Конспект урока математики по теме "Периметр" для 2 класса


Автор: Сафина Гелюся Султановна

МОУ Салаусская СОШ Балтасинского района.



Тема. Периметр.

Максат: 1. Периметр турында тѳшенчә бирү,ѳчпочмакның,

күппочмакларның периметрын исәпләү ысулын белергә

ѳйрәтү;

2 . Сызгыч белән эшләү күнекмәсен камилләштерү;

3. Укучыларда татулык һәм бердәмлек сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: Ф. Г. Казыйханова, В.С. Казыйханов, математика дәреслеге,

2 нче сыйныф, 54-55 нче битләр.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа проекторы, экран.12 сантиметрлы

нечкә бакыр тимерчыбык.

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

  1. нче бирем.

Ѳй эшен тикшерү.

- Ѳй эшен тѳркемнәрдә тикшерегез, бәяләгез, һәр тѳркемнән яхшы дип табылган бер эшне барлык укучылар игътибарына тәкъдим итегез.

  1. нче бирем.

Иҗади эшләрне тикшерү.(Слайд 1.)

  1. нче бирем. Белемнәрне тигезләү. (Слайд 2.)

-Алдагы слайдта нинди фигуралар сурәтләнгән? (Күппочмаклар).

-һәрбер күппочмакның чикләрен күрсәтергә. Алар турында ниләр әйтә аласыз?(һәрбер укучы чираттан чыгып фигураларның чикләрен күрсәтә, кагыйдәне әйтә.)

Үзбәя.

4 нче бирем.

Мәсьәләне чиш. (Слайд 3.) Мәктәп,ѳй, стадион маршрутының озынлыгын күрсәтергә.

Ѳ

4 см. 3 см.





М 5 см. С

- Ѳйгә кайтуның тѳрле юлларын күрсәтергә .



-Хәрәкәт итү маршруты нинди фигураны хәтерләтә? (Ѳчпочмак)

-Маршрутның озынлыгын ничек табарга? (Укучыларның фикерләре тыңлана. Үзбәя.)

- Әгәр укучы бѳтен җирдә дә булган булса, анын үткән юлын ничек күзаллыйсыз?( Укучыларның фикерләре тыңланыла).

-Аңлатманы языгыз.

  1. см + 5 см + 3 см= 12 см.- үткән юлның озынлыгы. (слайд 4.) Үзбәя.

  2. нче бирем.

- Сезнең парта ѳстендә юка тимерчыбыктан эшләнгән предметлар ята. Алар нинди фигурага охшаган? (Ѳчпочмакка.)

- Ѳчпочмакның барлык яклары озынлыгын ничек табып була? (Фикерләр тыңлана.)

-Якларының озынлыгын үлчәгез. (4 см, 5 см, 3 см.)

- Кушыгыз. 4 см + 5 см + 3 см = 12 см.

- Алдыгыздагы тимерчыбыкны бер туры булырлык итеп турайтыгыз һәм сызгыч белән үлчәгез. (12 см.)

- Аңлатмада чыкан җавап белән үлчәгәч чыккан җавапны чагыштырыгыз. Алар ничек? (Тигез.)

- Без нәрсә таптык? (Якларның озынлыклары суммасын)

- Кайсыгыз белә, ѳчпочмакның якларының озынлыклары суммасы икенче тѳрле нәрсә дип атала? (Периметр дип атала. )

6 нчы бирем.

Уку мәсьәләсен кую.

-Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә эшләрбез?

- Ѳчпочмакның, турыпочмаклыкның якларының озынлыклары суммасын табарга ѳйрәнербез.

- Якларының озынлыгы суммасы нәрсә дип атала? (Периметр дип атала.)

- Периметрны математика фәнендә латинча баш Р хәрефе белән тамгалыйбыз. (слайд 5)

Үзбәя.

II.Уку мәсьәләсен чишү.

7 нче бирем.

  1. Дәреслектәге кагыйдә белән танышу, истә калдыру.

8 нче бирем.

  1. 266. Турыпочмаклыкның периметрын табарга.

  2. Уен. «Ялгышма!»(слайд 6.)

-Нинди сүз барлыкка килде?(периметр)

-Нәрсә ул периметр?(Кагыйдәне әйтү, үз-үзләренә кабатлау. Үзбәя.)

4. Физкультминутка. (слайд 7.)



5. ABCD дүртпочмагының периметрын табарга. (Фронталь эш. Слайд 8 .)

-Дүртпочмаклыкның һәр ягын үлчәргә, нәтиҗәне язарга.

AB=2см BC=3см

CD= 2 см DA= 4см

- Исеңә тѳшер, дүртпочмаклыкның периметрын ничек табабыз? (Парларда, үз-үзләренә кагыйдәне әйтү. Үзбәя.)

- Аңлатманы языгыз.(2+3+2+4=11 см. – АВСD дүртпочмагының периметры.)

- Җавапны языгыз.

Үзбәя.

6. АВС ѳчпочмагының периметрын табарга. (Индивидуаль эш. Тикшерү, үзбәя. Слайд 9,10.)

7. Сызым буенча мәсьәлә тѳзе һәм чиш. (слайд 11.)

- Эшләрне тикшерү, үзбәя.

-Язманы укы.(слайд 12.)

П 13 - * = 7
Е 20 + * = 25
И * + 5 = 15
Р * - 3 = 8

40 - * = 39 Т
* + 60 = 90 Р
* - 6 = 10 М
7 + * = 14 Е

III. Рефлексив бәяләү этабы.

1.Модельләштерү.

- Дәрестә ѳйрәнгәннәрнең моделен тѳзегез.

Р = а + в + с

Р = а + в + а + в

2. Рефлексия.

- Периметр нәрсә ул?(Барлык якларның озынлыклары суммасы )

- Якларның озынлыгы суммасы нәрсә дип атала? (Периметр дип атала)

3. – Бүгенге дәрестәге эшчәнлегегезгә үзбәя куегыз.

3 . Ѳй эше.

а)№268; ә) № 269. Б)*








Полный текст материала Конспект урока математики по теме "Периметр" для 2 класса смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Сафина Гелюся Султановна  сафгуль
27.09.2010 4 7227 838

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК