Календарно-тематическое планирование "Татарская театральная гостиная/Риторика"


Атнага ике сәгать каралган әлеге өстәмә дәресләрдә укучылар:

- сөйләм, интонация, текст төрләрен аера;
- әйтергә теләгән фикерне татарча матур, төгәл, кыска итеп әйтә;
- тыңланган әсәр эчтәлеген аңлап сорауларга җавап бирә һәм әңгәмә кора ;
- төрле урында һәм төрле ситуациядә тиешле "тәмле”сүзләр кулланып аралашу, котлау, кунакка чакыру, рәхмәт белдерә алырга ;
- иң еш кулланылган халык авыз иҗаты әсәрләрен таный, сөйләмдә куллана белергә, шигырь, җыр, сәхнә әсәрләре белән башка укучылар, ата-аналар алдында чыгыш ясарга күнегергә ;
- Биография, котлау хаты, чакыру кәгазе яза белергә;
- Төрле формада табышмаклар, башваткычлар, сүзле уеннар уйлап чыгарырга;
- Иң гади дүртюллыклар, такмаклар, кызык хикәяләр иҗат итү нигезләрен үзләштерергә тиешләр.
Алда әйтеп үтелгәнчә, дәресләр укучыларны мөмкин кадәр күбрәк аралаштыру максатыннан парта артында түгел, түгәрәк яки ярым түгәрәккә утырып үткәрелә. Димәк, дәресләрнең төп эш төрләре булып:
- әңгәмәләр үткәрү,
- үзара диалоглар,
- рольләргә бүлеп уку,
- сөйләү һәм сәхнәләштерү тора.

Әңгәмәләр билгеле бер темага туры килгән рәсемнәр, картиналар, китаплар һәм газета- журналлар буенча яисә балаларның үз күзәтүләреннән чыгып үткәрелә. Үзара диалогларны кайбер дәресләрдә укучылар үзләре төзиләр, ә кайберсендә, мәсьәлән, "Гаилә”, " Әдәплелек” темаларында төшереп калдырылган сүзләр белән доиалоглар язылган карточкалар кулланыла. Рольләргә бүлеп уку өчен эчтәлеге буенча темага якын булган текстлар, әкиятләр, балалар өчен пьесалар, халык авыз иҗаты әсәрләре ( алдавыч әкиятләр, үртәвечләр, әйтешләр, шобага әйтешләре, такмак һәм такмазалар, драма уеннары , мәзәкләр) кулланыла.. Дәресләрнең төп максаты – балаларны татарча сөйләтү. Һәр тема буенча алдан билгеләнгән укучылар әзерләнеп килеп, үзләре, туганнары, өйдәге һәм мәктәптәге эшләре, кызыксынулары, дуслары һ.б турында сөйлиләр. Әкренләп дәреснең теләсә кайсы өлешендә әзерлексез сөйләргә өйрәнәләр. Сәхнәләштерү өчен ел башында кыска мәзәк хәлләр, шигъри әсәрләр, ә аннары кызыклы һәм эчтәлекле татар халык әкиятләре, халык авыз иҗатыннан тезмәләр алына. Һәрвакыт һәм һәркайда рус телендә сөйләшкән балалар үз иптәшләре, ата- аналары алдында яисә конкурсларда чыгыш ясаганда татар теленең матурлыгын, көчен тоя башлыйлар һәм татарча матур сөйли белүнең зур дәрәҗә икәнлегенә төшенәләр.

Татар теле һәм уку дәресләрендә алган белемнәрне ныгыту максатыннан сүзле зиһен сынаш уеннарын куллану бик отышлы. Алар, беренчедән, укучыларны бергә туплап дәрес белән кызыксындырырга ярдәм итә, икенчедән, сүзлек байлыкларын арттыра, өченчедән, иҗади активлыкларын үстерә. Мәсәлән: "Мәкаль атыш”, "Төен чишү”, "Ак-кара димәскә”, "Калын-нечкә”, "Очучы синонимнар”, "Очучы антонимнар”, " Үз урынын тап!”, һ.б уеннар. Кайбер дәресләрдә, балаларны тынычландыру, уңай эшкә тарту өчен өстәл уеннары куллану кирәк була. Андыйлардан "Әкиятне дәвам ит!”, "Сәяхәтче”, "Күмәк язу”, " Почта” уеннары, төрле темага "Табышмаклы лото”, "Домино”, кроссворд, чайнворд, ребуслар, табышмаклар чишү һәм үзләре уйлап табу кебек эш төрләре бик кызыклы. Иҗади эшкә тарту максатыннан бергәләп яңа логорифмнар, анаграммалар һәм шарадалар уйлап чыгару, такмаклар ярышы үткәрү, кызыклы хикәяләр конкурслары оештыру , бирелгән рифмага дүртьюллыклар яздыру да отышлы.

Кайбер дәресләрне мин "Йолдызлы мизгел”, "Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы”, "Батырлар конкурсы”, "Шигырь бәйгесе” формаларында уен-дәрес итеп үткәрәм. Шулай ук һәр бәйрәмгә халык җырлары, биюләре, әкиятләре белән концерт куябыз, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Эзлекле рәвештә татар халкының гореф-гадәтләре , йолалары белән таныштыру эше дә алып барыла.

Билгеле, болар барысы укытучының шактый көч куеп дәрескә әзерләнүен һәм бик күп кулланма материал, җиһазлар туплауны сорый. Бигрәк тә танылган шагыйрьләр һәм язучыларның әсәрләре, әкиятләр, халык җырлары һәм көйләре язылган аудио-визуаль чаралар ярдәмгә килә. "Сабантуй”, "Көмеш кыңгырау” газеталары, "Сабыйга”, "Салават күпере” кебек журналлардан алынган материаллар да дәресләрдә бик еш һәм уңышлы кулланырга бул

Полный текст материала Календарно-тематическое планирование "Татарская театральная гостиная/Риторика" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Сибгатуллина Халиса Райхановна  Халиса
03.01.2012 0 3659 1614

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК