Планирования кружка по татарскому языку "Ялкынлы йөрәкләр"


Коллектив турында кыскача белешмә.
- группаның составы: даими
- балаларны туплауның үзенчәлекләре: ирекле
- занятие төре: группа белән
- укыту вакыты: 1ел
- укучыларның саны: 15
- укучыларның яше: 13-14 яшь
- атналык сәгатьләр саны:
- түгәрәкнең үткәрү урыны: татар теле кабинеты (2.2)

Программаны үтәүдә катнашучылар турында кыскача белешмә:
1. Филологик белемле укытучы (программаның "теория” һәм "практика” өлешләрен үтәү өчен)
2. Компьютерда эшли белүче филологик белемле укытучы
( материалны компьютерда җыю һәм бастыру өчен)

Укытучы алдына куелган бурыч түгәрәк утырышларын мөмкин кадәр мавыктыргыч, җанлы , кызыклы итеп, төрле алымнар кулланып үткәрүдән гыйбәрәт.
Халык авыз иҗаты материалларыннан: әкият, табышмак, мәкаль-әйтемнәрдән файдалану бер үк вакытта ике бурычны үтәүгә хезмәт итә: беренчедән, алар укучыларга татар әдәбиятыннан, фольклорыннан белешмә бирә; икенчедән, иҗади эштә файдалану өчен материал булып тора.
Түгәрәк алдында торган иң мөһим бурычларның берсе шул: иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, укучылар "Ялкын” журналын, "Сабантуй” газетасын даими укып барырга, татар спектакльләрен, балалар өчен татарча телевидение һәм радио тапшыруларын карарга һәм тыңларга, яңа чыккан әдәби әсәрләр белән танышып барырга тиешләр.
Уку елы башында балалар өчен булган вакытлы матбугатка күзәтү оештырыла. Укучыларның игътибарын газета –журналлардагы рубрика төрләренә, шигырьләрнең, мәкаләләрнең тематикасына, күтәрелгән проблемаларның актуальлегенә юнәлтү сорала.
Укучылар белән эшләү барышында аларның шәхси үзенчәлекләрен истә тоту бик әһәмиятле. Мәсәлән, һәр укучыга да шигырь язу сәләте бирелмәскә мөмкин.Кемдер үзен әкият иҗат итүдә, мәкалә язуда сынап карый ала. Кемдер вакытлы матбугатта басылган материалларны туплап, эшкәртеп, мәктәп газетасы өчен әзерләргә мөмкин. Шунлыктан, түгәрәк җитәкчесе алдында укучыларның иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча җитди бурыч тора.
Укучылар эпитет, гипербола, литота, метафора, метанимия, сынландыру кебек сурәтләү чаралары турында хәбәрдәр булырга, аларны таный белергә, үз иҗатларында куллана белергә тиешләр.Бу сурәтләү чаралары белән таныштырганда райондаш язучы һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән файдалану аеруча отышлы. Милли-төбәк компонентларыннан урынлы файдалану балаларда якташлары белән горурлану хисләре уята, патриотик тәрбия бирә.
Укучыларны мәкалә төрләреннән түбәндәгеләр белән таныштыру сорала:
мәкалә-анформация
мәкалә- бәяләмә
мәкалә- рәхмәт
мәкалә- сорау
мәкалә- үтенеч

Вакытлы матбугаттан һәр төргә дә мәкаләләргә күзәту ясалырга, аны язу үзенчәлекләре билгеләнергә тиеш. Практик дәресләрдә укучылар бу төрләрнең һәрберсенә мәкалә иҗат итәләр. Уңышлылары мәктәп газетасында урын ала.
Ел ахырында түгәрәккә йөрүче укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:
- телдән һәм язмача бәйләнешле сөйләм төзергә;
- актуаль темага мәкалә язарга;
- якташ язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатларын белергә,
- шигъри рифмалар уйлап табарга;
- ел дәвамында әдәбият һәм сәнгать әһелләренә кагылышлы истәлекле даталар турында хәбәрдар булырга;
- язылган материалны редакцияләргә.

Полный текст материала Планирования кружка по татарскому языку "Ялкынлы йөрәкләр" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Закирова Алсу Салиховна  Закирова7874
12.01.2014 2 5090 765

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК