Занятие татарского языка по теме "Уенчыклар" для детей средней группы


Максат:

  1. Балаларны матур итеп исәнләшергә, рәхмәт әйтергә, бир әле сүзен кулланырга өйрәтүне дәвам итү.

  2. Өйрәнгән уенчык исемнәрен ныгыту.

  3. Балаларны бүре, йоклый сүзләре белән таныштыру.

  4. Балаларда татар телен өйрәнү теләге тудыру, кызыксыну уяту.

Җиһаз:

Уенчыклар: бишек, курчак, аю, куян, төлке, керпе, бүре битлекләре, сандык.

Шөгыль барышы:

Исәнмесез, балар. Безгә бүген кунаклар килде. Әйдәгез, бергәләп исәнләшик. Балалар, карагыз әле, безгә бүген кем килгән? (бәби күрсәтәм, сандыкта уенчыклар да бар.)

-Бәби

-Бәби нинди?

-Бәби матур бәләкәй.

-Бәби бәләкәй, ул сөйләшә дә белми.

-Ә-ә-ә дип җырлый гына белә. Әйдәгез аның белән без дә җырлыйбыз.

-Ә-ә-ә-ә

-Үзе сөйләшә белмәсә дә, ул аның белән балалар сөйләшкәнне бик ярата, чакырсагыз, ул сезгә бара, кулларын суза. Кем бәбине чакыра?

-Бәби, кил монда. Матур бәби, кил монда.

-Бәләкәй бәби, кил монда.

-Әйдәгез бәбине үзебез белән таныштырабыз.

-Минем исемем Катя. Мин кыз.

Булдырдыгыз. Бәби сезне бик яратты. Аның уенчыклары бик күп. Әйдәгез карыйбыз, аның нинди уенчыклары бар.(Кәрзиннән алам, күрсәтәм, балалар атыйлар)

-Бу песи. Бу аю. Бу керпе...

-Бу ат мы?

-Юк, бу песи.

-Бу төлке ме?

-Әйе, төлке.

-Песи нишли?

-Песи ята.

-утыра.

-Куян нишли?

-Басып тора.

Яңа уенчык күрсәтәм.

-Бу бүре. Бүре зур. Бүре утыра.

-Бу нәрсә?

-Бүре(1,2 бала әйтә, бергәләп әйтәбез).

-Бәбинең уенчыклары күп, матур. Рәхмәт, бәби. Ул инде арган.(Бәбине краватка яткырам.) Бәби нишли?

-Бәби ята.

-Әйдәгез җырлыйбыз. Ә-Ә-Ә итә бәби йокыга китә.

-Бәби йоклый. Без уенчыклар белән уйныйбыз.

-Лилия апа, куян бирәле.

-Мә, куян, уйна.

-Рәхмәт.

Уен. «Куяннар һәм бүре» (Бүре йоклый, куяннар аны уяталар.)

-Балалар, сезгә шөгыль ошады мы?

-Ә кем сезгә кунакка килде?

-Шөгыльдә нишләдек?

-Сау булыгыз, балалар.







Файдаланылган әдәбият:

  1. Р.А. Борһанова, Ф.М. Хисамова «Татар теле өйрәнә нәниләр»

  2. Р.А. Борһанова, Ф.Ф. Юсупов «Балалар бакчасында татар теле өйрәтү программасы»

  3. З.М. Зарипова, И.М. Фаыйхова , Д.Ф. Гарипова балалар бакчалары өчен методик кулланма «Татарча өйрәник» Яр Чаллы 2005.








Полный текст материала Занятие татарского языка по теме "Уенчыклар" для детей средней группы смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Березкина Лилия Владимировна  Лилия12
22.05.2012 0 5225 376

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК