Конспект урока для 6 класса "Творчество И.Гази"


Муниципальное автономное образовательное учреждение «Базарно – Матакская средняя общеобразовательная школа» Алькеевского района Республики Татарстан

Учитель татарского языка и литературы Фаттахова Милеуша Габдрауфовна







Тема: Творчество Ибрагима Гази



Открытый урок в 6 классе









Учитель: Фаттахова Милеуша Габдрауфовна






























Тема: Ибраһим Гази иҗатында сугыш чоры балалары язмышы.

(Проект яклау дәресе)

Максат: И. Гази иҗаты турында мәгълүмат бирү, “Йолдызлы малай”, “Ана” хикәяләре нигезендә сугыш вакытындагы балалар язмышының хакыйкатен укучыларга җиткерү, аналарны, аларның хокукларын олылау, аналарга мәхәббәт тәрбияләү, патриотик тәрбия бирү, югары әхлакый сыйфатлар булдыруга омтылыш, И. Гази иҗатына мәхәббәт тәрбияләү,

Җиһазлау: Дәреслек: Ф. Г Галимуллин, Ф. К. Мифтиева, И. Г. Гыйләҗев; әдипнең портреты, Word программасында эшләнгән слайдлар, буклет, китап күргәзмәсе, җыр язмалары “День Победы”, видеоязма, сугыш чорын чагылдырган рәсемнәр.


Дәрес планы:

  1. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә.

  2. Проект эшен яклау.

а) “Йолдызлы малай” хикәясе өстендә эшләү.

б) “Ана” хикәясе өстендә эш.

в) Әниләр турында сөйләшү.

г) Сугыш темасы турында тарих укытучысының чыгышы

д) Видеоязма.

3. Йомгаклау.

Бирем.

  1. Проектны яклау барышында туган фикерләрне кыскача нәтиҗә рәвешендә дәфтәрләргә яза барырга.

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше: Исәнләшү.

Ризаэддин Фәхреддиннең “Мәктәпкә баргач, әдәп белән үз урыннарыгызда утырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, әдәп өйрәнегез, күркәм холыклы булуны зур бәхет дип белегез” дигән нәсихәте белән, килгән кунакларның фатихасы белән дәресне башлап җибәрәбез.

Бүгенге дәреснең темасы: “Сугыш чоры балалары язмышы”.

Дәреснең максаты: И. Газиның “Йолдызлы малай” һәм “Ана” хикәяләре нигезендә сугыш вакытындагы балалар, аналарның, хатын – кызларның язмышының хакыйкатен күрсәтү. Узган класстан тыш уку дәресендә без Ибраһим Газинең хикәяләрен укып танышкан идек. Мин сыйныфны ике төркемгә бүлеп, шул әсәрләр буенча проект эше тапшырдым. Эшне шул юнәлештә алып барырбыз. Тарих укытучысының сугыш турындагы мәгълүматын тыңлап китәрбез.

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ибраһим Гази татар әдәбиятына үзеннән зур өлеш калдырган язучы. Балалр әдәбиятын да Ибраһим Газидән башка күз алдыа китерүе кыен.

Ибраһим Зарифулла улы Мингазиев 1907 елның 4 февралендә Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Карамалы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Әти - әниләре үлгәч, 1919 нчы елдан 1924 нче елга кадәр Тәтеш балалар йортында тәрбияләнә. Шунда урта белем ала. “Кызыл яшьләр” газетасы редакторы, “Авыл яшьләре» журналының редакторы була. «Бригадир кыз», “Кичке алтыда”,“Көмеш сулы Нурминкә” әсәрләре аны язучы итеп танытты.

Бөек Ватан сугышы елларында И. Гази иҗатында яңа темалар күтәрелде.

1942- 1943 елларда “Кышкы кичтә”, “Ана”, “Авылдаш” исемле хикәяләре басыла И. Гази 1943 ел башында фронтка китә. Шул елларда аның “Командир Локманов”, “Тормышын аямыйча”, “Гайнетдин улы Хисаметдин” , “Хәйләкәрлек, кыюлык, йөрәклелек” исемле парчалары басылып чыга.

Фашистларга каршы аяусыз көрәшкән сугышчыларны якыннан күрү И. Газига җанлы образларны гәүдәләндергән уңышлы хикәяләр иҗат итәргә мөмкинлек бирде. “Малай белән эт” “Якташ”, “Әхмәт бабай”, “Алар өчәү иде” кебек әсәрләрдә балалардан алып, картларга чаклы, совет кешеләренең горурлыгы, буйсынмаучан табигате һәм көрәш рухы оста күрсәтелә.

И. Газиның сугышчылар турындагы зуррак күләмле әсәрләре: “Алар өчәү иде”, “Без әле очрашырбыз” повесте.

“Язучының сугыш темасына багышланган нинди генә әсәрен алып карасаң да, аларның һәркайсында җитди реалистик тон, вакыйгалар агышын тыгызсюжет сызыкларына салуосталыгы, диалогларның табигыйлыгы ачык күренә. Ул аерым художестволы детальләрдән сәнгатьчә бербөтен оештыра белә. Кечкенә эпизодларда да геройның иң характерлы, үзәк сыйфатын ача” дип язган аның турында Н. Гыйззәтуллин.


“Һәр хикәям нинди дә булса бер вакыйга нигезендә туган”, дип язды. Димәк аның әсәрләрен уйдырма дип карамаска, алар ниндидер бер реаль вакыйгага нигезләнеп язылган.

“Онытылмас еллар” трилогиясе И. Газиның зур иҗади уңышы булды.Ул анда татар крестьяннарының 1917 нче елгы вакыйгалар һәм шуннан соңгы тормышын трәнтен чагылдырып биргән гыйбрәтле әсәре. Трилогия сүзенә аңлатма бирелә. Бу роман өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.

И. Газиның 40 еллык әдәби – иҗтимагый хезмәте дәверен дә ул үзен тәрҗемәче дә, тел остасы да итеп танытты. Гомеренең соңгы елларында ул Татарстан язучылар берлеге идарәсенең рәисе булып эшләде. 1971 нче елның 21 нче февралендә йөрәк авыруыннан вафат була.

Яңа белем күнекмәләре булдыру. Проект өстендә эш.

  1. Командирлар сайлап кую.

  2. Сорау бирү юлы белән эчтәлеген искә төшерү.

Әсәрдә нинди вакыйга сурәтләнә?

(Әсәрләрнең эчтәлеге белән укучылар таныштыра.)

Дәфтәргә число, тема яздырыла. Яңа сүзләр мәгънәләре белән язып куела.

Сүзлек өстендә эш. Сүзлек экранга чыга.

Йолызлы малай” хикәясе

Ана” хикәясе

Җәрәхәтләп-күңелдә, йөрәктә авыр эз калдыру

Җан биздергеч тавыш- күрә алмау.

Мәрхәмәтле- шәфкатьле, игелекле, кызганучан;

Гөрселди- гөрс итеп шартлау, тавыш чыгару;

Зыңгылдап-зыңгылдаган тавыш чыгару.

Дырбайтып- төрле якка аерып турайту

Кое сиртмәләре- кое баганасына аркылы беркетеп, алгы башына чиләк, койрыгына авыр нәрсә тагылган су алу- күтәрү җайланмасы, юан колга.

Дары исе-ату коралында кулланыла торган шартлагыч матдә;

Пошыну-күңел тынычсызлану, борчылу, хафалану

Ләгънәт- бик каты гаепләү, көчле нәфрәт

Нәүрәп- баз

I Әсәрдә күтәрелгән төп проблема

-Илгизәрнең беләгендә ясалган йолдызы;

-немец солдатларының Илгизәрне подвалга ябып куюлары;

- аның эчәсе килүе;

- көннең бик эссе булуы, аның тирләве;

әнисе һәм сеңелесе белән күрешә алмавы;



-авылга фашистларның килеп, авыл халкын талап, аларны мәсхәрә итүләре;

-кешеләрнең ишегалларына кереп, хайваннарын алып чыгып китүләре;

-кешеләрне асып, үтереп йөрүләре;

-Мария җиңгинең ябып куелмаган дуңгыз баласы;

-Малайны атып үтерүләре

-Мария җиңгинең авылдан китеп югалуы;

-Минемчә, илдәге сугыш әсәрнең төп проблемасы булып тора.

Укытучы: проектны яклаучылар ике әсәрдә дә проблемаларны дөрес тапкансыз, дөрес билгеләгәнсез. Автор бу әсәрләрнең икесендә дә дошманның яызлыгын фаш итә, балаларның да, аналарның да илбасарларга чиксез нәфрәте күрсәтелә. Малайларның куркусызлыгы, батыр булулары сурәтләнә.

Ике әсәрнең охшаш яклары: Илгизәр фашистлар кулына эләкмим дип, хатыннар артына качмый, ә “Ана” хикәясендәге малай да авылга фашистлар килде дип, идәнастына төшеп качмый, киресенчә, аларны тәрәзәдән күзәтеп тора.

II Әсәрдәге фаҗигане сурәтләү үзенчәлеге.

-Мин беренче фаҗига сүзенә аңлатма биреп китмәкче булам. Фаҗига – зур кайгы, бәхетсезлек, һәлакәт дигән сүз.

-Әсәрдә фаҗига бу санап киткән бөтен мәгънә төсмерләре һәм тирәнлеге белән ачыла.

-Авылга фашистлар килә, барлык халыкны куып чыгарып җир казыталар. Кызыл армия килеп җиткәнче ничек тә халыкны җәзалап калырга тырышалар. Аналарның күз алдында балаларын теләсә нинди авыр эшкә җигәләр. Аналар балалары өчен хәсрәтләнәләр, кайгыралар. Эссегә түзә алмыйча, Илгизәр күлмәген салып ташлый. Ул шуның белән бик зур хата эшли. Ул аны үзе дә аңлап ала, ләкин инде соң була. Зур фаҗиганең башы әнә шуннан башлана да инде.

1941 нче елның шомлы көз көнендә фашистлар килеп, авылны яндыра башлыйлар. Туп тавышлары гөрселди башлый. Авыл сәер күләгәләр белән тулган. Юлларында очраган кешеләрне үтерәләр, аталар, асалар.

Икенче көнне иртә белән Мария малаен уятып, кичтән ябылмыйча калган дуңгыз баласын эзләргә җибәрә. Фаҗига менә шуннан башлана да инде. Фашист пулясы баланың бшыннан сызгырып үтә һәм малай чалкан барып төшә.

Анасы килеп җиткәндә, бичара баланың кысылган иреннәре арасыннан , борын тишекләреннән канлы күбек килә башлаган иде. Өзек укыла. “...Хатын , сәер генә кычкырып, аның янына килеп тезләнде дә шашып калды...

Аналар турында сөйләшү.


Укытучы: Үзе турында Мария дөрес уйлыймы , ничек уйлыйсыз? Әни- һәркем өчен кадерле, изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла, Балалары чын кеше булып үссә чиксез горурлана. Шуңа күрә укучылар! Әниләргә игътибарлы булыгыз, үрнәк тәртибегез, тырышып укуыгыз, кылган яхшы гамәлләрегез, ягымлы сүзләрегез белән аларны шатландырып яшәгез. Әти - Әни янында без мәңге бурычлы. Бер хәдистә болай диелгән: “Анаңны аркаңа күтәреп өч кат Мәккәгә алып барып кайтсаң да, аңа булган бурычыңны түләп бетерә алмассың”. “Ү з ата- анасын зурлаган – кеше анасын хурламас диелә татар халык мәкалендә.

Сезнең фикерләрегез белән килешәм укучылар. Күпмедер аермалыклар, каршылыклар булса да, әсәрдәге фаҗига үзенчәлекләрен бөтен нечкәлекләре белән аңлата алдыгыз.

Бер шигырь укыла. Музыка. Сүз тарих укытучысы Фәйзуллин Илнур Илшатовичка бирелә. (5 минут)Һәр төркемдәге укучылар хикәяләрнең эчтәлеге белән таныштырып үтәләр. Сүзлек өстендә эшләү.


Охшаш яклары: ике хикәядә дә 12-13 яшьтәге малай турында сүз бара. Алар икесе дә фашистлар тарафыннан җәберләнәләр. Аермалы яклары: икенче хикәядә малай үтерелә.

III. “Йолызлы малай” хикәясендә һәм “Ана” хикәясендәге төп геройларның холык- фигыльләре, кичерешләре. . Бу әсәрләрдә фашистлар вакытлыча басып алган районнарда дошманның явызлыгы фаш ителә, совет кешеләренең ибасарларга карата чиксез нәфрәте күрсәтелә. Хикәяләрнең геройлары иң авыр минутта да, кешелек горурлыкларын югалтмыйлар, араларында очраган сатлыкҗаннарны үзләренчә хөкем итәләр, акрынлап партизан отрядлары белән бәйләнешкә керәләр.

Илгизәр- куркусыз, (хатыннар артына яшеренми), батыр, кыю,

( китаплардан укыганы бар, атканда революционерлар: “Яшәсен халык власте!” дип кычкырып үлгәннәр) җитез, (тизрәк беләген каплады да таш өстендәге күлмәгенә үрелде) бервакытта да сынатмас, кызыксынучан подвалга берүзен ябып куйгач та ул елап утырмый, стенадагы язуларны караштыра, (курыкканны фашистларга күрсәтмәскә кирәк, өйалды баскычыннан менгәндә, Илгизәр гел елмаеп менде).

Хатыннар- чыдам, батыр, ( үзләренә авырлык килсә дә балаларны артларына яшереп, .аларны ял иттерәләр.

Немецларның тавышлары усал, ашыктыралар, кычкыралар, куркыталар, атып үтерәләр. Аларның кыяфәте: кыска муенлы, кыска аяклы, симез үрдәк кебек чайкала, аксыл кашлар, чекерәеп торган күз, зәһәр кыланалар. (Образларга характеристика китаптан табып укыла.)

Ана – ире сугышта, ялгыз малае белән бергә яши, батыр, кыю, серле, ( малаен күмгәч, һәрвакыт каядыр чыгып югалып йөри башлый, беркемгә бер сүз әйтми), малае өчен утка- суга керергә әзер (курыкмыйча урман юлыннан берүзе фронтка фашистлардан үч алырга чыгып китә), баласы өчен ялгышын үзенең гомере белән дә түләргә әзер ана.

Малай - куркусыз, югалган дуңгыз баласын эзләргә чыгып китә), батыр, кыю, кызыксынучан (тәрәзәдән фашистларны күзәтә), тыңлаучан (әнисенә каршы килми), карусыз..

Фашистлар – ерткыч, вәхши, кешелексез (Образларга характеристика китаптан табып укыла.)

Образларны дөрес табып, аларга дөрес характеристика дә бирә белгәнсез. Аларның сыйфатларын мисаллар белән дәлилләвегез әсәрне аңлап укуыгызны күрсәтә.

IV. Әсәрнең идея –эстетик кыйммәте.

Әсәрне без яратып укыдык. Илгизәрне мин үзебез яшендәге малай итеп күз алдына китерәм. Шуңа күрә дә аның образы миндә аңа карата горурлану, кызгану хсләре тудырды.

-Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар барысы да чынбарлыктан алынган дип уйлыйм, чөнки минем сугыш чорында туган дәү әниемнең сөйләгәннәрен бик күп ишеткәнем бар. Менә бу хикәяне дә мин аңа сөләп күрсәткәч, аның күзләренә яшь килде, һәм миңа үзе белән булган менә мондый вакыйганы да сөйләп китте...

Сугыш вакытында бер Илгизәр белән генә мондый вакыйгалар булмаган, без литература дәресләрендә дә шуңа охшаш әсәрләр белән таныштык. К. Симоновның “Сын кавалериста”, Валентин Катаевның “Сын полка” кинофильмында да безнең кебек яшүсмер малайларның язмышы сурәтләнә. Без хәзер шундый матур, якты тормышта яшибез. Безгә аны безнең бабаларыбыз , Илгизәр кебек куркусыз малайлар бүләк итте Без шул матур тормышта яшибез, якты зур мәктәпләрдә укыйбыз. Шуңа рәхмәтле булып, тормышның кадерен белеп яшәргә, тырышырга укырга гына кала.

Әсәрне без бик тетрәнеп укыдык. Малайның фаҗигале язмышы барыбызны да тетрәндерде. Фашистларның авыл халкына күрсәткән явызлыкларын берничек тә аклап булмый. Без аларны М. Җәлилнең “Бүреләр” шигырендәге фашистлар белән чагыштырабыз. Ул шигырьдә дә фашистлар бүреләрдән дә ерткычрак итеп биреләләр. Мин бу әсәрне укыганнан соң үзебезнең күрше бабай белән сугыш турында сөйләштем. Аның балачак еллары сугыш елларына туры килә. Мин аның белән сөйләшүне видеога да язып алдым. Хәзер шуны карап китик әле. (видео күрсәтелә).

Бу әсәрнең асылы шунда ул безгә үткән тарихны онытмаска, олыларны хөрмәт итәргә, аналарны хөрмәт итәргә өйрәтә. Үткәннәрне белмәгән кешенең киләчәге дә юк.

Укытучы сүзе: проектны яклаучылар бу бүлектә күбрәк сугышның никадәр мәкерле, явыз, кешеләргә бары тик кайгы хәсрәт кенә китерүен күрсәтергә тырышкансыз. Әсәрнең идея- эстетик кыйммәтен билгеләгәндә, мин менә тагын нәрсәгә игътибар итүегезне үтенәм: йолдыз һәм пионер сүзләренең нинди зур мәгънәгә ия булуын күрсәтергә иде. “Ана” хикәясендә фашистлар баласын үтереп канәгатьләнү алсалар да хатынның рухын сындыра алмыйлар. Язучы хатын – кызның баласы өчен утка да суга да керергә әзер булуын күрсәткән.

Әле бит, укучылар, бүгенге көндә дә сугышлар тынып тормый. Тыныч көннәрдә дә әле сугышлар булып тора. Әфган сугышын, Чечня сугышын алыйк. Ул сугышларда да безнең типсә тимер өзәрдәй егетләребез әрәм булды.

  • Сезнең шушы сугышларда берәр туганыгыз, күршегез катнашканын бемисезме, укучылар? Шул турыда сөйләшеп китик әле.


Минемчә, проект якланды, рәхмәт сезгә укучылар. Ике төркем дә үзләренең әсәрләрен бик тирән итеп анализлады. Матаур- матур фикерләр әйтелде. Һәркем үзенчә нәтиҗә ясарга тырышты.И. Газиның әсәрләрен укуны дәвам итәрсез, дип ышанып калам.

Укучылар, безнең дәрес проек иде. Сез дәрескә карата нинди тәкъдимнәр әйтерсез.

Тәкъдимнәр: Киләчәктә үзебезне якташ язучыларның да әсәрләрен укып, алар турында проект төзергә.

-Якташ язучыларның туган авылларына барып, алар турында мәгълүматлар тупларга

Йомгаклау


Җиңү көне.

Иртүк уятты әни

Булган әллә, әллә ни.

И шатлана, и көлә

Ни булганын кем белә.

Тәрәзәгә карасам,

Атып килә инде таң.

Ни бар әни, нәрсә дим?

Әти кайттымы әллә дим.

Ике командага да бер үк тест тәкъдим итәргә телим. Ибраһим Гази иҗаты буенча



Сугыш беткән бәбкәем

Тиздән кайтыр әткәең

Аннан чыктык урамга,

И халык, халык анда.

И җырлыйлар көләләр,

Бииләр, шау киләләр

Дер селкетеп урамны

Оркесторлар уйнады.

Ямьле кызыл флаглар,

Балкып торды уйнаклап.

Җәйнең йомшак җилендә

Бөек җиңү көнендә.






Ике командага Ибраһим Гази иҗаты буенча бер үк тест тәкъдим итәргә телим.




И. Гази кайда туган?


1.Спас районы Көек авылында


2. Мордва Республикасының Иске Аллагол авылында

3. Кама Тамагы районы Олы Карамалы авылында

2. И. Гази ничәнче елда туган?

1. 1907

2. 1901

3. 1904

3.”Йолдызлы малай”ның исеме ничек?

1. Илгизәр

2. Малай

3 Марат

4. “Ана” хикәясендә хатынның исеме ничек?

1. Мария

2. Хатын

3 Маруся

5. Илгизәрне Өйалды баскычыннан менгәндә Илгизәр нинди хәләттә була?


1. көлә.

2. елмая

3. елый

“Ана” хикәясендә малай нәрсәдән үлә?



1. немец пулясыннан

2. җәзалап үтерәләр

3. егылып төшеп

Йомгаклау.

Дәрескә нәтиҗә ясау, билгеләр кую. Командирларга сүз бирү. Укучыларның үзләреннән куйдыру.

Бу проектны төзегәндә командадагы барлык укучылар да актив катнашты. Кемнәр сүзлекләр белән эшләде, кемнәр матур – матур фикерләр уйлады, рәсем ясады. Кемнәр видеога төшереп материал әзерләде. Шуңа күрә мин үз командамдагы иптәшләремә барысына да “бишле” билгесе куяр идем.

Өй эше. 1 төркем “Ана” хикәясендәге геройларга характеристиканы дәфтәрләргә язып килә. 2 төркем .”Йолдызлы малай” хикәясендәге геройларга характеристика язып килә.

Дәрес тәмам. Китәргә мөмкин.










Полный текст материала Конспект урока для 6 класса "Творчество И.Гази" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Фаттахова Милеуша Габдрауфовна  Фани
10.03.2011 11 11192 712

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК