Литературно-музыкальная программа "Бала җанлы аксакал"


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ПИТРӘЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЧЫТЫ АВЫЛ КИТАПХАНӘСЕ












ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВНЫҢ

80 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕ УҢАЕННАН

ҮТКӘРЕЛГӘН ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ













1А.Б.

Ак кәгазем,

Якты җирем,

Һай, тиз уздым,

Күңелләрне

Тоташтырып

Сүзләр суздым.


Юлларымны

Мин йөрәгем

Белән сыздым,

Авыр чакта

Сер бирмәдем –

Эчтән сыздым.


Кай арада

Йөгерде дә

Гомер үтте,

Үзәгемдә

Язар өчен

Күмер бетте...


Үкенечем

Кала минем

Бу дөньяда –

Ак кәгазьләр

Нинди серле,

Нинди яңа!


2 А.Б. 1984 елны Шәүкәт ага Галиев тарафыннан язылган әлеге шигырь шагыйрьнең 80 яшьлеген дә каршы алды. Аның бу якты дөньяга аваз салганына да 80 ел узды.

Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авлында крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык мәктәпне авылында тәмамлагач, колхозда эшли. Туган җирен ихластан яратып, аның салкынын һәм ялкынын да, кырыс тормышын җанга якын итеп кабул итә: “Туган ягым, аның табигате,- дип яза ул, - сүзгә күчереп бетерә алмаган җыр булып тора”.


1 УКУЧЫ

ЮК, СИНСЕЗ ЯШИ АЛМАМ”


Туган җир, сиңа мәхәббәт

Күптәннән килгән икән;

Әнием күкрәгеннән имгән

Сөт белән кергән икән.


Сихерләгәнсең икән син

Таңнарың яме белән;

Өлгереп җиткән арышның

Кыр тулган тәме белән.



Балтырганың, кузгалагың,

Алмаларыңа булсын,

Теш өшетердәй суларга –

Салгансың икән тылсым.


Юк синсез яши аласым!

Кайтырмын кайлардан да.

Чит җирдә якты табалмам

Кояштан, айлардан да...


...Бу сөю җиде бабамнан

Килә туктаусыз үсеп;

Яшәр ул үземнән соң да

Оныкларыма күчеп!


1 А.Б. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә: “Авыр еллар иде. Мин яланаяк җир сөреп йөрдем. Өметләнеп җырлый-җырлый иген иктем. Ул елларның уңышы сыек иде... Күңелгә төшкән орлыклар күпьеллык һәм мул булып чыкты”, - дип искә ала Шәүкәт ага. Шагыйрьнең “Әткәйгә хат” поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора. Күрәсең, әткәсен югалту, еллар үткән саен, әдипнең күңел сагышына әйләнеп, кәлам иҗатына этәргән.


2 УКУЧЫ

ӘТКӘЙГӘ ХАТ”ПОЭМАСЫННАН ӨЗЕК

Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтием Галиулла Һидиятуллин истәлегенә


Кояш төшкән Кайбыч урманнарын

Күз йомгач ук төштә күргәндә,

Сабый чактан таныш басуларны,

Чәчәкләрне сагынып йөргәндә,


Чит кырларда, әткәй, егылып калдың,

Чит туфрак ла булды бит юрган...

Чит чәчәкләр үсә яннарыңда,

Баш очында шаулый чит урман...


Кайда, әткәй, безнең өчен сине

Соңгы тапкыр күргән ул кырлар?

Адымнарың кинәт өзелеп калган,

Бөтен сагынуларың күмелеп калган

Кабереңә җитсен бу җырлар.


Син сагынган кырлар, игеннәрең,

Чәчәкләрнең исе бар анда.

Юксынып гел сине төштә күргән

Имәннәрең моңы бар анда...


2 А.Б. Шагыйрь дигәч тә, .. аңа килү юллары җиңел булмаган Шәүкәт аганың. Балачагы сугыш елларына туры килгән Шәүкәт абыйга колхозда эшләргә дә, бригадир ярдәмчесе, учетчик, урман кисүчеләр бригадиры, хәтта бухгалтер булырга да туры килә. Ләкин күңел түрендә ул чакта ук “әдәбият корты” оялагандыр инде, урман кисү эшеннән ул үзенең

Моң” дигән беренче шигырен язып кайта. Иҗат юлы аны Кайбыч районы газетасына алып килә. Республика матбугаты белән дә язышып тора. Һәм... талантлы егетне “Чаян” журналына чакырып алалар!

Саумы, Казан,

Иҗат башкалабыз,

Чакыруың белән киләмен,

Киләчәгем үренә күтәрелгән

Юлларымны синдә күрәм мин!”-

дип яза шул чакта Шәүкәт абый.

Матбугат йорты коридорында ул Сибгат ага Хәкимне очрата. Килдеңме, егет? – ди ул аңа. – “Совет әдәбияты журналына чакырып язган хатымны алгансыңдыр?” Ләкин Шәүкәт абый анысын алып өлгермәгән була әле. Димәк, иҗат юлының Казандагы беренче адымнарын “Чаян”да атлап китәргә насыйп булган.

Казанда яшәп иҗат итүнең нәтиҗәләре тиз күренә. Бер елдан биредә аның “Яңа көйләр” исемле беренче китабы чыга. Шул көннән алып Шәүкәт аганың иллеләп китабы дөнья күрде. Иллеләп китапның утызын балалар өчен язылган шигырь җыентыклары алып тора.



1 А.Б.

Балачакта буй үлчисең

Тизрәк үсәсе килә,

Шул олылар дөньясына

Тизрәк күчәсе килә, -

дип язган чакта, малайлар-кызларның күңелендәген төп-төгәл итеп әйткән дә биргән инде Шәүкәт агабыз. Шулай булмыйча, үзе дә кайчандыр малай булган кеше бит ул. Хәер, әле дә малай гына. Күз алдына китерегез: моннан илле ел элек балалар әдәҗяитына килеп кергән дә гомерлеккә шунда калган! Анда килеп керү тарихын да кабат-кабат искә төшереп сөйләрлек. Эш болай була:


2 А.Б. “Ялкын” журналының чираттагы саны әзерләнеп беткән. Алмагач чәчәкләре сурәтләнгән беренче бит кенә буш. Баш редактор Ләбибә апа Ихсанова җаваплы секретарь Илдар Юзеевка: “Бер төн эчендә менә шушында ни дә булса уйлап яз”,- ди. Ә Илдар Юзеев шул ук эшне “Чаян” журналында эшләүче шагыйрь Шәүкәт Галиевка тапшыра. Баштарак: “Мин бит лирик, мин бит юморист шагыйрь. Балаларга яза алырмынмы?- дип шикләнеп торса да, Шәүкәт абый “Алмалардан син үрнәк ал” дигән шигырь язып китерә. Шуннан бирле балалар дөньясыннан аерыла алмый. Ләбибә апа белән, Илдар абый белән дә дуслыгы гомерлеккә китә.


Ш.ГАЛИЕВНЫҢ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗГАН ШИГЫРЬЛӘРЕ ЯТТАН УКЫЛА. (“АКЫЛ ТЕШЕ КЕМГӘ ЧЫГА?”, “СЕРЕН БЕЛДЕМ”, “УЗЫП КИТТЕМ МИН АВТОБУСЛАРНЫ”)


ШӘВӘЛИ. (йөгереп керә)

Мин – Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Мин – бик уңган,

Өлгер мин,

Юк-бар белән

Көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин, мин, мин

Бик тыйнак мин!

Исәнмесез, кадерле укучылар! Һәрберегез мине таныды инде. Күзләрегездән күреп торам: таныдыгыз. Мине танымаска мөмкинме соң? Мин бит ул! Ягез эле, әйтеп карагыз әле! Кем мин? Бик дөрес! Шәвәли мин! Укучылар мин сезгә Шәүкәт абыегыз Галиевтан бүләк алып килдем. Бүләгем гади түгел, серле. Ни өчен дисезме? Менә тыңлап карагыз әле.

Шаян малай, ди үзе,

Әллә таныш та инде?

Вәли төслерәк, диләр,

Әмма тешлерәк, диләр...

Лаеклы иптәш, дисәм,

Исемен әйтмәс микән?

Дөрес, укучылар! Бигрәк уңган, булган инде үзегез! Нәкъ минем төсле, миңа охшагансыз.


2 А.Б. Я инде, Шәвәли, артык мактанма! Укучылар үзеңне бөтенләй яратмый башларлар. Мактану егет эше түгел инде ул.


ШӘВӘЛИ.

Ярар, ярар. Инде китәргә дә җыена идем. Укучылар арасында мине танымаганнары калмасын дип кенә тырышуым. Сау булыгыз, укучылар, киләсе очрашуларга кадәр!


1 А.Б. Хуш, Шәвәли, сау бул! Әйе, укучылар, Шәүкәт ага Галиевның иң яраткан образы – Шәвәли. Аңа багышланган “Шәвәвли маҗаралары” җыентыгы бар Шәүкәт аганың. Шәвәлиебез мактанчыграк та, ялкаурак та, хәйләкәр дә... аның мондый сыйфатларын санап бетерерлек түгел. Шәвәлинең бу сыйфатларын үзегезгә үрнәк итеп ала күрмәгез тагын.


2 А.Б. Шәвәлине күргәч, укучылар, Шәүкәт Галиевның барлык геройлары да начар сыйфатларга гына ия икән дип уйлап куймасыннар. Әйдәгез әле, аның биюгә, җырга, гармунга оста геройлары белән дә танышып китик.


ҖЫР. “БИИ ИТЕК, ЧИТЕКЛӘР” МӨХТӘР МИНҺАҖЕВ КӨЕ


1 А.Б. “Бии итек, читекләр”, “Күпме күзләр күреп онытылган”, “Камаларны нигә соң кичтем”, “Тамчылар тамар чаклар”, “Утыр әле яннарыма”, “Яр эзләдем, яр таптым”, “Кыңгыраулы мәктәп еллары”. Болары - Шәүкәт аганың көйгә салынган шигырьләре. Соңгы елларда популярлык казанган җырлары.


3 УКУЧЫ.


КАРАШЛАРЫҢ ШУНДЫЙ ЯГЫМЛЫ”


Карашларың шундый ягымлы!

Мәхәббәттән күзем чагылды,

Мәхәббәттән күзем чагылды,

Кулларыңа синең кагылдым.



Тәүге очрашулар шул иде,

Алдыбызда ап-ак юл иде.

Алдыбызда ап-ак юл иде,

Бөтен дөнья тулы нур иде.

...Уртак бәхетебез табылды.

...Чигәләргә еллар кагылды.

Чигәләргә еллар кагылды,

Ак күлмәкле кызны сагындым...


2 А.Б. Шәүкәт ага Галиевның иҗатын океан киңлекләре белән чагыштырыр идем. Аның чикләре юк һәм алар бик төрле. Бүген дә аның иҗат чишмәсе челтерәп агып тора. Янәшәсендә гомер иткән, яраткан хатыны Фәридә ханым булганда ул безне иҗаты белән сөендерер дә сөендерер әле.


ҖЫР. “УТЫР ӘЛЕ ЯННАРЫМА”


1 А.Б. Шәүкәт ага Галиевның иҗаты тиешенчә бәяләнде. 1972 елда Ш.Галиев Татарстанның Г.Тукай исемендәге бүләгенә лаек булды. 1982 елда Ганс-Христиан Андерсен исемендәге халыкара мактау дипломын алды. 1995 елда аңа Татарстан халык шагыйре исеме бирелде. “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнде. 1996 елдан А.Алиш исемендәге бүләк лауреаты. Шушы көннәрдә Минтимер Шәймиев Шәүкәт аганы 80 яшьлек юбилее уңаеннан “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләде.

2 А.Б. Кичәбезне Шәүкәт Галиевның “”ҖЫРЛАР ДӘШӘ” шигыре белән тәмамлыйбыз.


Йокысыз үткән төннәрем,

Иртәләр кичләрем бар,

Язам әле, телгә килеп,

Атлыккан хисләрем бар.


1 А.Б.


Күпме уйлар-кичерешләр,

Каршылыклар үтмәдем,

Күпме киртәләр сүтмәдем,

Күпме көчләр түкмәдем.


Яңа юллар сыза каләм,

Юл ерак, авыр димим, -

Рәшә түгел, йолдыз дәшә,

Дәшә моңнарым минем.


2 А.Б. Шәүкәт агабыз каләменең әле бик күп яңа юллар сызуын теләп калыйк. Аңа исәнлек-саулык, иҗади уңышлар телик.

Шәүкәт ага тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ


  1. Балачакта калабыз. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – 128 бит.

  2. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр.2 том.-Казан: Татар кит нәшр., 2002. – 480

  3. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр.3 том.-Казан: Татар кит нәшр., 2002. – 496

  4. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр.4 том.-Казан: Татар кит нәшр., 2002. – 431

  5. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр.5 том.-Казан: Татар кит нәшр., 2002. – 431

  6. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр.6 том.-Казан: Татар кит нәшр., 2002. – 495

  7. Галиев Ш. Дөресен әйткәндә.-Казан: Татар кит нәшр., 1989. – 159

  8. Даутов Р.Н. Балачак әдипләре: Библиографик белешмәлек. Беренче китап. – Казан: Мәгариф, 2006.-223бит.

  9. Мөслимова Ф. Мин үземнең шигырьләрдә!// Ялкын.-2008. - №11

  10. Сабантуй”. – 2008.-15 ноябрь. – Тулысы белән шагыйрь иҗатына багышланган.

  11. Шәүкәт Галиев: Тормыш юлы һәм иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2006.-167 бит.



Полный текст материала Литературно-музыкальная программа "Бала җанлы аксакал" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Батталова Чулпан Рафисовна  укытучы0076
08.05.2012 0 2899 721

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК