Занятие родного языка по теме "Көз" для детей средней группы


Максат:

- көз турында кечкенә хикәя төзергә өйрәтү;

-хәтер сәләтен үстерү;

-балаларда күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык арттыру.

Алдан үткәрелгән эш: балалар белән көз турында әңгәмә үткәрү, рәсемнәр карау, тәрәзәдән күзәтү, урамда матур яфраклар җыю, уеннар өйрәнү.

Индивидуаль эш: Эмиль белән Азалияне шөгыльдә активлаштыру.

Дәрес барышы: Балалар, безгә бүген кунаклар килде. Әйдәгез әле аларны үзебез белән таныштырыйк. Кем матур кыз? Кем әйбәт малай?

-Мин матур кыз. Мин әйбәт малай.

-Күрми дә торам,безнең тагын бер кунагыбыз бар икән. Бу нәрсә?

-Куян.

-Исәнме, куян. Аның нимгәдер кәефе юк. Әйдәгез әле матур сүзләр әйтеп карыйк, бәлки каефе яхшырыр.

-Куянкай, матуркай, йомшаккай, куркаккай.

-Әйдәгез аның белән уйныйбыз.

Уен «Бу куянга ни булган?»

-Беләсез ме ул нигә кәефсез? Урманда бөтен агачларның яфраклары коелып беткән, ул шуңа аптыраган. Ни булган аларга?

- Көз җиткәч агачларның яфраклары саргая, җиргә коела. Җирдә кызыл-сары яфраклар ята.

-Әйдәгез куянга яфракларның төсләрен әйтәбез.

Уен «Куян-куян нинди төс?»

-Куян дуслары өчен борчыла. Аю белән керпе куян янына килми башлаганнар. Ул аларны урманнан эзләгән, тапмаган. Кая микән алар?

-Көз җиткәч аю өнендә йоклый, керпе оясына кереп ята.

Әйдәгез аларны күрсәтәбез.

Уен «Аю өнендә йоклый»

-Әйдәгез хәзер шушы рәсемгә карап көз көне урманга ниләр булганынын куянга сөйлибез.

-Көз җитте. Салкын. Агачларның яфраклары саргаеп җиргә коела. Аю өнендә йоклый. Керпе оясында йоклый. Кошлар китә. Көз матур. Мин көзне яратам.

Уен «Әй, балалар, күрегез:

Тышта әнә килде көз»

-Менә куянның да кәефе күтәрелде. Ул безгә тәмле күчтәнәчләр алып килгән. Нәрсә икәнен дөрес әйтсәгез, ул аны сезгә бирәм, ди.

Уен «Дөрес әйтсәң, бирәм»

-Ул сезгә алмалар алып килгән. Рәхмәт, куян. Балалар, куянга сезнең татарча сөйләшүегез бик ошады.





































Файдаланылган әдәбият:

  1. Р.А. Борһанова, Ф.Ф. Юсупов «Балалар бакчасында татар теле өйрәтү программасы»

  2. З.М. Зарипова, И.М. Фаыйхова , Д.Ф. Гарипова балалар бакчалары өчен методик кулланма «Татарча өйрәник» Яр Чаллы 2005.




Полный текст материала Занятие родного языка по теме "Көз" для детей средней группы смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Березкина Лилия Владимировна  Лилия12
22.05.2012 0 5835 473

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК