Педсовет "Коммуникативность как фактор конкурентоспособности знаний школьников" (на татарском языке)


Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Базарно-Матакская средняя общеобразовательная школа»










Доклад на тему:

Коммуникативность как фактор конкурентоспособности знаний школьников


Учитель татарского языка и литературы


Фаттахова Милеуша Габдрауфовна








Эчтәлек.



Кереш





I бүлек. Укучыларның иҗади фикерләүләрен үстерүне психологик һәм педагогик проблема буларак карау.

1. Нәрсә ул иҗади фикерләү сәләте?

2. Иҗади фикерләү сәләтенең стадияләре.


II. бүлек. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади фикерләүсәләтләрен үстерү ( эш тәҗрибәсе).

1. укучыларның иҗади сәләте дәрестә ачыла.

2. класстан тыш чараларда иҗади эшләрне оештыру тәҗрибәсе.

3. «Драма» түгәрәге эшенең нәтиҗәсе

III бүлек Йомгаклау.

IVбүлек кулланылган әдәбият.



















Без яшәгән чор – үзгәрешләр чоры. Заманыбыз мәктәптән гадәти булмаган карарлар кабул итәргә яраклы иҗади фикер йөртергә сәләтле кешеләр укытып чыгаруны таләп итә. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта мәктәп әле белем бирүгә иҗади якын килми. Еш кына белем бирү өйрәнгәнне, ятлаганны, искә төшерү, эчтәлеген сөйләү кебек эш алымнарына кайтып кала. Эш гамәлләре шулай бертөрле, шаблоннап кабатлаулар укучының укуга кызыксынуын бетерә. Балалар яңалыкны ачу шатлыгыннан мәхрүм калалар һәм акырынлап иҗадилык сәләтен югалталар.

Шулай итеп, укучыларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү проблемасын эшкәртү актуальлеге түбәндәге шартларга карап билгеләнә:

  1. Җәмгыятебезнең билгеле бер шәхес формалашуга ихтыяҗы булу;

  2. Укучыларның укуга кызыксынуларын көчәйтү;

  3. Бу проблема буенча җитәрлек теоретик һәм методик эзләнүләрнең аз булуы.

Проблеманың актуальлеге, аның теориядә һәм практикада эшкәртелеп бетмәгән булуы, минем үз өстемдә эшләү темамны билгели..

Аның темасы: “Укыту – тәрбия процессында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади фикерләүләрен үстерү, милли төбәк компонентын куллану”.

Хезмәтнең объекты булып укучылардан иҗади фикерләү сәләтен таләп итүче эчтәлек тора.

Предметы - укучыларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү процессы.


Эшемнең максатлары:

  1. Укучыларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү өчен кирәкле педагогик шартларны ачыклау.

  2. Укучыларда иҗат итү процессы белән идарә итү күнекмәләре формалаштыру.

I бүлек.

Укучыларның фикер йөртү сәләтләрен үстерүне психологик һәм педагогик проблема буларак карау.

Галимнәр элек – электән иҗат итүнең асылын аңларга теләгәннәр, төрле тикшеренүләр алып барганнар. Тикшеренүләрнең беренче объектлары булып, фән һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче кешеләр булган. Иҗат итү, уйлап табу ул –

99 % тир түгү һәм 1 % илһам икән.

Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – укыту – тәрбия системасын яңарту, яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләп табу. Һәр укытучы үз эшенә яңалыклар кертергә тырыша.

II бүлек.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади фикерләүләрен үстерү.

Балаларда табигатьтән бирелгән, тормыш тәҗрибәсендә һәм укыту – тәрбия процессында барлыкка килгән сәләтне, акыл эшчәнлеген үстерүнең нәтиҗәле системасы кирәк.

Бала мәктәптә гыйлем туплау эшчәнлегенә өйрәнә. Ә белем алганда ул актив эшләргә тиеш. Шуны истә тотып, мин һәр балада белем туплау теләге һәм кызыксыну уятырга тырышам. Шул максатта төрле эш алымнары файдаланам.

Класстан класска күчкәндә иҗади фикерләүне камилләштерергә кирәк. Иҗади сәләтләрне үстерү дәресләре үстерелешле уеннар, күнегүләр, кызыклы мәсьәләләр нигезендә оештырыла. Һәр бала үз сәләтенә карап эшли, биремнәрнең һәммәсе дә үтәлмәскә дә мөмкин. Ләкин балалар дәрестә иҗат итә, фикерли, эзләнә.

Балалар иҗаты бетмәс- төкәнмәс хәзинә. Аны туендыручы тирәлек – яхшылыкка һәм матурлыкка омтылыш. Иҗат һәрвакыт үзешчән, әмма бала үзен аңлый белүче, әдәпле өлкән кешенең сизгер ярдәменә мохтаҗ. Иҗади сәләтне әмер биреп үстереп булмый. Уңышка ирешү өчен баланы кызыксындырырга, мавыктырырга кирәк.

Иҗатның төп этәргеч көче –укучы һәм укытучы кичергән шатлык.

Дәресләрдә укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә төрле эш алып барам. Моның өчен мин төрле алымнар кулланам, алдынгы тәҗрибәдән файдаланам. Мәсәлән 5 сыйныфта фонетика бүлеген өйрәнгәндә, төрле иҗади эшләр үткәрергә мөмкин. Классның үзенчәлегенә карап, бөтенесенә бер төрле эш, яки группаларга бүлеп, һәркайсына төле эш алымнары бирәм. Безнең мәктәп балаларында җирле сөйләм мишәр диалекты бик көчле. Шуңа күрә [къ] [к] [гъ] [г] [в] [w] авазларын дөрес әйтү һәм язуда дөрес куллану максаты белән, бу авазлардан гына башланган сүзләр кертеп, хикәя яки әкият язарга тәкъдим итәм. Нигездә алар бер – берсенә охшаган булсалар да, һәр бала аңа иҗадилык кертә.

Сөйләм үстерү дәресләрендә берәр танылган шагыйрьнең укучыларга билгеле булмаган шигырьләрен файдаланып, укучыларга аның беренче ике юлын бирәм. Һәм шуны дәвам итәргә кушам.

Мәсәлән: “ Ак аланның уртасында

Утырып уйга калдым,”

(“Ромашка” Энҗе Афзалова)

Укучылар шигыре.

Ак аланның уртасында

Утырып уйга калдым.

Ак ромашкаларны тезеп,

Тәкыя үреп салдым. (Слайд)

Болай эшләгәндә, укучылар ритм, рифманы тиз тоеп, шигырь юлларын җиңел “ясый” башлыйлар. Ләкин укучылар өчен иң кыен образ тудыру, яңа фикер әйтү. Моңа билгеле табигый сәләт тә кушыла.

Образ тудыру, фикер әйтү өчен тел байлыгы, сүз байлыгы кирәк. Бигрәк тә синонимнар темасын өйрәнгәндә, төрле алымнар кулланырга туры килә. Тактага терәк сүзләр язылып куела, укучылар бу сүзләргә мөмкин кадәр күбрәк синонимнар табарга тиешләр. Мәсәлән “Көз” темасына мондый сүзләр язылырга мөмкин.

Кояшлы


Көн

Алтын


Көз

Якт

Сары

Ачык

Сагышлы

ягымлы

Моңсу


(Слайд)

Болай иткәндә, укучыларның иҗади эшләре образларга бай, матур эчтәлекле була.

Укучыларның иҗади сәләте дәрестә ачыла. Мәсәлән 6 сыйныфта “Исем” темасын гомумиләштереп кабатлаганнан соң, бәйләнешле сөйләм дәресе үткәрелә.Ул “Туган ягыма яз килде” дип атала. Һава торышына карап, я алданрак, я шул көндә табигатькә экскурсия ясала, максаты әйтелә. Укучылардан моңарчы күрелмәгән үзгәрешләргә игътибар итү сорала. Аларга юнәлеш бирүче мондый сораулар куела. Ул күзәтүчәнлекне арттыруга ярдәм итә. Табигатьтә нинди төс өстенлек алган? Язгы үзгәрешләр кайсы урыннарда сизелә? Күк йөзенә, кошларга, басу, кырларга төрле яклап игътибар итәргә мөмкин. Агач яфракларының төсен, төрлелеген карарга, чишмә, елга агышының тизлеген күзәтергә, кошлар авазларына, басудагы трактор гөрелтесенә колак салырга да була. Ә экскурсиядән алган тәэсирләрне инша, я шигырь итеп язу бурычы куела.

Укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүдә мин изложение яздыруның да файдасын күп күрәм. Бигрәк тә аны сочинение элементлары белән яздыру отышлы. Иҗади эш төрләре төрлечә булырга мөмкин.

а) кереш өлешенә үз фикереңне өстәү;

а)йогаклау өлешенә үзеңнең фикер нәтиҗәңне кертү;

в)текстта булган хәл вакыйгага охшаган , үз тормышыңда булган, ишеткән вакыйганы өстәү.

Кайвакыт эчтәлеген бөтенләй үзгәртеп язарга кушам. Вакыйганың төп герое кала, ә укучы аны үз фантазиясе белән баетып, яңача төзергә тиеш. Мондый эш төрләре укучының иҗади фикер йөртү сәләтен үстерергә, аның хыял дөньясын баетырга ярдәм итә.

Тел - әдәбият дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерү һәм формалаштыру өчен җирлек булып тора. Тел һәм әдәбиятны тыгыз бәйләнештә өйрәнгәндә, укучыларның иҗади эшли алуларына, дөрес язуларына ирешергә мөмкин.

Проект дәресләр үткәү дә укучыларны эзләнергә, иҗади эшләргә мәҗбүр итә. Укучыларның белем дәрәҗәләрен истә тотып, 6 А сыйныфында проект дәрес үткәрдем. Чөнки сыйныфта көчле мөстәкыйль, иҗади эшләүче укучылар шактый Проект дигән сүз әле безнең өчен яңа төшенчә. Без анны И. Газиның ике әсәре аша күрсәтергә тырыштык.

Дәреснең максаты: : “Йолдызлы малай”, “Ана” хикәяләре нигезендә сугыш вакытындагы балалар язмышының хакыйкатен укучыларга җиткерү, аналарны, аларның хокукларын олылау, аналарга мәхәббәт тәрбияләү, балаларның ораторлык сәләтен үстерү иде. Без аның элементларын дәресләрдә куллансак та проект сүзен телгә алган юк иде. Мин мондый эшне бик уңайга санадым, чөнки укучы эзләнә, кызыксына, заман таләпләленә авышырга тырыша. Проект сүзе чыккач та класста укчылар җанланып киттеләр. Эзләнү эшенә керештеләр. Кемдер сүзлекләр белән эшләде, кайсылары әсәргә карата сораулар төзеделәр, кемдер видеоязма төшереп кайтты. (слайд әңгәмә)

Шулай итеп, укучыларның тырышлыклары белән берлектә проект дәресебез директорлар семинарында да уңай бәя алды. . Алда торган барлык мәсьәләләрне дә башкарып чыктык. Киләчәктә дә шундый дәресләрне ешрак кулланырга, укучыларны шундый эшләргә күбрәк тартырга дип уйлыйм.

Класстан тыш уку дәресләрен оештырганда, укучыларның телеведение тапшырулары, театр сәнгате, сынлы сәнгать укучының үз фикерләве белән бергә кушылып алып барылса, эш күңеллерәк, иҗади характердарак була. Балаларның иҗади сәләтләрен ачарга миңа драма түгәрәге ярдәм итә.

Шуны истә тотып, балаларны драма түгәрәгенә тартырга тырыштым. Чөнки ул сөйләм телен үстерүгә, укучыларның үзләрендә генә бикләнеп яткан сәләтләрен ачарга зур ярдәм итә. С

5ел мәктәптә “Татар драма фольклоры” түгәрәген җитәклим. Ул минем дәресләрнең дәвамы буларак оешып китте. Дәресләрдә әсәрләрне еш кына рольләргә бүлеп укыганда, кайбер балаларның сәнгатьле укуы белән бергә, чын күңелдән рольгә кереп, шактый гына образлы башкарулары сизелә.

Менә шундый укучылар белән җыелып сөйләшәбез, аңлашабыз да эшкә керешәбез.

Авыл мәктәбендәге татар балалары белән бу өлкәдә эшләү күпкә җиңел иде. Минем өчен рус мәктәбендә укучы татар балаларын сәхнәдә уйнарлык , чыгыш ясарлык итеп әзерләү шактый гына катлаулы эш булып чыкты. Методик ярдәмлекләр, балаларның ана телен йомшак белүен исәпкә алып язылган сәхнә әсәре дә юк.

Әлеге түгәрәкнең беренче занятиеләрендә мин укучыларның сөйләм телен шомарту, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыруга багышлап оештырдым.

Әмма шунысы куанычлы: телне шома, әйбәт белмәсәләр дә, аларның һәркайсының сәхнәдә уйнау теләге бик көчле.Әнә шундый балаларның текстлар, сүзлек­ләр ярдәмендә кат-кат күнегүләр үткәрүе нәти­җәсез калмады, укучылар текстларның эчтәлеген аңлап, әсәрдәге уй-кичерешләрне, хис-тойгыларны сиземләп, аларны сәнгатьле итеп укый баш­ладылар. Алдагы очрашуларда репертуар әзер­ләү, рольләргә алу, костюмнар һәм декораци­яләр хәстәрләү һәм репетицияләр ясау белән шө­гыльләндек.

  • Бу эшләрнең барысын да диярлек укучылар үзләре башкара.. Район мәдәният йортыннан киемнәр алып торабыз. Драмтүгәрәккә 12-17 яшькә кадәр укучылар йөри. 5ел эшләү дәверендә ирешелгән уңышларыбыз да шактый.

Чы­гышларыбыз тамашачылар күңеленә хуш килә. Шулай итеп, «артистларыбыз» иҗади эшләүче укучыларыбыз үзләре башкарган образлары аша иптәшләренә туган телнең хозурлыгын, асылын төшенергә ярдәм итә, әхлакый сыйфатлар, матурлык тәрбиялиләр. Драмтүгә­рәк әгъзаларьның спектакльдән—спектакльгә осталыклары үсә, талантлары ачыла бара. Репертуар сайлаганда, укучыларның мөм­кинлекләрен искә алып, халкыбызның гореф-га­дәтләрен, йолаларын, тарихын, көнкүрешен, җырлы-биюле уеннарын, тапкырлыгын һәм җор теллелеген чагылдыра торган өзекләрне сайлар­га тырыштым. Моның белән мин балаларга әх­лак тәрбиясе бирүне дә күздә тоттым.Әнә шулай сайлый торгач, репертуарыбыз елдан-ел баеды. Күләмле әсәрләрдән Абдулла Әхмәтнең “Үги кыз” әкияте,

Р. Батулланың “Кичер минем, әнкәй”, Р. Батулланың “Ак күгәрченнәр”,

К. Тинчуринның “Сүнгән йолызлар” драмасының кыскартылган варианты, Ә. Хәсәновның “Әти диясем килә”, Г. Камалның “Беренче театр” һ.б спектакльләрен күрсәттек.

  • |Шуны да әйтик, түгәрәк әгъзалары әзер­ләгән спектакльләр мәктәп сәхнәсе белән генә чикләнеп калмады, укучыларыбыз ата-аналар каршында да чыгыш ясады. Уңышлы башкарган чыгышларыбызны мәктәп администрациясе тәкъдиме белән семинарда һәм конгресстан килгән кунакларга да күрсәттек Түгәрәккә йөрүче кайбер укучылар белән индивидуль генә дә эшләдек. Республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарны алдык. М. Җәлилнең 100 еллыгына, Г. Тукайның 120 еллыгына багышлап Республика күләмендә үткәрелгән «Тукай эзләреннән» дигән сәяхәттә катнаштык (Слайд №1). Бер укучы белән Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты үткәргән III Республика конкурсында катнашкан өчен мактау хаты белән, Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан 75 нче гимназиядә үркәрелгән “IV Рождественские чтения»дә катнашып, мактау хаты белән, «История моей семьи - страница многовековой истории Отечества» дип аталган III Международной гуманитарно-просветительской конференциядә катнашып, I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләндек. Татарстан яңа гасыр каналында ике тапкыр “Тамчы шоу” интеллектуаль уенында катнашып, I урынны яуладык. Вакытлы матбугатта “Көмеш кыңгырау” газатасында

  • , “Ялкын” журналында Камалова Энҗе һәм Сафин Динарның мәкаләләре басылып чыкты. Уңышларыбыз шактый. Болар барысы да эзләнүләр, көндәлек тырышлык, әлбәттә, беренче чиратта укучыларның иҗади сәләтен үстерү юнәлешендә эш нәтиҗәсе.

Кыскасы, укучыларның драмтүгәрәккә йөрүе аларның татарча сөйләм телен үстерергә, иҗади сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә, туган телнең нечкәлекләрен аңларга өйрәтә, халкыбызның та­рихы, мәдәнияте белән кызыксыну, милли горур­лык хисләре тәрбияли. Бу урында сөекле шагый­ребез Г. Тукайның театр турындагы әйткән түбә­ндәге сүзләрен искә төшерәсе килә:

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

Күңелдә йоклаган хисне уятыр.

Театр яктылыкка—нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Минем тәҗрибә әлеге сүзләрнең дөреслеген раслый.

Г. Камал “Беренче театр” өзекләр күрсәтелә.





Кулланылган әдәбият.


  1. Я. Х. Абдрәхимова “Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре” 5-11 класслар.

Мәгариф нәшрияты 2005 ел.

  1. Ф. С Вәлиева, Г. Ф Саттаров “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы” “Раннур”

  2. Наҗия Гыймадиева “Дәрестә һәм дәрестән соң”. “Яңалиф” нәшрияты йорты. 2004.

  3. Ә. М. Закирҗанов “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре. Казан 1997























Базарлы Матак гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты уктучысы Фәттахова Миләүшә

Тема: Укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү эшендә дәреснең төрле этаплпрында (яңа материалны аңлатканда, белемнәрне ныгытканда, һәм башка өлешләрдә) төрле метод һәм алымнар куллану.


Дәрес – мәктәптә укыту – тәрбия процессының төп формасы. Ул процесс –укытучы һәм укучының бердәм эзлекле рәвеше. Укучылар зур активлык күрсәткәндә, укытучы аның активлыгын уңышлы оештырганда гына дәресләр нәтиҗәле була ала. Дәресләр төрлечә үткәрелергә мөмкин.

Дәрес (актив) нәтиҗәле, яки дәрес (пассив) нәтиҗәсез булырга мөмкин. Нәтиҗәле дәрес түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш.

  1. материалның характерына, алда торган бурычларга, укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәсенә карап оештырылган дәрес;

  2. дәреснең максаты ачык аңлашылган дәрес;

  3. материал җиңел аңлаешлы, укучының акыл сәләтен, активлыгын үстерелек, төрле тәрбия бирерлек;

  4. тема үткән дәресләрдәге материалга бәйләнешле;

  5. укучыларның эмоцияләре дәрескә җигелгән;

  6. укучыларда дөньяга караш, тормышта үзенең урынын таба белү һәм башка шундый сыйфатлар тәрбияли алырлык дәресләр.

Дәрес аерым өлешләрдән тора.шул өлешләр дәрес этаплары була. Аның эчтәлеге укытучы һәм укучының эш – хәрәкәтләркеннәнчыгып билгеләнә.Ул тагын да ваграк өлешләргә бүленә, шушы өлешләр дәрес элементлары була.Барлык дәресләр дә охшаш яки бер схема шаблон буенча гына төзелми. Аны укытучы мөстәкыйль һәм иҗади хәл итә. Мисалга яңа материалны аңлату дәресен китерәм.мондый дәресләр, материалның характерына, аның алдагы сыйныфларда өйрәнелү яки өйрәнелмәвенә карап, үзләре берничә төрле була. Яңа материалны аңлатканда, яңа төшенчә һәм билгеләмәләрне формалаштыруда татар теле дәресләрендә, мин күбрәк әзер һәм кулдан ясаган таблицалар кулланам.

Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерүдә тестлар куллануны кулай күрәм. Яңа темага керешкәнче алдагы темаларны тиз генә кабатлап алу өчен тестлар белән эшләү бик уңайлы.

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белергә күнектерү – матеиалны ныгыту өлешендә карточкалар белән эшләүне күбрәк кулланам. Укучыларның белемнәрен исәпкә алып, аларга бәя кую да , өйгә эш бирү дә өченче этапта- дәреснең азаккы өлешендә түбәнрәк сыйныфларда уеннар күбрәк кертәм. Һәр тема өчен уеннарны табып җыя барам, папкаларга туплыйм. Мөмкинлек булганда аудио һәм видео дискаларны да кулланам.


Полный текст материала Педсовет "Коммуникативность как фактор конкурентоспособности знаний школьников" (на татарском языке) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Фаттахова Милеуша Габдрауфовна  Фани
11.03.2011 1 4182 699

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК