Сценарий мероприятия "Праздник урожая" (на татарском языке); 1-4 классы




МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ



















Праздник урожая







































Гилмуллина Лайсан Салахетдиновна

Учитель татарского языка и литературы

Республика Татарстан, г. Елабуга, МБОУ СОШ №6





Праздник урожая

Балалар бер-бер артлы “Чайкала иген кырлары” дигән музыка астында залга кереп тезеләләр.

Алып баручы:Бервакыт авыл халкы иген ташый

Менә шунда керә инде көзнең башы.

Көн кыскара, яфраклар да саргаялар

Ераклаша безнең өстән җир кояшы.

Күңелләргә якты нур өләшеп

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне

Күреп ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә көзләр килә,

Көзге муллык кыла тантана.

Алтын көз! Болай әйткәндә без табигатьтәге тышкы буяу бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең матурлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге барыннан да бигрәк көзге муллык, игенчелек белән билгеләнә. Имештер, бер авыл картыннан:

-Синеңчә көз яхшымы, яз яхшымы- дип сораганнар икән. Ул, һич тә икеләнмичә:

Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы!-дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнең иң асыл фасылы алтын көздә килә инде халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме-Сөмбелә. Балалар, без дә сезнең белән бергәләшеп “Сөмбелә бәйрәме” үткәрергә җыелдык. Сөмбелә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителә. Сөмбелә башак дигән сүз ул.Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә бетәргә якынлаша. Уңыш кибәннәргә куелып, амбар-келәтләргә тутырылып беткәч бәйрәм килә.Ул көнгә алдан мул итеп сый-ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә кереп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә исемле алтын сары толымлы кыз булган. Кызлар аңа алтын башаклардан Сөмбелә толымы үреп кидергәннәр. Ил агайлары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән биек тәхеткә утыртканнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан. Без дә бүген көз турында шигырьләр сөйләрбез, уйнарбыз, күңел ачарбыз.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Сөмбеләнең бәйрәме!















1б:Урман,кырларга

Килде матур көз.

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

2б: Алтын яфрактан

Алсу яфрактан

Бәйрәмчә итеп

Көз ник киенгән?





3б:Ашлыгы уңган

Җимеше мулдан

Буралар тулган

Шуңа сөенгән.

Көзге моң”җыры яңгырый.

4б:Нинди күркәм минем илем

Кояштай балкып тора!

Урманнары җыр шикелле

Моңланып, шаулап тора.

5б: Туган илем! Кочагыңда

Яшимен мин бер тамчы.

Җырымны сиңа багышлыйм

Кабул итеп алсаңчы.

Җыр “Мин яратам сине Татарстан”

Ишек шакыганы ишетелә”.

Алып баручы: Керегез, кер, кем бар анда?

(Уңыш әби керә. Ул татарча киенгән. Киемнәргә төрле яшелчә рәсемнәре тегелгән)

Уңыш әби: Исәнмесез, балалар! Мине таныдыгызмы соң? Юк? Ә сез әйбәтләбрәк карагыз. Менә минем киемнәрем нинди? Нинди рәсемнәр минем киемнәремдә?

Бала: Мин белдем, дуслар. Бу бит-Уңыш әби.

Алып баручы: Карале, Уңыш әби. Без дә бит яшелчәләр үстердек.

(башларына яшелчә рәсеме кыршаучыклары кигән балалар ярымтүгәрәккә басалар)

Уңыш әби: Дуслар бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә,

Сөйләп бирегезче безгә.









Кәбестә: Безнең мәктәп балалары

Яшелчә дә үстерә.

Ме-е-н-ә-ә мондый туптан да зур

Мәсәлән, мин кәбестә.

Кабак: Карагыз әле бер генә

Менә миңа-кабакка.

Турап куйсагыз сыймамын

Хәтта тугыз табакка.

Бәрәңге: Ә,бәрәңге, бәрәңге

Бәрәңгене күр әле!

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

(Ишек шакы,кыяр белән помидор керә)

Алып баручы:Керегез, керегез, түргә үтегез!

Кыяр:Хәерле көн, дусларым!

Уңыш әби: Хәлләрең ничек соң, кыяр дустым?





Кыяр:Хәлем минем бик яхшы,

Уңышлар бик мул булды.

Түтәле дымлы булды,

Гел утап кына торды.

Уңыш әби:Ә син ничек үстең, помидор дус?

Помидор: Хуҗабикәнең кызы бик тырыш бала булды.

Су сипте, чүп утады,шуңа уңыш мул булды.

Бу мәктәптә укыйдыр дип, рәхмәт әйтергә килдем

Уңган, тырыш, тәртипле дип, һәр җирдә сөйләп йөрдем.

(ишек шакып, суган керә)

Суган:Исәнмесез, дусларым!

Хәлләрегез ничек соң?

Миңа карагыз әле.

Мин матур һәм нинди зур!

Уңышым булды бик мул!

Алып баручы:Менә нинди уңган, тырыш

Балалар укый бездә.

Хезмәт шулай матурлый шул,

Нур балкый йөзегездә.

Яфраклар биюе”.





Алып баручы: Безнең җирләрдә күп үсте

Игеннәрнең һәр төре.

Саламнары камыш кебек

Алтын кебек бөртеге.

Бодай:Әйе, бодай бик бай.

Арыш: Ә арыш соң, арыш

Һәр бөртеге бер карыш.

Солы:Солы соң, солы-басу сылуы!

Тары тары соң,тары-мул бары!

Уңыш әби:Рәхмәт сезгә, балалар.

Бик тырыш һәм уңган сез

Эш сөя һәрберегез,

Шуңа балкый йөзегез.

Алып баручы:Балалар, инде Сөмбеләнең үзен чакырырга вакыт җитте. Әйдәгез, бергәләп чакырыйк аны.

Балалар: Сөмбелә!

Сөмбелә керә: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез кунаклар!

Сөмбелә мин, Сөмбелә,

Мине һәркем дә белә.

Илгә баөлык китерәм.

Менә чәчем дә алтын

Тук башак төсендә.



Алып баручы: Әйе, сез чынлап та гүзәл. Сез баөлык, муллык китерәсез. Табынга ямь өстисез. Әйдәгез, бергәләп җырлап алыйк.

Җыр: “Көз, көз, әйт әле”.



Сөмбелә: Сез мине бик сөендердегез, матур итеп каршы алдыгыз, ә табышмакларыма җавап бирә алырсызмы?

  1. Утыра бер ак чүлмәк.

Өстенә кигән 100 күлмәк.(кәбестә)

  1. Чибәр апама карыйм да елыйм.(суган)

  2. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык.(кыяр)

  3. Җир астында алтын казык.(кишер)

-Булдырдыгыз, әйдәгез хәзер бер уйнап алыйк.

“Яшелчә җыю” уены.

Алып баручы: Сөмбелә, без балалар белән бик күп яшелчәләр үстерәбез, төрле тәмле ризыклар пешерәбез. Ә иң тәмле, иң кирәкле ризык нәрсә ул , балалар?Балалар: Икмәк.



Сөмбелә: Бик дөрес. Иң кирәкле, иң кадерле, иң тәмле ризык ул- икмәк. Ипи басуда үсә, аны игенче үстерә.

1б:Ботканың да тәме юк, ашның да тәме юк

Ә табында ни генә юк, бер ипи генә юк.

2б: Ипи басуда үсә, аннары амбарга күчә



Аннары мичтә пешә, кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә, безгә күп көч өстәргә.

Ипи булса табында- булдырам мин барын да.

3б:Басулар алтын игенле, басулар ис китмәле,

Ил табынын бизи бүген, Алабуга икмәге!

Тик игенче игеннәрне җиңел генә икмәде

Шуңа күрә кадерле ул- Алабуга икмәге.

Игенченең бер көне дә, бер дә юкка үтмәде

Ул бит безнең иң көчле җыр- Алабуга икмәге.

4б: Һәркемгә ипи кирәк,

Һәркөнне ипи кирәк,

Шуңа күрә игенчене

Хөрмәт итәргә кирәк.

Бергә:Игенчене хөрмәт итәргә кирәк.

Чайкала иген кырлары”.

Сөмбелә:Сау булыгыз, дусларым. Киләсе очрашуларга кадәр!

Балалар: Сау булыгыз.



Алып баручы: Әйе,көннәр кыскара, яфраклар да коела, кояшның җылысы да, басудагы матурлык та кими. Безгә дә “Сау бул,көз!” дип әйтәсе генә кала.



Алдагы көннәребездә

Телимен мин уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшик әле без, дуслар!

Күңел күгебез һәрчак аяз булсын,

Килмәсеннәр сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын

Аннан кадерлерәк нәрсә бар.







Использованные ресурсы:

  1. Журнал “Магариф”, 1998 год. Октябрь.

  2. Газета “Ачык Дэрес” 2007 год. Сентябрь.


Полный текст материала Сценарий мероприятия "Праздник урожая" (на татарском языке); 1-4 классы смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Гилмуллина Лайсан Салахетдиновна  laisan1973
11.12.2013 0 11698 557

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК