Внеклассное мероприятие по теме "Птицы - наши друзья"


Автор: Ахмадуллина Рахиля Анасовна

МОУ Салаусская СОШ Балтасинского района Республики Татарстан


Тема: Кошларым-дусларым.


Максат:1.Укучыларны безнең якларда яшәүче һәм яз көне күчеп килүче

кошлар белән таныштыру.Танырга өйрәтү.

2.Кошларның корткычларны бетерүдә әһәмиятен аңлату.

3.Кошларны саклау,ярдәм итү.

Материал: «Мәгариф»журналы»,

«Ачык дәрес» газетасы, 2004, №3

Табышмаклар китабы.

Җиһазлау:Магнитофон,кош рәсемнәре.

Энергизатор.Кош исемнәре әйтеп,өч төркемгә бүлү.(карлыгач,күке,күгәрчен.)

1.Мотивлаштыру-ориентлаштыр этабы.

Балалар,әйдәгез матур итеп утырыйк.

2.Уку мәсьәләсе кую.

Хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм.Шигырь нәрсә турында булыр?

Бозларын кузгатты-

Яз җитте,яз җитте!

Киң җәелеп су акты,

Су ерып,боз үтте.

Көн ямьле,көн аяз

Сайрый яз кошлары

Кадерле безгә яз,

Без бит яз дуслары.

Әйе,бик дөрес,яз турында,кошлар турында.

3.Уку мәсьәләсен чишү.

Димәк, бүген сүзебез кошлар турында барыр.

1 бирем.Сез кошлар турында нәрсәләр беләсез?(алар кортларны чүпли,матур итеп сайрый)

Инде безнең җылы якка киткән кошлар кайталар.Тиздән алар шатланып сайрарлар,сызгырырлар,күңелле җырлар җырларлар,оя ясап бала чыгарырлар.

Иң беренче нинди кошлар кайтты?(кара каргалар).Аннан соң сыерчыклар,тургайлар…Болар язның беренче хәбәрчеләре.

Яз хәбәрен алып килүче кара каргалар авыл хуҗалыгы өчен зур файда китерәләр.Бер кара карга җәенә чама белән сигез меңгә якын бөҗәк ашый.

Сыерчыкларны без яз җырчысы дип тә атыйбыз.Чөнки алар бик матур җырлыйлар.Бу кошлар бер көнгә 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта.Шулай итеп сыерчыклар да табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән чистарталар.

Карлыгач-чебен-черки,бөҗәкләр белән туклана.Оясын балчыктан ясый.

Тагы бер кош турында әйтергә кирәк.Сез аны йомыркасын башка кош оясына салучы буларак беләсез.

Күке.Әйе,бик дөрес.Әмма аның да хезмәте зур.Ул агач яфракларын ашаучы йонлач кортларны ашап,урманны корудан саклый.Күке сәгатенә 100дән артык шундый корт ашый икән.Аның белән бер кош та ярыша алмый.Димәк, күке иң күп корт ашаучы кош.

Әле санап киткән кошлар көз көне җылы якларга китеп,көннәр җылыткач,яз көне безнең якларга кайтучыкошлар булды.Аларны күчмә кошлар диләр.

Песнәк-кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана.Бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта,миллионнарча бөҗәкләрне юк итә.

Карабүрек-безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе.Ул яз,җәен урманда яши,ә кышын бакчаларга,паркларга очып килә,агач орлыклары,җиләк-җимеш калдыклары белән туена.

Тагы бер бик зур файда китерүче кошыбыз бар.Аны сез үзегез дә беләсез.Я,әйтегез әле,нинди кош булыр?

Бик дөрес-ул тукран.Тукран нинди файда китерә,ул нишли? Менә ни өчен тукранны урман докторы диләр.Ул үзенең үткен томшыгы белән агач кәүсәләрен тикшерә,ябыштыручы озын теле белән кайры астыннан кортларны чүпли.

Саескан-урман аланлыкларында,бакчаларда,басу-кырларда яши.Бөҗәкләр,суалчаннар белән туклана.

Ә менә бу кошлар-бездә торучылар.Аларны-кышлаучы кошлар дип йөртәләр.Бу кошлар кыш көне кешеләр яши торган урыннарга якынрак киләләр,азык калдыклары белән тукланалар.Ә сез аларга ничек ярдәм итәсез?

Җимлекләр элеп,аңа ярамалар,ипи валчыклары салабыз.

Әйдәгез,бер ял итеп алыйк.Мин сезгә табышмаклар әйтәм.

Сез җавапларны кычкырып әйтмисез.Бездә кышлаучы кош булса зәңгәр түгәрәк,ә күчмә кош булса Кызыл түгәрәк күрсәтерсез.Шуннан соң гына исемен әйтерсез.

Кулы юк

Балчык ташый,

Балтасы юк,

Өй ясый.

(карлыгач)(к.т.)

Кара-кара түбәтәй кигән

Ап-актыр яңаклары.

Яшкельт-сары түшләре

Карасу канатлары.

(песнәк)(з.т.)

Ерактан килгән кунагыбыз

Тәрәзә артында тора.

(карлыгач)(к.т.)

Колга башында йорты

Эчендә тора җырчы.

(сыерчык)(к.т.)

Җәй такылдый бу чүкеч

Кыш такылдый бу чүкеч

Ничек чыдый бу чүкеч.

(тукран)(з.т.)

Борыны озын,боты озын

Камышлыкта көнозын.

Сазлык җирләрдә йөри

«Тату торыйк»дип сөйли.

(торна)(к.т.)

Тап-тап табагач

Табагачта бер агач

Койрыгы бер колач.

(саескан)(з.т.)

Буталган хәрефләрдән кош исеме табу.

Сандугач с д н а г ч а у

Тургай т а г р й у

Сыерчык с р ы к е ч ы

Рәхмәт укучылар!

Әйдәгез,хәзер тагы бер мәртәбә кошларны карагыз.Аларны таныйсызмы?Мин сезгә биремнәр бирәм,сез чыгып шул кошны күрcәтерсез.

1.Яз җырчысы (сыерчык)

2.Урман докторы (тукран)

3.Сазлыкта яши (торна)

4.Санитар кош (кара карга)

5.А.Алишнын мактанчык кошы (чыпчык)

6.Ялтыравык әйберләргә кызыгучы кош (саескан)

7.Иң матур сайраучы кош (тургай)

Рефлексив бәяләү этабы.

Балалар,без бүген нәрсә турында сөйләштек?Нәрсәләр белдек?

Йомгаклау.

Күргәнегезчә,укучылар,һәр кош үзенең көченнән килгәнчә урман һәм авыл хуҗалыгы өчен бик зур файда китерә,корткычлардан,пычранудан саклый.Матур сайраулары белән күңелебезне күтәрә.Шуңа күрә һәрберебез аларга ярдәм итик.Аларны саклыйк.

Иҗади эш.

Бу дәрестән соң сезнең кәефләрегез ничек үзгәрде?

Менә бу рәсемнәр янына басыгыз.Ни өчен шушы рәсемне сайладыгыз.

Рәхмәт балалар.


Полный текст материала Внеклассное мероприятие по теме "Птицы - наши друзья" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Ахмадуллина Рахиля Анасовна  сафгуль
01.10.2010 3 6905 556

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК