"Ничто не забыто, никто не забыт" (защита проектной работы в 3-м классе посвященной 65-летию Победы в ВОВ)


Автор. Галлямова Марьмия Наиловна. (Майая)


Название ОУ. Базарно-Матакская средняя общеобразовательная школа Алькеевского района Республики Татарстан.


Должность автора. Учитель татарского языка и литературы.


Тема. “Ничто не забыто, никто не забыт” (Защита проектной работы в 3-м классе посвященной 65 летию Победы в ВОВ)


Тема. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”.

( 3 нче сыйныфта проектлар яклау дәресе )

Максат. Укучыларны әби-бабайларның, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәте белән таныштыру, сугыш афәтенең һәр кеше , һәр гаилә өчен фаҗига булуын аңлату, сугыш һәм тыл ветераннарына олы ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. “Хәтер” китабы (4 нче том), Бөек Җиңүгә багышланган “Еллар үтәр, бөек Җиңү күңелләрдә һич тә онытылмас”папка, “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” темасына презентация, компьютер, “Герои Советского Союза – наши земляки” китабы.

Дәрес тибы. Белемнәрне гомумиләштерү.

Дәрес формасы. Проект эшен яклау.

Проект методын файдалану укучыларның акыл һәм рухи үсешен камилләштерергә ярдәм итә; анда максатчанлык, кызыксынучанлык, башлаган эшне ахырына җиткерү омтылышы тәрбияли.

Дәрес укучыларның коллективта эшли белү күнекмәләре тәрбияләүдә дә мөһим роль уйный. Проект эшчәнлегенең соңгы нәтиҗәсе укучыларның рефератларында күренә.

Балалар бу эшкә зур кызыксыну белән алынды: мәгълүмат туплады; слайдлар әзерләнде. Шулай итеп, проект яклау дәресе оештырылды.

Проект эше – баланы мәгълүмати коммуникатив, социаль һ.б. чыганаклардан үзенчә файдалана белергә өйрәтү дигән сүз.(“Мәгърифәт” газетасы)


Дәрес барышы.

I.Укытучының кереш сүзе. Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар. Һәр яңа көн туган саен без бер-беребезгә имин, тыныч көннәр телибез. Мин дә сеәгә “Хәерле көн” дип эндәшәм. Узган һәрбер көнебез, эшләгән эшләребез хәерлегә булсын.

Сезнең барыгызны да Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм. Һәр туган көн куанычлы, илләр – көннәр тыныч, еллар имин булсын. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” темасына багышланган проект яклау дәресен башлыйбыз.

II.Алган белем һәм күнекмәләрне системага китерү.

Бөек Җиңүгә 65 ел. Без тыныч тормышта яшибез. Моннан да зур бәхет бармы икән?! Ләкин без Бөек Ватан сугышы китергән авырлыкларны онытырга тиеш түгел. Без сугыш ветераннары, тылда хезмәт иткән апалар, абыйлар алдында баш иябез. Без аларга 65 ел дәвам иткән аяз күк йөзе, тыныч хезмәт, мул уңыш өчен бурычлы. (эпиграф слайд белән экранда күрсәтелә.)

Сугышның мин ни икәнен беләм,

Кан ул, ут ул, үлем, яралар.

Күз яшьләре, кайгы, хәсрәт , ачлык,

Тол хатыннар, ятим балалар.

Мөхәммәт Садри.

1941 елның 22 июнь иртәсе. Дошман гаскәрләре Баренц диңгезеннән Кара диңгезгә кадәр булган территориягә бәреп керделәр. Германия фашизмы илебезнең бөтен байлыкларын таларга, миллионлаган кешеләрне юк итәргә, коллыкка төшерергә исәп тоткан иде.

1нче укучы. Явыз дошман килә ил өстенә,

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын

Халкыбызның канын коярга.


2 нче укучы. Кара көчләр килә ил өстенә,

Шәһәр, авылларын яндырып.

Газиз аналарны дарга асып,

Балаларны ятим калдырып.


3 нче укучы. Ерткыч фашист килә ил өстенә,

Кол итәргә совет кешесен.

Тез чүккәнче – басып җан бирербез,

Азатлык һәм данлы эш өчен.


Укытучы. Халкыбыз бердәм булып, дошманга каршы сугышка китте. Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстаннан 700 меңнән артык кеше фронтка китте. Безнең Әлки районыннан 8 950 кеше фронтка юл алды. Ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка тупланды (слайд белән экранда сугышка чакыру кәгазенең рәсеме күрсәтелә).

Бик авыр елларда авыл язмышы ил язмышына кушылды. Ирләре, уллары, туганнары яу кырында батырлык күрсәткәндә тылда хатын-кызлар, картлар, балалар аеруча тырышып эшләделәр. “Бөтенесе фронт өчен, бөтенесе җиңү өчен!” Ул елларда совет кешеләре бары тик шул уй белән яшәде.(слайд күрсәтелә).

Хатын-кызлар сабан сөрде,чәчте, урды, туплар, самолетлар ясады, шинельләр текте, бәйләде. Ашлык басуы һәм завод цехы аларның сугыш кырына әверелде. Татарстан кырларында 11 554 хатын-кыз тракторчы, 1 358 хатын-кыз комбайнчы булып эшләгән.

Алар фронтка 600 гә якын төрдәге сугыш техникасы, сугыш кирәк-

яраклары, азык-төлек, кием-салым җибәреп торды. (слайд күрсәтелә).

Сугышның беренче 4 аенда гына да 1,5 млн пар аяк киеме, 1941-1942 елларда гына да фронт өчен 23 мең кыска тун, 54 мең пар киез итек, 59 мең телогрейка һәм чалбар, 106 мең пар җылы өс-баш киеме һ.б. әйберләр җибәрелә.

Илебез колхозлары, совхозлары дәүләткә 4,3 млрд пот бөртекле ашлык тапшырды. Шуның 131 млн поты Татарстан икмәге иде.


Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан укучылары 74 000 тонна тимер-томыр җыйдылар, 169 111 фронтовик гаиләсенә шефлык иттеләр. Яралы сугышчыларга бүләкләр җибәрделәр:

сөлге - 10 500 данә,

юыну әйберләре – 30 000 данә,

кулъяулык - 22 000 данә,

тәмәке янчыгы - 18 149 данә,

тәмәке - 3 200 кг,

папирос - 15 000 кг,

кәгазь һәм конверт - 150 000 комплект һ.б.


Балалар да бик күп батырлыклар күрсәттеләр. Аларның да Җиңүне якынайтуга өлешләре күп керде.

Татарстан халкы Ватанны саклау өчен үзләренең каннарын да кызганмыйлар. 1941 елның көзендә Казанда гына да донорлар саны 5 700 кешегә җитә. Казаннан фронтка һәр көнне 60 литрга якын кан җибәрелә. Кан бирүчеләрнең 90 % - хатын-кызлар. Хатын-кызлар сугышта да үз-үзләрен кызганмадылар. Алар шәфкать туташлары да, летчиклар да булдылар. Шундый көчле, нык дәү әниләребезне без онытырга тиеш түгел. Җиңү көннәрендә шуны искә алып аларга медальләр бирделәр. (Тыл хезмәтчәннәренә бирелгән медальләрне күрсәтү.)

Сугыш елларының барлык авырлыкларын күтәргән әбиләребезне, дәү әниләребезне, дәү әтиләребезне кадер-хөрмәттән, игътибардан читтә калдырмыйк. Аларга җылы сүзләребезне кызганмыйк.


Хатлар, хатлар... Өчпочмаклы ак, зәңгәр ал конвертлы, читенә кыр почтасының тәртип саны язылган, штемпель сугылган хатлар. (Өчпочмаклы солдат хаты слайд белән күрсәтелә).

Әллә ничә төрле кулъязма ... төрле төстәге карандаш, төрле төстәге кара белән язылган алар. Төрле - төрле телдәге бу хатларда бер максат, бер теләк, бер уй бик ачык чагыла : җиңүгә ышаныч.

Солдат хатлары. Күз алдыгызга китерегез: кыска гына ял вакытында, окопта, кәгазен тез башына куеп хат яза. Дошманга булган

ачы нәфрәте дә, туган илгә булган көчле мәхәббәте дә, сугыш авырлыгы, яраларының сызлавы, иптәшләренең һәлак булу кайгысы – барысы да шушы хатка сыеп беткән. Бу кечкенә генә кәгазьдә дошманны чигендерү турында да сөйләнә.

Солдат иң изге теләкләрен әйтеп гаиләсенә сәлам хаты җибәрә.

Солдат ут эчендә. Кайберләре искиткеч батырлык күрсәтеп, сугыштан исән чыга, ә кайберләре, дошман белән соңгы сулышына кадәр көрәшә. Ә хат, канатлы кош кебек, еракка – еракка “оча”. Ул сугышчының ялкынлы сүзләрен туган иленә, гаиләсенә, якын кешесенә җиткерә.

Күпме кеше тилмереп көтте аларны. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерде авыл халкы. Кара печәтле кәгазь кисәге, бәгырьләрне өзеп, күпме авылдашларны кан – яшь түктерде. (Үлем турында язу слайд белән күрсәтелә.)

4 нче укучы. Ә бер көнне зарыгып хат көткәндә,

Почта авыр хәбәр китерде.

Кош теледәй кара кәгазь –

Әнкәйне тол, безне кинәт

Ятим иттерде.


Илебезгә һөҗүм иткән дошман бик көчле һәм рәхимсез иде. “Һәр очраган русны, совет кешесен үтер, синең алда карт кешеме, хатын-кызмы, ир баламы, туктап калма, - барысын да үтер”, - дип язылган була фашистлар боерыгында. Һәм фашистлар үтерә. Алар миллионнарча совет кешесен коралсыз, көчсез, авыру кешеләрне юк итте. Картларны, хатын-кызларны, балаларны газаплады һәм үтерде.

Фашистлар узган һәр җирдә үтерелгән кешеләр, яндырылган, җимерелгән шәһәрләр калды. Фашистлар совет кешеләрен куркытырга, аларны колларга әйләндерергә теләде.

Сугыш ул – коточкыч фаҗига. Аның бер көнен күз алдына китергәч, йөрәкләр жу итә. Ә Бөек Ватан сугышы 1418 көнгә, 1418 төнгә сузылды.

Сугыш ... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыкты. Шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнде.

Фашизмга каршы көрәштә батырларча һәлак булганнарны без онытырга тиеш түгел. Бөек Ватан сугышыннан 5401 якташыбыз туган якларына әйләнеп кайтмады... Шулар арасында әтиемнең әтисе – дәү әтием Галләмов Фәртдин Галләм улы (фото–сурәтләре күрсәтелә) һәм аның туганнары да бар. Алар бер йорттан бер ананың дүрт баласы – дүрт ир туган сугышка китә: Зыятдин, Фәртдин, Гыйләҗетдин, Корбангали. Сеңелләренең ире Хуҗәхмәт тә сугышка китә. Гыйләҗетдин сугышка егет килеш китә.


Дәү әти сугышка алынуга Тула шәһәреннән хат яза. Ул хатында парашутчы булырга укыталар дип әйтә. Аның шуннан башка хаты килми. Аның турында бары тик хәбәрсез югалды дигән кара кәгазь генә (похоронка) килә. “Хәтер Китабы”нда аның 1943 елның мартында һәлак булуы һәм Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәрендә күмелүе турында язу гына бар.

Дәү әни 2 бала белән тол, әти һәм аның энесе ятим кала. Алар әтиләрен хәтерләмиләр. Алар аны танымыйлар. Бары тик фото-карточкадан гына күреп беләләр. Дәү әни 2 баланы бик авырлыклар белән үстерә, аякка бастыра. Безнең белән яшәп, үткән ел гына 94 яшендә үлеп китте .

Ә дүрт туганның тик берсе – Корбангали генә туган авылына әйләнеп кайта.


Корбангали абый - минем бабамның энесе. Ул 1923 елда Иске Чаллы авылында туган. Сугышка кадәр ул Харьков шәһәрендә балта остасы булып эшләгән. Алар авиацион завод төзегәннәр. 1942 нче елның башында Сталинград шәһәре янында учениедә була. Шуннан июньаенда фронтка китә. Фронтта каты яралана. Гоститальдә ятканнан соң тагын сугышка китә. Свердловскида 5 ай ярым була. Аннан Украина фронтында артиллерист булып хезмәт итә. 623 нче артполкта комсомолга кергән. Бу 1943 нче ел була. Аның И.В.Сталиннан 5-6 благодарносте бар. 1944 нче елның февраленә кадәр сугышкан. Ул 23 февраль көнне авыр яралана һәм госпитальгә озатыла. Анда 6 ай дәвалана. Сугышка яңадан ярамаганлыктан II группа инвалид булып өенә кайта. Сугыштан соң колхозда һәм совхозда эшли. Бүгенге көндә вафат.


Ә әниемнең әтисе - Галимҗан дәү әти - Бөек Ватан сугышына үзенең 2 энесе – Габдуллаҗан һәм Мөбәрәкҗан абыйлар белән китә (фото–сурәтләре күрсәтелә). Габдуллаҗан абый сугышка кадәр укытучы булып эшләгән. Укытучы абыебызга туган якларына кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый...

Дәү әти кавалерист була. (Атлы гаскәрдә хезмәт итә.) Мәскәү янындагы Волоколамск шәһәрендә көчле сугышлар була. Алар дошманга каршы ат өстендә һөҗүмгә барганда аларга снаряд тия. Алар аты белән икәү тәгәриләр. Дәү әти ат астында кала, бик каты яралана. Аты үлә. Дәү әтине авыр хәлдә Иркутск шәһәренә госпитальгә озаталар. Ул анда ел ярым дәвалана. Сугышка яңадан ярамаганлыктан ике зур таяк белән , аягына баса алмыйча, туган ягына – гаиләсе янына

кайта. Үз гомеренә аягындагы тимер кыйпылчыклары аңа рәхәтләнеп йөрергә ирек бирми. Ул туган авылында хезмәт итә, бригадир, ферма мөдире, хуҗалык җитәкчесе булып эшләп, 74 яшендә сугыш яралары нәтиҗәсендә үлеп китте.


Безнең һәрберебезнең гаиләсенә сугыш афәте кагылмый үтмәгән. Һәр гаиләдән кемдер сугышта катнашкан, яраланып кайткан һәм ни кызганыч, туган гаиләсенә кайта алмаган.


III. Проектлар яклау.

Укытучы. Безнең дәреснең максаты да эзләнү, мәгълүмат туплау иде. Бер төркем укучыларыбыз бу эшкә бик теләп алынды. Алар үзләренең туганнарының кайда сугышулары, нинди батырлыклар күрсәтүләре, нинди авырлыкларны җиңеп кайтулары белән кызыксынды, сорашты. Эзләнү нәтиҗәләре буенча телдән чыгышлар ясадылар. Ә хәзер проектны яклау вакыты җитте. Алар реферат яздылар.


Сүзне аларга бирәбез. (Укучылар чыгыш ясаганда, эчтәлеккә туры килгән төсле слайдлар күрсәтелә.)


1 нче проект. “Днепрны кичкән батыр”. (Сабирова Альвина үзенең дәү әнисенең әтисе Һадиев Зәки абый батырлыгы белән таныштырыр.) (Һадиев Зәки абыйның фото – сурәте күрсәтелә. Чыгыш тыңлана.)

2 нче проект. ”Яраларны җиңгән дәү әти”. (Сабирова Альвина үзенең дәү әтисенең әтисе Сабиров Харис абый батырлыгы турында сөйләр.) (Сабиров Харис абый фото–сурәте күрсәтелә .Чыгыш тыңлана.)

3 нче проект. ”Утны, суны кичкән Әзәл бабай” (Гарипова Ләйсән дәү әнисенең туганы Гатауллин Әзәл бабай батырлыгы турында сөйләр.) (Гатауллин Әзәл бабай фото–сурәте күрсәтелә. Чыгыш тыңлана.)

Укытучы. Әзәл абый Ленинград блокадасында катнашкан кеше. Сугышның 79 нчы көнендә, ягъни 1941 елның 8 сентябрендә, немец-фашистлары, Ленинград шәһәрен чолган алып, аны илебез белән элемтәсен өзгән. Шәһәр өчен авыр көннәр башланган. Ләкин завод-фабрикалар эшен дәвам иттергән. Карточка системасы кертелгән. Азык-төлек нормалары көн саен кими барган. Соңыннан ленинградлылар ашарга яраклы бар нәрсәне ашый башлаган. Үлүчеләр арасында өлкәннәр күп булган. Алар балаларны коткарган. Үзләренә дә аз бирелә торган икмәкнең дә күбесен сабый балаларга биргәннәр алар. 1941 елның ноябре ахырына Ладога күле өстеннән автомобиль юлы салына. Халык аны “Тормыш юлы” дип атый. Боз өсте буйлап шәһәргә корал, сугыш кирәк-яраклары, медикаментлар, ягулык һәм азык төлек кертелгән. Ләкин дошман самолеты һәм артиллерия уты астында күпме кертелгәндер инде алар?

Тормыш юлы” аша балалар, картлар тылга – илебезнең төрле почмакларына, шул исәптән Татарстанга да озатылган.

Ленинград блокадасы 900 көнгә, якынча 29 айга сузылган.


4 нче проект. “Яраларга бирешмәгән дәү бабам” (Мисыргалиева Регина дәү әнисенең әтисе Сөнгатуллин Нурмөхәммәт Нурулла улы турында сөйләр.)(Чыгыш тыңлана.)

5 нче проект. “Бабаларым яуда ятып калган...” (Гарипова Ләйсән дәү әнисенең һәм дәү әтисенең әтиләре турында сөйләр.)(Чыгыш тыңлана.)

6 нчы проект. “Дәү әтием “әти” сүзен әйтә алмаган.” ( Шәфиев Динар дәү әтисенең әтисе Дәүләтҗанов Кәлимулла турында сөйләр.) (Дәүләтҗанов Кәлимулланың фото–сурәте күрсәтелә. Чыгыш тыңлана.)

7 нче прект. “Тел алучы Сәлим” ( Мөхәммәтшина Г.М. дәү әтисе Гайсин Сәлим бабай батырлыгы турында сөйләр.)(Гайсин Сәлим бабайның фото– сурәте күрсәтелә. Чыгыш тыңлана.)

8 нче прект. “Волхов фронты батыры” ( Гатауллин Рәсим дәү әнисенең әтисе Сәгыйров Кәшаф батырлыгы турында сөйләр.)

( Сәгыйров Кәшафның фото – сурәте күрсәтелә. Чыгыш тыңлана.)

9 нчы прект. “Сәлахов Хәлим – Дәү әниемнең әтисе” ( Хәйретдинов Салават дәү әнисенең әтисе турында сөйләр. Сәлахов Хәлимнең фото – сурәте күрсәтелә. Чыгыш тыңлана.)

10 нчы проект. “Ул Мәскәү астында сугышкан” ( Вәлиев Алмаз дәү әнисенең әтисе САфин Миннебай абый турында сөйләр.)(Сафин Миннебай абыйның фото – сурәте күрсәтелә Чыгыш тыңлана.)

Укытучы. Туган җиребез өчен башларын салган каһараман туганнарыбызны, авылдашларыбызны, якташларыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларны искә алып, барыбыз да бер минутка тын калыйк.

Җыр тыңлау. ( “Солдатлар” җыры тыңлана.)

Укытучы. Авылыбызның урта бер җирендә,

Иң матур һәм калку урында.

Һәйкәл булып солдат басып тора

Оныттырмый үткән сугышны.

( Район үзәге Базарлы Матак авылындагы һәйкәл фото-сурәте слайд белән күрсәтелә.)

Минем кулымда изге китап – “Хәтер китабы”. “Хәтер китабы” – яу кырыннан әйләнеп кайтмаган каһарманнарыбызның исемнәрен

мәңгеләштерүче һәйкәл ул. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалганнар, яралардан үлгән якташларыбыз турында мәгълүмат тупланган. Халык хәтере – мәңгелек. Анда халкыбыз горурлыгы, сагышы, йөрәк әрнүе. Әрнү – чөнки һәлак булган каһарманнарны беркайчан да кирк кайтара алмыйсың.

Хәтер китабы”ның менә бу 4 нче томы, безнең Әлки районы каһарманнарының якты истәлегенә багышлап чыгарылган. (“Хәтер китабы”ның барлыгы 26 томы бар.) Бу китапка яу кырында ятып калган 5152 райондашыбызның исеме кертелгән. (Үземнең бабам, туганнарым турында укыйм әле.)

Вөек Ватан сугышына Татарстаннан гына да 24 917 коммунист, 56 мең комсомол китте. 100 меңнән артык кеше Совет хөкүмәте орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде.

Татар милләтеннән булган 173 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Татарларның дошманга каршы аяусыз көрәшүләренә югары бәя биреп, Советлар Союзы Маршалы И.С.Конев: “Татар сугышчылары арыслан кебек сугыштылар”, - дип язды.

12 меңләп кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Шулар арасында безнең районнан да 6 Советлар Союзы Герое бар.

Алар: Алексей Петрович Чулков - Юхмачы авылыннан, Исхаков Зиннәтулла Гыйниятулла улы - Яңа Үргәагар авылыннан, Афанасьев Кузьма Кириллович – Иске Тумба авылыннан, Шаһвәлиев Галимҗан Нургаяз улы – татар Төгәлбәе авылыннан, Филлиппов Гордей Иванович – Катюшино авылыннан, Крайнов Степан Матвеевич – Базарлы Матак авылыннан. ( Аларның фото – сурәтләре слайд белән күрсәтелә.)

Аларның исемнәрен мәңгеләштереп, Базарлы Матак авылындагы ике урамга Крайнов һәм Исхаков исеме бирелде.


1418 көнгә сузылган Вөек Ватан сугышы фашистлар оясы Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын элү белән тәмамланды. Җиңү байрагын татар егете Гази Заһитов элде. (Слайд күрсәтелә.) Ул аны кулъяулыгы белән бәйләп куя.

Илебез солдатлары Ватаныбызны азат итү белән бергә, Гитлер Германиясе тарафыннан басып алынган Польша, Чехословакия, Югославия, Болгария, Румыния, Венгрия, Австрия, Дания, Төньяк Норвегия илләре халыкларына коллык богауларын өзүдә ярдәм иттеләр.

Немец фашистлары илебезгә гаять зур зыян китерде. Илебез бу сугышта 27 млн га якын кешесен югалтты, 1700 шәһәр, 70 000 авыл

һәм поселок, 30 000нән артык завод һәм фабрика җимерелде. Фронтка алынган якташларыбызның 5401е яу кырларында ятып калды.

Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгы, Туган иленә бирелгәнлеге, чиксез мәхәббәте, төрле милләт кешеләренең бердәмлеге, дуслыгы ачык чагылды.

1945 нче елның 9 нчы Май көнне Мәскәүдә Җиңү Салюты бирелде. Меңнәрчә репродукторлардан халыкны Җиңү белән котлау сүзләре яңгырый. Радио дикторы Юрий Левитан соңгы 369 нчы приказны укый. (Слайд күрсәтелә.)

Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 1945 нче ел истәлеге – тормышның үзе кебек мәңгелек.

Быел Бөек Җиңүгә 65 ел. Ходай язса, аның, 70, 80, 100 еллыгы да булыр. Колачы, дәһшәте буенча тарихта күрелмәгән сугыш, аның каһарманнарының (батырларының) тиңсез батырлыгын еллар, гасырлар тузаны капламас. Еллар үтәр, Бөек Җиңү күңелләрдә һич тә онытылмас.

5 нче укучы. Хезмәт халкы өчен җирдә

Тынычлык кирәк.

Бу – минем дә һәм синең дә

Иң изге теләк!


6 нчы укучы. Тынычлык кирәк Ватанга,

Бөек төзелешләргә.

Безнең күңелләр бирелгән

Иҗатка, эшкә.


7 нче укучы. Зәңгәр күк аяз булсын!

Илебез тыныч булсын!

Туплар атылмасын!

Бишекләр ватылмасын!


8 нче укучы. Сабыйлар тыныч йокласын,

Кан түгелмәсен!

Безнең аналар яңадан

Хәсрәт күрмәсен.


IY. Иң яхшы проектны билгеләү.


Y. Тыңлап аңлау сәләтләрен тикшерү. ( Укучыларга алда тыңлап үткән проектларның кыскача эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә.)


YI. Дәрескә йомгак ясау.


8



Полный текст материала "Ничто не забыто, никто не забыт" (защита проектной работы в 3-м классе посвященной 65-летию Победы в ВОВ) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Галлямова Марьямия Наиловна (Майая)  майая
07.02.2011 3 4845 641

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК