖСКАЯ Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, — Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина. Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә: Берсе уйный күк
Слайд 11
1922 елда “Сәйяр” труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. «Сәйяр» труппасы барлык Идел буе шәһәрләрендә дә, татарлар яшәгән һәр төбәктә дә булырга өлгерә. Ул “Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры” дип атала, аның җитәкчесе артист, режиссер, драматург К.Тинчурин билгеләнә.
Слайд 12
Беренче театр бинасы ачыла 1923 елда Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. 1926 елда труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар, яшь талантлар белән тулылана
Слайд 13
Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә 7 профессиональ театр бар.
Слайд 14
1926 елда театр Академия исеменә лаек була, 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә . 1987 елда яңа бина ачыла.
Слайд 15
“Театр — кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать, һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый. Милли театр бигрәк тә”. М.Сәлимҗанов, 1996 ел
Слайд 16
Марсель Сәлимҗанов 1966- 2002 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры булып һәм шул ук вакытта Казан театр училищесында, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә эшли ( 1992 елдан профессор ).
Слайд 17
Фәрит Бикчәнтәев Бүгенге көндә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режессёры
Слайд 18
Слайд 19
Равил Шәрәфиев
Слайд 20
1935-2012 Хәзерге татар театр сәнгатенең төп үзенчәлекләрен, юнәлешләрен билгеләгән, күренекле каләм остасы, театрның генераторы - Туфан Миңнуллин.
Слайд 21
Слайд 22
1933 елда Академия театрының филиалы — Татар дәүләт күчмә театры , хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештырыла
Слайд 23
 К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында, бүгенге көндә татарча спектакльләр уйнала. Театрның кайбер артистлары: Мәхмүтов Хәлил МәхмүтоваИсламия Шәйхетдинов Наил
Слайд 24
В.М.Качалов исемендәге Рус драма театры 1791 елдан үз эшен башлаган.Театр бинасы 1914 елда төзелгән. .
Слайд 25
Слайд 26
Академия театрында туган музыкаль драма жанры татар опера театры оешуга зур этәргеч була. 1925 елда театрда куелган “Сания” исемле беренче татар операсында күп кенә драма артистлары катнаша. 1934– 1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясен тәмамлап кайткан яшь көчләр белән 1939 елда Казанда опера театры оеша
Слайд 27
М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры – дәүләт тарафыннан саклана торган архитектура һәйкәле. Театр 1939нчы елда ачыла , шул вакыттан бирле республикада музыкаль мәдәният үзәге булып тора. 1956нчы елда аңа татар халкының атаклы шагыйре М.Җәлил исеме бирелә. Һәр ел театрда халыкара фестивальләр – Ф.Шаляпин исемендәге опера (җыр)фестивале, Р.Нуриев исемендәге балет фестивале уздырыла.
Слайд 28
Слайд 29
“Әкият”курчак театры 1934нче елда ачыла. Театр репертуарында татар , рус һәм дөнья халыкларының утызлап әкияте. Театр төрле халыкара фестивальләрдә катнаша.
Слайд 30
Слайд 31
Бу бина XIXгасырның икенче яртысында төзелә.1917нче елга кадәр монда сәүдәгәләр оешмасы була.Революциядән соң бу бинада татар мәдәнияте йорты ачыла. Бүгенге көндә театр яшь тамашачыларны ишекләрен киң ачып каршылый.
Слайд 32
Иҗади эшчәнлектә дистәләгән, йөзләгән фидакарь, талантлы режиссер, драматург, артист, рәссам, музыкант һәм театр сәнгатен тудыручы башка һөнәр ияләре катнаша.Безнең Яр Чаллы шәһәрендә дә театр сәнгате алга киткән.30 га якын артистлар халыкка хезмәт итәләр.
Слайд 33
Чаллы татар дәүләт драма театры 2012 елның 5 октябрендә 23 нче сезонын ачып җибәрде
Слайд 34
Ибраһимов ФаилМирзаевич, баш режиссер Булат Сәләхов, Татарстанның халык Инсаф Фахретдинов, Татарстанның халык артисты Энҗе Шиһапова, Татарстанның атказанган артисты Гөлүсә Гәйнетдинова, Татарстанның халык артисты Рафил Сагдуллин, Татарстанның атказанган артисты
Слайд 35
тарихы, халык язмышы белән берг ә үрелеп барган театр биографиясендә иң әһәмиятле вакыйгалар урын алган — җиңүләр һәм фаҗигаләр дә, казанышлар, табышлар һәм югалтулар да җитәрлек анда Халыкның талантын, рухи д өньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате – милләтләрнең казанышы һәм чиксез горурлыгы Ил Театр- милләтнең йөзек кашы

Полный текст материала Татар театры тарихы смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Шаймарданова Гульфинур Ризовна  gulfinur
28.04.2013 0 10469 818

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0