Теорема Пифагора




7 сыйныфта геометриядән ачык дәрес


Тема: Пифагор теоремасы.





Үткәрде: Әлки төп гомуми

белем бирү мәктәбе укытучысы

Гиниятуллин И.М.


















Тема: Пифагор теоремасы.

Максат: 1. Укучыларны Пифагор теоремасы белән таныштыру.

2. Пифагор теоремасын ныгытуга мәсьәләләр чишү.

3. Укучыларны тарихи мәглүматлар белән таныштыру.

Җиһазлау: Пифагор портреты, компьютер, “Пифагор тормышы” реферат, шигырь.

Дәрес тибы: Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес барышы.

  1. Актуальләштерү.

А) Үзлектән эш билгеләрен кую.

Б) Компьютерда чыккан сорауларга җавап бирү.

  1. Р әсемдә бирелгәннәр буенча ABCD дүртпочмагының мәйданын табыгыз.






2.

Рәсемдә бирелгәннәр буенча β почмагын табыгыз







3.

Р әсемдә бирелгәннәр буенча KMNP дүртпочмагының квадрат икәнлеген исбатлагыз.








II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. - Бүген без дәрестә күппочмакларның мәйданнары үзлекләреннән файдаланып, турыпочмаклы өчпочмакның гипотенузасы һәм катетлары арасындагы бер бик әйбәт бәйлелек чыгарырбыз. Бу бәйлелекне ачкан галим хөрмәтенә аны Пифагор теоремасы дип атыйлар. (Партретны күрсәтү).

Кем соң ул Пифагор? Моның турында безгә Айдар сөйләп китәр.

- Пифагор теоремасы турында “Пифагор тормышы” дигән рефератны укып чыгарга тәкъдим итәм.

  1. Ә хәзер дәфтәрләргә бүгенге число һәм теманы язабыз. (Компьютер экранында да бар).

  2. Компьютер буенча теореманы аңлату. (Презентация)

  1. Тарихи мәгълүмат. Пифагор теоремасының тарихы кызыклы. Бу теорема Пифагор исеме белән бәйле булса да, ул аңа кадәр күп элек билгеле була. Вавилон язмаларында бу теорема Пифагорга кадәр 1200 еллар элек очрый. Ихтимал, ул вакытта әле аның исбатланышын белмәгәннәрдер, ә гипотенуза белән катетлар арасындагы бәйләнеш үлчәү нәтиҗәләренә нигезләнеп , тәҗрибә юлы белән табылган булуы мөмкин. Пифагор бу бәйләнешнең исбатланышын тапкан. Шундый бер риваять яшәп килә: Пифагор үзенең ачышы хөрмәтенә аллаларга үгез корбан иткән, икенче мәгълүматларга караганда, хәтта йөз үгез корбан иткән. Аннан соңгы гасырларда Пифагор теоремасының башка төрле исбатланышлары ачыла.


III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.


Мәсьәләләр чишү.

1. № 483 (а) (телдән)

формуласын чыгару һәм тактага язу.

2. № 483 (б,г) (язып)

3. № 484 (а) (телдән)

формуласын чыгару һәм тактага язу.

4. № 484 (б,г) (язып)

5. № 486

6. № 487.


Йомгаклау

А) - Без бүген дәрестә пифагор теоремасы белән таныштык. Теореманы кабатлап китәбез. Формуланы искә төшерәбез.



Б) Чулпан шигырь укый.

Мин турыпочмаклы өчпочмак.

Мин тагын да данлырак.

Бер үземдә бер закон!

Пифагор бабаң тапкан

Якларыма яңа исем –

Катет, гипотенуза дип

Матур итеп ататкан.

Минем сезгә бер серем:

Иң – иң кирәк үзлегем –

Катеттларымның квадратлары суммасы гипотенузамның квадратына тигез.

Барыгыз да шуны белегез!


В) Билгеләр куюү


Өйгә эш № 483(в), № 484 (в), № 486 (б).

Слайд 1
Үткән материалны кабатлау.
Слайд 2
Рәсемдә бирелгәннәр буенча ABCD дүртпочмагының мәйданын табыгыз.
Слайд 3
Рәсемдә бирелгәннәр буенча β почмагын табыгыз.
Слайд 4
Рәсемдә бирелгәннәр буенча β почмагын табыгыз.
Слайд 5
Рәсемдә бирелгәннәр буенча KMNP дүртпочмагының квадрат икәнлеген исбатлагыз.
Слайд 6
9. 12. 2003. Пифагор теоремасы
Слайд 7
Пифагор Борынгы грек галиме. Безнең эрага кадәр VI гасырда яшәгән.
Слайд 8
Пифагор теоремасы Турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты катетларның квадратлары суммасына тигез.
Слайд 9
c а 2 с b
Слайд 10
b а b а а с с с b у с а Өчпочмакны ягы а+b булган квадратка тутырабыз. b
Слайд 11
Бу квадратның мәйданы а 2 b S=(a+b) b а b с с с а с b а
Слайд 12
Икенче яктан бу квадратның мәйданы һәркайсының мәйданы ½ *а*b булган 4 тигез турыпочмаклы өчпочмактан һәм ягы с булган квадраттан төзелгән. а b b а b с с с а с b а
Слайд 13
Шуңа күрә 2= 2 S=4*½*а*b + c 2ab+c а b а b b с с с а с b а
Слайд 14
Шулай итеп S= 2ab+c2 S=(a+b)2 2ab+c2 = (a+b)2 а b а b b с с с а с b а
Слайд 15
Барлыкка килгән аңлатманы гадиләштерәбез 2ab+c2 = (a+b)2 2ab + c2 = a2 + 2ab + b2 2 а cb = a2 + b 2 b а b с с с а с b а
Слайд 16
c а 2 с b
Слайд 17
Өйгә эш №483 (в) №484 (в) №486(б)

Полный текст материала Теорема Пифагора смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Ильдар Гиниятуллин  ILDAR
12.01.2009 0 20104 5170

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК