Урок татарского языка по теме «Глаголы» для 3 класса



Аннотация

на урок по теме «Глаголы»

Д анный урок позволяет вызвать активность всех учащихся на разных этапах работы. Уроки такого типа позволяют избежать схематизма, однообразия, создают творческую атмосферу, обеспечивают активную работу учащихся, осуществляется педагогика сотрудничества, гуманизация процесса обучения. При планировании урока были учтены реальные учебные возможности и психологические особенности учащихся.

На данном уроке использовались элементы технологии уровневой дифференциации, элементы развивающего обучения. На уроке решались следующие задачи: образовательные, развивающие, воспитательные. Использовались различные формы работы: дифференцированная, фронтальная, групповая. Применялись следующие методы обучения: словесный, наглядный, проблемно-поисковый, репродуктивный, контроль и самоконтроль. Структурные элементы урока взаимосвязаны. Чередование и смена видов деятельности обеспечивают поддержание работоспособности и активности учащихся на уроке. Данные методы позволяют организовать «атмосферу успеха», помогающую обрести детям уверенность в своих силах и способностях.

Особенности данного урока заключаются в том, что он способствует развитию мышления и памяти учащихся, развитию способности наблюдать, образно мыслить. Обогащает словарный запас учащихся, стимулирует творческий поиск. Дифференцированные задания позволили задействовать на уроке каждого ученика. Развивается учебная мотивация, личностная сфера, снимается тревожность, робость, агрессивно-защитные реакции, развиваются коммуникативные способности. Использование информационных технологий позволяет развивать интерес детей к предмету, повышается активность на уроке.









































2


Хамматова Лилия Ильдаровна

учитель начальных классов

МБОУ «Салаусь Сардыганская начальная общеобразовательная школа»


Тема : Хикәя фигыльнең заман белән төрләнүе.


Максат : 1. Сөйләм һәм язма фигыльләрне төрле заманнарда кулланырга өйрәтү.

2. Һәр баланың үсешен булдыру, белемнәрен үзбәяләүне камилләштерү.


3. Теманы өйрәнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә ярдәм итү, дуслык , бердәмлек хисләре тәрбияләү.


Материал: дәреслек З.И. Җамалетдинова «татар теле» 3 нче сыйныф.


Җиһазлау: « Фигыль» моделе,компьютер



Дәрес барышы.



I . Мотивлаштыру- ориентлашу.

1. Өй эшен тикшерү.


209 нчы күнегүшакмакларга фигыльләр табып яз.


Иҗади эшләрен тикшерү.


2. Матур язу . фф фигыль


II. Уку мәсьәләсен кую.


( Тактада бирелгән сүзләрне укыйлар. Төркемнәрдә эшлиләр)


Укыды, укый, укыган, укыячак.


- Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый ?


- Ни өчен ул сүзләрне фигыль дип уйлыйсыз?


- Узган дәрестә өйрәнгәннәрне алдыгызга куелган модельләрдә күрсәтегез.














III . Уку мәсьәләсен чишү.


- Фигыльләрнең сораулары нинди ?

- Төрле- төрле.

- Димәк , без бүгенге дәрестә нишләрбез?

- Ни өчен фигыльләргә төрле сораулар куеп булуын ачыкларбыз.

Дәреснең 1 нче биреме 290 нчы күнегү булыр.Фирзия , әйдә биремен укып үт әле.

- Хәзер шигырьне тыңлап үтик. Нинди заманнар турында сүз барганын әйтегез.

- Хикәя фигыльнең өч заманда килүе турында биремнәрне үтәгәннән соң

белербез.


2 нче бирем 291 нче күнегү- сүзләрне укы , өч төркемгә бүлеп яз.

- Хикәя фигыльнең нинди заманнарда килүен искә төшереп алыйк.

Кагыйдә

уку. (Мөстәкыйль эшлиләр. Тикшерү,үзбәя.)


- Кайчан күрде, егылган, төште , яктырган дип әйтәбез?

- Кичә , эш беткәч , үткәч.

- Нинди заманда килә? Сораулары нинди? Киңәшләшеп алыгыз.

- Кайчан кайта , ята, сөйли, төзи дип әйтәбез?

- Бүген , хәзер.

- Бүген, хәзер эшләнгән эш кайсы заманда була? Сораулары нинди?

- Кайчан җитәр, көтәчәк , язачак, укыр дип әйтәбез?

- Иртәгә , киләчәктә.

- Нинди заман ? Сораулары нинди?

- Нәрсәгә карап кушымчалар үзгәрде? (башкару вакытына)

- Димәк, фигыль нәрсә белән төрләнә икән?(вакыт белән) Вакыт белән ягъни заман белән төрләнә.(парларда , үз-үзегезгә кабатлагыз)


3нче бирем : 292 нче күнегү.

- Фаил күнегүнең биремен укып кит әле.

- Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне үткән заманга куеп яз. (мөстәкыйль рәвештә дәфтәрләрдә эшлиләр)

Тикшерү , үзбәя.


4 нче бирем-293 нче күнегү.

- Хикәя була аламы? Ни өчен? Тәртипкә китерик әле. Җөмләләрдән хикәя төзеп языгыз. Төркемнәрдә киңәшләшеп алыгыз. ( мөстәкыйль эшлиләр, 1 укучы кычкырып укый.)


5 нче бирем-204 нче күнегү

- Гөлшат күнегүнең биремен укысын әле

- Кичә , бүген , иртәгә сүзләрен кулланып җөмләләр яз.

6 нчы бирем

Бирелгән үрнәк буенча фигыльләрне билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасына куеп языгыз.


Үрнәк: уйна — уйнаячак

бие —

борчы —

елмай —

киме —

укы —

төя —

ю —

ти —

төй-


7 нче бирем


Үткән замандагы хикәя фигыльләрне билгелә.

а) укыр, укыды, язмас;

ә) тырышкан, белде, килмәде;

б) сөйли, йөгерәчәк, сөйләгән;

в) укыды, белмәдең, киттек.

8 нче бирем

Без анда тимераякта шуабыз. Хикәя фигыльнең затын, санын билгеләгез.

а) I зат, күплек сан;

ә) III зат берлек сан;

б)  II зат күплек сан;

в)  III зат күплек сан.

9нчы бирем


Иҗади диктант 
(мәкаль яртылаш әйтелә, тулыландырып язалар, дөрес вариант компьютерда)
1. Аз сөйлә, ... күп эшлә.
2. Бүгенге эшне... иртәгә калдырма.
3. Һөнәрле үлмәс,... һөнәрсез көн күрмәс.
4. Тел сөйли, ... кул эшли.
5. Эш эшләми ... уңыш килми.

6.Кеше холкын күзәт,... үзеңнекен төзәт.
 
(Эш төре: бер-берсен тикшереп билге куела)


10 нчы бирем


Җырладым фигыле нинди заманда?

Хәзерге;

Үткән;

Киләчәк;


Киләбез фигыле ничәнче затта?

I затта

II затта

III затта


Утырам фигыленең заманын билгелә.

Үткән заман
Хәзерге заман
Киләчәк заман


Елмайды фигыленең заманын билгелә.
Үткән заман
Хәзерге заман
Киләчәк заман

Юа фигыленең заманын билгелә.
Үткән заман
Хәзерге заман
Киләчәк заман

Кайтыр фигыленең заманын билгелә.
Үткән заман
Хәзерге заман
Киләчәк заман


IV. Модельләштерү.


-Дәрестә алган белемнәрегезне гомумиләштереп , моделен төзегез.Нәрсә эшләдек, ничек эшләдек, тагын бер искә төшереп үтик әле.

- Нәрсә ул фигыль?

- Нинди фигыль төркемчәләре була?

- Боерык фигыль турында нәрсә белдек?

- Хикәя фигыль турында нәрсә белдек?




V. Өй эше бирү.

  1. Дәрестә өйрәнгәннәрне гаиләгездә сөйләгез.

  2. 295 нче күнегү.

  3. иҗади эш.




Источники не использовались, материал авторский.


























Полный текст материала Урок татарского языка по теме «Глаголы» для 3 класса смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Хамматова Лилия Ильдаровна  Салатик
12.09.2012 0 3989 1126

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК