Пособие для изучения русского языка татароязычными лицами и для изучения татарского языка русскоязычными лицами. Сказка "Обещайкин"


 


 


 

Переводчик Ягьфарова А.М.

Ягъфарова Аниса Мансафовна – журналист, публицист, прозаик, поэт, переводчик.

Член Союза журналистов РФ и республики Башкортостан, действительный член Международной академии русской словесности


 

 

 

 

 


 

 


 

Әкият маҗаралары

 

Вәгъдәсен үтәмәүче

 

 

Яшәгән ди Егоров Федя исемле малай. Ул кайчагында биргән сүзендә тормаган. Уйнаганнан соң уенчыкларын җыеп куярга әти-әнисенә сүз бирсә дә, нәрсәгәдер мавыгып китеп, аларны җыештырырга оныта.

Беркөнне берүзе генә өйдә калгач, әти-әнисе аңа тәрәзәне ачып, тышка карамаска куша. Федя тәрәзәгә якын да килмәскә, ә рәсем ясарга вәгъдә бирә. Ул рәсем ясар өчен кирәк-яракларын алып өстәл янына утыра. Әти-әнисе өйдән чыгып китүе була, аның тәрәзә янына барасы килә башлый.

Тәрәзәгә якын да килмәскә сүз бирдем, әмма бер ачып караганнан ни була инде!? Шулай булгач дусларымның ихатада уйнавын караганны әти дә, әни дә белмәс әле, “ дип уйлый Федя. Тәрәзәгә янына утыргыч алып килеп, аңа менеп баса. Тәрәзәне ачарга кулын сузуы була, хәтта боргычына тотынырга да өлгерми, тәрәзә үзе ачылып ук китә. Һәм нәкъ әкияттәге кебек ниндидер тылсымлы көч белән алдында очкыч-палас пәйда була. Аның өстендә Федяга таныш булмаган озын ап-ак сакаллы, мыеклы бер бабай утыра ди. Өстенә киң җиңле бизәкле халат, башында чалма, бер-берсенә чалыштырып куйган аякларына кәкре очлы башлы бизәкле итекләр кигән. Бабай куе ак кашлары астына яшеренгән төпсез күзләре аша елмаеп карады да:

 

  • Исәнме, Федя! Телисеңме, мин сине паласымда очыртып йөртәм? Федяның чын очкыч- паласта очасы килсә дә, әти-әнисенә өйне ташлап чыгу түгел, башын тыгып тәрәзәдән дә карамаска сүз биргәнен исенә төшерде.

  • Бабай, - диде Федя күңелсез генә, - минем бик очып йөрисем килә дә бит, әти-әниемә урамга чыгып китү түгел, тәрәзәдән башымны тыгып карамаска да сүз биргән идем.

  • Син бит чыгып китмисең, ә очып кына йөриячәксең, - дип уң кулының күрсәткеч бармагын өскә күрсәтеп, тапкыр гына җавап бирде бабай.

  • Утыр, курыкма, әти-әниең кайтканчы китереп куярмын. Алар берни дә белмәсләр.

Федя икеләнеп калды, ул бит әти-әнисенә сүз бирде, ләкин аның бик тә очасы килә иде. Бабай утырган палас берчә тигез итеп җәелде, берчә үзенә чакырып, күңелен җилкендерде.

  • - Син минем белән очасыңмы? – дип сорады бабай. Федя тәвәкәлләп:

  • - Очам!- диде һәм сакаллы бабай янына паласка утырды. Палас аларны биек йортлардан да өскәрәк болытларга кадәр алып менеп китте. Палас ачык һавада озак итеп бөтерелде. Федяга мәзәк тә, шул ук вакытта кызык та булды. Бабай үзе мәрхәмәтле, үзе шаян иде. Ул болытларны әйләндереп куйды, очкан кошларны кулы белән тотып алды, тылсымлы буяулар белән салават күпере ясады. Һәм кояш ягына күз төшереп алгач, кинәт кенә Федяга:

  • - Синең белән озакрак уйнап ташладым, миңа башка әкияткә очарга кирәк.

Бабай сүзләрне әйтеп тә бетерә алмады, очкыч-палас аска төшеп, урман авызына килеп тә утырды.

  • - Төш, - дип команда бирде бабай. Федя паластан төшкәч бер өй күрде. Ул гади түгел, тавык тәпиендә торучы чын өй икән. Менә могҗиза ичмасам!

  •  

  • - Без кая килдек? – дип сорады Федя. Бабай мыекларын боргалап, җитди генә: – Федя син хәзер биредә яшәячәксең, - диде.

  • - Бабай, минем өйгә кайтасым килә! Сез бит мине өйгә кайтарып куярга сүз бирдегез.

  • - Мин вәгъдә бирдем? Соң син Федя, үзең дә әти-әниеңә тәрәзәгә якын да килмәскә сүз биргәнсең бит. Ха-ха-ха!

Ул шаркылдап көлеп, паласына сикереп менеп утырды. Палас җилпенеп алды да, һавага күтәрелеп очып та китте. Тавык тәпиле өй янында Федя берүзе калды. Федя өйне әйләнеп чыкты, шулчак ишек ачылып китте һәм бусагада чын Убырлы карчык пәйда булды.

  • - Ә, Вәгъдә биреп үтәмәүче килгән! Нәрсә ары-бирле йөрисең, әйдә түргә үт! Исемең ничек?

  • - Исәнмесез, әби! Мин Федя Егоров булам.

  • - Егоров, Егоров, - дип сукранды әби.- Егоров идең, Вәгъдә биреп үтәмәүче булдың. Хәзер минем белән яшиячәксең. Миңа нинди генә вәгъдәләр бирсәң дә, мин барыбер сиңа ышанмаячакмын. Мунчага ягарга утын әзерләрсең. Йөз ел инде мунча юынганым юк. Карт сөякләремне җылытасым килә. Бар, бар, сөеклем, вакытыңны әрәм итмә, утын җый. Миңа эшең белән ярасаң, сине өеңә кайтырып җибәрермен, ярамасаң, үзеңә үпкәләрсең.

Федя Убырлы карчыкта өч көн яшәде. Мунчага ягар өчен корыган агач ботаклары җыйды. Авыр булды, әз генә тын алырга да бирмәде Убырлы карчык, себеркесе белән селтәнде, колакларын борды. Өченче көнне Убырлы карчык Федяны чакырып алып, болай диде:

  • - Ярый, Федок, сау бул! Мин тагы йөз елга җитәрлек шундый итеп мунча юындым. Ә хәзер Шүрәле янына бар, аның янында торырсың.

  • - Ничек Шүрәле янына? – дип курку катыш сорады Федя. – Әби син бит мине кайтарып җибәрәм дип сүз бирдең.

  • Убырлы карчык кыек тешсез авызын ерып,башын бераз кыегайта төшеп:

  • - Булса соң, сүз бирдем имеш! Син бит үзең дә биргән вәгъдәңне үтәгәнең юк. Утыр тылсымлы тары төйгеч савытына, очыртып кына Шүрәле янына илтеп куям. Ул инде сине зарыгып көтеп, көтек булгандыр.

Убырлы карчык Федяны тылсымлы тары төйгеч савытында очыртып алып китте. Шүрәле шушы ук урманда, ләкин эчкәрерәк зур карт имән тишегендә яши икән. Федяны күреп сөенеченнән:

- Федя, син хәзер миндә яшәрсең. Минем чәчләремне тарарсың. Тарап бетергәч мин сине өеңә кайтарып җибәрермен. Ә Шүрәленең чәчләре тузган гына түгел, чуалган, шалкан, яфрак, ботаклар белән буталган, анда ниндидер кош оя корып, җырын сузып утыра. Федя Шүрәленең чәчен имән тарак белән тарый гына башлый, Шүрәлегә ошамый, тиргәшә, ачулана, орыша. Федяны кычыткан белән дә сыпаштырып ала. Өченче көнне чәчләрен шалкан мае сөртеп тарагач, Шүрәле болай ди:

  •  

  • - Ну, Федуня, Өч башлы Аҗдаһага бар инде, ул сине көтә.

Федя имән тишегеннән башын тыгып караса, каршысында гына озын койрыклы, канатларын җилпеп Өч башлы чын Аҗдаһа тора ди. Федяга куркыныч булып китте, ә Шүрәле аны тартып чыгарып:

  • - Бар, бар, курыкма, Аҗдаһаның тамагы тук, сине ашамас!

  • - Шүрәле әфәнде, яхшы итеп чәчегезне тарадым, сез бит мине өемә кайтарып җибәрергә сүз бирдегез!

  • -Ха-ха-ха!- дип Аҗдаһа шаркылдап көлгәнгә, агачлар селкенде, кошлар көтү белән әйләнеп очты, куяннар куркышып куак төпләренә, ә төлкеләр өннәренә кереп качты, хәтта бүреләр дә колакларын торгызды.

  • - Булса соң, сүз бирдем имеш! Син бит үзең биргән вәгъдәләреңне һәрвакыт үтисеңме соң? Бар көттермә, Аҗдаһаны ачуландырма.

  • Өч башлы Аҗдаһа Федяны аркасына утыртып, урман артындагы таш кыяларда яшәгән урынына алып китте. Өч башлы Аҗдаһа тирән мәгарәдә яши икән. Ул тешләрен үткерләргә Федяга зур авыр үткерләгеч бирде. Аҗдаһа бер башының авызын ачкан иде, калган икесе йокыга талды.

  •  

  • Федя Аҗдаһаның тырышып тешләрен чистартты, арып китеп, әкренәйсә, Аҗдаһа авызыннан еланныкы кебек икегә аерылган озын телен чыгарып, Федяны сыпырып алды. Федя Аҗдаһаның барлык тешләрен дә үткерләп бетергәч, биргән вәгъдәсен дә онытып, Федяны Дию янына илтеп куйды.

  •  

  •  

  • Дию оҗмах кошлары оя корган, кыргый җәнлекләр яшәгән могҗизалы бакча уртасындагы алтын сарайда яши икән. Көзгеле күлләрендә алтын балыклар, гүзәл аккошлар йөзә, монда барысы да әкияттәге кебек матур булса да, Федя Диюдән нык курыкты. Аның зәңгәрләнеп җемелдәгән салкын күзләренең төсен аңларлык түгел, күкшел иреннәре коточкыч булып күренде. Дию Федя белән яхшы мөгалләмәдә булды: әрләмәде, эш кушмады, бары тик:

  •  

  • - Федя, син минем белән яшәрсең. Мин сиңа үлемсезлек бүләк итәрмен.

Никадәр генә бар тирә-юнь әкияти матур булмасын, Федяның өенә кайтасы килде. Ул өйдә булмагач, әти-әнисенең көяләнүен уйлап, бик нык борчылды. Әнисенең башы да авырта торгандыр. Алар бит улларының кайдалыгын, каян эзләргә икәнлеген дә белми. Аннары өйдә яхшырак, анда – әтиең, әниең, әле кечкенә булса да, энең Вася бар. Өйләрендә аның уенчыклары, дәфтәрләре, каләмнәре, буяулары, рәсемле китаплары, дусты Костя, балалар бакчасындагы атынгычлар. Ә ял көнендә әтиләре аларны зоопаркка алып барырга сүз биргән иде.

Азмы-күпме вакыт үткәнән соң Федя Диюнең ял паркындагы утыргычта тылсымчы-бабайны, якында гына җәеп куелган паласын күреп калды. Куанычыннан Федя бабай янына йөгереп килде дә:

  • Бабай, бабай! Исәнмесез! Зинһар өчен мине моннан алып китегез, өйгә кайтасым килә! Мин барысын да аңладым, биргән вәгъдәңне һәрвакыт үтәргә кирәк икәнен!

 

  • Исәнме, Федя, - елмайды бабай. - Димәк син барын да аңладың? Бик яхшы. Хәзер биргән барлык вәгъдәләреңне дә үтәрсеңме? Әйдә, тизрәк утыр паласка, очтык кына.

Федя тылсымчы бабай янына паласка утыруы булды, палас очып та китте. Тылсымчы бабай Федяны өйләренең ачык тәрәзә төбенә утыртып куйды да, саубуллашып кулын болгап, очкыч-паласында очты да китте. Федя көчкә генә телен әйләндереп рәхмәтен әйтә алды. Өйдә бар да Федя чыгып киткәндәге кебек: өстәл өстендә ачып куелган альбомы, тартмада- буяу каләмнәре. Федя тиз генә тәрәзәне ябып куйды да, таралып яткан әйберләрен җыештырды.

Тиздән әти-әнисе дә кайтты. Федя үзе белән булган могҗизаларны сөйләп бирде. Шуннан бирле ул һәрвакыт сүзендә тора, аның биргән бер генә вәгъдәсен дә үтәми калганы юк ди.

 

 

 

 

 

Автор Копейкина Н.Г.

 

Копейкина Нелли Григорьевна –

прозаик, поэт, сценарист.

Член МГО Союза писателей России, Российского Союза писателей,

Союза писателей XXI века, региональной общественной организации «Клуб писателей» ЦДЛ, Интернационального Союза писателей, драматургов и журналистов;

резидент Национального агентства по печати и СМИ «Русский литературный центр», действительный член Академии российской литературы и Международной академии русской словесности

 

 

 

Сказочные приключения

 

 

Обещайкин

 

 

Жил-был мальчик Федя Егоров, который не всегда выполнял свои обещания. Иногда, пообещав родителям убрать за собой игрушки, он увлекался чем-то, забывал, что надо убрать игрушки, и оставлял их разбросанными.

 

Однажды оставили родители Федю одного дома и просили его не высовываться из окна. Федя пообещал им, что не будет высовываться из окна, а будет рисовать. Он достал всё необходимое для рисования, и, как и обещал, занялся рисованием. Но только папа с мамой ушли из дома, Федю сразу потянуло к окну.

Федя подумал: «Ну и что, что обещал не выглядывать, быстренько выгляну, посмотрю, чем ребята занимаются во дворе, а папа с мамой и не узнают, что я выглядывал». Подошёл Федя к окну, подставил стул, влез на него, опустил ручку на раме и не успел даже потянуть створку окна, как она сама распахнулась. Каким-то чудом, прямо как в сказке, появился перед окном ковёр-самолёт, а на нём сидел незнакомый Феде дедушка с усами и длинной седой бородой. Одет был дедушка в расшитый узорами халат с широкими рукавами, на голове у него была яркая чалма, ноги его, скрещенные перед собой, были обуты в расписанные узорами сапоги с загнутыми носами. Дедушка, улыбаясь, посмотрел на Федю из-под густых седых бровей чёрными лукавыми глазами и сказал:

Здравствуй, Федя! Хочешь, я тебя покатаю на своём ковре? Феде очень захотелось покататься на настоящем ковре-самолёте, но он вспомнил, что обещал родителям не уходить из дома и даже не высовываться в окно.

Дедушка, – грустно сказал Федя, – я очень хочу покататься, но я обещал папе с мамой, что никуда не уйду из дома. Я даже в окно обещал не выглядывать.

 

Так ты же и не уйдёшь, а улетишь, – весело ответил дедушка, подняв вверх указательный палец.

 

 

 

Садись, не бойся, я привезу тебя назад раньше, чем вернутся твои родители. Так что они ничего не узнают.

Федя заколебался, ему очень хотелось покататься, но он же обещал родителям. А ковёр под дедушкой так и стелился, так и манил.

 

 

Ну, ты летишь со мной? – спросил дед. Федя решился:

 

Лечу! – и прыгнул на ковёр к дедушке-бородачу. Ковёр понёс их над крышами домов, всё выше и выше под самые облака. Долго витал ковёр в небесах. И так забавно было Феде, так ему всё нравилось. Дедушка был добрый и весёлый. Он ворошил облака, птиц на лету ловил, радугу в небе нарисовал волшебными красками. Но вдруг он посмотрел в сторону солнца и сказал Феде:

 

Что-то я с тобой заигрался, мне пора лететь в другую сказку.

Только он это вымолвил, полетел ковёр-самолёт вниз и приземлился в лесу на опушке леса.

Слезай! – скомандовал дед. Сошёл Федя с ковра, видит, а на опушке стоит домик, да не простой домик, а настоящая избушка на курьих ножках. Вот так чудо!

Куда мы прилетели? – спросил Федя. А дед усами крутит, ухмыляется. – Теперь, Федя, здесь жить будешь, – сказал он.

Дедушка, но я хочу домой! Вы же обещали привезти меня домой!

 

Я обещал? Но ведь, Федя, ты же тоже обещал родителям не высовываться из окна. Ха-ха-ха!

С этим хохотом вскочил дед на свой ковёр, ковёр взмыл в небо и улетел. Остался Федя один на опушке рядом с избушкой на курьих ножках. Обошёл Федя избушку вокруг, вдруг дверь заскрипела, отворилась, и появилась на пороге настоящая Баба-яга.

 

А, Обещайкин прибыл! Чего ходишь-то кругами, заходи! Тебя как звать-то?

 

Здравствуйте, бабушка! Меня зовут Федя Егоров.

Егоров, Егоров, – заворчала бабушка. – Был Егоров, стал Обещайкин. Будешь теперь со мной жить. Мне можешь ничего не обещать, я всё равно не поверю. Будешь мне дрова заготавливать для бани. Я, поди, годков сто уж как не парилась. Хочу старые косточки свои погреть. Поди-ка, поди, милок, не теряй время, собирай дровишки. Угодишь мне, отпущу тебя домой, а не угодишь, пеняй на себя.

Три дня Федя прожил у Бабы-Яги. Сучья и ветки собирал по лесу для растопки бани Бабе-Яге. Нелёгкая была у него работа, а чуть замешкается, Баба-яга его метлой своей погоняла, да за уши драла. На третий день подозвала Баба-яга Федю и заявила:

 

Ну, Федок, прощай! Хорошо я попарилась, лет на сто хватит, а тебе пора, будешь жить у Лешего.

 

 

Как у Лешего? – испугался Федя. – Бабушка, вы же обещали, что отпустите меня домой!

 

Баба-яга скривила рот в беззубой кривой ухмылке.

 

Мало ли что я обещала. Ты же тоже не всегда выполняешь свои обещания. Садись в ступу, полетим к Лешему. Он уж, поди, заждался!

 

 

Посадила Баба-яга Федю в ступу, и полетели они. Леший жил в том же лесу, в самой чаще, в дупле большого старого дуба. Обрадовался он Феде.

 

 

Поживи теперь у меня, Федок, будешь мне волосы чесать. Как причешешь меня, отпущу тебя домой. А волосы у Лешего взъерошены, перепутаны, в волосах запутаны репей, листья, веточки, и даже какая-то птичка гнездо в его волосах свила. Стал Федя Лешего причёсывать гребнем осиновым. А Лешему всё не нравится, бранится он, ругается, да крапивой Федю подхлёстывает. На третий день, когда Федя причесал Лешего и волосы его маслом репейным смазал, Леший заявил:

Ну, Федуня, ступай теперь к Змею-Горынычу, заждался он тебя.

Выглянул Федя из дупла и видит, сидит перед дубом на- стоящий Змей-Горыныч с тремя головами, с хвостом и крыльями. Страшно стало Феде, а Леший подталкивает его:

 

 

Иди, иди, не бойся, Горыныч сытый, не съест тебя!

Господин Леший, но вы же обещали отпустить меня, когда я причешу вас!

 

Ха-ха-ха! – захохотал Леший, да так, что деревья зашатались, птицы стаями закружились, зайцы вскачь по кустам разбежались, лисы в норы попрятались, и даже волки уши поприжимали.

 

Мало ли что я обещал, сам-то, ты всегда ли выполняешь обещанное? Иди скорее, не серди Горыныча!

 

Посадил Змей-Горыныч Федю на спину и увёз в свои владения – далеко за лес, в каменные горы. Жил Змей-Горыныч в глубокой пещере. Он дал Феде большой тяжёлый напильник и велел точить себе зубы. Обещал Змей-Горыныч отвезти Федю домой, как только Федя наточит ему все зубы. Открыла одна голова Змея рот, а две другие уснули. Очень старательно Федя точил Змею-Горынычу зубы, а когда он уставал и замедлял работу, из гортани Змея-Горыныча высовывался длинный змеиный язык с двумя кончиками и похлёстывал Федю. Когда Федя отточил Змею-Горынычу все зубы, посадил его Змей на спину и повёз к Кощею Бессмертному, совсем забыв своё обещание отвезти Федю домой.

Кощей жил в золотом дворце с чудесным садом, в котором гнездились райские птички, водились диковинные звери. В зеркальных озёрах сада водились золотые рыбки, по озеру плавали красавцы лебеди. Всё здесь было сказочно красиво, только сам Кощей наводил на Федю страх. Это был мужчина с непонятного цвета глазами с холодным синим мерцанием и с синюшными губами. С Федей Кощей был ласков, не бил его, не ругал, ничего не заставлял делать, а просто объявил:

Будешь, Федя, жить со мной. Я подарю тебе бессмертие.

Но, несмотря на всю сказочность и окружающую красоту, Федя очень хотел домой. Он переживал, что папа с мамой очень расстроены из-за его отсутствия. Может, даже у мамы заболела от расстройства голова. Они же не знают, где он, они его ищут. И потом – дома лучше: дома – мама, папа, братик Вася, который пока ещё очень маленький, но скоро подрастёт. Дома его игрушки, альбом, карандаши и краски, книги с рисунками, друг Костя, детский сад, качели. А в выходной родители обещали свозить его в зоопарк.

 

 

Много ли, мало ли прошло времени, но однажды видит Федя, сидит в кощеевом парке на скамеечке дедушка-волшебник, а поодаль разостлан его ковёр-самолёт. Обрадовался Федя, бросился к дедушке:

Дедушка, дедушка! Здравствуйте! Увезите меня отсюда, я домой хочу! Я всё понял, обещания всегда надо выполнять!

 

 

 

Здравствуй, Федя, – улыбаясь, ответил дедушка. – Значит, ты всё понял? Теперь всегда будешь выполнять свои обещания? Это хорошо. Что ж, садись скорее на ковёр, полетели. Сели Федя и дедушка-волшебник на ковёр, и ковёр взмыл в небо. Привёз дедушка-волшебник Федю к дому, посадил на подоконник, окно как раз было открыто, помахал ему рукой и улетел. Федя еле успел крикнуть ему вслед слова благодарности. Видит Федя, а в комнате всё по-прежнему: на столе лежит раскрытый альбом, в коробке карандаши. Федя быстренько закрыл окно, и убрал всё за собой.

 

 

Вскоре вернулись родители. Федя рассказал им всё, что с ним приключилось, и хоть не стал им ничего обещать, с тех пор всегда выполняет все свои обещания.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Полный текст материала Пособие для изучения русского языка татароязычными лицами и для изучения татарского языка русскоязычными лицами. Сказка "Обещайкин" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Копейкина Найля Гумяровна  Публикатор
22.11.2019 0 45 11

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



Хотите лучше владеть компьютером?
Читайте новые статьи
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0